поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.06.2014 Җәмгыять

Бер гасырлык ярату

Габриель Маркеснең “Йөз ел ялгызлык” әсәре Буэндиа нәселе турында. Әсәрдә тасвирланган җиде буын вәкилләренең һәркайсының диярлек тормышы Урсула күз алдында уза. Ул 120 яшькә җитеп, ахыргы көннәренә кадәр нәселен кайгыртып, башта балаларына, аннары күпсанлы оныкларына ярдәм итеп яши. Түбән Камага сәфәрем барышында Урсуланы күргән кебек булдым.

Шәрифә әбигә – 103 яшь.Йөзьяшәр Татарстан, Украина, Канадага таралган нә­сел­нең башында тора. Үзеннән соң килгән 4 буын вәкил­ләренең күбесе аның тәр­биясе аша узган. Түбән Каманың Химик­лар урамындагы күпкатлы йорт­ларның берсендә урнашкан фатирда мине килене Нурзия апа каршы алды. Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашкач, әбинең бүлмәсенә уздык.

Кечкенә генә ябык карчык, йөземне үзенә якын ук китереп, мине танырга тырышты. Күзләре ачык зәңгәр, бераз тоныкланган, начар күрүе дә шуңадыр. Йөзе җы­ерчыклы, әмма бит урталары шома.

– Кем кызы соң син?

– Фәһим кызы.

– Әй бу колакларны! Сатып алыр идем. Ишетми.

Кемлегемне аңламаса да, әби күчтәнәчтән авыз итәсен алдан сизгән. Иренем кычыткан иде, дип, ябык бармаклары белән үзе тотып, конфетлардан авыз итте. Янындагы тумбочка өстендәге савытны алып, чәй йотты. Баллы ярата, ди килене. Ул арада кат-кат сорап, кемлегемне бе­лергә тырышты. Шәрифә әби җай­лап урынга яткач, Нурзия апа белән кухняга чыктык.

– 100 яшенә кадәр хәле бик әйбәт иде. Энәләргә җеп кертә иде әле. 95 яшенә кадәр кибетләргә йөрде: шырпы, тоз, ипиләр алып кайтып куя иде. 95тә паралич сугып, 3 ай урын өстендә ятты. Сөйләшә алмады, дус карчыклары килеп, ясин чыктылар. Алланың рәхмәте ул-бу булмады, үзе торып китте. 100 яшенә бүләк ителгән микродулкынлы мич­тә ризык җылытырга да өйрәнде. Туган көне узып күп тә үтми, кулы сынды. Күз тидерделәрме шунда. Кулы ялганды, әмма шуннан бирле күбрәк урын өстендә инде.

Чәй өстәле янына утырып, Шәрифә әбинең тормышы турында сөйләшәбез.

– Беркайчан телевизор ка­рамады, казылык ашамый иде, кесә телефоны тотмады. Бер вакытта да аягын чалыштырып утырмый иде. Яшь вакытта эшләдек тә эшләдек дип әйтә иде. Зарланмады. Яшәүне бик яратты. Нәсел­ләрендә озак яшәүчеләр бул­маган. Энесе белән се­ңлесе 70не узып дөнья куйды. Хәзер хәтере дә югалгалап ала, саташып сөйләш­кәли. Әниләр төшкә керә, ди. Үлем-китем буласын алдан сизә: борын очым кычыта, ди. Кайчакта үзен­нән-үзе догалар укый башлый, шигырь, бәет­ләр әйтә. Кайвакыт Ленарны (оныгы) танымый тора, әмма әллә кайчан гына бер күргән кешеләрен танып куя.

Шәрифә әбинең улы Леонард һәм килене Нурзия белән тора башлавына 40 ел.

– Декрет ялында утырмадым. Балаларны ул карады, оныкларны да карашты. Камыр ризыкларын бик тәмле пешерә иде. Мин дә аннан өйрәндем. Күршеләр белән бик тату булды. Ул авырып киткәч, сөйләшергә кеше дә юк диючеләр бар. Коръән, догаларны гел укыды. Күр­шеләр, әбиегез шуңа күрә озак яшидер, диләр.

Йөзьяшәр әби Чистай рай­о­нының Татар Ялтаны авылында туган. Шунда кияүгә чыккан, колхозда эшләгән, 5 бала тудырган. Ике кызы – берсе 8 айлык вакытта, берсе 4 яшьтә вафат булган. Ире Гомәр 1943 елда сугышта үлеп калган. 1935 һәм 1937 елгы ике улы Украинада яшәгән (хәзер алар исән түгел. Олыгаеп дөнья куйганнар). Леонард – төп­чек улы.

– Ирем абыйларыннан күп­кә соңрак туган. Ул беркайчан әтисенең кем икәнен бел­мәде. Әби сөйләмәде, Леонард сорап борчымады. Үзе сөй­ләмәгәч, башын катырмадык.

Украинадагы улларының берсе, хохол кызына өйлән­гәне, бер кыз үстергән. Кызы хәзер Канадада яши икән. Шунда укыган, Канада еге­тенә кияүгә чыгып калган. Туганнары белән элемтәләре өзелгән. Икенчесе ике тапкыр өйлән­гән, 3 баласы булган. Аерылышканнан соң беренче хатыны кызы белән Мамадышка кайтып урнашкан. Хәзер ул кызның оныклары үсә. Икенче хатыныннан туган ике баланың берсе генә исән: Илдус исемле, Украинада яши. Шәрифә әби читтәге оныкларын карашырга да өлгергән. 12 ел Украинадагы улларында яшәп кайткан.
– Мамадыштагы оныгы гел килә. Без берәр җиргә киткәндә, әбине ул карый, – ди.

Нурзия апа да, Леонард абый да, “Шин“ заводында эшләп, пенсиягә чыкканнар. Ике балалары бар: бер кыз, бер малай.

– Безнең нәселдә никтер бер кыз, бер малай еш туа. Мамадыштагы оныгының 3 кызы да бер кыз, бер малай тапты. Олы кызым Ләйсәннең дә бер улы, бер кызы үсә. Кечесе Ленарның бер кызы бар. Кызының әнисе белән язылышмыйча тордылар. Бала туганчы аралары өзелде. Киленебез хәзер башка ке­шегә кияүгә чыкты. Әмма оныгыбызны карашабыз. Туган гына вакытында ирем көнгә өч тапкыр бара иде. Киленнең башка кешегә кияүгә чыгасы билгеле булгач, елап кайтты. Аңа карап, әнисе баланы бездән аерып куймады. Хәзер икенче ирен­нән туган малае да безне әби-бабай дип белә. Безгә килеп йөри. Ял итәргә барганда, аны да үзебез бе­лән алабыз. Киленнең икенче ире дә безне әти-әнисе урынына күрә. Бәйрәмнәргә йө­ре­шә­без.

“Йөз ел ялгызлык” әсә­ренең ахыры аяныч. Ул ярата белмәүләре аркасында йомык системадан котыла алмаган әлеге нәсел кеше­ләренең юкка чыгуы белән тәмамлана. Ә Түбән Камадагы йөзьяшәр әбинең нәселе нык. Тармак­ланган нәселнең югалган очлары, төенләнгән урыннары булса да, нәселен дәвам итеп, киң күңелле, чишелмәстәй тоелган мәсьә­ләләрне сабырлык белән хәл итүче, ярата бе­лүче кешеләр яши. Шә­рифә әбинең озын гомеренең сере дә шул әлеге дә баягы гап-гади яратуда, тормышны, балаларын, онык­ларын яратуда икәнен аң­ладым.

Китәргә дип җыенгач, саубуллашырга кердем. Шәри­фә әби: “Бу кызны озатыгыз, мин баскычтан төшәргә куркам”, – дип, минем өчен борчылып калды. 


Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 80 | 04.06.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»