01.07.2014 Җәмгыять
Олигархларга торак тәтемәячәк
Тиздән Татарстанда социаль ипотека программасына охшаш өр-яңа проект тормышка ашырыла башлаячак. Әлеге “Россия гаиләсенә торак” программасы кысаларында 2017 елга кадәр барлыгы 1,5 миллион квадрат метр мәйданлы торакны кулланылышка тапшыру күздә тотыла.
Республикада күпкатлы йортларны яңа технологияләргә нигезләнеп төзү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Татарстанда ел саен 2,4 миллион квадрат метр мәйданда торак йорт куллануга тапшырыла. Аларның 400 мең квадрат метрга якыны – социаль ипотека йортлары. Шул рәвешле төзелә торган йортларның бары тик 18-20 проценты гына дәүләт катнашында күтәрелә.
Торакның сыйфатына килгәндә исә, соңгы елларда Казанда монолит-каркас йортлар төзүгә аеруча зур игътибар бирә башлаганнар. Мәсәлән, 2004 елда шәһәрдә күпкатлы йортларның 40-50 проценты панельле булган. Хәзер исә панель йортлар күләме нибары 10 процентка гына калган. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төзелеш комплексы үсеше идарәсе җитәкчесе Илшат Гимаев сүзләренә караганда, беренче чиратта, бу – торак йортлар төзү эшчәнлегендә алдынгы технологияләргә таяна башлау белән бәйле.
Ә менә Яр Чаллы шәһәрендә исә, киресенчә, панель йортлар төзү алдынгы урында тора. Биредә барлык торакның 50-60 процентын панельле йортлар тәшкил итә. Яңа гына калкып чыккан проспектларның күбесендә нәкъ менә шушы төзү материалы өстенлек итә.
Социаль ипотека программасына ярдәм “килә”
Программаларга килгәндә исә, Илшат Гимаев хәбәр иткәнчә, 3 июль көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте һәм Россиянең төзелеше министрлыгы белән торак ипотекасы кредитлары агентлыгы арасындагы махсус килешүгә кул куячак. Бу – Татарстанда “Россия гаиләсенә торак” дип аталган өр-яңа программа тормышка ашырыла башлаячак дигән сүз. Аның төп үзенчәлеге – биредә арзан торакка дәгъва итәргә мөмкин гражданнар категориясе шактый киңәя. Россия Хөкүмәтенең төп максаты исә - әлеге фатир бәяләрен урта керемле гаиләләр өчен үтемле итү.
- Беренче чиратта, бу – күпбалалы гаиләләр, табиб һәм укытучылар, ике һәм аннан да күбрәк бала үстерүчеләр. Олигархлар әлеге төр торак артыннан, әлбәттә, килмәячәк, - дип белдерде җитәкче уенын-чынын бергә кушып.
Татарстан әлеге программа кысаларында эш күләмен дә якынча билгеләп куйган инде. Мәсәлән, 2017 елга кадәр якынча 1,5 миллион квадрат метр торакны кулланылышка тапшыру күздә тотыла.
Шунысы кызык, социаль ипотекадан аермалы буларак, биредә бюджет акчалары файдаланылмаячак. Ә программага кушылган подряд оешмаларга исә төрле компенсацияләр каралган. Мәсәлән, әгәр дә алар йортның бер квадрат метрын 30 мең сумнан да кыйммәт итмичә сатарлык итеп төзи икән, бу йортка сузылачак юл челтәре бәясе бер квадрат метрга 4000 сум күләменнән тулысынча капланачак.
Төзүче оешмаларга әлеге компенсацияне кайтару механизмы исә шактый катлаулы. Бу эшчәнлек торак ипотекасы кредитлары агентлыгы һәм банклар ярдәмендә тормышка ашырылачак.
Фатирлар шәхси җылыту системасына күчә
Күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясауга килгәндә исә, быел Татарстанда барлыгы 793 йорт төзекләндерелергә тиеш. Хәзерге вакытта аларның барысында да ремонт эшләре башланган инде. Ә 62 йортта исә төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланган, дип санала.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, соңгы вакытта республика җитәкчелеге фатирларны шәхси җылыту системасына күчерү эшчәнлегенә шактый зур игътибар бирә башлады. 2014 елда Татарстан район һәм шәһәрләрен әлеге төр җылыту системасы белән тәэмин итү өчен барлыгы 510,1 миллион сум акча бүлеп бирелде. Аларның 162 миллион сумын исә әлеге системаны проектлау һәм махсус челтәрләр белән тәэмин итү эшчәнлеге өчен тотарга ниятлиләр.