поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.03.2009 Фаҗига

УЛЫМ ТҮГЕЛ, ҮЛЕМ...

...Зәй шәһәреннән коточкыч хәбәр килде: "Зәй утлары" җыр һәм көлке театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Гәрәевне кыйнап үтергәннәр... Ышанасыбыз килмәде, әлбәттә. Ничек инде чебен үтерергә дә базмый торган йомшак күңелле, җылы, мәрхәмәтле, изге җанлы шундый тыйнак кешене... кыйнап үтергәннәр?

Артист кемгә киртә?

 

Язучы Әхәт Сафиуллинның "Ватаным Татарстан" газетасы аша килеп ирешкән әлеге хәбәре күпләрне сис­кәндереп җибәрә. Кырык ел гомерен сәхнәгә багышлаган бу олы йөрәкле, киң күңелле кешене Татарстанның барлык авылларында да яхшы беләләр, чыгышларын көтеп алалар. Республикадан читтә – милләттәшләребез тупланып яши торган башка бик күп төбәкләрдә дә сәхнә остасы Ренат Гәрәев һәм аның җитәкчелегендәге "Зәй утлары" иҗат төркеме һәр­чак сагындырган кунак. "Ватаным Татарстан" газетасында төрле елларда басылып килгән хат-хәбәрләр дә моңа шаһит.

 

Зәй районы һәм шәһәренең талантлы яшьләрен – үзешчән сәнгать осталарын бергә туплап, берничә дистә еллар дәвамында профессиональ театр дәрәҗәсенә үсеп җиткән иҗат коллективын җитәкләү җиңел булмагандыр, билгеле. Кем әйтмешли, үз көннәрен үзләре күрә бит алар. Бөтен матди кыенлыкларны бергәләшеп җиңәләр. Тормыш булгач, төрлесе булгандыр. Әллә соң театр җи­тәк­чесе берәрсенең юлына аркылы төште микән дигән уем да бар иде. Бу сорау Ренат Гәрәевне якыннан белү­челәр­не аптырашта гына калдырды. Башканыкын алу түгел, үзендә булган соңгы сумнар белән бүлешеп яшә­гән изге җанлы иде ул, диләр.

 

Аның киңәшләре, даими ярдәме белән кырык ел эчендә республика күлә­мендә дан алган талант ия­ләре – артистлар үсеп чыга. "Ренат Гәрәев җитәкчелегендәге "Зәй утлары" җыр һәм көлке театры чын мәгъ­нәсендә татар юмор һәм сатирасын тамашачыларга җиткерү юлында искиткеч зур эш башкара килде. Аның авторлары исемлегендә Фәнзаман Баттал, Камил Кәримов, Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Дамир Гыйсметдинов һ.б. күп язучыларбыз бар", – диелә "Ватаным Татарстан" газетасында басылган мәкаләдә.

 

Казанның иң зур тамаша залларында узган гастрольләре дә халык белән шыгрым тулы була. Җырчылар Гамил Җәмилов, Фәрһад Галиев, Марат Галимов, Руслан Баһадур, пародия остасы Дамир Фәйзрахманов, биюче Миләүшә Гәрәева, сәхнә дилбегәсен үз кулында тота белүче Әминә Шәрәфиева һәм башка артистларның чыгышлары һәрчак халык алкышларына күмелә.

 

Ренат Гәрәев матбугатта чыккан юмор һәм сатира әсәрләрен бөртекләп җыеп бара һәм, үз күңеле аша үткәреп, милләттәшләребезгә җиткерүдә зур эшләр башкара.

 

Ике күрше арасы

 

Алар янәшә генә фатирларда яшәгән. Зәй шәһәренең Казанлы урамы 4 "а" йортында. Антон кечкенә чагыннан ук Ренат абыйлары фатирында еш була. Сабый күңелле, һич көтмәгәндә әллә нинди кызыклар уйлап таба белүче артист абыйсы аңа һәрчак ярдәм итә. Юк, әтисез үскәнгә кызганып түгел, ә һәркемгә карата күңелендә хөрмәт, ихтирам тәрбияләнгәнгә. Еллар үткән саен күршеләр арасында җылы мөнәсәбәт кимеми, киресенчә, арта гына. Тора-бара Ренат абыйсының Антонны "улым" дип йөртүе дә гадәти хәл буларак кабул ителә. Егетне армиягә дә бергәләп озаталар. Антон анда озаклап хезмәт итә алмый. Сәламәтлеге начараю сәбәпле тиз арада өенә кайтарыла.

 

– Антон эшкә урнаша алмый йөргән вакытта, үзенә кыенлык китереп булса да, үз янына эшкә алды. Аларның сүзгә килүләрен дә хәтерләмим, – дип искә ала Ренат Гәрәевнең хатыны Эльмира апа.

 

Антон Дмитриевның әнисе дә бу коточкыч хәл­ләрдән гаҗиз. Күп авырлыклар күреп, сыңар канат белән үстергән бердәнбер улы олыгайган көнендә үзенә терәк булыр дип өметләнгән бит ул. Төрмә юлын таптармын дип уена да килмәгән. Гомер буе якын күршеләр булып яшәгән кешеләренең күзенә дә күтәрелеп карарлык түгел хәзер. Үзенә "улым" дип эндәшкән кешегә ничек кулы күтәрелгәнен аңлый алмый аптырый. Бу хәлләрнең мөмкин булуына ышанмый...

 

Берничә айларга сузылган Татарстан Югары судында тәнәфес вакытларында Эльмира апа белән озаклап сөйләштек. Булачак ире Ренат Гәрәев белән аны дуслары таныштырган. Зәй районы Кабан Бастрык авылы егете белән Ютазы районы Бәйрәкә авылы кызы, ни хикмәттер, бер-берсен бер күрүдә ошатып кала. Танышканнарына санаулы көннәр генә үтә – 1979 елның ямьле май аенда алар гаилә булып яши дә башлыйлар.

 

– Зәйгә кайтып тормыш коруыбызга озакламый утыз ел була. Шул гомер эчендә мин аның ямьсез сүз әйт­кәнен хәтерләмим, – ди Эльмира апа. – Ренат тормышны, балаларны бик яратты.

 

Булачак артист хезмәт юлын үзешчән сәнгатьтә драма түгәрәге җитәкләүдән башлый. Бөтен гомере сәхнәдә узган дисәк тә, хата булмас. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтында укып, режиссер белгечлеге ала. "Зәй утлары" җыр һәм көлке театрына нигез салучы да ул. "Озакламый үзенең "40 ел сәхнәдә" дигән кичәсен уздырырга хыялланып йөргән вакытлары иде", – ди Эльмира апа.

 

Кызлары Миләүшә дә әтисе юлыннан киткән икән. Кечкенәдән сәхнәгә гашыйк. Әтисенең концерт төркеме белән биюче кыз Миләүшә Гәрәева да Татарстанны гына түгел, бөтен Россияне әллә ничә кат ураган. Бүген ире Камил белән уллары Данияр һәм кызлары Гөлназны үстерәләр.

 

– Ренат оныкларына тирә-яктагы гүзәллекне, үзе күреп сокланган ерак-ерак авылларны, шәһәрләрне күрсәтергә хыялланып яшәде, – дип искә ала Эльмира апа. – Хыялы чит ил маркалы машина алып, җәй көн­нә­рендә бергәләшеп шул урыннарга сәяхәт кылу иде. Соң­гы елларда машина алырга әз-әзләп акча җыйдык.

 

Ике гаилә арасында бернинди сер булмаган. Ренат абыйсы хәтта күпмегә, нинди машина сатып алырга теләвенә кадәр Антон белән киңәшләшкән. Ни дисәң дә, яшьләр бу мәсьәләдә күбрәк хәбәрдар. Нәтиҗәдә 325500 сумлык Kia-Spectra автомобиленә тукталалар. Тик өлкән яшьтәге артистка әлеге машинада оныкларын йөртеп шатландырырга гына язмаган. Күршесе – унтугыз яшьлек Антон Дмитриевның күңелендә нинди кара уйлар кайнаганын белми шул ул. "Улым" дип йөрткән егет озакламый үзенә үлем алып килер дип каян башына китерсен?

 

Өчесенә... 50 сум һәм 40 ел

 

Татарстан Югары суды бинасында берничә ай дәвамында барган әлеге "тамаша"да катнашкан "төп ге­рой"­ларны тыңлаган саен га­җәпкә каласың. Беренче карашка һәркайсы гап-гади ир-егетләр бит. Тормышлары да әле яңарак кына башланып килә. 19 яшьлек Антон Дмитриевның дуслашып йөри торган кызы институтта укып, озакламый югары белемгә ия булырга җыена. 1981 елда Зәй шәһәрендә туып, фаҗигагә кадәр "Эверстрой" ширкәтендә эретеп ябыштыручы булып эшләгән Роберт Кәримовның рәсми булмаса да гаиләсе бар, бәләкәй кызлары үсә. Өченче "герой" – 26 яшьлек Марат Мостафинның да тормышка рәнҗерлеге юк кебек. Эшләргә эше, торырга фатиры бар. Бу өч башкисәрне берләштерүче төп сыйфат – комсызлык, җиңелрәк юл белән тиз арада күбрәк байлыкка ия булу теләге. Әлеге максатларына ирешү өчен теләсә нинди явызлыкка, шул исәптән озак еллар дус-тату яшәгән күршеләренең гомерен өзүгә дә барырга әзер икән алар. Үзләрен тәрбияләп үстергән ата-аналары, яраткан кешеләрен, туганнарын, якыннарын һәм дусларын гомерлек җан газапларына салулары, бер гөнаһсыз гаиләне ятим итүләре турында бүген дә уйланмыйлар бугай әле...

 

Суд барышында һәр өчесе төп гаепне бер-берсенә аударырга тырышты. Әле кайчан гына якын дус саналган бу өч башкисәрне судта танып белерлек түгел иде. Гадел хөкемнән котылып калыр өчен нинди генә хәйләләргә бармады да, бер-берсенә нинди генә сүзләр әйтүдән тартынмадылар. Махсус сынап, күзәтеп утырдым: үзләрен кызгандыруның әллә нинди юлларын табарга тырышып мескен­ләнүче бу ир-егетләр өчен хәтта аларның судта катнашкан якыннарына кадәр уңайсызланды бугай. Югыйсә фаҗигагә кадәр берничә ай элек егылып аягын сындырган корбаннарына ерткыч бүреләр кебек ташланганда бик "батыр" кыланганнар икән бит.

 

Ренат Гәрәевнең гомерен өзеп, машинасын сату планы өч башкисәрнең иң элек кайсысының уена килгәндер – хәзер инде әйтүе кыен. Бу турыда сүз чыккач та, һәркайсы гаепне икенче берәүгә сылтарга тырыша. Әмма булачак җинаятьтә һәркайсының роле алдан ук уйланып куелган булуы хак. Экраннарда тәүлек дәвамында күрсәтелүче төрле җинаятьләр, үтерешләр тасвирланган фильмнардан алынган тәҗрибә ярап куйгандыр инде. Кеше җанын кыю чебен үтерүдән дә җиңелрәк бит анда.

 

Фаҗига болайрак була. Ялган сәбәп табып, Антон Дмитриев кичке сәгать җи­деләр тирәсендә Ренат абыйсын Зәй шәһәре читендә "Корчажки" бакча ширкәтендәге дачаларына чакыра.

 

Бакча йортына килеп керү белән аны аяктан егып типкәли башлыйлар. Суд-медицина экспертлары дә­лилләгән документларны укыганда мәрхүмнең тәнендәге авыр җәрәхәтләрне санап чыгу гына да берничә биткә сузыла. Алай гына да үтерә алмагач, Ренат Гәрәевне машина багажнигына салып, Зәй балык хуҗалыгы янындагы сулыкка илтеп ташлыйлар. Алай-болай йөзеп чыкмасын дип, муенына таш бәйлиләр. Суга ташлар алдыннан кесәсен капшап 50 сум акчасын алганда, ул әле исән була.

 

Бу кадәрле ерткычлыкны күреп, күкләр дә чыдамаган булса кирәк. Мәрхүмнең гомере буе хыялланып алган чит ил машинасын сатарга дип барганда юл кырыена капланалар...

 

Татарстан Югары судының 2009 елның 16 гыйнварында узган утырышында Дмитриев Антон, Кәримов Роберт һәм Мостафин Маратның әлеге җинаятьтә гаепләре тулысынча расланып, һәркайсы каты режимлы төрмәдә тотылу шарты белән озак срокларга ирегеннән мәхрүм ителде

 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 46 | 14.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»