10.07.2014 Мәдәният
Россия китапчылары Казанда җыелды
Бүген Казанда «Төбәкләрдә китап нәшер итүнең көндәшлек сәләтен арттыру» дигән VIII фәнни-гамәли конференция эшли башлады. Әлеге уңайдан «Татмедиа» бинасында төрле төбәкләрдә нәшер ителгән басмалардан торган күргәзмә ачылды.
Конференциядә 23 шәһәрнең нәшриятләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Якутск, Махачкала, Ижау, Йошкар-Ола, Чабаксар, Сыктывкар, Петрозаводск, Грозный, Түбән Новгород, Тубыл, Воронеж, Екатеринбург, Архангельск, Әстерхан, Сарытау, Феодосия, Рязань һәм Киров шәһәрләреннән катнашучылар килгән. Алар арасында танылган үзәк нәшриятләр: «Белый город», «РИПОЛ классик», «Даръ», МЭИ, «Гнозис» җитәкчеләре дә бар.
- Милли китапханәгә әдәби китаплар сорап килүчеләр шактый күп. Шулай да безгә күбрәк укучы яшьләр, галимнәр, фән эшлеклеләре йөри, - ди Милли китапханә директоры Наил Камбеев. - Алар инде безгә үзләре алдан нинди китап кирәклеген әйтә. Интернеттан төрле төбәкләрдә чыккан басмалар белән танышып, исемлеген китерәләр, хәтта. Без шуннан чыгып үзебез Россия күләмендәге нәшриятләрдә заказ ясыйбыз. Бүгенге көндә Россиянең 68 төбәге белән эш итәбез. Мәскәү белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Анда да татар китаплары дөнья күрә бит. Шулай ук, Петербургта да татар телендәге китаплар югары сыйфатта чыгарыла. Күпләребез интернетны яманласа да, безнең эшчәнлеккә аның файдасы шактый. Интернет челтәрендә безнең китап хакында аралашу бүлеге дә бар. Анда 23 меңннән артык өр-яңа китап җыелган. Биредә хәттә язучыларның үзләрендә калмаганнары да саклана. Шуларны ел саен төрле төбәкләргә, төрле илләргә җибәреп торабыз. Майндагы Франкфуртның Милли китапханәсе белән дә элемтәбез бар.
- Бездә яшәгән халыкның соравы буенча, мәсәлән, Чуашстан, Мари, Удмуртия, Башкортстан республикаларының китап нәшриятләре белән килешү төзибез. Быел без 71 мең сумнан артыгракка Чуашстанда чыккан китап алдык. Казаннан тыш, Татарстандагы 18 чуаш китапханәсен дә ана телләрендәге китап белән тәэмин итәбез без, - дип сөйләде безгә китапханә директоры.
Наил Камбеев белдергәнчә, мари телендәге китаплар азрак кайтарыла икән, чөнки аларның үзләре телендә чыккан китаплары елына 3-4не генә тәшкил итә. Шул ук вакытта Татарстан китап нәшриятендә 200дән артык китап дөнья күрәгәнен беләбез. Аларның 80 проценты - ана телебездә.
Замана укучысы өчен китапның тышкы кыяфәте дә, эчтәлеге дә бердәй мөһим роль уйный, дип саный Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров. «Бу ике төшенчәне берничек тә аерып карап булмый. Дәүләт заказы буенча елына 130лап китап дөнья күрә. Бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятында бастырыла торган китаплар барысы да конкурентлык ягыннан беркемнекеннән дә калышмый. Менә, мәсәлән, «Татар китабы» дигән басманы алсак, ул өч дипломга лаек дип табылды. «Балалар тел өйрәнә» дигән өч телдә нәшер ителгән дәреслек тибында чыккан продукциябез дә китап базарында дан казанды. Нәшриятыбыз төрледән-төрле күргәзмәләрдә катнашып килә. Анда җыелган башка коллегаларыбыз да моны таный», - ди ул.
Хәер, китап басу өлкәсендә барысы да ал да гөл бармый. Казанда узучы «Төбәкләрдә китап нәшер итүнең көндәшлек сәләтен арттыру» дигән VIII фәнни-гамәли конференция дә моңа ачык мисал булып тора. Нәшриятчеләрне кануннарның еш үзгәртелеп торуы борчый. Аеруча авторлык хокуклары мәсьәләләре җайга салынып бетмәгән. Электрон китаплар юнәлешендә дә ачыклыйсы нәрсәләр шактый.
Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган конференция делегатлары 8-11 июль көннәрендә уза торган чарага зур өметләр багълый. Конференциянең максаты - Россия төбәкләрендәге профессионаллар белән элемтәләрне ныгыту, төрле нәшриятләрнең продукцияләре, нәшер итү программалары белән танышу, иң нәтиҗәле тәҗрибә белән уртаклашу. Шулай ук, исәпләре юридик яктан мәгълүматлар алып калу.
Мондый эчтәлектәге фәнни-гамәли конференция быел инде икенче тапкыр оештырыла. Узган ел ул Чабаксар каласында узган иде, киләсе елга Ашхабад шәһәрендә оештырылыр дип фаразлана.
Китап бастыруга багышланган проект ел саен Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык ярдәме белән Россиянең китап нәшер итүчеләр Ассоцияциясе тарафыннан оештырыла.