поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.06.2014 Җәмгыять

“Такташ Казанга кирәкми икән, Сыркыдыда җирләячәкбез"

Горький паркында җирләнгән Һади Такташ, Галиәсгар Камал, Габдулла Камалның кабер ташлары кузгатылган. Моны паркта уздырылган төзекләндерү эшләре белән аңлатырга тырышалар.

Һади Такташның туганнары: “Төрле инстанцияләрнең ишекләрен кактык, әмма ярдәм итәбез дип берсе дә чәчрәп чыкмады. Шагыйрь республикага кирәкмәсә, без аны туган ягында – Мордовиянең Сыркыды авылында җирләячәкбез”, – дип әйтәләр.

Галимнәр Миләүшә һәм Айдар Хәбетдиновлар – Һади Так­ташның туганнары. Алар Такташны татар зиратына күчереп җир­ләү турындагы мәсьәләне күптән күтәрә, ләкин түрәләрдән уңай җавап юк. Әмма узган атнадагы мәхшәрне күз алдына да китереп булмый иде, диләр.

“Мин Такташ каберенең ас­ты өскә килүе турында Интернет аша белдем, пәнҗе­шәмбе көн иде ул. Тиз генә килеп җит­тем һәм ни күрим: кабер актарылган, җире алынган, таш өс­тендә аякларын сузып эшче­ләр тәмәке тартып утыра. Янындагы Вәисов кабере дә шул ук хәлдә. Хәтта аның янында ка­бердән казып чыгарылган аяк кием­нәре дә читтә ята иде. Эшчеләр, аны актармадык, ди. Ләкин бу ялган! Җирне казып, каберләр астыннан кабель сузганнар. Мин сүз­ләремне исбат итеп фотолар да, видеолар да тәкъдим итә алам. “Такташ кабереннән алынган җир кайда?“ – дип сорыйм. “Әнә ярга ыргытылды“, –дип күрсәт­теләр. Тынычландыралар тагын, бетон белән ябылачак, аннары яшел газон түшә­ләчәк, матур булачак, диләр! Ничек инде бетон? Таш астында ятарга тиешме Такташ?! – дип ачынып сөйли Ми­ләүшә ханым. – Татарстан Мәдә­ният ми­ни­стрлыгына хәбәр иттем. Икенче көнне министр урынбасары Светлана Персова килде. Ул актарылган кабер ташларын күр­де. Әлегә бер чара да кү­рел­мәде. Дөрес, ул килеп кит­кәч, Такташның кабер ташын юып, сөртеп куйганнар иде.

Казан мэриясендәге түрәләр дә иңнәрен селкетә, паркта тө­зекләндерү эшен башкаручылар-ның кемгә буйсынганын ачыклап бетереп булмый. Гаеплеләрне табу мөмкин түгел, беркем дә үз өстенә җаваплы­лыкны алмый: бордюрларны бер оешма куя, икенчесе торба сала, өченчесе кабель суза. Бер-бер­сенә сылтыйлар. Вандализм акты дип бу турыда Прокуратурага гариза яздым. Гаеплеләрне җавап­ка тартсыннар.

Татарстан Язучылар берле­­­г­е­нә шалтыраттым. Килеп караучы да, бу – кабахәтлек, дип аптыраучы да булмады. Татар зыялылары күтәрелеп чыгарга тиеш иде моны, әмма ләм-мим, берсе­нең дә бу эш белән шөгыльләнәсе килми. Президент Рөстәм Миң­не­­хановка да, Татарстан Дәүләт ки­ңәшчесе Минтимер Шәймиев­кә дә хат яздык.

Кабер инде актарылган, кузгатылган. Бу паркта Такташның җәсаде, рухы тынычлык таба алмаячак. Без хөкүмәттән татар­ның бөек шагыйре Һади Такташны татар зиратына күчереп җирләргә рөхсәт сорыйбыз. Җирләү эшенең барлык чыгымнарын үз өстебезгә алачакбыз. Нигә сузалар моны? Әгәр Татарстанга Такташ кирәкми икән, без аны Сыркыдыга алып кайтып җирләячәкбез”.

Казан мэриясе матбугат башлыгы Сергей Лобовка шалтыраттык, ул, бернинди дә вандализм акты юк, дип әйтте. “Барысы да алдан планлаштырылганча бара. Кабер ташлары искергән иде, кайсыберләре вак граниттан ясалган, барысын да ышкып ялтыратачаклар. Кабер ташлары яңар­тылып үз урын­нарына урнаштырылачак. Тирә-яктагы корыган агачлар алынды, чистартылды. Кабер ташлары астыннан узган кабель турында ишет­мәдем, белмим”, – диде Сергей Лобов.

Горький исемендәге паркта җирләнгән шәхесләрнең кабер­ләре – республика карамагында булган мәдәни мирас корылмалары. Аларга кагылырга ярамый, реставрация эшләре башкарылса да, аерым рөхсәт булырга тиеш. Мэриядә барысы да планлаштырылып, киңәшләшеп эш­лән­гән, дип аяк терәп сөйләш­сәләр дә, Татарстан Мәдәният министрлыгы моны инкарь итә.

“Татар халкының күренекле шәхесләре, шагыйрь Һади Такташ белән драматург Галиәсгар Камалның Горький паркының мемориаль өлешендә урнашкан каберләре дәүләт саклавында. Парк биләмәләрен тәртипкә китерү буенча эш башланганда башкаручылар тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгыннан рөхсәт алмады, туганнарына да хәбәр ителмәгән, – диделәр министрлы­кның матбугат хезмәтендә. – Хез­­мәткәрләр дә, министр урынбасары Светлана Персова да кабер­ләрне барып карады. Хә­зерге вакытта кабер та­шының нигезләре яңадан эш­лән­­гән, кабер ташлары чистартылган, ялтыратылган, каберлек би­ләмәләрен тәртипкә китерү буенча эш дәвам итә. Министр­лык килеп туган мәсьәләне өйрә­нә”.

2012 елда Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәга­риф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет депутаты Азат Зыятдинов, Такташ яшәгән йорт ни­гезеннән туфрак алып кайтып, аның каберенә салган иде. Азат әфәнде бу хәлләр турында ишетми калган, ул моны вәхши­лек дип бәяләде, ләкин Такташны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртүне дә хупламаганын җит­керде.

“Каберләр астыннан кабель сузулары башыма сыймый. Кемнеке генә булмасын, кабер бит ул, аны борчырга ярамый. Мин бу эшнең Казанымда булырга мөм­кин­ле­генә ышанып бетә алмыйм. Гаеплеләр табылыр, мин моны контрольгә алачакмын, – диде ул. – Ә каберне күчерүне хупламыйм, шунда калсын иде ул. Такташны соңгы юлга бик зурлап, тантаналы рәвештә озатканнар, меңләгән кеше җыелган. Кабере ярга якын тора, шул җирне ныгытып ти­гезләргә кирәк һәм бу урынны татарның бөек улы Һади Такташ җирләнгәне ерактан ук күренеп торырлык итеп төзек­лән­дерергә, матурларга кирәк. Сыркыдыга да алып китмәсеннәр иде, ул бит Казанны бик яраткан”.

Такташ туганнарының ачынып сөйләве һәм Сыркыдыга алып кайтырга телибез дип әйтү­ләре дә чарасызлыктан дип аң­ларга кирәктер. Такташка бәйле вәгъдәләр күп булды. Ул яшәгән йорт җимерелде. Аның урынында шагыйрьнең музее булачак дип вәгъдә ителде. Булмады. Такташка һәйкәл куелачак дип әйттеләр. Бу һаман да сүздә генә кала... Хәзер менә бу очрак. Алар Такташның җәсаде, ни­һаять, мөселманча җирлә­нүен тели.

Такташны һәм аның янында җирләнгән башка шәхесләрне дә татарның мәшһүр уллары-кыз­лары җирләнгән Татар зиратына күчереп җирләү мәсьәләсе күптән күтәрелә. Андый кадерле кешеләр өчен аерым яңа зират булдыру да һаман фикер алышу дәрәҗәсеннән уза алмый. Бәлки, бу очрак, ниһаять, әлеге проблеманы хәл итүдә конкрет адым ясарга этәргеч булыр?

Татарда “исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел“ дигән әйтем бар. Кызганыч, әле исән чагында да кешеләрнең миллә­тенә күрсәткән хезмәтен тие­шенчә бәяли белмибез. Шә­хес бакыйлыйкка күчкәч, матур итеп искә алулар башлана. Әмма Такташ кабере белән булган күңел­сез очрак әле үлгән­нәрнең дә рухын кадерли бел­мәвебезне күрсәтте.  


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 81 | 06.06.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»