поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.06.2014 Дин

«Ирләр» алкалы, “хатыннар” сакаллы...

“Евровидение” диннән бик ерак чара булса да, сәхнә йолдызлары халыкның әхлакый көзгесе булгач, бу хакта соңарып булса да үз фикерләремне әйтми булдыра алмыйм. Күпме илләрнең бәяләве буенча, җиңүче зифа сынлы, озын буйлы Кончита Вурст булды. Кап-кара сакаллы хатын-кызга да, ир-атка да ошаган бу кешегә карагач, XXI гасырның яңа йөзе - мутант, дигән фикер туды.

Аллаһы Тәгалә кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яралтты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә яки гел хатыннар гына яшәр иделәр. Әнә бит Ауропа илләрендә бер көтү “ирләр” урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: “Без хатыннардан башка да булдырабыз”, - дип чаң кагалар. Аллаһы Тәгалә теләсә, без бөтенләй ир һәм хатыннарга бүленмәс идек. Ничектер яшәр идек, ничектер күбәер идек. Фәрештәләр дөньясы җенескә бүленми, әмма алар бездән күбрәк. Ләкин, юк, Раббыбыз - чиксез хикмәт иясе, безне ирләргә һәм хатыннарга бүлде. Иргә үз сыйфатларын, хатынга үз сыйфатларын бирде: кыяфәттә, холыкта, уй-фикерләүдә... Һәркайсы Раббысы биргән үз сыйфатын, үз дәрәҗәсен, үзенчәлеген сакларга тиеш. Ирләрнең хатыннарга, хатыннарның ирләргә охшарга тырышулары динебездә зур гөнаһ санала. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) нинди рәхим-шәфкать иясе булып та, ирлеген югалтучы ирләрне, хатын-кыз сыйфатын югалтучы хатыннарны ләгънәт кылды. Ул исә бер догасын дә үз башыннан кылмады. Димәк, аңа моны Раббысы әмер итте. “Аллаһның илчесе хатыннарга охшарга тырышучы ирләрне, ирләргә охшарга тырышучы хатыннарны каргый иде” (Бохари җыентыгыннан).

Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен, йөрешен, тавышын хатыннар кебек ясавы Аллаһның каргышына илтә. Аның каргышына эләккән кеше дөньяда да, ахирәттә дә Аның рәхмәтеннән мәхрүм була. Соңгы вакытта, урам буйлап барганда шундый затлар очраштыра: аларны күреп, күзне төшерергәме, әллә юкмы дип, югалып каласың. Раббыбыз ирләргә чит хатыннарны күзләүне тыйды, әмма аны аеру бик кыен: колагында алка, чалбары сыланып тора, йөреше хатын-кыз кебек, узып киткәч, йөзенә баксаң, ир булып чыга.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Ахырзаман алдыннан урамнан ир үтәр, артыннан кырык хатын мактап калыр”, - дигән. Чыннан да, җәмгыять ир затларын югалтып бара. Бер яктан, ирләр күп үлә. Икенче яктан, булган ир затларында да ир сыйфатлары бетеп бара. Күпме ирләр төрмәләрдә утыра, күпмесе наркоман, күпмесе шешә кочаклап йоклый. Күпмесе хатыннардан баш тартып, ирләр белән яшәп ята. Чын ирләрне эзли башласаң, чыннан да, кырык хатынга мактап калырга кала.

Бигрәк тә акылга сыймый торганы - ирләрнең ирләргә тартылуы. Аллаһы Тәгалә безгә нинди күркәм затларны хатын-кызларыбызны нигъмәт иткән, монда ирекле дөньяда ир үзенә ир эзли. Әлеге җирәнгеч шакшылыкны тыя башласаң, “кеше хакы”на керүче буласың. Кешелек җенси азгынлыкка чумып, акылдан яза, үзенең табигый сыйфатларын югалта. Минемчә, монда гаиләдә кечкенәдән ата тәрбиясе җитмәү дә зур сәбәп булып тора. Гаиләдә ата абруе җитми, кабиләнең баш ир дәрәҗәсе юк. Малайларга кечкенәдән ата сүзе, ата кулы тими. Элек балалар атадан хөрмәт белән куркып торганнар. Татарның ишек өстендә аятел-Көрсие, матчасында сыек чыбыгы булган. Ә хәзер балага чыбык түгел, кыек сүз дә әйтергә куркабыз. Тәрбиянең нигезендә мәрхәмәтлелек ята, ләкин вакыты-вакыты белән бераз кырыслык та зарур булып тора. Локман Хәким: “Атаның баласын бераз кул белән тәрбияләп алуы, сусаган игеннәр өчен яңгыр кебек файда бирә”, - диде. Кечкенәдән дини тәрбия алырга насыйп булмаса да, без ата дәрәҗәсен белеп үстек. Әти эштән кайтканда магнитофон эшләп торса, тизрәк сүндерә идек. Миңа аның каршында музыка тыңлау оятсызлык булып тоела иде. Әти бүлмәгә кергәндә, без диваннан сикереп торып, аңа урын бирә идек. Ашаганда да аның урынына башкалар утырмады. Хәзер кайбер гаиләләрдә баласы музыка тыңлаганда, телевизор караганда, әти-әниләр аяк очларында йөриләр, пышылдап кына сөйләшәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Ахырзаман алдыннан кол ана үзенең хуҗасын тудырыр”, - дигән. Дәүләт башлыкларыбызның күп кенә хәрәкәтләрен мин дә кайвакыт сүгәргә яратсам да, дөнья буйлап барган гей парадларның бездә рөхсәт ителмәве, алар тарафыннан барган һөҗүмнәргә каршы торуы өчен президентыбызга рәхмәтлемен. Әгәр әлеге азгынлыкка ил белән каршы тормасак, тиздән гаилә кыйммәтләре, Аллаһы Тәгалә биргән ир, хатын-кыз дәрәҗәләре бетәчәк. Ә яман үрнәк күрсәтүчеләр, күргәнебезчә, артканнан-арта бара.
 


Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»