поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.06.2014 Җәмгыять

Мисырны - Татарстанда, Татарстанны - Мисырда популярлаштыралар

Хургада белән Казан арасында туганлык элемтәләре урнаштырырга ниятлиләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мисыр Гарәп республикасының Россиядәге илчесе Мөхәммәд Әл-Бәдри ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерүдә зур потенциал бар дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Татарстан һәм Мисыр туризм, сәүдә һәм икътисад өлкәләрендә хезмәттәшлек итәчәк. Иң зур кызыксыну, билгеле, туризм юнәлешендә. Республикабыз халкын Мисырга ял итәргә җибәреп кенә калмыйча, анда яшәүчеләрне Татарстанда кунак итү турында да сүз бара. Мисырның кайбер туристик компанияләре үз хезмәткәрләрен Россиянең төрле шәһәрләренә җибәрә башлаган инде. Якындагы вакытта туристик шәһәрләр исемлегенә Казанны да кертергә ниятлиләр.

Узган елны Мисырда Татарстаннан 140 меңгә якын кеше ял иткән. Популярлыгы буенча бу юнәлеш безнең республикабызда Төркиядән соң икенче урында. Мисыр Гарәп республикасының Россиядәге илчесе Мөхәммәд Әл-Бәдри, быел үз илләренә тагын да күбрәк туристлар җәлеп итеп булачагына ышана.

- Мисырда бүген стабиль вәзгыять урнашты. Туристлар бернидән дә курыкмыйча, тыныч күңел белән илебезгә ял итәргә килә ала. Алар белән бернинди бәла-казалар булмаячак, - дип белдерде Мөхәммәд Әл-Бәдри.

Быел Мисыр Россиядән 1 миллион туристны кабул иткән инде. Татарстаннан биредә 73 мең кеше ял иткән. Әмма Мисырның туристик потенциалы күпкә зуррак. Шуңа да бу санны арттыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып барылачак. Республикабызда Мисырны популярлаштыру эшчәнлеге башланып та китте - Казанда “Мисыр көне” промо-акциясе үткәрелде. Экскурсияләр үткәрү автобусы Кремль, Иске татар бистәсе, «Кольцо” сәүдә үзәге янында туктап, башкалабыз халкы алдында Мисырдан килгән милли фольклор ансамбле чыгыш ясады һәм төрле бәйгеләр уздырылды.

Республикабыз үзенә Мисыр туристларын нәрсә белән җәлеп итәргә җыена соң? Мөхәммәд Әл-Бәдри сүзләренчә, Татарстанда бик күп уникаль компонентлар бар. Шәһәр архитектурасы искиткеч, көнбатыш мохите сизелә - Казан Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында күпер булып тора. Шулай ук татар ашлары да зур кызыксыну уята, дип саный вәкаләтле вәкил. Татарстан табигате исә аерым билгеләп үтелде. Мисырдагы чүлдән соң, яшеллеккә күмелгән республикабыз туристларның игътибарын җәлеп итәчәк, диләр. 


Динә ЗАРИПОВА
Интертат.ру
№ | 13.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»