|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2009 Шоу-бизнес
РЕЗИДӘ ШӘРӘФИЕВА: “МИҢА ХӘЗЕР РӘХӘТ”Берничә ел элек җырчы Резидә Шәрәфиевага өелеп бәхет килде. Ул Чаллыдан Казанга күченде, башкалада фатирлы булды, “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем алуга иреште, кияүгә чыкты һәм, дүртенче дистәсен вакларга өч көн калгач, әни дә булды. Хәер, бу хакта тәфсилләбрәк үзе сөйләсен әле... – Резидә, күптән аралашкан юк. Ни хәлләрдә яшәп ятасың?
– И-и, бер тик тормыйм, тегендә йөгерәм, монда чабам. Кайчак бөтен кешенең дә тормышы минеке сыман хикмәт микән дип уйлап куям.
16, 18 мартта – Филармония концертлар залында, 20 се “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Равил Галиев белән концерт куярга әзерләнәбез. Яшерен-батырын түгел, хәзер залны тамашачы белән тутыру өстендә дә эшләргә кирәк бит.
– Ниндирәк тамаша күрсәтергә җыенасыз?
– Узган елгы программаның дәвамы, 2 нче сериясе була. Яңа җырлар яңгыраячак, үзенчәлекле күлмәкләр тектердем.
– Син үзең дә тегәсең бугай.
– Хәзер юк инде, бала тапкач, фантазиям бетте. Чаллыда Татьяна исемле танышым бар. Ул кечкенә ыргак белән сәхнә өчен дә, көндәлектә кияргә дә искиткеч матур киемнәр бәйли. Мехтан бик оста итеп тун, күннән куртка, плащлар тегүче тагын бер танышым бар. Мин аларның даими клиенты.
– Әллә кибеттән бер дә кием сатып алмыйсыңмы?
– Бик сирәк. Чит җирләргә барсам, кибеттә йөрергә яратам, килешле кием булса, аннан алам. Мода артыннан кумыйм. Миңа күбрәк бәйләгән әйберләр ошый. Беренчедән, ул бар кешедә дә юк, икенчедән, кечкенә ыргак белән бәйләнгән кием югач бернәрсә эшләми.
– Машина йөртә башлагансың икән.
– Җәйдән бирле руль артындамын. “Мазда-3”тә җилдерәм. Башта бик курыктым, һәр йөреп кайтуым имтихан тапшырган кебек була иде. Хәзер ияләштем, туган ягым Минзәлә районының Наратлы Кичү авылына да кайтып киләм.
– Резидә, ирең кем?
– Фәнис – эшмәкәр.
– Аның белән кайда таныштыгыз?
– Безне таныштырдылар. Бер еллап очрашып йөргәч, кавышырга булдык.
– Ул нинди кеше?
– Кызу холыклы. Аның өчен бөтен нәрсә тиз эшләнергә тиеш. Үз сүзендә нык торучан, бик игътибарлы ир-ат. Очраша башлауга бер мизгелгә дә артымнан калмады.
– Кызыгыз Зөләйхага ничә яшь?
– 7 гыйнварда 3 яшь тулды. Бик теләп балалар бакчасына йөри.
– Кемгә охшаган?
– Нәкъ әтисе төсле.
– Сезне нинди шөгыльләре белән куандыра?
– Бии, җырлый. Матур итеп “әнием, яратам” дип әйтә. Бик шук бала.
– Син гастрольдә вакытта аны кем карый?
– Мин Чаллыдан киткәч, сеңлем Дилбәр, энем Илдар да гаиләләре белән Казанга күченде. Хәзер йорт салырга җыеналар. Сеңлемнең кызы Виктория Зөләйхадан бер яшькә генә зур. Кызым көндез бакчада, кич Дилбәр карый.
– Бала тапкач, хатын-кыз тазарып китә. Син нишләптер бер дә үзгәрмәдең. Махсус диета тоттыңмы әллә?
– Нинди диета?! Баллы, артык майлы ризыклар ашамыйм. Ипидән баш тартмыйм. Балачактагы кебек ипи өстенә бал, май ягып ашарга яратам. Күрәсең, гәүдә төзелешем шундый. Шулай да, Зөләйханы тапкач, бераз түгәрәкләнеп киттем.
– Зөләйхага энекәш яки сеңелкәш алып кайтырга теләмисеңме?
– Юк. Кызыбызны үстереп кеше итәргә кирәк. Киләчәктә аның да фатиры булырга тиеш. Хәзер заман таләбе шундый.
– Шул яшьтә курыкмыйча бала табуың үзе бер батырлык.
– Язмыш кушуыдыр инде. Йөклелек чорым әйбәт узды, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән кызымны бик җиңел таптым. Һәр сабый үз ризыгы белән туа, диләр. Аллага шөкер, Зөләйха бик бәхетле бала. Ул дөньяга килгәндә мин тормышта бөтенесенә ирешкән идем. Яшьлеккә кире кайтырга теләмисеңме, дисәләр, һичшиксез, юк, дип җавап бирәм. Чөнки миңа хәзер рәхәт. Исән-сау булып эшләргә, яшәргә язсын.
– Кызыңны беренче тапкыр кулыңа алгач, нинди хисләр кичердең?
– Бу чыннан да минем балам микән, дидем. Әни булгач, җаваплылык арта. Элек бернәрсәдән курыкмый идем, хәзер ниндидер адым ясар алдыннан бик уйланам.
– Балагызга исемне кем кушты?
– Малай булыр дип, кыз исеме эзләмәдек. Дустым Гөлназ бала тапкан мизгелдә янымда иде. Кызым дөньяга аваз салуга, ул аңа Зөләйха дип дәште. Әлеге матур исем безгә дә ошады.
– Резидә, түгәрәк гаиләңне нинди тәмле ашлар белән сыйлыйсың?
– Яшь вакыттагы кебек кафе-рестораннарда ашап йөрмим. Бик теләп үзем пешерәм, тәмам пешекчегә әйләнеп беттем. Хәзер тиз әзерлим. Салат, беренче, икенче ашлар рационда һәрвакыт. “Солянка”, рассольник пешерергә Фәнис өйрәтте. Иң яратканым – бәлеш.
Резидә оптимист кеше. Бар да яхшы буласына өметләнеп яши. Елак, зарланган кешеләр белән аралашмый. Киңәш итеп шуны әйтте: “Беркайчан да соң түгел, димәгез, соң булырга мөмкин. Һәр нәрсәне вакытында эшләвең хәерле”.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|