поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.07.2014 Җәмгыять

Данил Сәфәров: «Иң бәйсез матбугат – сканвордлар газетасы»

Зарланырга яратабыз без. Тегесе дә начар, монысы да. Ә менә минем бүгенге әңгәмәдәшем зарланмый. Тыйнак кына елмаеп, сабыр гына үз эшен эшли. Бүген татар теленең язмышын хәл итә торган өлкәдә, ягъни интернетта эшли ул. Кайбер иптәшләр белән шаярыбрак «Матбугат министры» дип тә йөрибез без аны.

Анысының нигә икәне әңгәмәдән аңлашылыр кебек, тик менә бу ил дөрес юлдан барса, нәкъ менә шундый кеше министр булырга тиештер дип уйлыйм мин.

– Данил, мин бераз аптырашта: шәһәр малаемы син, авылныкымы? Шәһәрнеке дияр идем – авыл тормышын шактый яхшы беләсең, авылныкы дияргә дә тел әйләнми – килеш-килбәт шәһәрнеке.


– Мин Казанда туып үстем. Әни авылдан, әти Казанныкы. Җәй саен дәү әни янына Балык Бистәсе районы Яншык авылына каникулга кайтканлыктан, яртылаш авылныкы булып беттем (көлә). Шәһәрне яратмыйм. Авылда яшәр идем. Мөгаен, пенсиягә чыккач шулай булыр да, Алла боерса.

– Син заманында татар шоу-бизнесын җиңелрәк яктырткан бердәнбер журналист идең, ялгышмасам. Гомумән, татар эстрадасына битараф кеше түгел бугай. «Туйлар. ру» сайтың да, нигездә, шул тирә яңалыклары белән тулы. Яратасыңмы татар шоу- бизнесын?


– Мин ун елга якын «Барс-Медиа» компаниясендә эшләдем. Эстрада белән кызыксыну шуннан киләдер. Бу оешма минем өчен зур мәктәп булды. «Барсларның» чәчәк ату еллары иде бу. Фирманың җитәкчесе Марат Гәрәев нинди генә проектны тәкъдим итмә, акча бирә, канат куя иде. Мин ул чакта 20-25 яшьлек, өйләнмәгән, инициатив, актив малай. Эштә кунып калган чаклар да бик күп булды. Рәхәтләнеп эшләдек. Тик соңыннан әллә мин картайдым, әллә оешма үзгәрде, эш кызыксыз була башлады һәм мин киттем.

– Кая?


– Беркая да түгел. Бушлыкка. Үземә кызык булмаган җирдә эшли алмыйм. Эш акчада да түгел. Көн саен иртән уянып, үзең яратмаган эшкә бар әле син! Дөрес, андый кешеләр бик күп. Алар, бәлки, көчледер. Мин ул яктан көчсез, үземне мәҗбүр итә алмыйм.

– Әмма китүең юкка булмаган, бераз вакыттан соң син Матбугат.ру сайтын ачып җибәрдең. Инде ничә еллар буе укучылар саны буенча аны уза алган татарча сайт юк. Татпресса.ру да уңышлы. Болар синең үз акчаңа ясалган сайтлар. Нәрсәгә өметләнеп башладың син бу эшне?


– Һәр эшне башлаганда акыллы кешеләр фикеренә колак салырга кирәк. Аларның бер өлеше «булмас эш бу» диячәк, икенчеләре «була бу, тотын» дияр. Шушы ике карашны бизмәнгә салып үлчәп нәтиҗә ясау – монысы синең эш. Матбугат.руны башлаганда да шулай булды. Ныклап уйладым, мониторинг ясадым, фикерләрне белештем. Сайтны үзебез теләгәнчә эшләдек. Бу проектның максаты берничә: кызыклы һәм файдалы ресурс булдыру, акча эшләү, татар интернетын күтәрү һ.б.

– Син ачкан Фермерлар.ру сайты керемлеме? Кызыклы белдерүләр, игъланнар очрыймы анда?

– Кызыклы белдерүләр күп. Көн саен бер генә булса да игълан эленми калмый. Кемнәр өчендер бу сайт файдалыдыр да. Әмма минем өчен түгел. Керемле проект итә алмадык без аны. Бара инде шунда, кереме дә юк, чыгымы да. Ябып куярга жәл.

– Гомумән, татар интернеты турында фикерләрең ниндирәк?


– Татар интернеты бар (көлә). Аның булуы – үзе бер шатлык. Дөрес, күп сайтлар энтузиастлар кулында. Ә коры энтузиазм белән ерак китеп булмый. Дәүләт тарафыннан «Тукай сайты», «Татар иле» «социаль челтәре» кебек проектларга миллионлаган акчалар бирелде. Алар эшли дип тә санала. Әмма бушлай эшләнгән сайтлар – күпкә сыйфатлырак һәм терерәк.

– Ә сиңа Дәүләт абзый, әйтик, 2-3 миллион акча бирсә, тагын ниндидер популяр проектлар ача алыр идеңме? Идеяләрең бармы?


– Идеяләр бик күп! 200-300 мең диген! Ул акчага да менә дигән татарча портал эшләргә була. Хәер, без болай да дәүләт оешмаларына сайтлар күп ясыйбыз. Әмма үз бәясенә.

– Син хәзер медийный шәхескә әйләндең. «Яңа Гасыр» каналы аша беләләр сине. Яңа юнәлешкә кереп китү авыр булмадымы? Хәер, гомумән, телевидение сиңа ят нәрсә түгел бугай. Ялгышмасам, әллә кайчан чыккан «Шамкай, Шәрә, Мортаза» проектына да катнашың бар бугай синең.


– Юк, ул проектта катнашканым юк. Кем беләндер бутыйсың бугай, Шамкай белән түгелме (көлә)? Телевидениегә килгәндә, моңарчы «Адымнар» тапшыруында «Кадак» дигән сәхифә алып бара идем. Хәзер «Яшьләр on-line» дигән тапшыруны. Еш кына урамда таныйлар. Әмма мин моңа фәлсәфи карыйм. Танылуның асылында фактта бернәрсә дә юк. Танылу ул акыллылык билгесе дә, сыйфатлылык билгесе дә түгел бит. Менә син уйлап кара: бер журналист гомер буе газетага гениаль әйбер язарга мөмкин – аны урамда танымыйлар. Ә берәр малай-шалай күңел ачу тапшыруында чыгып бер мәзәк сөйли дә бар дөньяга популяр була.

– Гаиләң турында берничә сүз. Бу сорауны бирмәсәм, татар матбугаты мине гафу итмәс.


– Хатыным – Балтач кызы, Әдилә. Ул да телевизордан күренгәли.

– Мәзәк сөйлиме әллә?


– Юк (көлә), «Манзара» дигән иртәнге тапшыруда берничә сәхифәсе бар. Улыбыз Сабирга 3 яшь. Чагыштырмача соң өйләндем мин. 29 яшьтә. Әдилә белән бер үк факультетта укыганбыз. Зур гына бер компаниядә бер-беребезне күрмәгәнбез. Бер үк урамда янәшә бинада эшләгәнбез. Ә танышу бөтенләй башка яктан булды. Әдиләне беренче көнне озата кайткач, шаккаттым. Үз өемә алып кайтты ул мине. Күрше йортта тора икән. Тәрәзәләребез бер-берсенә карап тора.

– Вконтакте, Фейсбук, башка челтәрләр... Аларда үзләрен «татар милләтчеләре» дип атаган бәндәләр дә, нигездә, урысча яза, урысча аралаша. Бу ни белән бәйле дип уйлыйсың? Милли вируслы татарларның да үзләре яклаган идеяләргә ышанмавы беләнме? Әллә гади икейөзлелекме?


– Белмим. Гомумән, мин социаль челтәрләрдә дини, милли, сәяси темаларга язмаска тырышам. Дөресрәге, бу темаларга бәхәскә кермәскә. Бу конструктив нәрсә түгел. Әйтик, хәзер бөтен кеше Украина темасында «белгеч». Әмма андагы хәлләрне берсе дә күргәне юк. Бары тик төрле мәгълүмат каналлары аша формалаша фикерләре. Еш кына провокация, уйдырма, пропаганда, интерпретация корбаннары бу.

– Ә дөрес каналларны ничек табарга?


– Бөтен яңалыкны бер чыганактан гына ала торган заман бетте. Бәйсез матбугат юк иде һәм юк. Иң бәйсезе – ул сканвордлар газетасы (көлә). Иҗтимагый-сәяси матбугат чараларының һәркайсы артында теге яки бу көчләр тора. Бу бездә генә түгел, чит илдә дә шулай. Ким дигәндә, матбугат ул икътисади яктан бәйле. Хәзер дөньяны ак яки кара дип күрсәтү бара. Урталык юк. Берәүләр илдәге һәр эшләнгән эшкә кул чаба, тәнкыйть уздырмый. Икенчеләре исә, иң яхшы гамәлдә дә тырнак астыннан кер таба һәм шуны зурайтып күрсәтә. Һәркемнең үз миссиясе, үз «бухгалтериясе». Акыллы кеше аңлый – хакыйкатьне һәрвакыт урталыктан эзлисе.

– Басма татар матбугатының биш елдан соң хәле ничегрәк булыр дип уйлыйсың? Кемнәр калыр, кемнәр китәр, кем әйтмешли?


– Берсендә «Татарстан яшьләре» баш мөхәррире Исмәгыйль абый Шәрәфиев: «Безнең заманга әбиләр җитәр әле», – дигән иде. Аның бу ирониясеннән дә бер ун ел узып китте инде. Алга таба ни булыр, белмим. Әмма бүген басма матбугатның хәле авыр. Беренче чиратта ул интернет һәм социаль челтәрләр белән көндәшлек итәргә мәҗбүр. Әмма, кызганыч, «авырлык категорияләре» төрле шул, старт позицияләре төрле. Күз алдыңа китер, трассада җиңел автомобиль һәм трактор. Тракторчы бик тәҗрибәле, тырыш, уңган-булган. Әмма ничек кенә булмасын, ул җиңел машинаны уза алмый. Газеталар да бүген шул хәлдә.

– 1552 елгы Казанга барып эләксәң, беренче эш итеп нәрсә эшләр идең?


– «Карагыз әле, мин кая эләктем», – дип, Фейсбукка язар өчен кесәдәге телефонымны капшар идем (көлә).

– Бу илдә яшәү ошыймы сиңа?


– Ошый. Хәзер күпләр кабул итә алмаслык фикер әйтермен, бәлки. Бүгенге хәлебез – Аллага шөкер. Әлбәттә, Европа, Америка илләреннән калышабыздыр, сүз дә юк. Әлбәттә, ришвәтчелек кимеми, гаделсезлек һәм ялган күп. Әмма шушы урында, шушы туфракта кайчан яхшырак яшәгәнебез бар? 90нчы еллардамы? Совет заманындамы? Патша вакытындамы? Мамонтлар чорындамы?

– Ә милли мәсьәлә?


– Милли мәсьәләдә проблемалар муеннан. БДИ, югары белем проблемалары бик кискен. Әмма милли проблемаларны чишүне ерактан түгел, үзеңнән башларга кирәк. Миңа бүген үз улым белән татарча сөйләшергә берәү дә комачау итми. Соңгы бер-ике елда татарда дүрт-биш яңа радио һәм телевидение ачылды. Йөзләгән газета чыга, сайтлар эшли. Шул ук вакытта кайбер татар язучыларының балалары татарча да белми. Синең сүзләрең искә төште: «Милләт дип кычкырып йөрүченең иң элек ботинкасына карыйм мин, ул чиста булмаса, бу кешедән рәт юк», – дигән идең. Чыннан да, шулай бит. Иң элек үзең үрнәк бул, үз гаиләңдә «революция» яса, балаңны татарчага өйрәт, ботинкаңны чистарт...

– Бүгенге көндә нинди идеяләр белән яшисең?


– Соңгы бер-ике елда маркетингны тирәнтен өйрәнәм. Төрле курслар, тренинглар узам. Бик кызык өлкә ул. Сату-алуда бөтен тормышыбыз чагыла. Бөтен тормышыбыз базар бит. Сәясәт тә базар, сугышлар да базар, хәтта бер-берең белән ничек исәнләшүгә хәтле базар хәл итә.

– Ничек ял итәсең?


– Соңгы арада винсерфинг белән мавыгып киттем. Казансу өстендә җил «аулап» җилкәнле тактада йөрү арыганнарны бетерә. Бу спорт белән Мисырда ял иткәндә кызыксынып киткән идем. Инструктордан дәресләр алдым. Хәзер Казанда шөгыльләнәм. Шулай ук балык тотарга бик яратам. Су тынычландыра мине.

– Әле яңарак кына Матбугат.ру сайтына кереп, төрле язмаларга булган күпсанлы комментарийларны укып чыктым. Дөресен генә әйткәндә, мин бу комментарийларның бик күбесен башка милләт кешесе укуын теләмәс идем. Чөнки оят. Татар матбугаты тирәсендәге кешеләр яза аларны, шулар өчен оят. Синең үз сайтыңдагы комментарийларны укып аптырабрак утырганың бармы?


– Рус сайтларында да шундый ук хәл. Бездә әле модерация бар, күп кенә комментарийлар бетерелеп барыла. Син хаклы, язмаларны еш кына үзебезнең арадагы кешеләр яза. Күп тапкырлар мисал китергәнем бар. Казанда берәр театрда премьера уза ди. Шул ук көнне «Матбугат.руда аны «чәйни» башлыйлар. Кемнәр? Авылдагы кешеләрме? Регионнардагы татарлармы? Юк. Шушы премьера вакытында залда утырган һәм спектакльне күргән тамашачы: журналистлар, артистлар һ.б. Шул ук кешеләр театрда, бәлки, режиссерның барып кулын кыскандыр, катлап-катлап мактау сүзләре әйткәндер. Ә интернетта ул бер ялгансыз ни уйлаганын яза. Икейөзлелекме бу? Бәлки. Күрәсең, күпләребез әле ачыктан-ачык сөйләшергә әзер түгелдер.

– Җавапларың өчен рәхмәт, Данил. Уңышлар сиңа!

Безнең белешмә


Сәфәров Данил Наил улы
Матбугат.ру, Татпресса.ру, Фермерлар.ру, Туйлар.ру һәм башка сайтлар хуҗасы, «Яшьләр on-line» тапшыруы алып баручысы
Туган җире – Казан
Туган көне – 1980 елның 23 феврале
Белеме – Казан дәүләт университеты (татар журналистикасы) һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институты (финанс һәм кредит) 


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»