• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93

 

 

 
Архив
 

               

23.06.2014 Сәясәт

Гәп сатар Әхмәт Саттар (Язучы белән ИНТЕРВЬЮ)

Әйе, гәп сатар безнең Саттар, әмма моны яхшы мәгънәдә аңларга кирәк. Аның белән сөйләшеп утырганда, әңгәмә корганда һәрвакыт төрле юнәлештә, төрле өлкәдә, аеруча тел, дин мәсьәләләре, тарих һәм сәнгать буенча белем дәрәҗәңне арттырасың, аның күзаллавыннан кайвакыт дөньяга карашың да бераз үзгәреп куя. Чөнки киләсе елда (17 октябрь) 80 яшен тутыручы әдип, аксакал күпне күргән, күп илләр гизгән, бик күп бөек шәхесләр белән очрашкан.

Исегезгә төшерәбез, ул 1935 елда Кочко-Пожарда күперләр төзүче гаиләсендә туа, өч классны тәмамлаганнан соң, 10 яшендә татарча шигырьләр яза башлый. Аңа бу сәләт әнисе Фәриха ападан бирелгән булса кирәк. Чөнки ул бик әйбәт мөнәҗәтләр иҗат иткән, Тукай шигырьләрен яттан белгән. Мәскәүгә киткәчтен дә әлеге мавыгуын Әхмәт абый ташламый, ә киресенчә, ике телдә шигырьләр язарга өйрәнә, һәрвакыт белемен арттырырга омтыла, шуңа да бик күп укый, тарих белән кызыксына, үз өстендә эшләү нәтиҗәсендә аң-белемен һәрьяклап үстерә, иҗатын камилләштерә һәм шулай каләмен шомартып, милләттәш-якташыбыз профессиональ шагыйрь булып китә.

Бүген Әхмәт абый Саттар Россия һәм Татарстан язучылары Союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Шигырьләре, робагыйлары һәм афоризм-нары кергән “Хуш, ХХ гасыр” (“Прощай, ХХ век”) исемле китабы өчен аңа алтын медаль белән М.Ломоносов исемендәге премия тапшырыла. Казанның 1000 еллыгына багышланган шигырьләре тупланмасы өчен “Туган як” газетасының Һ.Такташ исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Муса Җәлилнең яңа шигырьләренә тәрҗемә ясаганы өчен “М.Җәлилгә 100 яшь” дигән медаль белән бүләкләнә. “Закон колодца” (1998), “Песни” (1999) һәм 2012 елда “Рубаи” дигән китаплары дөнья күрә. Аның шигырьләренә музыка язучы композиторлар да аз түгел.

Шунысы куаныч, туган авылына кайтканда Әхмәт абый “Туган як” газетасы редакциясенә кермичә калмый. Ул май ае ялларында күчтәнәчләр күтәреп безгә килеп керде, газетага язылды һәм, билгеле, шактый гына гәп саттык. Ассызыклап үтәргә кирәк, Әхмәт абый “Туган як”ны беренче саныннан бирле укып бара.

- Соңгы вакытта газета яхшы якка үзгәрде, информациягә баеды, ләкин аның битләрендә үзешчән шагыйрьләребезнең иҗатлары кискен азайды, - дип сөйли

башлады башкаладан кайткан хөрмәтле кунагыбыз. – Аңлыйм, биредә “Туган як”ның гаебе юк, чөнки татарча укыган, татар телен яраткан, тормыш тәҗрибәләре, фантазияләре бай булган Әхмәт Бәюсов (Мөтеравыл), Садретдин Салахетдинов (Өчкүл) кебек өлкән буын каләм осталарыбыз, кызганычка каршы, картаеп һәм китеп бара, ә аларга бүгенге шартларда алмаш тәрбияләү мөмкин түгел диярлек. Шулай да бер өметле яшь шагыйребез Ришат Рамазанов Кече Рбишчадан үсеп чыккан икән, “Туган як”тан укып белдем, сезнең ярдәмдә хәтта китабы белән дә танышып өлгердем. Ришатны талантлы егет дияр идем. Аның “Язмыш сынаулары” китабы әйбәт укыла, шигырьләре көлдерә дә, уйландыра да.

Көлдерә дигәннән, авылга кайткачтын мин Казан тыңлыйм яисә “Дорожное радио”ны кабызып куям. Шулай ял итәм, эшлим. Ә бер мәлне “Юл радиосы”нда: “Әй, малай, откуда веселый такой идешь? Я на сабантуе был...”, - дигән сүзләрне ишеткәч, хәйран калдым һәм рәхәтләнеп көлеп алдым. Афәрин, егетләр! Шәп реклама ясапсыз. Болай булгач, “Туган як” тиражсыз калмас дип беләм.

- Әхмәт абый, авылдагы туган йортыгызны Сез хәзер музей эшләмәкче буласыз, шуның белән мәш килеп чабып йөрисез. Егет кебек күренсәгез дә, сигезенче дистәгезне дә тутырып киләсез икән инде. Ике тапкыр инфаркт кичергәнегезне дә беләм. Шуларны исәпкә алып әйтүем: иҗат белән шөгыльләнергә вакыт һәм мөмкинлек бүген таба аласызмы?

- Иҗатта кайнау, хәрәкәттә булу, тарихыбызны барлау, милләтебез өчен кайгырып һәм кайгыртып йөрү, үземнең тирән эземне киләчәк буын өчен мирас итеп калдыру – минем яшәү рәвешем. Алла боерса, алдагы олуг юбилеема музей әзер булырга тиеш дип беләм. Ә комплиментыгыз өчен рәхмәт. Иҗатыма кайтканда, шуны әйтә алам: иҗат, сәнгать – минем төп шөгылем. Шагыйрь, язучы, журналист һәм артист буларак мин һәрвакыт иҗади эзләнүдә, иҗади хезмәттә, милли хәрәкәттә. Мәсәлән, Россия татарлары арасында мәдәни-агарту эшләрендә актив катнашканым, телебезне, динебезне һәм милли традицияләребезне саклауга, үстерүгә зур өлеш керткәнем өчен 2012 елда Россия иҗтимагый палатасы мине Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Узган елда “Әдәби республика” дигән альманахлар конкурсының “Шигърият” номинациясендә җиңүче булып чыктым һәм исемем күрсәтелгән “Алтын йолдыз” статуэткасы белән бүләкләндем. “ЧЕ-ПУ-ХА-2013” юмор һәм сатира конкурсының финал өлешенә уздым. Менә, күрәсез, димәк, иҗатым юнәлешендә тукталыш юк. Алай гына да түгел, сайланма әсәрләремнең беренче томы быел дөнья күрергә тиеш, Алла кушса.

Үзгәртеп кору белән милли хәрәкәт җанлана башлагач, мин беренчеләрдән Мәскәүдә “Туган тел” оешмасын булдырдым. Аллага шөкер, ул бүгенгесе көнгә кадәр яшәп һәм эшләп килә. Миңа хөрмәт йөзеннән, Мәскәү татарлары арасында “Туган тел” оешмасы киләсе елны “Саттар елы” дип игълан итәргә җыена.

- Әхмәт абый, шагыйрь, язучы икәнегезне күптән беләбез. Журналист булып та газеталарда эшләгәнегез безгә мәгълүм. Әле бит Сез киноларда да төшәсез. Актер, кино артисты хезмәтегез кайсы еллардан башланды һәм нинди рольләр башкардыгыз?

- 1962 елда режиссер Юрий Морозов мине “Королевская регата” фильмында Англия патшабикәсе Елизавета II сараенда зур, мәртәбәле мәҗлестә хезмәт күрсәтүче бармен роленә чакырды. 1960-72 елларда Мәскәү Кремлендә өлкән метрдотель булып эшләгән кеше буларак, мин бу эшнең нечкәлекләрен белә идем.

Язучы Татьяна Устинованың повесте буенча балалар, яшүсмерләр өчен төшерелгән “Сириус Нука” кинофильмында ике малайның Мәскәүдәге ВДНХга килеп, вакыт машинасы ярдәмендә фиргавеннәр заманына кайтуы, анда төрле мәзәк хәлләргә юлыгуы бик мавыктыргыч итеп тасвирлана. Мин анда Россиянең халык артисты Александр Филиппенко уйнаган бер фиргавеннең сак башлыгын уйныйм.

Владислав Судовның “Медвежий угол” фильмында Себердә гомер кичерүче, “тагул” дигән төрки телле бер кабиләнең классик язучысын, Дәүләт Думасы депутатын уйнадым, һәм ул – минем иң зур рольләремнең берсе. Тагуллар яшәгән авыл аркылы нефтьүткәргеч төзү планлаштырылган. Ул төзелә калса, авыл янындагы елгага зыян киләчәк, тагуллар исә шул елгадан тукланып яши. “Медвежий угол” фильмы тарихны сакларга өнди, шул ук вакытта экология проблемасын да күтәрә. Ә ахырда мин, бюрократия, коррупция киртәләрен җимереп, каршылыкны җиңеп чыгам һәм тагулларны коткарам!.. Владимир Краснопольскийның “Ермак” фильмында уйнадым.

Никита Михалковның “Утомленные солнцем-2: Предстояние” кинофильмында Мәскәүне яклап сугышучы, элгәре советлар тарафыннан атып үтерелгән бер мулланың улы ролендә катнаштым. “Сокровища озера Кабан” фильмында ханлык казнасының баш саклаучысы ролен башкарам.

- Әхмәт абый, “метрдотель” дип ычкындырдыгыз, ә анда эшләү кызык идеме һәм ул еллар нәрсә белән исегездә калды?

- Шәп яшәдем. Хезмәт хакы 500дән алып 900 сумга кадәр иде (ул заман өчен бик зур акча бу). Политбюро әгъзалары ни ашаса, мин дә шуны ук ашыйм. Хакимият шифаханәләрендә генә ял итәм. Эшкә машина килеп ала. Ак күлмәктән, кара смокингтан, күбәләк-галстук тагып кына йөрим. Ләкин гомерлеккә истә уелып калган тискәре вакыйгалар да булгалады.

1966 елда безне Ташкентка, Һиндстан белән Пакыстан арасында солых (перемирие) төзелү хөрмәтенә оештырылган тантаналы мәҗлестә хезмәт күрсәтергә алып бардылар. 1,5 мең халыкны ашатып эчергәч, безне шәһәр читенә алып чыгып, подвалга яптылар. Соңыннан гына белдек – Һиндстан Премьер-министры Лал Баһадур Шастри шул мәҗлестән соң кинәт кенә вафат булган икән. Бәхетебезгә, Шастриның инфарктан җан тәслим кылуы ачыкланды һәм безне азат иттеләр. Шул вакыйгадан соң мин тотлыга башладым.

- Аңлаганымча, Сезнең карьера хәрби юнәлештә дә ярыйсы гына башланган булган. Германиядә хәрби бурычыгызны үтәгәннән соң, Ерак Көнчыгышта чик буе заставасы белән старшина дәрәҗәсендә җитәкчелек иткәнсез, хәрби хезмәттә рус телендә беренче шигырьләрегез гаскәри газеталарда дөнья күргән. Хәрби хезмәттән баш тартырга нәрсә сәбәпче булды?

- Әтиемнең авырап китүе, вакытлыча аяктан калуы. Әтием турында тагын шуларын әйтеп үтәсем килә. 9 Май. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы билгеләп үтелгән ел. Без табын тирәли җыелып, чәй эчеп утырабыз, телевизор карыйбыз. “Горький өлкәсеннән күперләр төзүче Саттар Бәдретдинов, коткаручым минем! Кайда син? Исәнме син? Исән булсаң, зинһар, берәр хәбәр бир!” – дип әйтмәсенме шунда бер генерал. Шул мизгелдә телсез калдык, озык кына зиһенебезне туплый алмыйча тордык. Әтием күптән түгел генә бакыйлыкка күчте, әмма үз вакытында аңа теге генерал белән очрашырга насыйп булмады. Ә мин аны барыбер эзләп таптым. Генерал-лейтенант Иван Петренко булып чыкты ул. Украина хәрби академиясендә укыта иде. Күрештек, кочаклаштык, күңел булганчы сөйләштек, күзләр дә чыланды. “Койган да куйган әтиең икәнсең, шул ук тавыш, шундый ук мыеклар”, - диде ул миңа.

Ә асылда менә нәрсә була. Кенигсберг шәһәре янында бик каты сугыш булган, шәһәрнең әле бер якка, әле икенче якка күчкәнлеге билгеле. Шулай бер көнне снаряд шартлаганнан соң пәйда булган чокырда әтием яшь кенә лейтенант егетне күреп ала. Моның аягы яралы булып чыга. Әтием аны әле күтәреп, әле өстерәп, 5 чакрым ераклыкта урнашкан госпитальгә алып килә. “Бик акыллы, зирәк егет иде ул, дошман пулясы җанын кыймаса, генерал да булып куйгандыр”, - дип, бик сокланып искә ала торган иде аны әтием.

- Әхмәт абый, Сезнеңчә, безнең Кочко-Пожар авылына ничә еллар бар?

- Мин тапкан кайбер чыганаклар буенча, безнең авылга уртача 800 ел бар. 17 ел шул турыда документлар җыям, авылымның тарихын барлыйм. Сәламәтлегем һәм мөмкинлегем булса, авылыбыз тарихына багышланган китабымны да бастырасы килә.

- Россия һәм Татарстанның атказанган артисткасы, якташыбыз (Яндавишча) Наилә Фатехова Сезнең сүзләргә язылган “Нижгарым” җырын Нижгар татарлары гимны итеп танытты. Авылыбыз гимнына хас булган җыр язарга уегыз юкмы?

- Бар, әлбәттә...

- Әхмәт абый, “Туган як”ны үз, безне хөрмәт итеп кергәнегез, чын күңелдән сорауларыбызга җавап кайтарганыгыз өчен рәхмәт. Сөйләшер сүзләр безнең бик күп әле, димәк, яңа очрашулага кадәр.


ФОТОДА: киң кырлы шәхесебез, күренекле якташыбыз Әхмәт Саттар "Туган як"та кунакта.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ --- | 23.06.2014
Туган як печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом