поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.07.2014 Бәйрәм

Самарада өлкә Сабан туе узды (ФОТО)

Самара өлкәсенең татар авылларында, район үзәкләрендә, кечкенәрәк шәһәрләрендә узган милли бәйрәмнәрдән соң иң олы бәйрәм - өлкә Сабан туе вакыты килеп җитге. Ул быел бар табигать тә яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелеп утырган гүзәл чорга - 21 июньгә туры килеп, бигрәк тә матур һәм күркәм узды.

Моңа кадәр атна буе килеп-килеп явып үткән яң-гырлар авылларда игенчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче милләттәшләре-безнең йөрәкләренә май, күңелләренә шатлык булып яткандыр, мөгаен. Шуңа күрә алар беразга гына булса да эшләрен калдырып, өлкә бәйрәменә үзләре дә килергә, авыл үзешчәннәрен дә алып килергә җаен тапканнар, шәһәр халкы да дачаларын ташлап паркка җыелган, Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары да каникул вакыты дип тормаганнар, милли күлмәкләрен киеп килеп басканнар. Гомумән, бәйрәм көнне Самараның Гагарин паркында иртәнге алтыдан бирле халык гөж килә: шашлык пешерүчеләр күмер төшерәләр, пылау сатучылар казан асалар, оештыручылар биш сәхнә арасында кәгазьләрен тотып йөгерешәләр...

Быелгы 26нчы тапкыр уздырылучы өлкә Сабан туеның төп оештыручысы итеп өлкә татар милли-мәдәни автономиясе билгеләнгән иде. Аның яңа җитәкчесе Әнвәр Гыймран улы Горланов өчен бу эш яңалык булса да, аның ярдәмчеләре Шамил Галимов һәм Рәйсә Гыйбадуллина милли чаралар уздыруда бер пот тозны күптән ашаганнар инде. Аларга, гадәттәгечә, башка татар оешмалары, татар эшкуарлары, өлкә хөкүмәте дә ярдәм итте. Киңәшле, уртак көч белән эшләнгән эш уңышлы була, әлбәттә. Көне дә нинди шәп иде бит - нәкъ Тукай тасвирлаган Кырлай авылындагы кебек: «Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава; җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява».

Сабантуйлар туган-тумача-лар бергә җыела, дуслар-сыйныфташлар күрешә, чит җирләрдә яшәүче якташлар кунакка кайта торган чак. Быелгы Сабан туенда мәртәбәле кунак-лар да күп булды: губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Меркушкин, губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров һәм быелгы Сабан туеның махсус кунаклары - Кырым татарлары вәкилләре бар иде.

Сабан туен өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Әнвәр Горланов ачып җибәрде. Ул халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң, мәйданга тантана өстәп, Россия гимны яңгырады, һәм аны халык аягүрә басып тыңлады. Сабан туе әләмен татар хәрәкәте ветераны, мәчет аксакалы Шәүкәт ага Хәйбуллов һәм «Яктылык» татар мәктәбенең иң яхшы укучылары - Айгөл Исмәгыйлева һәм Айдар Бородулин күтәргәннән соң, сүз губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Иванович Меркушкинга бирелде. Ул халыкны татар телендә сәламләде һәм регионда гасырлар буена төрле милләт халыкларының дус һәм ярдәмләшеп яшәвенә тукталып үтте:

- Россиядә татарның иң олы милли бәйрәмен беренче булып Самара өлкәсе торгызды, һәм менә 26 ел буе аны бәйрәм итә. Бу халыкның милли традицияләрне саклап яшәргә теләвен күрсәтә. Хөкүмәткә татарларның ничек яшәвен белү - бик мөһим. Күптән түгел татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашып, милли мәгариф, иҗат һәм сәнгать темаларына фикер алышкан идек һәм Самарада татар милли үзәген төзүне хупладык, - диде. Ул региональ «Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевны «Во благо земли Самарской» күкрәк билгесе, ә бер төркем татар активистларын Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм кул сәгатьләре белән бүләкләде.

Быел бит өлкә “Туган тел” оешмасы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Шуңа күрә котланучылар арасында оешманың ветераннары һәм хәзер актив эшләүче әгъзалары байтак иде. Ә татар җәмәгатьчелеге, үз чиратында, Николай Ивановичка татар чапаны һәм түбәтәй кидерде. Ул бүләкне шундук киеп тә алды:

- Татарга охшаганмынмы? Охшаганмындыр шул, без бит меңләгән еллар элек бер кабиләдән чыкканбыз, - дип елмайды.

Губерна Думасы рәисе һәм шәһәр башлыгы дә котлауларын җиткереп, милли эшләр белән шөгыльләнүчеләргә бү-ләкләрен тапшырдылар.

Ә бу вакытта паркның күл өстендәге сәхнәсендә көрәш кызды. Ни гаҗәп, быел батырга бүләккә машина вәгъдә ителмәгән булуына карамастан, Самара Сабан туена Россиянең төрле регионнарыннан бик күп көрәшчеләр килгән иде. Бу көнне сиксәнләп көрәшче бил алышты һәм нәтиҗәдә Әлмәт егете Фәнил Минһаҗев абсолют батыр исеменә лаек булды. Ә Самара көрәшчеләре арасыннан 80 килограммга кадәр үлчәүдә өченче урынны алган Җәмил Шәмшетдиновны, 70 килога кадәр үлчәүдә икенче урынны алган Ришат Галимовны, 60 килога кадәр үлчәүдә беренче урынга чыккан Әбдекәрим Шералиевны, шул ук үлчәүдә икенче урынны алган Иман Мамановны билгеләп үтәр идем. Егетләребез бик яхшы көрәш күрсәтеп киләләр, ләкин абсолют батыр булыр өчен авыр-лыклары гына җитеп бетми шул әле. Кырым татарлары да ике көрәшче алып килгәннәр иде, ләкин аларны безнең егетләр “эх!” дигәнче егып салдылар.

Паркның төрле почмакларында урнашкан дүрт сәхнәдә Самараның «Идел», «Ялкынлы яшьлек”, «Яктылык» татар мәктәбе ансамбльләре, Татарстанның Зәй районы үзешчән артистлары, Камышлы районы һәвәскәрләре үз-ләренең талантларын күр-сәттеләр. «Ипозембанк» куйган палаткада кунаклар чәй эчтеләр, ә алар куйган сәхнәдә балаларның битләренә берсен-нән-берсе матур бизәкләр төшерелде, викториналар уздырылды. Шәһәр милли-мәдәни автономиясе оештырган спорт уеннарында да җиңүчеләр күп булды - багана башына менү буенча Марат Иваев, гер күтәрүдә Рамил Әхмәтов һәм Рөстәм Иманголов, армрестлингта Руслан Вәлиев җиңеп чыктылар. Шулай ук өлкә “Туган тел” оешмасы оештырган милли уеннар мәйданчыгында да бик кызык булды - балалар капчык киеп йөгерүдә, салам тутырган капчык белән сугышуда, көянтә-чиләк белән су ташуда, кашыкка күкәй салып йөгерүдә, аркан тартышуда ярыштылар. Халык биеп, җырлап күңел ачты, сату рәтләрендә йөреп, туганнарына Сабан туе бүләкләре сайлады, шашлык, пылау ашады...

Ә бу вакытта стадион сәхнәсен «Казан егетләре» төркеме һәм Башкортостан җырчысы, Салават Фәтхет-диновның туганы Айдар Фәтхетдинов биләгәннәр иде инде. Эх, шәп тә булды инде концерт! Ләкин стадионда биеп кызган яшьләр таралырга ашыкмадылар, кичкә таба Сабан туе дискотекага әверелеп китте, һәм күл өстендәге сәхнә татарлар “типтерү”гә чайкала-чайкала ничек тә түзде...

Ә олырак яшьтәге милләт-тәшләребез, күңелләре булганчы җырлап-биеп күңел ачканнан соң, оештыручыларга рәхмәт әйтә-әйтә, дусларын, туганнарын ияртеп, өйләренә таба атладылар. Бәйрәм көнне туганнар белән чәй өстәле артында утырып алмыйча ярамый инде. Шундый гүзәл бәйрәм әле тагын бер елдан соң гына булачак бит.


 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

Хәмзә МОРТАЗИН, һәм Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»