поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.06.2014 Авыл

Каз асрап табыш алырга буламы?

Инде өченче ел каз үстереп сату белән шөгыльләнүче Фәрит Сөләймәнов сөйләгәннәрдән аңлашылганча, казны никадәр күбрәк үстерсәң, шулкадәр күбрәк табыш алырга була. Аның хисаплары буенча, каз сатып алу һәм үстерүгә киткән чыгымнарга караганда өч тапкыр күбрәк табыш алырга була.

Узган елны Сөләймановлар гаиләсе 350 баш каз үстергән. Быел 100 баш үрдәк үстереп сатып, июль ахырында алар урынына тагын 400 бер айлык каз бәбкәләре алырга планлаштыра алар. Фәрит абый эшмәкәрлекнең әлеге төре турында: “Әйбәт бизнес, эшләрлек”, - ди. Әмма җәй көне эшләп кенә, елы буе яшәрлек табыш алып булмый, ел әйләнәсендә яхшы яшәү өчен меңләгән каз үстереп сатарга кирәк, ди Фәрит абый.

Авылдагы эшмәкәрлекнең әлеге төре белән шөгыльләнә башлау уе мәктәп укытучысына көтмәгәндә килә. Туганнары белән утырып уйлашып, киңәшләшеп эшкә тотынырга булган Фәрит абый. Ике чакрым ераклыкта урнашкан бетә баручы 7 йортлы авылдан өй, җир сатып алып, махсус урын әзерләгән. Әлеге эшләр өчен ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт бирә торган махсус программа нигезендә акча алганнар. “Ике югары белемем бар. Ләкин каз үстерүдә күбрәк авылда туып үсү, әни тәҗрибәсе, авыл кешесе булу булыша”, - дип сөйләде география һәм биология укытучысы. Әлеге шөгыль гаилә бизнесына әйләнгән. 300-400 казны Фәрит әфәнде үзе, әнисе һәм тормыш иптәше үстерә. Акча санау, бухгалтерия эшләре хатын җилкәсендә, ди хуҗа.

Казлар фермасы янында зур гына күл һәм элегрәк аэродром буларак хезмәт иткән көтүлек җире урнашкан. Эшмәкәр шул тирәдә иген үстерү өчен җир дә сатып алган.

Хуҗа сере

“Казларны тагаракка салган су белән, елга суыннан башка үстереп булмый. Өйдә ябып тоткан каз итеннән басуда йөргән казларның ите бик нык аерыла”, - дип серләре белән бүлеште Кызыл Чишмә авылы эшмәкәре.

Әлеге хуҗалыкта казларны төнлә генә ашаталар, көндезләрен кош-корт чирәм чүпли, елгада йөзә. Суяр алдыннан бер-ике атна махсус ашау белән симертәләр. Бөртекле күльтураларны Фәрит абый үзе үстерә. “Шулай эшләгәндә генә бу табышлы хезмәт”, - дип искәртте ул.

Кызыл Чишмә – Чувашстандагы татар авылы. Ул Татарстаннан 4 чакрым ераклыкта урнашкан. Сөләймановлар гаиләсе каз түшкәләрен нигездә Казанга алып килеп сата. “Казны күбрәк татарлар ала. Үз клиентларыбыз да була башлады, базарга да чыгарабыз”, - ди Фәрит абый. Эшкә ныклап тотынган ул, авылда торып табышлы хезмәт белән шөгыльләнә алуын аңлаган эшмәкәр киләчәктә дә эшчәнлеген дәвам итәргә планлаштыра.

Фәрит әфәнде сүзләренә караганда, өй шартларында бибиләрне үзең өчен генә асрарга була. Ишегалдында 40лап каз тотып, аларны суда, иркендә йөртмичә, көне буе ашатып, ә ашауны сатып алып үстергән очракта, керем күләме зур булмый.

Ишегалдында үстергән казлар

- Узган җәйдә 30 каз бибие алган идек, шуларның 26ын үстереп суйдык. Кайсы авырып үлде, кайсы су буенда югалды. Кечкенә чакта югалтулар күп була, үскәч яхшы бәягә сата алсаң, үзеңә калса - файдасы шунда. Тиенен тиенгә хисап алып барган юк,- дип сөйләде Арчадан Хәлимә апа. Аның сүзләренчә, узган елны бер каз түшкәсенең бәясе уртача 1500 сум тирәсе йөргән. Казларны үстерүгә киткән чыгымнар өстенә хуҗабикә зур гына катыру камерасы алган, чөнки язга хәтле сакланган казларның бәясе тагы да арта.

Хуҗабикә сере

Каз бәбкәләре еш кына авыручан була. Гади халык кошларны дәвалауның җайлы ысулын тапкан – аяксыз калган каз бибиләренә башта аракы, аның артыннан сөт эчертәләр. Хәлимә апа әлеге дәвалау ысулын күршесеннән ишетеп, инде өч ел дәвамында куллана. Хәер, бу ысул барлык бибиләргә дә булышмаска мөмкин, - дип искәртә хуҗабикә.

Казларны күптәннән үстерсәләр дә, күпләп соңгы елларда гына ала башлаганнар. Быел йорт казы басып чыгарган 8 каз бәбкәсе янына һәрберсен 180 сумга сатып алып 32 инкубатор бибиләре кушканнар. Ягъни, әлегә гаилә бюджетыннан киткән чыгым – 5760 сум. “Казларны ашату өчен бәрәңге, көрпә, ашлык үзеңнеке булса, файдасы булырга тиеш дип саныйм”, - дип сөйләде Хәлимә ханым. Аның әйтүенчә, казлар тиз һәм зур булып үссеннәр өчен бөртекле культуралар күп ашатырга кирәк. “Каз бибиләре өчен өстәмә рәвештә капчыгы 200 сумнан көрпә, ипи алгалыйбыз, - ди хуҗабикә. - Әлеге чыгымнар казлар су буена йөри башлагач кими, тамакларын шунда туйдырып кайталар”.

Каз сатып алган керемнең якынча күләмен түбәндәгечә исәпләп чыгарырга мөмкин.
40 каз * 1500 сум (уртача минималь бәя) – биби сатып алуга киткән акча (5760 сум) = 54 240 сум. Әлбәттә, әлеге сумма максималь дәрәҗәдә, чөнки бүләк-күчтәнәчкә киткән казлар, гаилә каклаган, тозлаган, үзе ашаган түшкәләр керми.
Шулай ук каз ашату өчен киткән чыгымнарны (күләме шартлы) да алсаң, җәе буе үскән 40 каз китергән акча 30-40 мең тирәсе чыгарга тиеш, дип фаразларга була. Әмма кошларны ашатуга киткән бәрәңге, бөртеклеләрне үстерү, сатып алуга да чыгымнар соралганын, хуҗаларның күпме көче куелганын онытмаска кирәк.

Ни үрдәк түгел, ни каз түгел

Татарстанда яңа төрле кош үрчетә башлаганнар. Ростов якларыннан Арча инкубаторына соңгы елларда кайтарыла башлаган мулард үрдәкләрен үстерү белән шөгыльләнүчеләр дә бар.

“Мулард – мускус һәм пекин үрдәкләре кушып чыгарылган ясалма токым”, - дип ачыклык керттеләр безгә инкубаторда. Әлеге кош итле булуы белән аерылып тора. Белгечләр фикеренчә, мулард үрдәкләре күпләп үрчетү өчен дә, өйдә асрау өчен дә туры килә. Алар гади үрдәк хәтле ашасалар да, каз хәтле булып үсәләр, - дип сөйләде Балтач якларында яшәүче Гәүһәрия апа.

Арча инкубаторында бу кошларның бәбкәләре 2 июнь көнне борын төрткән. Яңа гына күкәйдән чыккан үрдәкләрнең бәясе якынча 200 сум. “Үзенчәлекле ит бирә мулардлар. Ите кара, мае аз, тиресе юка була. Кайберәүләр йомычка тәме дә килми аннан, ник аласың аларны дисә, кемнәргәдер әлеге кошларның майсыз, юка тиреле булуы ошый”, - дип сөйләде ханым.

Өч ай эчендә мулардлар 4 килограммага хәтле үсә, озаграк үссәләр 7 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Алар каз, бройлер чебиләре һәм гади үрдәккә караганда сәламәт, теләсә нинди шартларга тиз җайлашучан.

Мулард үрдәкләренең үзенчәлеге шунда, алар йомырка салып, нәсел калдыра алмый. Бу төр үрдәкләрне ит өчен генә үстереп була.

Язманы әзерләгәндә 14 ел буе каз, үрдәк, тавык үрчетү белән шөгыльләнүче, зур гына агроферма җитәкчесе Илфат әфәнде белән дә элемтәгә кердек. Әмма эшмәкәр: “Минем үз серләрем бар. Каз үстереп табыш алырга теләүчеләр үзләре өйрәнсен, серләремне кешегә сөйләп торасым килми”, - дип белдерде. Ел әйләнәсендә меңләгән баш кош-корт үстереп, сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр авылда, өй шартларында сизелерлек табыш алырлык каз, үрдәк үстереп булмый, дип төгәлләде сүзен.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, татар халкының борынгыдан килгән шөгыле соңгы елларда табышлы бизнеска әйләнә, каз үстерүчеләр саны арта бара. Үстерүчеләр генә түгел, экологик яктан чиста продуктлар белән тукланырга теләүчеләр дә елдан-ел күбәя. Кешелек янәдән агач йортлар төзи, авылда үстерелгән продуктларга өстенлек бирү заманына кайта. Авылга таба йөз белән борылу шушы булмыймы инде?


Алена НИЗАМОВА
Интертат.ру
№ --- | 08.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»