поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.06.2014 Җәмгыять

Нигезне сакла, туганым!

Җиде ятлар туган түгел, үз туганыңның кадерен бел, дип җырлыйлар бит әле. Миңа калса, ул эчтәлеге белән кайберәүләр өчен бик искерде инде. Чөнки хәзер “туган туганның көтү көтүенә рад”. Бәләкәй вакытларында, үскән чорларында дустату гына булган балалар өйләнешкәч, кияүгә чыккач, бер-берсеннәр читләшә башлыйлар. Моңа сәбәп гаиләгә яңа килеп кергән киленме, кияүләрме? Әллә тормышларының бертигез, җитеш булмавымы?

Бардыр инде бөтенесе дә. Кайбер туганнар әти-әниләреннән калган йортны бүлә алмыйлар. Моңынчы тыныч кына үз картлыгын кичергән, талаш-кычкырыш ишетмәгән өйләрнең яме югала. Аны бер туган, башкаларыннан “отказ” ясатып, үзенә яздырып куйса, тегеләренең бу нигезгә эзе суына. Безнең белән дә шундыйрак хәл булды.

Мин килен булып төшкән гаилә авылда күпләргә үрнәк иде. Кайнанам да, кайнатам да бер көн эшсез тормадылар, йорт-җирне, бакчаларны гөл итеп тоттылар. Күпләп мал асрыйлар иде. Алар ике кыз, ике малай үстерделәр. Мин кече малайларында идем. Без шулхәтле тату яшәдек. Олылардан аерым торсак та, атна саен кайттык. Әсрар (ирем) авылны бик сагына иде. Үзем чит районнан булсам да, мин дә бу йортка ияләштем. Әниләргә кайтмасак кайтмыйбыз, бөтен яллар шушы авылда уза. Ике улыбыз да әби-бабаларының яраткан оныклары булды. Кайсы атнада өйдә 20 гә якын кеше була идек. Йорт тирәсендәге бөтен эшне бергә эшлибез. Олы килен бакча эшен яратса, мин каенанам белән кухня тирәсендә. Аш-су әзерләү – күбрәк минем өстә. Ике кыз, аларның кияүләре дә бик уңган, йорт җанлыклы булдылар. Чаллыда, Бөгелмәдә һәркайсының үз фатирлары бар, икешәр-өчәр бала үстерәләр. Күрше-тирә койма ярыгыннан карап: “Һай, бу кадәрле кешегә ничек ашарга пешереп җиткерәсез?”– дип таң калып китәләр иде. Коймаларны, түбә, сарай-лапасларны каената белән каенана пенсия акчаларын җыештырып барып, яңартып бетерделәр.

Шулай матур гына, яшәп ятканда, әтибез үлеп китте. Гомер буе тракторда, басуда ашлама арасында эшләде. Соңгы елларда урын өстенә калган иде. Аны әни бер авырыксынмыйча, 5 ел карады. Орчык кадәрле генә әнигә карап, шакката идем: ул бу кадәрле сабырлыкларны каян алды микән? Бер чыраен җимермәс, иртә таңнан торып, иренең асларын алыштырып, аны юындыра, калак белән ашата, аркасына сөяп утырта. Шул арада, без кайтасы көн булса, өчпочмаклары, ашы да пешкән була. Әтине озату бик авыр булды. Бик игелекле, зирәк, акыллы кеше иде, мәрхүм. Әни әле матур йөри иде, чирләп, урын өстендә ятканы булмады. Тик соңгы вакытларда хәлем китеп тора әле, бер хәлем юк, дип әйтеп ала иде. Күпме еллар бергә гомер иткән картының үлүе аның сәламәтлеген нык какшатты. Беркөнне иртән каз бәбкәләрен суга илткән җирендә егылган. Шул егылудан бүтән аягына баса алмады. Больницага да алып барган идек, инсульт диделәр. Ике-өч көн дигәндә, әнибез дә безне ташлап китте. Ул миңа бер кайтуда әйтеп калган иде. Түбән Камадагы олы улы өйне үзләренә яздырырга кушкан икән. Мин: “Әни, торсын әле синең исемдә. Үзеңә күчер дә куй,”– дидем.

Менә, әни дә юк. Алар үзләре белән бөтен йортның ямен дә алып киткәннәр икән. Кайтабыз, ләкин күңел бу кайтудан җылынмый, ашарга пешереп, бергәләп утырып ашыйбыз – ашның тәме икенче. Мунча да җанга рәхәт бирми. Бу -- алдагы күңелсез хәлләрнең башы гына булган икән. Берзаманны безгә Түбән Камадагы олы абый кайтып төште. Чәй куйдым, ашадык-эчтек. Аның тиккә генә кермәгәнен күңел сизә бит. Безгә кайтуының сәбәбе шул булып чыкты: “Өйне минем исемгә күчерәбез. Сез аннан отказ языгыз инде,”– ди бу. Инде Бөгелмәләр, Чаллылардан “отказ” алганнар икән инде. Әсрарның җене котырды: “Ничек инде ул алай була? Ул йортка безнең көч чыкмаганмыни? Мин риза түгел!”– дип каршы тора. “Ярар инде, мин әйтәм, без генә начар булып калмыйк, әйдә, языйк,”– дигәч кенә күнде. Болар өйне үзләренә теркәттеләр. Шуннан аралар суына башлады. Әти-әни булмагач, минем болай да кайтасы килеп тормый иде, хәзер бигрәк тә. Чит кеше өенә кергән сыман. Ә абыйлары атна саен кайтып, мунчалар ягалар, бәйрәм ясыйлар. Ник безгә эндәшеп карасыннар! Минем ир үртәлә, туган нигез бит, аның күрәсе килә. Безнең арттан башка туганнар да авылда күренми башлады. “Менә озакламый пенсиягә чыгам, аннан гелгә кайтабыз. Квартираны балаларга калдырабыз,”– дип йөргән җирдән абый кинәт кенә үлеп китте. Пенсиясенә 3 ай калган иде. Менә шул ул туган рәнҗеше. Өйне дә, 3 бүлмәле фатирны да алып китә алмыйсың. Килен балалары белән хәзер йортны дача итеп тота. Бәрәңге утырталар, бакча карыйлар.

Шулай итеп, безгә төп йорттан берни дә эләкмәде инде, дип уйланып йөргәндә, әти белән әни исемендәге пай җирләре искә төште. Аны сораучылар бар икән. Әсрар белән киңәштек тә, килен янына киттек. “Әйдә, сатыйк та, акчасын 4 кә бүләрбез,”– ди ирем. Кая ди ул! Якын да килмәде. “Минем бакчамны бушка сөреп бирәләр, он алам. Шуннан көн күрәм бит мин,”– ди. Без телне аркылы тешләдек. Әйткәләшә торган гадәтебез юк. Менә шундый хәлләр. Хәзер дә сирәк кенә булса да, кайтып килгәлибез. Сабан туйларына, Коръән ашларына, әти белән әнинең каберләрен чистартырга. Ләкин элеккеге кебек инде якынлык юк. Минем күңелем дә йомшармый, ирнеке дә. Ни кызганыч, туган өебез, пай җирләребез араларга җебетеп булмый торган боз атты.

Мамадыш районы. 
 


ФЛҮЗӘ
Базар көн
№ |
Базар көн печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»