поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.07.2014 Җәмгыять

Әниләр һәм бәбиләр

Туфан Миңнуллинның бу әсәрен сәхнәдә күргәннән соң, бала тудыру йортының нинди тормыш белән яшәвен, дүрт стена эченә күпме язмышлар сыйганын аңларга була.

Кемнәр генә килми бирегә?! Гадәттә, стеналарның да күзе бар дияргә яратам мин. Юк, алай гына түгел, алар ишетәләр дә, ахрысы. Күпме ыңгырашу, кычкыру, сөенечле авазлар, әрнеп, үксеп елаулар сеңәдер бу изге урынның стена, түшәм, идәннәренә?! Күпме сөенечле йөзләрне, шатлык тулы күзләрне, көтеп-көтеп тә килүчесе булмагач, түгелгән күз яшьләрен үзендә саклыйдыр ул тәрәзә өлгеләре?! Төптәнрәк уйлап баксаң, нәкъ биредә языла да инде адәм баласының язмыш китабының тәүге битләре. Ал, зәңгәр тасмалар белән уралган нәни генә төргәк - сабыйны табиб­лар кулыннан кем ала? Көчле, ышанычлы әти кулларымы? Юк шул, гел алай булмый. Адәм балалары төрле булган кебек, язмышлар да төрле. Төрле генә дә түгел усал, ачы, гыйбрәтле...

Әнә, улы туганга сөенеп килгән, бала тудыру йорты тәрәзәсе каршында таптанучы ир-ат янына, икенчесе килеп, бары бер җөмлә әйткән: “Нәрсә, минем малайны күрергә килдеңме? Кара-кара, ныклап кара, минеке ул! Чәчләре дә бөдрә булыр!” Бар өметләр чәлпәрәмә килеп коела, җимерелә... Нинди усал, кешелексез, син, Кеше?! Язылмаган да язмыш битләрен каралтканыңны, гөнаһсыз сабый җанына кер атканыңны, гомер җепләрен чуалтканыңны аңлыйсыңмы икән син? Әллә ялган, әллә дөрес, кемнәр белгән?! Тик бер бала ятим кала, бер язмыш карала - монысы хак.

Бала! Бер һөнаһсыз, саф җан! Кодрәтеннән килсә, төргәктән сикереп төшеп, үз әтисен эзләп табып - әтиле, үз әнисен кире кайтарып - әниле булыр иде дә бит, булмый шул! Эзләү, эзләнүләр, юксыну, гаҗизлек соңрак килә. Соңрак килә һәм гомер буе озата бара. Әрнү, күз яшьләре белән сугарылган язмаларны пәрәвез челтәреннән укып та, тәннәр куырыла, җан өши...

“Мин әтине белмим. Ул безне әллә кайчан ташлаган. 16 ел мин әтисез. Ул миңа шулкадәр җитми! Нәкъ менә хәзер, миңа авыр вакытларда, аның киңәшләре, сүзе кирәк иде! Эх, әти!”

“Әтисезлек! Миңа кимсенеп үсәргә туры килде, еш кына үз-үземне якладым. Шуңа да мин усал булып тоеламдыр инде. Мине балалар бакчасыннан да әти алмады, башка балалар яхшы машиналар белән кайтып киткәндә, без әни белән икешәр сумка күтәреп өйгә таба сөйрәлә идек. Миңа бу дөнья гел гаделсезлектән торган кебек!”

“Бала дөньяга килгән икән, аның әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш бит. Башкача ул туа алмый. Җәмгыятьтә исә, киресенчә, әти-әнисез балалар белән дөнья тулган! Нишлисез сез, әти-әниләр?!”

“Минем балаларым булса, алар минем хаталарымны кабатламас, мин бик яхшы әти булырмын, ташлап китмәм. Хәтта ялгыз балалы хатынның баласын да үз итеп, яратып, үземнеке кебек итеп үстерермен. Чөнки әтисезлек бик авыр, гомерлек чир ул! Баланың бер гаебе дә юк! Минем дә бит гаебем юк. Әти, кайда син?!”

“Мин, ахры, бу дөньяга кирәксез, көтелмәгән кеше булып туганмындыр, шуңа да, уңышсызлыкларым, чишелмәгән проблемаларым күп...”

Мин бу язмаларны Интернеттан алдым. 18-25 яшьлек егет-кызларның әрнүле уйланулары, газаплы фикер сөреше, чуалган, каралган хыяллары...

Бала тудыру йорты... Әнә, бер үк ишектән тагын өч төрле язмыш чыгып бара, ә дүртенчесе...

Нәни генә төргәкне күтәреп чыккан табиб, әти кешене күрмәгәч, сабыйны әбисенә тоттырып, хәерле юл теләп озатып кала.

Ишек төбенә, бизәлгән матур машинада якыннары белән, роза чәчәкләре тоткан, сөенечтән йөзе балкыган ир-ат килеп туктый. Табиблар, куанып, ал тасмалар белән төрелгән кыз баланы әтисенең җылы кулларына салалар, теләкләр ява: ”Тигезегез белән үстерегез, бәхетле сабый булсын!”

Өченче сабыйны алырга ялтырап торган джип машинасы килеп туктый. Машинадан кочакка да сыймаслык кып-кызыл розалар күтәргән ир-ат чыга. Икенче баласын алырга килсә дә, каушавын җиңә алмаган әти кеше дулкынлана, сөекле хатынына назлы карашын ташлый, сабыен кулларына ала...

Ә дүртенче сабыйның таш йөрәкле әнисе: “Кирәк кеше алыр да карар!” - дип, һич тә кыенсынмыйча үзе генә чыгып бара. Табибларга Ходай ярдәм итсен дә, күркәм сабырлык бирсен биредә. Чит кеше балалары өчен күпме борчылу, тынгысызлык...

Кайсы сабыйның язмышы нинди булыр? Кайда нинди бала үсәр? Бәлки, бала-чаганың бәхете, үзен әтисенең учларына салган мизгелдән башланадыр?! Алай дисәң, бар батырлыгын җыеп, үз өметен, хыялын максат итеп ялгыз гына бала тапкан әниләр дә бар бит! “Әниләр һәм бәбиләр” дәге Алтынчәч кебек үзе әти дә, әни дә булырдай көчле затлар да бар бит тормышта, андый хатын-кызларда начар бала үсәрме әллә? Һич юк! Иң мөһиме, көтеп алынган сабый тусын да, күңел җылысы салынган, наз тулы дөрес тәрбия булсын!

Исәнбай авылы. 


Әлфирә НИЗАМОВА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»