|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2009 Матбугат
ЭЛЬМИРА ЗАКИРОВА: “ЯЛKЫН” – БАЛАБЫЗ KЕБЕK”"Ялкын” журналы мартта 85 еллык юбилеен билгели. Вакытында зур тиражлар белән чыккан, чит өлкәләрдә дә таралган басма хәзерге көндә меңләгән абунәчеләре белән мактана алмый. Шулай булуга карамастан, ул сакланып калды. Урыс телендә чыккан йөзәрләгән яшүсмер журналлары белән көч сынашырга туры килә аңа. Кызлар һәм малайларның сайлап алу мөмкинлеге зур. Киоск киштәләре телевизордан рекламаланган “Yes”, “Лиза”, “Хулиган” журналлары белән тулып ята. Шуңа да милли басманы укуга яшьләрне җәлеп итү авыр. Яшүсмерләр матбагасының ничек яшәве, нәрсәләр хакында хыяллануы, нинди проблемалар борчуы турында “Ялкын”ның баш мөхәррире Эльмира ЗАКИРОВА сөйләде. – Муса Җәлил, “Кечкенә иптәшләр” чорыннан ук башласак, журналның үрнәк итеп куярлык күтәрелеш вакытлары да, артка чигенгән чаклары да булгандыр. 85 яшьлек “Ялкын” хәтерендә аларның кайсысы аеруча уелып калган?
– Муса Җәлил журналны оештыручыларның берсе булган. Аның тырышлыгы белән 1924 елда Мәскәүдә татар-башкорт балалары өчен әдәби-нәфис журнал буларак “Кечкенә иптәшләр” дип исемләнгән басма дөнья күрә. Муса Җәлил ул вакытта 18 яшьтә, шулай да, тәвәккәлләп, эшкә тотынган. Абдулла Алиш исә журналда җаваплы сәркатип булып эшләгән.
Башта журнал “Кечкенә иптәшләр” дип аталган, аннары “Октябрь баласы”, “Пионер”, “Пионер каләме” исеме астында басылган. Бөек Ватан сугышы елларында аның эше туктап торган. “Ялкын” исемен уйлап табучы – берничә ел дәвамында мөхәррир булып эшләүче Ләбибә апа Ихсанова. Ул вакытта Советлар Союзы киңлегендә дистәләгән яшүсмерләр журналы “Пионер” дип аталган. Үзбәк, казах, эстон, украин, башкортларда – барысының да басмалары “Пионер” исеме астында чыккан. “Бер-беребезне бутыйлар, шуңа күрә уңайсыз” дип, Ләбибә апа журналның исемен алыштырырга тәкъдим иткән. “Ялкын” пионерлар атрибутикасына туры килә дип, җитәкчеләрне ышандыра алган. 1957 елда матбага яңа исем белән чыга башлый.
Мин 1978 елда монда эшкә килдем. Нәкъ шул елда матбаганың офсет ысулы белән төсле булып басыла башлавы зур тарихи вакыйга булды. Журналның тиражы нык үскән чаклары 70 нче елларга туры килә, ул вакытта 80 мең данә тәшкил итә иде. Ул чакта “Ялкын”да язучы Вадим Кожевниковның “Щит и меч” әсәре тәрҗемә ителеп барган. Балалар “Маугли”, “Нәни принц”, ”Барон Мюнхгаузен маҗаралары”н егылып укыган.
Барлык татар язучылары диярлек “Ялкын” мәктәбен узган. Төпләмәне актарып карасаң, кечкенә Равил Фәйзуллинның шигырьләре, фотолары чыккан. Мөдәррис Әгъләм дә 4 нче сыйныфтан ук журнал белән элемтә тоткан. Рашат Низами, Зиннур Мансуров, Мөдәрис Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратов, Ләбиб Лерон һ.б.ның хикәяләре, шигырьләре даими басылып барган.
– Бүгенге укучылар буыны элеккеләреннән ни белән аерыла? “Ялкын” башлыча ничә яшьлек балаларга тәгаенләнгән?
– Күбрәк яшүсмерләрне колачларга тырышабыз. 80 нче елларда баш мөхәрриребез Роза апа Хафизова, кечкенәләргә, мәктәп укучылары өчен аерым басмалар булдырырга кирәк, дип әйтә килде. “Салават күпере”, “Идел” чыга башлады. Ә элек бердәнбер “Ялкын” булып, ул кечкенә балалардан алып 10 нчы сыйныфта белем алучы укучыларга кадәр тәгаенләнгән иде. Барлык яшьтәгеләргә дә яраклы материаллар басылды. Мәскәүдә дә журнал аерым бер катлам өчен чыгарга тиеш дигән фикердә торалар. Бәлки, дөрестер дә, шуңа да безнең төп укучыларыбыз – 13-17 яшьлек кыз-егетләр. Югары сыйныфларда белем алучыларга күбрәк басым ясыйбыз. Беренче курста укучы студентларны да колачларга тырышабыз.
– Бүген журнал яшүсмерләрнең шәхес буларак формалашуына тәэсир итә аламы? Аның максаты нинди булырга тиеш? Тәрбияләүме, әллә мәгълүмат бирүме?
– Максат – татарның каймагын булдыру, тормышта үз урынын таба алган, конкуренциягә чыдам шәхесләр үстерү. Татар балалары турында “мокыт” дип уйламасыннар иде. Аларда белем бар, ләкин кайчак әрсезлек җитеп бетми. Авыл баласы чит мохиткә эләксә, югалып кала. Максатларына ирешүчән булсыннар, комплексларыннан арынып, үз тиңнәре һәм өлкәннәр белән аралашканда югалып калмасыннар дип тырышабыз.
Журнал телен дә яшьләргә яраклаштырдык. Алар белән үз итеп сөйләшәбез, чөнки бар нәрсәне әти-әнидән, укытучылардан сорап булмый, оялып йөргән мәгълүматны “Ялкын”нан тапсыннар, үз серләре белән дә уртаклашсыннар. Журнал мең сорауга җавап һәм киңәш бирүче дус була алсын иде дип тырышабыз.
“Борчылам, шуңа язам” сәхифәсендә укучылар эч серләрен яза, “Абитура” һөнәр сайларга булыша. “Тәнәфес” мәктәп тормышын чагылдыра, укучылар һәм укытучылар проблемалары, төрле бәхәсләр, БДИга кагылышлы мәкаләләр дә басыла. Аны Раилә Сабирова алып бара. Йолдыз Миңнуллина белән Сөмбел Гаффарова “Глобус” рубрикасында чит илләр тормышы, андагы татарлар белән даими таныштыралар. Безнең укучылар конкурсларны, ярышларны бик яраталар. Постерлар урнаштырабыз. Журнал мәгълүмат чарасы гына булырга тиеш түгел дип уйлыйм.
Әйе, газетага оперативлык хас, анда яңалык кирәк. Ә айга бер чыгучы журналның максаты – эстетик зәвык тәрбияләү. Кеше ун ел элек чыкканын кулына алгач та, андагы мәкаләләрне яңалык итеп укырга тиеш. Мәңгелек темалар күтәрелү мөһим.
– Бүген балалар арасында комикслар, компьютер уеннары, Көнбатыш мультгеройлары популяр. Киосклар да “Человек-паук”, “Уолт Дисней” журналлары белән тулган. “Ялкын”да, шул ук “Сабантуй” газетасында да балалар, яшүсмерләр өчен заманадан артта калып баручы өлкәннәр эшли, шуңа да басмалар кызык түгел, дип зарланучылар бар. Сез мондый дәгъвалар белән килешәсезме?
– Бәлки, бу сүзләрдә хаклык та бардыр. Тәнкыйтьне авыр кабул итәм, чөнки журнал балабыз кебек. Шулай да, үзебезне аклап, “Ялкын”да төп көчне яшьләр тәшкил итә дип саныйм. Аларның редакциядә күбрәк булуын телим, чөнки үзләренең дөньясын безгә караганда яхшырак белә, аңлыйлар. Журналда ниндидер яңалык кертү турында тәкъдимнәр яңгыраса да, иң башта яшьләр белән киңәшләшәм, планеркаларда аларның реакциясе ничегрәк булыр дип күзәтәм. Идеяләре күп, кызыклы материалларны, үзенчәлекле “фишкалар”ны уйлап таба беләләр дип куанам.
Юбилей санына безнекеләр Татарстанның иң югары ноктасын билгеләделәр, ул Бөгелмә районының Татар Димескәе авылы тавы булып чыкты. Шунда автостопта барып җитеп, балалар белән бергә “Ялкын” байрагын кадап кайттылар.
Берәүләре өскә менсә, башкалары җир астына төште. Казанның метросында яшьләр флеш-моб оештырды. Журналыбызда каләм тибрәтүче балалардан торган редколлегия эшли. Болар – тәвәккәл, актив, кабатланмас итеп яза белүче, бәхәс алып баручы кызлар һәм егетләр. Аларны еш кына министрлар, сәясәтчеләр, зур җитәкчеләр белән очраштырабыз, әңгәмә корырга өйрәнсеннәр дибез. Бервакыт безнең балалар редколлегиясен хәтта президент Минтимер Шәймиев кабул итте. Ярты сәгатькә планлаштырылган әңгәмә ике сәгатькә сузылды. Балалар редколлегиясенә яңалар килә, тулылана. Күрәсез, барысы да яшьләрчә. “Сары” матбугатка әйләнәсе килми, ләкин артык консерватив булып калу теләге дә юк.
Әйе, бездә дә буыннар конфликты булып ала. Кайчак өлкәннәр яшьләрне аңлап бетерми, шуңа эчем поша. Яшьләрне шаккатыра торган әйберләр кирәк. Озын-озын мәкаләләр, хикәяләр күтәреп киләләр, ә андыйларны бастыруга каршымын. Тизлек заманы бүген, кыска гына әйбердә дә журналистлар фикерләрен үтемле итеп җиткерергә тиеш. Милли, татарча булсын, диләр кайберәүләр, ләкин бүгенге балаларны вакуумда гына тотып булмый.
– Гомумән, бүгенге яшүсмер нинди ул? Нинди уйлар белән яши, нәрсә турында хыяллана?
– Бүгенге яшьләр максималистлар, үзләре турында югары фикердә, алар күп белергә омтылучан, мин-минлек тә көчле. Шул ук вакытта бик нечкә күңеллеләр, күпләре әти-әниләре белән авыррак мөнәсәбәттә. Европа һәм АКШка нык тартылучан. Яхшы эшкә урнашып, тиз арада акча туплау, дөнья буйлап сәяхәт кылу турында хыялланалар. Без үткәргән сораштыруда күбесе банкир, икътисадчы, юрист булырга тели. Моңа кадәр журналист һөнәре дә популяр иде. Бүгенге яшьләр арасында дин белән кызыксынучылар, шәригать кануннары буенча яшәргә тырышучылар да бар. Акыл сатуны яратмыйлар, шуңа да алар белән бер телдә, үзләреннән аз гына өлкәнрәк булып, киңәш бирә торган формада сөйләшергә омтылабыз.
Күрәсез, бик киң катлам, контингент төрле, шуңа да аларга ярашу җиңел дип әйтмәс идем. Замана баласына ни кирәген, бәлки, аңлап, ул теләгәнне җиткереп тә бетерә алмыйбыздыр. Әмма барыбер камиллеккә омтылабыз.
– “Ялкын”ның визит карточкаларыннан берсе – сан саен чыгучы рәсемле әкият бите. Ул инде берничә дистә ел басыла. Аның “кухня”сын ачып китегез әле – кайсы әкиятне куясын кем тәкъдим итә, рәсем идеясе ничек туа?
– Анысы Разил абый Вәлиев өлкәсе. Әкиятләрне сайлау, тәрҗемә итү, “Ялкын” форматына туры китереп кыска итеп язу – барысы да аның карамагында. Мең эше булса да, вакытында әзерләп бирә. Элегрәк бары тик татар әкиятләре генә басылган. Аннары төрле халык әсәрләреннән тәрҗемәләр бирә башладылар. Кайбер балалар: “Разил абый Вәлиев каян шулкадәр күп тел белә?” – дип, самими сораулар биреп куя.
Разил абый текстын әзерләп биргәч, рәссам эше башлана. Нияз Хаҗиәхмәтов әтисенең эшен дәвам итә. Аңардан да уздыра, рәсемнәре кызыклы, татарча да бик яхшы белә. Нәтиҗәдә балалар рухына туры килерлек, барысы да яратырлык итеп эш төгәлләнә.
Чит ил әкиятләрен бирү – ул үзенә күрә бер яңалык. Балалар башка халыкларның дөньясы белән дә танышып бара. Бездә чыккан әкият комикс рәвешендә, тиз укыла һәм кызыклы. Балалар да, өлкәннәр дә, “Ялкын”ны кулга алгач, иң башта әкият битен ачып карыйбыз, диләр.
– “Ялкын”ның тиражы бүген 6,5 мең тирәсе генә. Моның сәбәбен нидә күрәсез – журнал күңелсезме, әллә әти-әниләр акча кызганамы?
– Мәҗбүриләп яздыртылган газета-журналлар бар. “Ялкын”га басым астында язылу юк. Абунәчеләребезне очрашуларга йөреп җыябыз, аннары еллар дәвамында өйләренә “Ялкын”ны алдыртучылар бар, шул традиция саклана. Тиражның кимүе куркыта, әлбәттә. Балаларда журнал, китап укымау тенденциясе бар. Аны телевизор, компьютер алмаштыра.
Бер уйласаң, яшьләргә тагын да якынлаштык кебек, ләкин тираж кими. Икенче яктан, 1970-1980 елларда “Ялкын” балалар өчен татарча бердәнбер журнал булган. Тиражның кимүе безгә генә түгел, барлык басмаларга да хас күренеш. Әлбәттә, аның зур булуы куаныч, ләкин бүгенге 6-7 меңгә дә шөкер итәбез. Журналның тиражы әллә ни күп булмый, ул специфик продукция. 80 мең тираж вакытында безне чит төбәкләр күп ала иде. “Ялкын”ның 40 меңе татарлар кайда яши, шунда таралды. Хәзер аларга үтеп керү кыенлашты.
– Балалар әдәбияты дигәндә, бүген күбрәк шигърият өстенлек итә. Маҗаралы әкиятләр, фентэзи, детектив кебек жанрлар гомумән күренми. Нәрсәгә бәйле бу? Язучымы, әллә укучы юкмы?
– Язучы юк. Үпкәләмәсеннәр, ләкин яшүсмерләр дөньясын белмиләр. Әллә күпләре аларны яратмый да. Яшьләр бозылды, тузынып йөриләр, җиңел акча турында хыяллана дип сүгәргә яраталар, әмма аларга продукция тәкъдим итә алмыйлар. Милли дип, татар авылын сагынып сентиментальлек белән сугарылган әсәрләр язып һәм аларны яшьләр укымый дип уфтанып утыру дөрес түгел. Кайчак язучылар биографик әсәрләрен алып киләләр, куя алмыйбыз, дисәк, үпкәлиләр, ләкин мондый әсәрне яшьләр укырга яратмавын аңлату авыр. Бүгенге кызлар һәм малайларның үз яшьтәшләре турында маҗараларны укыйсы килә. Балалар кабул итә торган булсын иде ул әсәрләр, ә алар надан түгел, үзләренә кирәклесен, кызыклысын сайлый белә.
Татарлыкны саласыбыз килә икән, балаларыбызның йөрәкләренә башка этикеткага төреп, авызына кәнфит итеп каптырырга кирәктер. Кызыклы проза әсәрләре кирәк, журналны шигырьләр белән генә тутырып булмый. Мин яшьләрнең иҗат җимешләрен кую ягында. Алар арасында үз фикерен ярып салган җитлеккән иҗатчылар бар. Соңгы саннарда Себердә яшәп иҗат итүче язучының әсәрен урысчадан татарчага тәрҗемә итеп бирә башладык. Кызыклы әсәр, чөнки андагы геройлар, аларның уй-кичерешләре бүгенге үсмерләргә якын. Ә бездә заказга язучылар да юк ичмасам.
Шулай да, авылларга очрашуларга йөргәндә татар язучылары, шагыйрьләре белән кызыксыналар, сораулар бирәләр. Авыл мәктәпләре бу яктан актив.
– Эльмира апа, журналның яңа ел санында анкета басылган. Анда шундый бер сорау бар – 2058 елда “Ялкын” нинди булыр икән? Үзегез аңа ничек җавап бирер идегез?
– Укучыларыбыз кебек максималист булып, журналыбызны калын, ялтыравыклы битләрдә басылучы, кулдан-кулга йөри торган басма итеп күрәм дип җавап бирер идем. Интернет варианты булыр ул чакта, абунәчеләребез үзара аралашып, интерактив материалларны үзләре эшләп җибәрер, мөгаен.
Ә реаль күзлектән караганда, тираж белән ничек булып бетәр дип куркыта. Журналның 100 еллыгын үткәрә алсак иде дип телим. Интернет вариант белән бергә кулга алып укый торганы да саклансын иде.
P.S. "Ялкын" журналының сайтына рәхим итегез: yalqin.ru
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|