09.06.2014 Җәмгыять
Балачагың белән хушлаш, балам!
Шаулатып, Балаларны яклау көнен үткәреп җибәрдек. Төрле мәйданнарда нәниләрнең чыгышларын тыңлап сөенергә тиеш идек кебек... Юк шул, сөенеп булмады. Күпме генә эзләп тә, замана нарасыеның йөзендә балалык чалымнары таба алмаганга, күңелдә юшкын калды.
Без сугыш чорында балачак урланган, дибез. Ә бүген? Ике-өч яшьлек сабыйны, ашыга-ашыга, төрле түгәрәкләргә илтәбез. Алты яшьтән ул инде укый-яза белергә тиеш. Минем бала бөтенесеннән дә сәләтлерәк дип масаер өчен, бар яктан да камилләштерергә тырышабыз. Алай гына да түгел, азартка кереп китеп, аннан җиңү таләп итәбез. Җиңми карасын, күпме вакыт, көч, акча сарыф ителгән бит! Бу фикер беренче каналдан барган “Голос. Дети” тапшыруын караганнан соң тагын да көчәйде.
Әлеге тапшыруны Татарстан кызлары – Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллинаның уңышлы чыгышларыннан соң яратып калган идек. Проект сәләтне кечкенәдән үк әзерләргә алына икән, ни өчен әле бу гамәлне хупламаска?! Кайчандыр “Утренняя звезда” тапшыруында Казан егете Муса Маликов җиңеп кайтып, иҗатын әнә ничек дөрләтеп җибәрә алды бит. Әмма “Иртәнге йолдыз” озын гомерле булмады. Пәрдә артында ниндидер гауга чыгып, аны экраннардан төшереп калдырдылар.
Балалар “Голос”ының редакторы – Евгений Орлов. Вокаль телевизион шоуны атна саен җомга көнне карап бардык. Шунысы да бар: ул “Беренче канал”ның иҗат җимеше түгел. Аны Нидерланд телевидениесе форматыннан безнең мохиткә яраклаштырганнар гына. Тапшыруны популяр актерлар Дмитрий Нагиев белән Наталья Водянова алып барды. Балалар чыгышын танылган сәнгать әһелләре Дима Билан, Пелагея, Максим Фадеев бәяләде.
Әйтүләренә караганда, балалар тапшыруына 8000нән артык гариза кабул ителгән. Аларның 500е кастингка сайлап алынган. Шулар арасыннан беренче турга 131 бала үткән. Бу балаларга өч көн эчендә 10 җыр өйрәнергә, ә конкурста шул җырның фәкать берсен генә җырларга туры килгән.
Балаларны яклау көнендә Максим Фадеев шәкертләре үзара ярышканны кабатлап күрсәттеләр. Өчәрләп чыгыш ясаган төркемнән нибары бер конкурсантны сайлап алырга кирәк иде. Аһәң, тавыш, тембр иркенлегенә чыннан да сокланырлык. Проект, дөрестән дә, сәләтле балаларны туплаган. Ә репертуар мәсьәләсенә килгәндә, Рифә Рахман әйтмешли, каршылыклы, катнаш хисләр кичерерлек. Бер генә мисал: Алиса Кожикина, Виктория Соломахина, Мария Свердюкова чит телдән тәрҗемә ителгән “Боль” дигән җыр башкарды. Игътибар итегез: бу кызларга – 8-14 яшь! Ә хәзер җыр сүзләренә колак салыйк: “Посмотри в мои глаза, ты увидишь океан... Вчера я так ошиблась и наверное навсегда, моя любовь, моя мечта, прости меня...” Аларның шулкадәр ымсындырып, аңлап җырлауларына шаккатарлык. Остазларына рәхмәт әйтергәме моның өчен, ата-аналарынамы – белмәссең. Һәр өчлектән бер бала җиңә, җиңүчеләр тагын үзара ярыша дидек бит әле. Балаларның шул җиңү-җиңелү мизгелләре бигрәк тә аяныч. Аларның яртысыннан артыгы ни җиңүгә, ни җиңелүгә әзер түгел. 13 яшьлек Маргарита Волкова гына, мин көчемне сынап карадым, җиңелү баш бәласе түгел, дип конкурентларын юата алды.
Сабыйлар арасында уза торган матурлык конкурсларының әхлаксызлык икәнен аңладык та бугай инде. Хәтта мондый конкурсларны тыя торган закон проекты да эшләделәр кебек. Әмма “Голос” кебек тапшырулар шул ук матурлык конкурсы тәэсирендэ эшли дигән уй кала. Монда да сабыйларны вакытыннан алда дәү үстерергә тырышалар.
Аларда бала тәртибе, холкы түгел, хатын-кызныкы чагыла. Әдәп, әхлак, тыйнаклыкка өйрәтәсе урынга, чәчрәп чыгу, вульгарлык кебек сыйфатлар сеңдерелә.
Бәлки бу – ялгыш фикердер? Алай дисәң, мәсәлән, Татарстанның атказанган укытучысы Флера Ханнанова да балалар бәйгеләре хакында тискәре фикердә. “Бу конкурслар, чибәрлек конкурслары кебек үк, кечкенәдән мин-минлек, үзеңне башкалардан өстен кую хисе тәрбияли. Әхлакка хилафлык китерә. Җыр конкурсында тавыш бәяләнү – бер хәл, әмма бит әле чыгышның тематикасы да булырга тиеш. Бала җыр аша сабыйлык шатлыгын чагылдырса, милли, дини тәрбия алса, нәтиҗәсе яхшырак булыр иде. Әмма бу таләпләр читтә кала шул. Баланы, матурлыгын күрсәтәм дип, чишендереп сәхнәгә чыгару – миңа калса, әхлаксызлык тәрбияләү чарасы гына”, – диде ул.
Ә менә психолог Рамил Гарифуллин конкурслар кирәк дигән фикердә: “Җиңүгә омтылышлары бик каты көчле булган балалар бар. Алар үзләрен бүләкләүләрен, бәяләүләрен көтә. Бу бит – иҗатка зур этәргеч. Әлегә баланың иҗатын бәяләүдә конкурстан кала берни дә уйлап чыгарылмаган. Әйтик, бала, чыннан да, зур талантка ия, ә ул бәяләнми икән – бу да яхшы нәтиҗә түгел. Шулай итеп, конкурслар балалар уңышын бәяләүнең традицион ысулы булып тора. Әмма монда бер чиктән икенчесенә ташланмаска кирәк. Еш кына ата-аналар, балалары җиңсен өчен, куркыту ысулын куллана. Алар фикеренчә, ел саен беренче урын булырга тиеш. Алай түгел икән, бу – чын мәгънәсендә афәт. Сабый бәйгене курку, тәшвишләнү белән көтеп ала. Еш кына сабый сына. Җиңелгән баланың үз-үзен тотышы үзгәрә. Ул депрессиягә бирелә яки чыгырыннан чыгучанга әйләнә”.
Рамил Гарифуллин мисалга “Беренче канал”ның “Утренняя звезда” тапшыруын китерде. Ул тапшыру финалга эләкмәгән балаларга психологик җәрәхәт салу сәбәпле ябылды дип саный. “Юрий Николаев, чыннан да, зур проблемаларга юлыкты. Беренчедән, балаларда сексуальлек күрсәткече зур иде. Алар өлкәннәргә охшап калды. Икенчедән, балалар психикасына зыян салынды һәм күпме акча сарыф ителеп тә нәтиҗәсе булмады, дип ата-аналар зур тавыш куптарды”, – диде ул.
Бәс, бәйгеләр сәләтне чарларга тиеш икән, нигә аны зәвык, үз милләтең белән горурлану хисләре тәрбияләрлек итеп оештырмаска?! Шөкер, татарда андый бәйге бар. Гөлзада Сафиуллина “Сөембикә варислары”н ел саен Кырымга барып үткәрә. Балалар өчен җыр юк дию дә – сафсата. Элек тә булган, хәзер дә бар алар. Бары тик эшне дөрес юнәлештә оештырырга гына кирәк.
P.S. Татарстан Президенты Р.Миңнеханов республикада үткәрелүче “Йолдызлык” балалар конкурсын сәхнә ыгы-зыгысына әверелдермәскә, ә нәкъ менә милли талантларны ачу максатында оештырырга кирәклеген искәртте.