поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.06.2014 Җәмгыять

Искешәһәрдә яңа бәйрәм Яки хат эчендә китәр идем, каләм карасы булсам

Май – бәйрәмнәр ае. Менә шул күңел күтәргечләргә тагын берсе өстәлде. Алмагачлар шау чәчәктә чакта, биш көн дәвамында Төркиянең Искешәһәр каласында беренче төрки дөнья китап күргәзмә-ярминкәсе үткәрелде. Оештыручылар - ТӨРКСОЙ оешмасы, “Искешәһәр – 2013нче елда төрки дөньяның башкаласы” агентлыгы, Евразия Язучылар берлеге җитәкчеләре, ачылу тантанасында чыгыш ясап, күргәзмә даими уздырылачак дип ышандырды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева җитәкчелегендә без анда дистәдән артык кеше – мөхәррирләр, журналистлар, артистлар – иң зур делегацияләрнең берсе булдык.

Күргәзмәдә күргәннәр

Бу табигый дә. Төрки дөньяның мәдәни башкаласы булу кадер-хөрмәте быел Казаныбызга күчте . Шуңа күрә күргәзмә-ярминкә бусагасын атлап керүгә әүвәлге урын-мәйданчыкның татар китапларына бирелүе һич тә гаҗәп түгел. Анда “Tatarika” кебек фәнни китаплар, “Кырык татар” кебек фәнни-биографик җыентыклар, татар халык әкиятләре, Тукай әсәрләре, Дәрдмәнд кебек классикларыбыз турындагы хезмәтләр, балалар әдәбияты, хәзерге заман язучыларыбызның тарихи романнары, урта буын язучыларыбызның хикәя, шигырь җыентыклары – барысы йөздән артык исемдәге әсәр урын алган иде. Оештыручылар алдан ук, алып килгән әдәбиятыгызның икешәр нөсхәсен үзебез сатып алып калачакбыз, дигәнгә нәшир-мөхәррирләребезнең күңеле тыныч иде.

Табигый, ярминкәгә килүчеләрнең күзе иң әүвәл безнең китапларга төште. Бигрәк тә балалар әдәбиятына, әкиятләргә кызыгучылар күп. Әмма сатып алырга гына ашыкмыйлар. Сәбәбе гади инде: кызыксынып килүчеләргә латин әлифбасында булганы кирәк. Хәер, күргәзмә буларак, төрле төрки халыкта китап басуның торышы ниндирәк хәлдә икәнлеген күзаллау өчен менә дигән җирлек бу.

Беренче төрки китап күргәзмәсендә егермеләп төрки халыкның сиксәннән артык нәшрияты 1084 исемдәге китап тәкъдим итте. Кумык, нугайлар икесенә соңгы ун елда чыккан алтмышлап хезмәт алып килсә, әзәри, казакъ, аеруча төрек нәшриятләренең бик сыйфатлы, фәлән-фәлән томлы, күз явын алырлык китаплары шактый күп иде. Форсаттан файдаланып, берничә кардәш халыкта нәшрият эшчәнлеге белән кызыксындык. “Без өч кумык һәм ике нугай килдек. Бу беренче төрки дөнья китап корылтаена без бик сөенеп катнашабыз. Һәр елны булса да, ике елга бер тапкыр уздырылса да яхшы. Монда, Төркиядә унбишләп кумык авылы бар. Бирегә кумык авылларыннан да килүчеләр булды. Әмма, кирил әлифбасында булгач, китапларны аңламыйбыз диләр. 1938нче елда бу әлифбага күчкәч, төрек дөньясыннан аерылганбыз. Инде менә якынаерга тырышабыз. Искешәһәрдә яңа дуслар таптык, искеләре белән күрешеп куандык”,- дип сөйләде безгә “Юлдаш” кумык республика газетасының баш мөхәррире, язучы Камил Алиев.

- Биредә байтак яңа әдәбият күрдем. Бик күп галим үз юнәлешендә нәшер ителгән китап алып килгән. Институт өчен сүзлекләр, кайбер чыганаклар алдым. Мин үзем әдәбият тарихы буенча эшлим. Бездән урысча-башкортча сүзлекләр алдылар. Гарәп әлифбасындагы китаплар алып килсәгез иде дип сорадылар,- диде күршедә диярлек урнашкан башкорт мәйданчыгы вәкиле, РФ Фәннәр академиясенең Уфа филиалы, Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәре Әхәт Салихов. Молдовадан килгән “Фомtos” нәшрияты директоры Марчела Романчукның сөйләвенә караганда, гагауз телендәге әдәбият белән кызыксынучылар күп булган икән. “Мин элек дәүләт нәшрияты директоры идем. Элек елына ике-өч кенә китап чыкса, хәзер күбрәк. Былтыр мәсьәлән гагаузча алты исемдәге китап нәшер иттек”,- дип сөйләде, күргәзмә уңаеннан язучылар белән очрашуларны ешрак оештырырга, нәшриятләрнең киләчәктә нәрсәләр бастырырга җыенулары белән тәфсилләбрәк таныштырырга тәкъдим итте ул. Ярминкә тәмамланган көнне төп оештыручыларның берсе булган Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуб Өмәруглының тәэсирләрен дә сораштык.

- Бу - беренче төрки китап күргәзмә-ярминкәсе. Шуңа күрә кимчелекләр булды инде. Нәшриятләр дә юлларын белми, күрәсең. Безнең дә тәҗрибәбез җитеп бетми. Әмма барыбер матур гына үтте. Нәшриятләргә рәхмәт – ничек тә китапларын алып килделәр. 85 нәшрият катнашты, 18 дәүләт-республикадан вәкилләр килде. Кунак мәмләкәт буларак, Татарстанга зуррак игътибар бирергә тырыштык. Чөнки төрки дөньяның мәдәни башкаласы эстафетасы аңа тапшырылды. Шунысы кызык: әлегәчә бер ел эчендә татар әдәбиятыннан биш китап төрекчәгә тәрҗемә ителеп бастырылганы юк иде . Әүвәл нәшер ителгәне сатылып, таратылып беткәч, ярминкәгә килүче халыкка тарату өчен 2500 данә басылды. Ихтыяҗ күп булгач, тагын өч мең данә нәшер итәргә заказ бирдек. Татар әдәбияты Төркиядә яратып кабул ителде дигән сүз бу. Август аенда Казанда булачак төрки әдәби журналлар мөхәррирләре җыенында ул китапларны кунакларга таратырбыз шәт. Халыкка да рәхмәт: кызыксынып килүчеләр бик күп булды. Шәһәр хакиме, мәдәният министры, Премьер-министрыбыз да күргәзмәбезне бик яхшы бәяләде. Төркиядән килгән, куелган китапларны исәпләмәгәндә, тыштан утыз меңләп китап тәкъдим ителде. Алар Искешәһәрдә төзеләчәк төрки дөнья китапханәсенә куелачак. Күргәзмә-ярминкәбез даими оештырылып торса, нәшриятләр арасындагы багланышларны ныгыту, бер-берсеннән авторлык хокукларын сатып алу, уртак планнар төзү өчен дә җиңел булачак,- дип канәгать калуын белдерде ул.

ФәрҺәд абый, Сәвия апа...

Искешәһәргә баргач, унтугызынчы гасыр ахырыннан биредә яшәгән мөһаҗир милләттәшләребез белән танышып кайтырга иде дигән ният күңелемне күптәннән тынгысызлап тора. Нигә дисәң, Татарстанга кунакка килүче төркияле милләттәшләребездән Искешәһәр янындагы Османия авылында Мәллә фамилияле кешеләр бар дип ишеткәнем, алар туган авылыма – Мөслим районындагы Мәллә-Тамак авылына бәйле булырга мөмкин дигән өмет-ышанычым бар иде. Мәгълүм ки, Мәллә елгасы буенда дистәләп авыл булса да, бездән башка берсенең атамасында да елга исеме телгә алынмый.

Ярминкәнең беренче көненнән яныбызга даими килеп йөргән, барча үтенечләребезне үтәргә атлыгып торган, шәһәр гиздергән, гаять кунакчыл Ихсан Таңатар, Фәрһад Акташ, Мөхсин Бәнәклеташ абыйларга гозеремне җиткергәч, ике көн узуга, Сәвия Мәллә ханым мине үзе эзләп тапты. Корыһөеккә, хәзергечә әйтсәк, Османия авылына җәен генә кайта, кышын Искешәһәрдә яши икән. “Хәзер авылдагы 30 йортта гына кеше бар. Күбесе җәен генә кайтып тора, бөтен дөньядагы кебек бездә дә авыллар таралып, бетеп бара”,- дип сөйләде миңа Сәвия апа. Яныбызда озак тоткарлана алмавының сәбәбен соңрак кына белдем. Әнисе Факиһә апа чирли икән.

Төркиягә китеп бару тарихын ул болайрак аңлатты. 1900нче елны өч бертуган – Раббани, Гыйльметдин, Мәсүрә, әти-әнисе Нәүширван белән Маһимәүлидәнең хәер-фатихасын алып, ислам дәүләтендә яшәргә теләп, Мәллә авылыннан Кара диңгез артына юл сабалар. Әүвәл Сүриягә үк барып урнашу нияте булса да, Төркиядә төпләнеп калганнар. Бу вакытта Сәвиянең бабасы Раббанига 19 яшь була. Алар Корыһөек авылында нигез кора. Раббани биредә милләттәшебез Мәгърифә белән никахлаша. Бу никахтан өч бала – Мөхетдин, Шаһабетдин һәм Икълимә дөньяга килә. 1954нче елны шушы Шаһабетдин белән Факиһә никахыннан Сәвия туган. “Үземнән ике яшькә олырак булган Рауза апам бар. Ул мөгаллимә булып эшләде. Мин дә кием-салым тегәргә өйрәттем. Һәртөрле кием үрнәкләре уйлап таптым. Шактый гына вакыт Истанбулда яшәп алдым. Хәзер пенсиядә. 1994нче елны Казанда булып кайттым. Ул чакта туган авылыбыз хакында бернинди дә мәгълүмат тапмаган идем”,- дип сөйләде ул. Мине бер генә нәрсә – Нәүширван бабайның исеме генә шикләндерде. Безнең якларда мондый исем очрамый шикелле. Хәер, дини гаиләдә үскән булса, кушулары да ихтимал ( әнә әбиемә – әткәйнең әнисенә, мулла кызы булгач, Бәһиҗәтелҗинан дип исем кушканнар бит әле, сеңлесе Котуфәтелҗинан атлы булган). Хәзер генә, урысларга әйтүе ансат булсын дип, бер катлы, кирил әлифбасына ярашлы исемнәр кушарга тырышабыз. Кыскасы, туган якларга кайткач, архивларда “чокчынырга” сүз бирдем Сәвия апага.

Мөхсин абыйның гаиләсендә кунак булу да җылы хатирәләр калдырды. Аның хатыны Гөләр ханым безне аеруча үз иткән Фәрһад абыйның бертуган сеңлесе булып чыкты. Пәрәмәчләр пешеп җитүгә ул үзе дә кайнише йортына килеп җитте. Мөхсин әфәнде шактый гына еллар дәүләт хезмәткәре – җирле хакимиятнең кадастр бүлеге мөдире булып эшләгән, шуннан ялга чыккан икән. Аның тыйнак кына җиһазланган өен күргәч, бик намуслы, тәртипле чиновник булган икән абзый, ришвәт алу өчен бик кулай урында эшләгән бит, димәк, нәфесен йөгәнли белгән, дип нәтиҗә ясады юлдашларым. Улы Тәлгать - геодезист, кызы Нәслехан рәссам, дизайнер булып эшли. Өй диварында Колшәриф мәчете рәсемен күргәч, әллә Казанда булдыгызмы, дип кызыксындык. Нәслехан журналдагы сурәттән күреп алып ясаган икән. Ә менә Фәрһад абый, чынлап та, Казанда булган. Әле кайда диген, 2012нче елны БТК корылтаенда катнашкан, Чирмешән районының Түбән Кәминкә, Кармыш авылларындагы туганнары белән дә күрешеп кайткан икән. Былтыр туганнары Искешәһәргә килеп ничек яшәгәннәрен дә күреп киткән. Ничек могъҗиза димисең – корылтай көннәрендә Төркия кунагын икенче бер делегат, Калининградта яшәп ятучы Фәрит Җәләлетдинов дигән туганнары эзләп тапкан. “Түбән Кәминкәдәге туганнарыма – Рөстәм, Шәүкәт Әгъзамовларга аеруча зур сәлам җибәрәм. Башка кайтып булырмы инде – белмим”,- дип моңсу гына озатып калды безне милләтәшебез.

Мөхсин абый исә, мин күчемсез милек белән шөгыльләнәм, дип Анталиядә фатир алырга яисә Искешәһәр тирәсендә төзелеп килә торган, җир астыннан чыгарылучы шифалы сулар белән дәвалауга көйләнгән “Көлемсәр хатын” шифаханәсенә өлешкә керергә теләсәгез, дип безгә ярдәм итә алуын да җиткерде, “Көлемсәр хатын” сулары белән алып барып та сыйлады. Бу сәфәрнең кайту ягы безнең өчен тагын да кызыклырак булды.

Әфәнде күпересе

Искешәһәргә кайтыр юлга чыккач, татар авылын бик күрәсегез килгән иде, дип Котаһыя шәһәреннән җитмеш чакырымдагы Әфәнде күпересенә алып барды безне озатып йөрүчеләребез. Газ юк, 70-80нче еллардагы уртакул татар авылын хәтерләтә. Дөрес, иске мәчетне сүтеп яңа мәчет салып ятулары безнең чынбарлыкка туры килми. Мәчетне дәүләт салдыра икән. Яңа өйләр күренми диярлек. Кайчадыр салынган асфальт юл тузып килә.

- 1956нчы елда авылыбызда 70 йорт булган, хәзер 20 йортта гына кеше яши,- аңлатты бу уңайдан безне каршы алып кунак иткән йорт хуҗасы Сабахетдин Дургун. Биредә картаймыш әти-әнисе – Нәҗметдин абзый белән Камилә абыстай, хатыны Фатыйма, кызы Зәкиянур белән торып ята. Абзар тулы сыер-сарыгы бар, кош-корты да ишле күренә. Ят кеше күргәнгәме, һау-һаулап өреп торган этенең кушаматын сорагач, “Әшкия” дигән җавап ишеттем (төрекчә юлбасар дигәнне аңлата икән бу сүз). Песинеке ничек, дигәнемә, аның кушаматы юк, мачы инде, диде хуҗа кеше. Үз җирләрендә арпа, бодай үстерәләр икән. Кышын яңгыр булмаганга, әле чәчмәгәннәр икән. “Бер атна элек кенә яңгырлар ява башлады. Берничә күл бик саекты. Җир тетрәү алдыннан шундый хәлләр күзәтелә”,- дип хәвефләнеп сөйләгән иде бу җәһәттә Искешәһәрдәге бер милләттәшебез. Шулай да гәпләшеп утырганда әллә ни борчылу сизмәдек без. Әңгәмә кызып килгәндә Нәҗметдин бабайның бертуган энесе Якуб абзый килеп кергәнгәме, гармунчыбыз Марат Шәйхетдинов баянын сыздырып җибәргәнгәме, табынга тәмледән-тәмле ашлар чыккангамы, күңелләр күтәрелеп, нечкәреп китте. Нәҗметдин бабай бик күп җырулар белә икән. Урын кысан булу сәбәпле биредә берничә юлын гына телгә алам. “Таудан тауга чабар идем, куян баласы булсам; хат эчендә китәр идем, каләм карасы булсам.

Парахут килә, парахут китә, парахут күрми калабыз;быел җәйләр үтеп китә, рәхәт күрми калабыз”... Бабай җыр суза, Камилә әби безне, чәй эчегез, чәй: суыбыз бигрәк тәмле! дип кыстый. Шунда башкорт егете Әхәт Салихов, сәй дип әйтәсезме, дип кайтарып сорый. Юк, без чәй дип әйтәбез, дип төзәтә аны Камилә әби.

Якуб Дургун да бик кызыклы кеше булып чыкты. Малайлары Салих, Борһан күрше-тирә шәһәрләрдә имам булып эшли икән. Үзенең дә дини гыйлеме бар. 1993нче елны Төркия Диният идарәсенең юлламасы белән Башкортстанның Яркәй районы үзәгендә алты ай имам булып эшләп кайткан . “Ул вакытта малайлар кечкенә иде әле. Шуңа күрә, озагракка калу мөмкинлеге булса да, өйдәгеләр рөхсәт итмәде.Төркиядән килдем дигәч , ышанмаганнар иде. Уртак тел табып, бик яхшы эшләгән идек”,- дип хатирәләргә бирелде ул. “Бабабыз Мөхәммәтсарим, әбиебез Хөснехатимә икесе дә бер авылдан – Әби авылыннан. 1890-1893нче елларда килгәннәр. Аларның Шәмсебану, Шәмсегаян, Шәмсенәвал исемле кызлары, Мөхәммәтҗан исемле уллары була. Ул вакытта әтиебез алты яшьлек кенә әле ”,- дип нәселләренең кайдан чыкканлыгын, кемнәр икәнлеген яхшы хәтерли алар. Миңа шунысы гына сәер тоелды: мәчет төзелеп беткәч, авылда сине имам итеп куялардыр инде дигәч, юк, югарыдан җибәрәләр, диде Якуб абый.

Йомгак урынына

Мин биредә күргәзмә көннәрендә ярминкәгә килүче делегация җитәкчеләренә зур хөрмәт күрсәтүләренә, Истанбулда Төркия Премьер-министры Рәҗәп Таип Ирдоганның кабул итүенә тукталып тормадым. Шулай да бик гаҗәпләндергән берничә хәлгә соклануымны әйтми кала алмыйм. Искешәһәрдә сыннар бик күп. Кайсы гына һөнәр иясен алсаң да, сынландырылмаганы бик аздыр. “Шәһәр мэры - үзе сынчы. Бу бит кыйммәтле эш түгел. Бездә биш йөздән артык сын куелган”,- дип сөйләде төрекләр. Бездә җәмәгатьчелек кемгәдер һәйкәл салырга тәкъдим итсә, миллионнар кирәк, конкурс үткәрәсе бар, дигән җавап ишетәсең.

Төркиядә элек тимер юлдан файдалануга әллә ни игътибар бирмиләр иде. Бу баруымда Искешәһәрдән Истанбулга һәм Әнкарага бару юлында әллә ничә урында тауны тишеп тимер юл салуларына исем китте. Миллиардлаган лирагага төшә бит бу эш. Төзек, иркен, киң юллар салуга алынганнар икән, димәк, ил икътисады сау-сәламәт, халык хуҗалыгы үсештә. Төрки дөньяның рухи мирасын барлаучы, мәдәниятләребезне баетучы китап күргәзмә-ярминкәсе оештыра башлаулары исә рухи казанышларның матди казанышлардан калышмаска тиешлеген аңлаулары турында сөйли.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»