09.07.2014 Җәмгыять
Минем шәҗәрәдә – Бөек Ватан сугышы еллары
«Минем шәҗәрәдә – Бөек Ватан сугышы еллары» конкурсы нигезнамәсе
I. Гомуми нигез
«Минем шәҗәрәдә – Бөек Ватан сугышы еллары» конкурсы тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев инициативасы белән «Безнең мирас» журналы һәм «ТАТМЕДИА» ААҖе белән берлектә үткәрелә.
II. Конкурсның максаты һәм бурычлары
Максат:
1. Шәҗәрәләр аша Бөек Ватан сугышы тарихында татар милләтенең урынын билгеләү, тарихи үзаңын формалаштыруга өлеш кертү.
Бурычлар:
1. Нәсел тарихы нигезендә Бөек Ватан сугышында һәм тылда катнашучыларны барлау.
2. Нәсел шәҗәрәсен төрле форматта, зәвыклы, башкаларга үрнәк булырлык итеп башкару күнекмәсен формалаштыру.
3. Гаилә тарихында гына сакланган шәхесләрне татар дөньясына чыгару.
4. Туган як тарихын өйрәнүгә кызыксындыру уяту һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
5. Укучыларда ватанпәрвәрлек һәм әхлакый идеаллар тәрбияләү.
III. Конкурсны оештыру һәм үткәрү
1 этап – 2014 елның июленнән – 2015 елның май аена кадәр.
Катнашучыларның яше чикләнми.
Йомгак 2015 елның 22 июнендә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне ясала (яисә 2015 елның май аенда).
IV. Материалларны кабул итү тәртибе
Тапшырылырга тиешле материаллар:
– Төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсе, А4 форматында, 1 бит.
– Сугышта яисә тылда катнашучы турында бер битлек инша (14 нче шрифт, интервал – 1, формат А4). Өстәмә материал – шәхеснең фотосурәте.
– Материалларны әзерләүче турында белешмә: исем, фамилия, әтисе исеме тулысынча; туган елы, эшләгән яисә укыган урыны; элемтәгә керү өчен телефон, яисә электрон почта адресы булу зарур.
– Материаллар кәгазьдә басылган һәм электрон вариантта тапшырыла.
– Һәр конкурсант 2015 елның беренче ярты еллыгына «Безнең мирас» журналына язылган квитанциянең күчермәсен тәкъдим итә.
V. Бәя бирү шартлары
1. Шәҗәрәнең башкарылу үзенчәлеге (иҗади якын килү).
2. Башкарылу зәвыклылыгы, затлылыгы.
3. Шәҗәрәдә урнаштырылган буыннар саны.
4. Инша эчтәлегенең Бөек Ватан сугышы елларында булган гыйбрәтле вакыйганы чагылдыруы.
5. Иншаның язма сөйләм таләпләренә туры килүе.
VI. Йомгаклау һәм бәяләү
«Минем шәҗәрәдә – Бөек Ватан сугышы еллары» бәйгесенә нәтиҗә җюринең йомгаклау утырышы карары беркетмәсе нигезендә «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире боерыгы белән рәсмиләштерелә. Җиңү яулаган авторларга редакциянең дипломнары, сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Яхшы дип табылган эшләргә журнал битләрендә басылу хокукы бирелә.
Шәҗәрәләрне аерым китапка туплап чыгару ихтималы да бар.