поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.06.2014 Милләт

Тырышсак, без дә булдырачакбыз

Ике атнага якын вакыт үтсә дә, мин әле һаман Казанда уздырылган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан алган тәэсирләрем белән рухланып яшим. Бу җыенда хатын-кызларыбыз турында күпме җылы матур сүзләр ишетергә, чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез белән якыннан танышып сөйләшергә насыйп булды.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннның, форумны алып барган Казанның 2нче санлы Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллинаның, “Ак калфак” федераль оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның, күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың, башка күп делегатларның чыгышларында әйткән фикерләре, керткән тәкъдимнәре уйландырырлык иде.

Шунда мин бер делегат ханымның әйткән фикеренә игътибар бирдем. “Сарман татары белән Финляндия татары арасында нинди уртаклык булсын? - диде ул. - Читтә яшәүче милләттәшләребез үзләренең гореф-гадәтләрен дә, татарлыкларын да, туган телләрен дә саклап калганнар. Татарча бездән күпкә чистарак сөйләшәләр. Ә без “урыс белән бер җепкә төзелеп, гөрләшеп гомер кичерә торгач, үз йөзебезне шактый нык җуярга өлгердек инде”.

Бу сүзләр белән һич кенә дә килешмичә мөмкин түгел. Әнә Финляндиядән килгән делегатлар үзләренең өйдә гел татарча гына сөйләшүләре, аннан бер-берсен табышып, төрледән-төрле чаралар үткәрелүләре турында әйттеләр.

Гаиләдән соң милли тәрбиянең мәктәптә бирелергә тиешлеге турында җыенда кат-кат кабатланды. Күп төбәкләрдән килгән хатын-кызлар үзләренең бары 20 - 30 - 100 укучысы булган мәктәпләрнең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ә без аерым-суырым булып утырган Самара хатын-кызлары “Яктылык” татар мәктәбе турында бер сүз әйтә алмавыбызга яндык-көйдек. Дөрес, Камәрия ханым Хәмидуллина мәктәп, мәгариф темасына чыгыш ясамаганнарга, эш тәҗрибәсе турындагы тезисларны президиумга тапшырырга тәкъдим итте. “Без аларны да тарихка кертеп куярбыз”, - диде ул. Без шулай эшләдек тә. Тик, белмим, бу фикерләр өстәгеләргә барып җитәрме?

Бу форумда ишеткәннәремнән, күрешүләремнән һәм очрашуларымнан соң, үзебезнең Самара төбәгендәге татар хатын-кызларыбызны берләштерү, “Ак калфак” оешмасын оештыру теләге миндә тагын да арта төште. Безгә - барыбызга да, ныклап уйланырга, җиң сызганып эшли башларга күптән вакыт җиткәндер инде.

Казаннан кайтканның икенче көнендә үк безгә Ульян өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы үзләренең мәҗлесенә чакыру җибәрде. Самараның “Дуслык” региональ татар оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев үзенең автомашинасын бирде һәм оешманың интернет-сайты мөхәррире Гөлфия Кәримова белән без Ульянга, яңа танышларыбыз янына юл тоттык.

Биредә “Ак калфак” оешмасы 2005 елдан алып, менә инде тугыз ел дәвамында Ульян өлкә татар милли-мәдәни автономиясе канаты астында уңышлы гына эшләп килә икән. Оешма белән беренче көннән Ульянның “Татар ашханәсе” хуҗабикәсе Асия ханым Мөлекова җитәкчелек итә. Аның инициативасы буенча хатын-кызлар күп матур чаралар, очрашулар, кичәләр үткәреп торалар.

Һәр елга, һәр айга эш планы булдырылган. Халыкка дини һәм дөньяви тәрбия бирү буенча эшләрне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башка милли оешмалар белән гел бергә, киңәшләшеп алып барырга тырышалар. Шушы максаттан чыгып, дини курслар, “Әниләр мәктәбе”, “Танышу клубы”, “Хаҗияләр клубы”, фольклор түгәрәге даими эшләп тора. Өлкәнең һәр районында диярлек “Ак калфак”ның бүлекләре булдырылган.

- Алда безне яңа бурычлар көтә, чөнки Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында әйтелгәнчә, милләтебезне саклап калуга үз өлешебезне кертү теләге көчле, - дип сөйләде мәҗлестә Ульян өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия ханым Мөлекова.

Бу очрашуда, бездән тыш, Сахалиннан татар җәмәгатьчелеге вәкиле Зәкия ханым Вәлитова да бар иде. Аны Асия ханым Мөлекова хатын-кызлар форумыннан Ульянга махсус кунакка һәм тәҗрибә уртаклашырга чакырып китергән.

Зәкия ханым үзенең ничек итеп Сахалинда таралып яшәгән татарларны бергә берләштерүе, аларның милли проблемаларын хәл итәргә тырышулары турында сөйләде. Аңа бу эштә Казаннан да ярдәм күрсәтәләр икән. Мәсәлән, элек мәетне җирләргә җирне 20 мең сумга сатканнар. Хәзер Татарстан хөкүмәте, Татар конгрессы булышлыгы белән бу проблема уңай хәл ителгән.

- Тик шунысы кызганыч, Сахалин татарлары бик нык руслашкан. Аларның күбесе татар булырга ояла. Безгә бу юнәлештә сездән дә күбрәк эшләргә туры килә һәм киләчәк, - дип сөйләде Зәкия ханым Вәлитова.

Ульян өлкәсе “Ак калфак” оешмасының бу мәҗлесе өлкә татарларының Мәдәният үзәгендә үткәрелде. Без ульянлыларның шушындый яхшы шартларда эшләүләренә шатландык та, гаҗәпләндек тә, хәйранга да калдык. Элеккеге административ бина капиталь ремонттан соң өлкә губернаторы карары буенча тулысынча бөтенләйгә татар җәмәгатьчелегенә бирелгән, түләүле штат та булдырылган, коммуналь хезмәтләр дә бушлай.

Безнең Самарада да матбугатта шундый татар милли үзәге төзелүе турында хәбәрләр күренгәләде. Тик бу хыялны кайчан тормышка ашачагы гына әлегә билгесез.

Без хәзер тырышып-тырмашып 5 июньдә өлкәбездә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасын булдыру өстендә эшлибез. Ульян хатын-кызларының эш тәҗрибәсе бик тә ярап куяр, дип уйлыйбыз. Бергәләп эшләгәндә Самара өлкәсе хатын-кызлары да киләчәктә яшь буынны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешерләр, дигән өметебез зурдан.

Разия ӘЮПОВА, Самара өлкәсе татарларының “Ак калфак” оешмасын оештыру буенча инициатив төркем җитәкчесе, Самараның “Розалина” татар ашханәсе хуҗабикәсе



Ульян өлкәсе “Ак калфак” оешмасында очрашу вакытында (сулдан уңга) Разия ӘЮПОВА, Асия МӨЛЕКОВА, Зәкия ВӘЛИТОВА, татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә САФИНА.

Рузия ХӘЛИМОВА фотосурәте
 


Разия ӘЮПОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»