08.07.2014 Җәмгыять
Бензин һәм Ватанга мәхәббәт хисе
“Компрессорлар заводы” тукталышында (без тукталышның шул исеменә күнеккән) Арча, Әтнә, Балтач ягына кайтучылар исә өзелми. Өйгә юлаучы машиналарга утырып кайту – хәзер гадәти күренеш. Шоферлар да өлешчә булса да юл бәясен капларга тырыша, машинасыз юлга чыгучылар өчен дә бик кулай.
Бу юлы юлдашлар сүзчән булып чыкты. Тормышның бөтен өлкәләрен колачлаган әңгәмә башланды. Путинның Кытайда кул куйган контракты да тикшерелде, Кырым – Украина мәсьәләләре дә селкеп салынды. “Бензинга бәяләр июньнән тагын арта икән”, – диде юлдашларның берсе, уфтанып. Бензинга бәя. Бу сүзтезмә бер үк вакытта иткә, сөткә, кием-салымга, электр җиһазларына, барлык сәнәгать товарларына да бәя артуы булып яңгырый. Димәк, тормыш кыйммәтләнә, кесәләр котылгысыз рәвештә юкара дигән сүз. Нефть диңгезе өстендә утырган Россиядә – углеводородлар сатучы дөньякүләм лидер илдә бензинга бәянең ашкын темплар белән үсүен берничек тә аңлатып булмый. Бигрәк тә нефтькә бәяләрнең инде күптән тотрыклы торуы шартларында ягулык бәясенең үсүе һәм акрын гына ил икътисадын түнтәрүгә үзеннән саллы өлеш кертүе башка сыймый. Аек акыл кабул итми моны.
Дөрес, Кырым матавыгы, санкцияләр шаукымы, илдән капитал качу шартларында доллар һәм евро рекордлы темплар белән үсте үсүен. Тик бит нефть һәм аны эшкәртүче заводлар үзебездә, шулай булгач, сумның тәгәрәве ягулык бәясенә тәэсир итмәскә тиеш шикелле. Нефть чыгаручы Венесуэлада әнә бензинның быелгы бәясе безнең акча белән 35 тиен, фетнә ялкыны эчендә көчкә сулыш алучы Сүриядә – 2 сум 10 тиен, элекке союздаш республика булган Төрекмәнстанда – 7 сум 70 тиен, Согуд Гарәбстанында – 5 сум 60 тиен, блокада шартларында яшәүче һәм байтак бензинны читтән сатып алырга мәҗбүр булган Иранда – 9 сум 45 тиен... Россиядә бензин бәясе нефтьнең байтак өлешен читтән сатып алучы АКШныкы белән тәңгәл диярлек. Американнарның хезмәт хаклары исә безнекеннән берничә тапкыр югары, шулай булгач, бензин бәясе аларны россиялеләрне тешләгән кебек үк тешләми торгандыр.
Санкцияләр басымы астында Кремльнең Украинаның көньяк-көнчыгыш өлкәләренә булган нәфесе берникадәр тыйлыкты кебек. Югыйсә мәкерле Көнбатышның Россияне икътисадый яктан тезләндерү рычаглары җитәрлек иде. Таякның ике башлы булуы гына тотып торды капитализм акулаларын. Санкцияләр боҗрасы кысыла башлагач, безнең кайбер белгечләр шау куптылар: тыюлар ягулык-энергетика өлкәсенә үтеп керсә, Россия бензинсыз калачак... Баксаң, патриотизм патриотизм белән, ә безнең ягулык-энергетика сәнәгате тулысы белән диярлек Көнбатыш технологияләренә, Көнбатыш белгечләренә, чит ил катализаторларына мохтаҗ икән. Югыйсә Ватанны ярату чит җирләрне яулау һәм шизофреник рәвештә моның белән мактанышу түгел, илне икътисадый һәм технологик яктан үстерү, тормышның барлык өлкәләрен камилләштерүдән гыйбарәт булырга тиеш кебек. Соңгы 15 елда моның өчен алшартлар да җитәрлек булды: акча буа буарлык, чимал турында әйтеп тә торасы юк. Россиянең исә бензин җитештерүче технологияләре һәм технологик җиһазлары 80 процентка АКШ һәм Европаныкы икән. Аларга Көнбатыш инженерлары һәм галимнәре хезмәт күрсәтә, чит ил белгечләре Россиядә эшләүдән баш тартса, 27 эре нефть эшкәртү заводы һәм йөзләп мини-завод эшләүдән туктаячак, имеш. Югары икътисад мәктәбе белгечләре, чит ил компанияләре нефть эшкәртү өчен катализаторлар сатуны туктатса гына да 3-6 ай эчендә Россиядә мотор ягулыгы җитештерү тукталачак, дип чаң сугалар әнә. Чит ил катализаторын нефть эшкәртү заводына урнаштырганнан соң, чынлап та, 4 айдан соң алыштырырга кирәк икән. Димәк, Югары икътисад мәктәбе белгечләре дөрес шаулыйлар. Алар үзебезнең технологияләрне булдыру өчен кимендә 15 ел кирәк булачак дип тә әйтәләр. Әмма Мәскәү либераллары бер нәрсәне белми: Казанда шәһәр читендәге ярым ташландык бинаның бер почмагында ишекләре тар гына коридорга чыга торган берничә бүлмәне биләп торучы кечкенә генә бер бизнес-компания бар. Компания дип мин артык зурладым бугай, индивидуаль эшмәкәр бизнесы ул.
Ишеге өстенә “Фән технологияләрдә” дигән яңгыравык исемле язу элеп куйган бу лабораториягә мин бөтенләй башка бизнес белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне эзләп килгәндә юлыктым. Кыңгырау төймәсенә баскач, ишекне ак халатлы хезмәткәр ачты һәм мин эзләгән бизнес вәкиленең әле эшкә килеп җитмәвен әйтте. Тар гына коридорларга куып кертелгән фән бүлмәләрне әле тагын бүтән бизнес белән дә бүлешә икән. Бу Ватанны сөю хисе уята торган яңалык түгел, билгеле, әмма “Ахмадуллинс” дип аталган индивидуаль эшмәкәр бизнесы исә янкиларның дөньякүләм танылган һәм эш йөртүче компанияләренә конкурент булырлык товар эшли һәм җитештерә: ул нефть эшкәртү заводлары өчен катализаторлар ясый. Казан галимәсе, татар кызы Әлфия ханым Әхмәдуллина уйлап тапкан катализаторларны Көнбатышның бу өлкәдәге флагманнары җитештергән катализаторлар белән чагыштырып карыйк әйдә. UOP, Merichem кебек дөньякүләм лидерлар җитештергән катализаторлар экологик яктан зыянлы, материалны күп тотуны таләп итәләр, хезмәт итү сроклары кыска. Казан эшмәкәренең продукциясе чисталыкны тәэмин итә, шуңа күрә экологик яктан отышлы, ә иң мөһиме: озакка чыдый.
Әйдәгез тагын чагыштырыйк: казанлыларның катализаторы 10 елга кадәр эшли, көнбатышның атаклы фирмалары безнең заводларга урнаштыра торганнары исә 3-4 ай саен алыштырып торуны таләп итә. Продукциясенең озакка чыдый торган булуы белән оттыра да инде Казан бизнесы. Хәзерге глобаль капитализмның икътисадый шартлары җиһазларның һәм материалларның туктаусыз алышынып торуын таләп итә, чөнки шулай булмаса, җитештерү туктый, заводлар ябыла. Глобаль икътисадта “планлаштырылган искерү” дигән термин бар, ягъни җиһазны озакка чыдый торган итеп ясап булса да, махсус тиз туза торган итеп эшлиләр. Бу, билгеле, кулланучы кесәсенә суга, әмма бизнес ота. Менә шуңа күрә казанлыларның катализаторы бары тик Россиядәге, Литвадагы һәм Украинадагы 9 заводка гына урнаштырылган. Дөрес, соңгы вакытта Казан бизнесы географияне киңәйтергә омтыла, Көнбатыш белән конфликтта булган дәүләтләргә тәкъдим итә үз продукциясен. Ә безнең заводлар исә янки җиһазларында, янки белгечләренең техник хезмәтендә, янки катализаторларында утыра.
Шуңа күрә Америка бензины белән тәңгәл килә безнең бензин бәясе. Россияле патриотизм исә яулап алу хисләре белән ашкына. Бу хисләр шулкадәр көчле: бәяләр сикерүенә дә игътибар югала. Күптән түгел генә миңа Кытайда ясалган һәм моторы кабызылган йөк машинасы янында сөйләшеп торырга туры килде. Төтен исе сизелми диярлек. Шунда искә төште: “КамАЗ” йөк автомобиле янында мондый әңгәмә мөмкин булмас иде. Төтенгә тончыгып, читкә китәргә мәҗбүр булыр идек. Безнең технологияләрнең никадәр артта калуын дәлилли торган бер генә мисал бу. Ура патриотизмга бер дә урын юк биредә. Ватанны сөю аның һәрьяклы үсешен кайгыртудан гыйбарәт булырга тиеш кебек тоела минем үземә. Кызганыч, Кремль җәмәгатьчелек фикерен бөтенләй башка юнәлештә формалаштыра соңгы айларда.