поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.07.2014 Җәмгыять

1 июльдән “коммуналка” бәяләре артты (ТАРИФЛАР)

Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арттырылды. Яңа тарифлар чагылыш тапкан счет-фактуралар безгә август аенда киләчәк. Күпләр бу үзгәрешләрне зур борчу белән көтә. Җитәкчеләребез узган ел ахырында ук бәяләр үсеше зур булмаячак дип тынычландырды үзе. Әмма хезмәт хакы әллә ни үсмәгән мәлдә, түләүләрнең бераз гына артуы да, кесәләргә шактый чиертәчәк.

Белүебезчә, халык бәяләр үсешен һәрчак бик авыр кабул итә. Бигрәк тә пенсиядәге әби-бабайлар бу яңалыкларны авыр кичерә.

- Пенсиябезне бераз гына арттыралар да, аннары шунда ук азык-төлеккә бәяләр, фатир өчен түләүләр үсә. Ел саен шундый хәл күзәтелә. Әмма мондый гаделсезлеккә ияләшеп кенә булмый шул. Болай да тиенен-тиенгә санап яшәгән картларга авырга туры килә бит. Менә хәзер дә күңел сыкравы белән көтәбез үзгәрешләрне, - дип зарлана Наилә апа.

Мәгълүм булганча, соңгы ике елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ел башыннан түгел, бераз соңрак – 1 июльдән күтәрелә. Бу юлы бәяләр үсеше газ, электр һәм җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү, су бүлү тарифларына кагылачак. Татарстанда халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре якынча 4 процентка артачак дип хәбәр иттеләр узган ел ахырында.

Димәк, быел коммуналь хуҗалык тарифлары үсеше былтыргы белән чагыштырганда кимрәк булачак. Мәсәлән, җылылык энергиясенә түләүләр бу юлы Татарстанда якынча 5,3 процентка артыр, дип планлаштырыла. Узган елда исә бу үсеш 14,7 процентны тәшкил иткән иде. Су белән тәэмин итүдә тарифлар үсеше былтыр якынча 7,6 процент булса, быелның 1 июленнән бу күрсәткеч нибары 4,3 процент булачак. Газ бәясенә килгәндә, республика халкы 1 кубометр зәңгәр ягулык өчен 4,61 сум акча түли. 2014 елның икенче яртысыннан исә газ өчен бәя 1 кубометр өчен күп дигәндә 4,80 сум тәшкил итәчәк.

Торак тарифлары да үсәчәк. Әйтик, Казанда барыннан да күбрәк йорт тирәсен җыештыру һәм счетчикларны карап тору өчен түләүләр артачак. Капиталь төзекләндерү, торак йорт белән идарә, дератизация һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен генә тарифлар үзгәрешсез калачак.

Тарифлар арта, тик менә хезмәт күрсәтү генә элеккеге дәрәҗәдә кала. Нәтиҗәдә, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты без түләгән акчаларга җавап бирми. Күп кенә йортларның канализация системасы тузган, су торбалары, электр үткәргечләре искергән. Моңа бәйле рәвештә торбалар шартлап, фатирларны су баса, тузган электр үткәргечләр аркасында янгыннар чыга, кышын кешеләр салкын фатирларда изалана.

Россиялеләр коммуналь-хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләргә уртача гаилә бюджетының 16,6 процентын тотарга мәҗбүр. Алманиядә бу чыгымнар – 13,6, Франциядә – 13,5 процент, АКШта якынча 13 процент тәшкил итә.

2014 елның 1 июленнән казанлыларның чыгымнары

Коммуналь тарифлар:


Салкын су – кубометр өчен 20,20 сум
Канализация — кубометр өчен 15,25 сум
Җылылык: «Казэнерго» – Гкал. өчен 1417 сум
«Генерирующая компания» – Гкал. өчен 1380 сум
Электр энергиясе – 2,99 сум квт./сәг. өчен
Табигый газ – кубометр өчен 4,80 сум

Торак тарифлары:


Торак фонды белән идарә – 2,40 сум
Капиталь төзекләндерү, квадрат метрдан – 5 сум
Подъездларны җыештыру, квадрат метрдан – 1,55 сум
Йорт тирәсен җыештыру, квадрат метрдан – 3,07 сум
Мусоропровод, квадрат метрдан – 0,93 сум
Дератизация, квадрат метрдан – 0, 15 сум
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару, квадрат метрдан – 2, 65 сум
Торак йортны техник карап тору – 2, 52 сум
Лифтларны техник карап тору – 3, 79 сум

Җылылык, су белән тәэмин итү тарифлары һәр районда үзенеке. Бу әлеге хезмәт белән тәэмин итүче оешмага бәйле. Аларның һәркайсы белән Татарстан Дәүләт комитеты сайтында танышырга була. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 30.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»