поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.06.2014 Җәмгыять

Фәнис Зыялы Төркиядә фатир алу үзенчәлекләре турында сөйләде

Анталиядә яшәүче Арча егете Фәнис Зыялы бу җәйне дә елдагыча туган ягында булып китте. "Менә тагын Өчилемне, Арчамны, Казанымны буйлап кайттым әле", - ди Фәнис. Төркиядә ул күчемсез милек белән шөгыльләнә. Шул уңайдан менә ниләр сөйләде.

Үзгәрмәгән юллар, басу, кырлар,
Арчам һаман Казан артында.
Әле һаман тупыл агачлары,
Мамык коя юлның чатында...


Басу кырлар үзгәрмәсә дә Төркиядә адвокат-юрист булып эшләгән кеше буларак мине кызыксындырган һәм "Вәт малай!" дидерткән берничә мәсьәләгә кагылып узмакчы булам әле. Радио һәм мәтбугат битләрендә Төркиянең Мерсин шәһәрен бик матур тасвирлап күчемсез милек алу өчен реклама ясыйлар. Ә чынбарлыкта нинди соң ул Мерсин? Pекламаларга карап аннан күчемсез милек алырга уйлаганнар өчен бу шәһәрнең уңай һәм тискәре якларын карап чыгыйк әле. Рекламада әйтелгәнчә, Мерсин Кипрга якын, фатирлар диңгезгә якын һәм арзан, шәһәр матур. Рекламада аңлатылганча микән соң барысы да?! Әйдәгез, тискәре якларына да күз йөртеп чыгыйкмы?

1. Мерсин шәһәренең үзендә һава аланы (аэропорт) юк, аның өчен сезгә 85 км ераклыктагы Адана дигән шәһәргә барырга кирәк. Адана шәһәреннән Казанга турыдан очкыч юк. Аның өчен йә Истанбулга, йә Анталиягә очарга кирәк булачак.

2. Дөрес, Мерсинның Ташужу дигән илчәсеннән (аларның арасы 95 км) диңгез автобуслары белән Кипрга барып була. Менә мин үзем 20 елдан бирле Төркиядә яшим Кипрга бер генә тапкыр барып кайттым, анысы да студент вакытта, "Тагын кайчан киләбез әле без монда, йөреп калырга кирәк!", - диеп егетләрне ике көн үгетләгәч кенә. Егетләр укуны бетереп кайтып китте, мин тәкъдиргә баш идем. Мин уйласам, Мерсинга ял итәргә килгән кеше Кипрга да барып ял итеп, карап кайтыйк әле димәс, мөгаен.

3. Мерсин шәһәренә әле туризм шәһәре булу өчен бик күп еллар кирәк. Анталиядәге кебек туристлар өчен гозурланып йөри торган матур, кызыклы һәм бик тә мавыктыргыч урыннар, музейлар, күргәзмәләр, концертлар, табигать... бармак белән генә санарлык. Бу җәһәттән Анталиягә тиңдәшләр күрмим.

4. Анталия белән Мерсин арасы 505 км һәм юллар да бик болганчык. Балаларыгызның күңел болгануын теләмәсәгез алар белән ул юлдан барырга бер дә киңәш итмим. Ә инде машинагыз белән үзегез генә адреналин телисез икән каршыдан килгән йөк машинасын юл кырыена чыгып, узып киткәнен көтеп торырга кирәк булачак, игьтибарлы булыгыз!

5. Бу шәһәрнең халык саны 1.580.000. Халыкның өчтән бер өлешен төрекләр, өчтән бер өлешен көртләр һәм өчтән бер өлешен гарәпләр тәшкил итә. Аларның гореф-гадәтләре, холкы төрекләрдән үзгә булганы өчен, уртак тел табуыгыз кыенрак булырга мөмкин.

6. Мерсиннең Мәзитле илчәсендә (аларның арасы 50-60 км ераклыкта) халык бик теләмәсә дә 2 танә электр станциясе ясалып килә.

Уйланырга сәбәпләр бар, болар әле мин белгәннәрем, күргәннәрем генә.

"Фатирлар арзан бит", - дияр күпләрегез. Дөрес, чагыштырмача арзан. Әмма бит безнең халык күчемсез милек алганчы таныш адвокатына, таныш сатучыга мөрәҗәгать итми. Газеталардагы игъланнарга карый да, Анталиянең сүз осталары кочагына очып төшә. Аннан соң кәкре каенга терәтелгәч адвокатка килә. Әле анда да каен сыгылып төшәр дип уйлап, башкасын җибәрә. Белмим, аңлата алдым микән?! Фатир аласы акчагызны арадагы сүз осталарына тоттырмасагыз, ул бәягә дә Анталиядә алып була, дуслар, фатирны. Бер шалтыратуыгыз җитә. Кагыйдәсенә туры китереп бар да канун кушканча Анталиядә үзебез төзисе фатыйрларыбыз бар. Бинада 12 фатыйр булачак, яшәүчеләр гел үзебезнең кешеләр генә булачак. Икенче җәйгә өлгертәбез, Алла боерса.

…Әле һаман тупыл агачлары,
Мамык коя юлның чатында...


---
Матбугат.ру
№ --- | 25.06.2014
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»