03.06.2014 Медицина
Соңгы сәгатенә кадәр лаеклы тормышта
Соңгы 10 елда Татарстанда балалар инвалидлыгын, яңа туган сабыйларның үлемен киметүгә ирешкәннәр. Сәламәтлек системасын модернизацияләү ярдәмендә ирешелгән уңышлар бу. Бу өлкәне үзгәртеп коруга бүленгән акчаларның 32 проценты кечкенә пациентларга ярдәм күрсәтүче хастаханәләрне, бала табу йортларын җиһазлауга тотылган бит.
Бүгенге көндә заманча мәгълүмати технологияләр авыр хәлдәге нәниләргә кирәкле ярдәмне тиз арада күрсәтергә мөмкинлек тудыра. Шулай, Республика балалар клиник хастаханәсе нигезендә булдырылган реанимация-консультация үзәгендә атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать югары квалификацияле табиблар авыру нәниләргә үз ярдәмен күрсәтергә әзер тора. Бала табу йортларында, балалар хастаханәләрендә урнаштырылган 30 заманча монитор системалар ярдәмендә андагы авыр хәлдәге нарасыйларның хәлен күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.
Сәламәтлек системасын үзгәртеп коруның нәтиҗәләре, инде әйткәнебезчә, ачык күренә. Уңышлар меңләгән кеше гомере белән исәпләнә. Әмма кайчак медицина оешмаларындагы заманча җиһазлар да ярдәмгә килә алмый. Бүгенге көндә дәвалау ысуллары табылмаган сырхаулар, гомерләре айлар, көннәр, хәтта сәгатьләр белән исәпләнгән авыру кешеләр бар. Һәм, кызганычка, дәваланмый торган авырулардан бөтенләй нәни балалар да интегә.
Дәвалау чаралары булмаган орфан (бик сирәк очрый торган) авырулар белән туган нәниләр республикабызда да бар. 268 бала тумышыннан ук үлемгә хөкем ителгән. Бүген күп кенә онкологик авыруларны дәваларга өйрәнсәк тә, бу чир дә нарасыйлар гомерләрен өзә бирә. 579 балага хәзерге вакытта шундый диагноз куелган. Мондый очракта медицина ярәменнән бигрәк, психологик, социаль, педагогик ярдәм таләп ителә. Табиблар телендә бу паллиатив ярдәм дип атала. Мондый ярдәмнең максаты дәваланмый торган авыруларның һәм аларның гаиләләре тормышын мөмкин кадәр лаеклы итү.
Паллиатив ярдәм төшенчәсе илебездә 20 еллар тирәсе элек кенә барлыкка килә. Бу вакыта әлеге юнәлешнең нәрсә икәне дә томанлы күзалланган – норматив база да, финанс чыганаклар да билгеләнмәгән булган, хәтта мондый ярдәмгә мохтаҗ балалар санын да белмәгәннәр. Бүген инде барлык юнәлешләр буенча алга китешләр бар.
Паллиатив ярдәм үсешендә лидерлар Бөек Британия, Төньяк Америка, Африка көньягы ёщм Австралия санала. Россиядә дә бу юнәлеш бик тиз темплапр белән үсеш ала. 2011 елда федераль канунда беренче тапкыр паллиатив ярдәм төшенчәсе формалаша.
Казанда балалар хосписы ачылу санаулы вакыт кына яшиячәк нәниләрнең хәлен җиңеләйтү юнәлешендә зур алга китеш. Башкалабызның “Ривьера” күңел ачу үзәгендә узган паллиатив ярдәм күрсәтүгә багышланган түгәрәк өстәлдә бу аерым билгеләп үтелде. Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе Владимир Вавилов сүзләренчә, хоспис төзү эшенә керешкәч, чит ил тәҗрибәләре өйрәнелгән. Илебездә бу әлегә шундый икенче оешма гына бит.
Бу эшне ярымкараңгылыкта башкарырга туры килде. Хоспис төзелеше безгә шактый авыр бирелде. Әмма башкаларга җиңел булсын өчен, эшкә беренче алынучы булырга тиеш, - диде ул үз чыгышында.
Владимир Вавилов ирешелгәннәрдә тукталырга җыенмый. Якынагы елларда хосписның икенче чираты да кулланышка тапшырылыр, дип өметләнә ул 19-25 яшьтәгеләр арасында да республикабызда паллиатив ярдәмгә мохтаҗ 50-55 кеше бар.