поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.03.2009 Җәмгыять

ӘЛӘКЛӘҮГӘ КОРЫЛГАН "ПИРАМИДА" - II

Узган ел азагында ("ВТ", 26.12.08) газетабызда "Әләкләүгә корылган "пирамида" дигән язма чыгарган идек. Анда дөньякүләм яңа дин дип игълан ителгән саентология сектасы, аның җитәкчесе Рон Хаббард хакында сүз барды. Аерым алганда, саентология чиркәвенең Германиядә коммерция оешмасы буларак теркәлүе билгеле. Аның нигезенә челтәрле маркетинг механизмы салынган, ди белгечләр. Әлеге язмада саентологларның 90 нчы елларда Чаллыда, Түбән Камада актив эшләве, әмма хәзерге вакытта күзгә чалынмавы хакында әйткән идек.

Баксаң, үзебезнең Казанда саентологлар актив эшләп килә икән. Яңа ел бәйрәме көннәрендә кулыма башкалабызда балалар өчен нәшер ителүче "Крошка" журналының 12 нче саны килеп керде. Шунда "Наркомания" рубрикасы астында "О наркотиках надо знать все!" дигән әңгәмә урнаштырылган. Калабызда "Казан шәһәренең наркотикларга каршы белем бирү төркеме" дигән җәмәгать оешмасы эшләп килә икән. Журнал хезмәткәре Ирина Ронжинага әлеге төркем җитәкчесе Елена Лебедева ничек эшләүләре турында бәйнә-бәйнә сөйли, шәһәребезнең үзәгендә урнашкан ГУМ бинасында эш көннәрендә балалар һәм ата-аналар өчен бушлай күрсәтелә торган "Правда о наркотиках" дигән фильмны карарга чакыра. Үзем шул тирәдә торгач, ГУМ яныннан еш узарга туры килә. Әлеге фильмны, дөресрәге, Украинадагы "Нарконон" социаль тернәкләндерү үзәге башлыгы Марина Грибанованың "Правда о наркотиках" дигән видеолекциясен карарга чакыручы радиореклама даими яңгырап тора урамда.

 

Инде журналда басылган әңгәмәгә килик. Анда Е.Лебедева үзләренең "Наркотиксыз тормыш өчен" халыкара фонды тарафыннан эшләнгән методика буенча гамәл кылуларын, бу фондның саентологик оешмалар башлангычы белән корылган дөньяви программа икәнлеген әйтә. "Саентологиянең төп идеясе – җинаятьчелеккә, сугышларга һәм акылсызлыкка каршы көрәш. Шуның өчен дә наркоманиягә каршы көрәш – саентологиянең гамәли-социаль программаларыннан берсе. Без үзебезнең агарту эшчәнлеген дианетикига һәм саентологиягә нигез салучы Л.Рон Хаббардның тикшеренү хезмәтләренә таянып алып барабыз", – дип сөйли Елена ханым. Аның аңлатуынча, яшьләргә, яшүсмерләргә наркоманиянең нинди зур әшәкелек икәнлеген аңлатучы юньле методика юк. Алай гына да түгел. "Хәзерге вакытта бу – иң прогрессив методика. Әгәр Хаббард моны ачмаган булса, кешеләргә наркотикларның зыяны хакында тагын ничек сөйләп булыр иде икән, белмим", – ди Е.Лебедева. "Без мәктәпләрдә актив эшлибез: үзебез барып дәресләр үткәрәбез, (видео)лекцияләр күрсәтәбез, брошюралар таратабыз, яки балаларны ГУМдагы үзебезнең лекцияләр залына чакырабыз. Нибары өч ай эшләвебез нәтиҗәсендә генә дә Казан мәктәпләрендә һәм училищеларында укучы 3500 дән артык бала наркотиклар турындагы дөреслекне белде", – ди ул.

 

Миңа калса, бу эшчәнлек наркоманиягә каршы көрәшкән булып, саентология тарафдарлары сафына яңадан-яңа клиентларны җәлеп итү чарасы. Әлеге шикләнүләремне мин газетабызның даими авторы, сәяси психолог Мәлик Сабирҗан белән уртаклаштым һәм аннан ГУМда күрсәтелә торган видеолекцияне карап кайтып, бәя бирүен сорадым.

 

МӘЛИК САБИРҖАН:

 

- Кешелек дөньясының тигез яшәү сызыгы 2008 елда сынды. Мәгълүмат чараларында бу сыну кризис дип атала. Күп кешеләр кризисның килеп чыгуын АКШ банкларына яки ипотека системасына сылтый. Ләкин хикмәт Америка гражданнары аңының дөнья киңлегенә таралуында, үтеп керүендә. АКШтагы ике төрле аңлы җиңүчеләр яки һәрвакыт отучылар һәм җиңелүчеләр, яки һәрвакыт оттыручы, югалтучылар (лузерлар) яшәү рәвеше, ниһаять, җир шарының алтыдан бер өлешен биләп торган Россиядә дә киң таралды.

 

Мондый җәмгыятьтә кеше иң элек лузер булудан курка, бераз уңышка ирешүгә, анда җиңүче булу теләге туа. Бу максатка хәтта әхлак, саф дин кануннары корбан ителә. Ә аларга алмашка манипуляция һәм техник идарә итү кануннарына нигезләнгән заманча дин килә. Инде тик үз акылына таянучы, гомумән, рациональ тормыш алып баручы кешеләр шушы яңа диннәр кармагына эләгә башлый. Социаль һәм рухи сыну мизгелләре исә кешене дингә тарту өчен иң кулай вакыт санала.

 

Яңа Россия инде хәзер өченче җитди кризис кичерә. Ике дистә ел эчендә социаль өлкәдә күпме кеше тир түгеп эшләп тапкан акчасын – финанс пирамидаларына, рухи өлкәдә тәрбияләп үстергән газиз балаларын дини секталарга "йоттырды". Хәзер күзгә бәрелеп торган "пирамидалар" һәм секталар юк шикелле. Ләкин алар юкка чыкмады, фәкать эшләү ысуллары гына үзгәрде. 90 нчы еллар башында урлап, талап башланган һәм хәзер хөрмәтләнгән бизнес шикелле рухи секталарның эшләре дә бүген җитдиләнде. Мәсәлән, 90 нчы еллар башында урамда сораулыклар һәм тестлар таратып йөргән Л.Рон Хаббардның саентология хәрәкәте бүген мәһабәт биналарда, чиста һәм зур офисларда эш алып бара. Ни хәл итәсең: дөнья михнәтләре, кризис та алар файдасына эшли. Чөнки җәмгыятьтән аерылган оешмаларга һәм кешеләргә дөньяның салмак, тигез агышы файдага түгел. Аларга сыну нокталары кирәк. Чөнки нәкъ шушы сынган, сыктаган урын аша алар инде корылган аңга үтеп керү, аны җимерү һәм үзләре теләгәнчә үзгәртеп кору максатына ирешә.

 

Гомумән, әрнеп торган татар аңы хәзер катлаулы сайлау чатында тора. Моны милли мәгариф мәсьәләләре ачык раслый. ТДГПУ тирәсендә барган шау-шу исә бу өлкәнең бик тә нәзберек, тотрыксыз булуын исбатлый. Гаҗәп бит, нәкъ менә ТДГПУның мәһабәт җыелышлар залында Рон Хаббард тәгълиматына нигезләнгән Business Forward компаниясе узган елның 29 октябрендә "Кризис – ул синең өметең" темасына пресс-конференция һәм "түгәрәк өстәл" үткәрде. Оештыручыларның "Тормыш бүләк ит" онкогематология һәм башка каты авыручы балаларга ярдәм итүче Чулпан Хаматованың хәйрия фонды белән бергә эшләве дә ачыкланды. Күренә ки, компания икътисад белән рухиятне бер-ләштерү омтылышы ясаган. Максатка ирешү өчен әрнүле күңел ноктасы да уйлап сайланган тагын. Ничарадан бичара дигәндәй, нәзарәтләр – вәгазь-сәдака, ашка йөрү, ә дәүләтнең социаль мәдәни тармаклары концерт-тамаша белән мавыккан вакытта, эшнең асылын күптән аңлаган ха-лыкара компанияләр үз файдасына гамәл кыла.

 

Рон Хаббард тәгълиматына нигезләнгән бер оешма исә калабызның нәкъ үзәгендә урнашкан. Ул "Казан шәһәренең антинаркотик белем бирү төркеме" дип атала һәм "өйрәнергә өйрән" принцибында эшли. Офисның зурлыгы, байлыгы һәм башкаланың кыл үзәгендә урнашуыннан чыгып, анда килгән һәрбер кеше аны рәсми дәүләт үзәге дип кабул итәдер һәм ниндидер бер шәһәр идарәсенә карыйдыр дип уйлый. Чынбарлыкта ул коммерция оешмасы һәм дөнья буйлап оешкан тернәк-ләндерү үзәкләренә наркоманиядән дәваланырга теләүче пациентларны барлап җибәрә. Сүз дә юк, дәвалау – кирәкле һәм изге эш. Ләкин "уңыш формуласы" дип аталган бизнес-академия алып барган профилактика эше аерым игътибарга лаек. Агымлап килгән төркемнәргә һәр көн "наркотикларга – юк!" темасына фильмнар күрсәтелә. Аларда когнитив психотерапия, ягъни уйландыру аша дәвалау алымнары кулланыла. Аннан соң һәрбер килгән кешедән "минем уңышларым" дигән сүзләр астында уй-фикерләрен язу сорала. Мәгълүматлар җыелып барыла, әлбәттә.

 

Шулай итеп җәмгыятьнең кәефе, хәл-торышы сөзгеч аша үткәрелә, ягъни уңышка ирешү җәһәтендә җәмәгатьчелек фикере өйрәнелә, статистика туплана һәм сан сыйфатка әйләнә. Нәтиҗәдә, җәмгыять белән идарә итү системасы корыла. Саентология тәгълиматының асылы, статистика мәгълүматларын кулланып, җәмгыять белән идарә итү формулаларын төзүдән гыйбарәт. Нәкъ шул формулалар ярдәмендә кәеф белән яшәүче җәмгыять кешеләре аңына алардан сораштырулар аша беленгән уйларына тәэсир итү күздә тотыла. Мондый нәтиҗәгә мин ТДГПУда саентологлар лекциясен тыңлаганнан соң килдем. Лектор, статистик мәгълүматлар кулланып, җәмгыять, кадрлар белән идарә итү мөмкинлеген тәкрарлады. Уй белән кәефне тоташтыру технологиясен наркома-ниягә каршы көрәш барышында булдырудан да яхшырак юл бармы икән?! Наркоманнарның кәефләре ясалма булуга карамастан, алар тәҗрибәсендә уйлап табылган коралны җәмгыятьнең җиңүче һәм җиңелүче (лузер) кәефле кешеләренә таба юнәлтү ихтималлыгы зур, минемчә. ХХ гасыр буе икътисадта уңышлы гына эшләп килгән статистика тренды (тенденциясе) аша җәмгыять белән идарә итү системасын саентологлар бүген рухият өлкәсенә күчереп маташа. Ләкин андый статистик уртача күпчелек системасы XXI гасырда икътисадта инде эшләми. Без бүген нәкъ шул системаның җимерелүен күзәтәбез.

 

Рухият өлкәсе гаять катлаулы. Анда икътисадтагы шикелле абстракция алымнары эшләми. Кешеләр арасындагы рухият шәхесара мөнәсәбәтләрдән, мөгамә-ләдән тора. Ә илаһи рухият исә фәкать кешенең Аллаһы тәгалә белән турыдан-туры аралашуында туа. Гайре табигый яки трансценденталь мөнәсәбәтләрне бернинди формула аша да чагылдырып булмый. Дөрес, кайбер галимнәр интутивизм (сиземләү, тоемлау) юнәлешендә бу мәгънәдә берникадәр уңышка иреште. Исәп-хисапка корылган икътисадны һәм тулысынча бирелүгә, гыйбадәткә нигезләнгән рухиятне бер калыпка берничек тә салып булмый. Аллаһка бирелеп, санамыйча зекер әйткәндә генә (тәсбих бар бит) кешегә рухи көч килә, бәрәкәт иңә.

 

Бүген дөнья халыклары кабат ике юл чатында. Инде күздән төшерелгән һәм күңел кайткан "барсын да булдыручы" икътисад юлы аларның берсе булса, әле һаман ачыкланмаган, мәңге бетмәс могҗизалы рухият – икенчесе. Бу Аллаһ сынавын ничек үтүебез яки кайсы юлны сайлавыбыз үзебезгә бәйле. Без – төрки-татарлар даими кризис халәтендә, чөнки без табигый үзгәрүче, хәрәкәтле һәм аралашучан халык. Шуңа күрә юл сайлау мәсьәләсе безнең өчен аеруча актуаль.

 

P.S. Казан шәһәре мәгариф идарәсе, саентологларның болай мәктәпкә иркен керүләренә ирек биргәнче, психологларның фикере белән кызыксынды микән – шуны беләсе иде.

 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»