поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.06.2014 Мәгариф

Укытучыларны да оптимальләштерәләр

Мәгариф өлкәсе бүген иксез-чиксез реформалар эчендә кайнап яши. Cоңгы елларда бигрәк тә авыл мәктәпләренә авырга туры килде. 3-4 ел элек авылны яшәтүче, авылга ямь биреп торучы социаль, мәдәни һәм белем бирү үзәге булган күп кенә мәктәпләр ябылды.

Хәтерләгәнебезчә, оптимальләштерү процессы күп җирләрдә бик әрнүле барды. Авылларны инде тынычлыкта калдырдылар дигәндә генә, соңгы айларда тагын шөбһәле хәбәрләр килеп ирешә башлады – яңа уку елыннан республикабыз буенча укытучылар кыскартулары була дигән сүзләр таралды.

Беркемгә дә сер түгел, бүген авыл мәктәпләре гаять зур кыенлыклар кичерә. Кызганычка, алар өлешенә тигән сынауларның чиге әле дә күренми. Киресенчә, тора-бара хәл катлаулана гына бара. Белүебезчә, илебездә белем бирү учакларының 70 процентын авыл мәктәпләре тәшкил итә, аларда барлык укучыларның өчтән бер өлеше укый. Әмма алардагы укучылар саны елдан-ел кими. Салаларда берничә дистә бала гына укыган мәктәпләрне “яшәтү” төбәк бюджетлары өчен бик авыр йөк. “Оптимальләштерү” дигәннәре дә чыгымнарны киметү максатыннан уйлап табылды. Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә соңгы 15 елда 6 меңнән артык авыл мәктәбе ябылган.

Әлегә мәктәпләрдә кыскартулар була дигән сүзләр, нигездә, укытучылар арасында йөргән имеш-мимешләр генә. Әмма җилсез яфрак селкенми, диләр бит. Өстәвенә, шушы көннәрдә Балтач районының бер авыл мәктәбе укытучысыннан “Атна вакыйгалары” газетасына әрнү тулы хат килде. Исемен күрсәтмәүне үтенеп мөгаллим районнарында күпләп кыскартулар көтелүе турындагы сүзләрнең дөресме-юкмы икәнен ачыклауны үтенеп сораган. Пенсия яшенә җитеп килүче апа үзенең эш урынын югалтудан курка.

Бу мәсьәләне ачыкларга теләп, без иң беренче Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итәргә булдык. Министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова сүзләренчә, бүген укытучыларны күпләп кыскарту турында сүз дә була алмый. Бу мәсьәләләрне, җирле ихтыяҗларны исәптә тотып, министрлык түгел, ә урындагы мәгариф идарәләре хәл итә дип белдерде ул.

- Үз өеңә нәрсә кирәген син күбрәк беләсең бит. Урындагы җитәкчеләр дә үзләрендәге вәзгыять белән яхшырак таныш. Шуңа да ниндидер үзгәрешләр кирәкме-юкмы икәнен алар гына хәл итә ала, - дип аңлатты ул.

Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева исә укытучылар кыскартулары турындагы мәгълүматны кире какмады.

- Һәр районда кебек үк, бездә дә кыскартулар көтелә. Әмма әлегә ул хакта башка сүз әйтә алмыйм – бу ябык мәгълүмат. Төгәл саннар да билгеле түгел бит әле, - дип җавап кайтарды ул.

Сарман районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Дания Зиннәтуллина шулай ук мәктәпләрдә үзгәрешләр көтелүне инкарь итмәде. Әмма ул аңлатып киткәнчә, сүз укытучыларны кыскарту турында түгел, ә ставкаларны азайту турында бара.

- Бүгенге көндә Мәгариф һәм фән министрлыгына райондагы вәзгыять - укучылар саны, укытучылар исәбе турында мәгълүматларны әзерлибез. Әмма районыбыз бик яхшы исәптә. Һәм безгә оптимизация кагылмас дип ышанабыз. Һәрхәлдә, кешеләрне эшсез калдыру турында сүз бармый. Бездә балалар саны да соңгы елларда арта бит. Әйтик, быел Сарманда 219 бала унберенче сыйныфны тәмамлый, беренче сыйныфка исә 425 малай-кыз керәчәк.

Мамадыш районы мәгариф идарәсендә дә әлегә укытучыларны кыскартулар буенча төгәл мәгълүмат юк. Идарәнең икътисадчысы Лира Воробьева сүзләренчә, әлегә бернинди карарлар да кабул ителмәгән. Районның күп кенә авыл мәктәпләрендә укучылар саны кимегәннән-кими бара. Әмма барыбер салаларда башлангыч мәктәпләр ябылмаячак, дип искәртеп узды ул. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 05.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»