05.06.2014 Җәмгыять
Сабантуйга да кайтам, бәрәңге казырга да...
Менә тагын сабантуйлар чоры җитә. Алла бирсә, аны да гөрләтеп бәйрәм итәрбез. Кечкенә вакытларда сабантуйларда катнашып бүләк алу безнең өчен бик тә мәртәбәле иде. Аны күрше-тирә малай-кызларына күрсәтеп мактанасың, үзеңне сабантуй батырыннан ким тотмыйсың. Әйтергә кирәк, ул вакытларда хәзерге кебек бөтен катнашучыларга да бүләк бирелми иде.
Борынга ис кереп, үзеңне егет кисәге итеп сизә башлагач, сабантуйларга баруның төп максаты анда берәр кыз белән сөйләшеп-дуслашып, аның һич юкта кулын булса да тотып карау була иде. Элек тә, безнең чорларда да егет белән кызның танышуы һәм соңрак гаилә корулар да шул сабантуйлардан башланган.
Урыслар гадәттә Раштуа бәйрәмнәрендә бер өстәл артына җыелсалар, татарлар – сабантуйларда. Хәзер сабантуйларга кайтам дип әллә ни хафаланасы юк, җиңел машина һәр гаиләдә дә бар диярлек, утыр да җилдерт кенә. Без дә ел саен авылда икесе генә яшәүче әби-бабай янына җыелабыз.
Әйтергә кирәк, сабантуй алдыннан туганлык җепләре ныгып китә, телефоннан: “Без кайтабыз, сез кайтасызмы, тагын кемнәр кайта икән?” – дигәнрәк сөйләшүләр ешая. Авылга иртәрәк кайту кирәк, чөнки соңракларга йоклау урыны калмый. Өлгермәсәң, иртә кайтучылар бөтен диван-караватларны алып, бу безнеке дигәндәй, йә анда баласын утыртып куйган, йә кием-салымын җәеп салган була. Яшькә ташлама юк.
Иртәгә сабантуй дигән көнне болын чаклы йорт әби-бабайның уллары-кызлары, онык-оныкчыклары белән тула. Кайчакларда артны төртергә дә урын калмый. Йоклар вакыт җиткәч идәнгә матрас, кулланыштан чыгып, авылда ярар әле дип шәһәрдән алып кайткан пәлтә-курткалар җәелә. Анда гадәттә “артык чирттергәннәр”не салалар. Кайберләре машина эченә кереп бөгәрләнәләр. Урын җитмәү сәбәпле, ул көннәрне күптән аерым йоклаучы әби белән бабай да бергә йокларга мәҗбүр ителәләр.
Сабантуйлардан соң уха пешерү нисбәтеннән кечкенә елганы әле бер, әле икенче төркем сөреп, берничә чакрым арадагы бөтен маймычларны тотып бетерәләр. Мин балыкны үзем белән алып кайтканга, безнекеләр андый гамәлдән азат. Шуның аркасында берничә ел дәвамында кичләрен авыл сабан туе батырын зурлау өчен оештырылган мәҗлесләргә чакырулы булдым. Беренче тост – батыр, икенчесе – шашлык, өченчесе – уха, ягъни минем өчен күтәрелә иде. Ул чакларда минем кечкенә буй озынаеп, күкрәкләр киңәеп, күркәнеке кебек кикрикләр күпереп китә, үземне батыр итеп тә тоя башлыйм. Аннан китә җыр, бию, тансы-мансы. Шулчакларда, билгеле инде, хатының күрмәгәндә ошаганрак чибәрләрне кочыштырып-кысыштырып та аласың.
Ярый, хуш, сабантуйларны үткәреп таралышабыз. Озакламый печән әзерләү, бәрәңге төбе күмү, аннан соңрак бәрәңге-чөгендер алу чоры җитә. Бабай уллары белән кызларын, кияү-киленнәрен, оныкларын ярдәмгә чакыра. Сабантуйда стаканлап чөмергән кияү аягын авырттырган, кызы ире белән низаглашкан, кайсыныңдыр балалары чирләгән, кайберләре бөтенләй бәрәңге ашамыйлар икән. Бабай: “Абугали, бөтен ышаныч синдә, син ел да кайтасың, быел да кайт инде”, – дигәч, кайтмый да булмый, чөнки ул ел саен безгә бер тана ботын, күпме алып китә аласың, шул чаклы бәрәңгесен төяп җибәрә. Кайтмас идең, намуска көч килә, шуңа да мин ул вакытларга йә отгуллар җыеп, йә отпуск алып кайтам. Бер уйлаганда миңа да кайтмаска сәбәп табарга була. Бер танышым, әнә: “Бабайның көн дә мырлап-игәүләп торган килде-китте кызы өчен бил бөгәсе килеп тормый әле”, – дип, авылга эшкә дип ике аягының берсен дә атламый.
Көзен эшләр бетеп, маллар, каз-үрдәкләр суелгач, күчтәнәчләр кыстырып, әби-бабайның хәлләрен белергә кайтучылар ешая. Әби-бабайның күңелләре таш түгел, киткәндә аларга, эшләрдә катнашмасалар да, итен дә, бәрәңгесен дә төяп җибәрәләр.