поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.06.2014 Мәдәният

“Ялкынлы яшьлек” ансамбленең җитәкчесе Илгиз Колючев белән интервью

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамблен татар илендә белмәгән кеше юктыр. 44 иҗат елы эчендә әлеге ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте.

Без бүген аның җитәкчесе, “Дуслык” ордены кавалеры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Губерна, татар халык мәдәниятен тергезүдә зур көч куйганы өчен Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре лауреаты, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вице-президенты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВ (аны дуслары үзара Кәлүч дип тә йөртәләр) белән сөйләшәбез.

- Илгиз абый, өлкәбездә яшәүче милләттәшләребез сезнең концертларны бәйрәм кебек көтеп ала, үзебездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә сезне белүчеләр аз түгел. Сезнеңчә, ансамбль ничек шундый популяр була алды?

- Чынлап та, “Ялкынлы яшьлек” Самара өлкәсенең барлык шәһәр-авылларында булып, Ульяновск, Саратов, Пенза, Уральск өлкәләрендә, Казанда, Мәскәү каласында да чыгыш ясады. Татарстан “Яңа гасыр” телевизион каналында да тапшыру күрсәткәч, Җир шарында яшәүче бөтен татарлар безнең турыда ишеткәннәрдер, минемчә.

“Ялкынлы яшьлек”нең җитәкчесе буларак, ансамбльнең популярлыгы - артистлар һәм концертларны әзерләүдә ярдәм иткән һәрбер кешенең хезмәте, дип әйтә алам. Алар шундый зур теләк белән, бар көчләрен, мәхәббәтләрен салып номерларны әзерләп, сәхнәгә куймаса, концертларыбыз шундый матур булмас иде. Шулай ук безнең репертуар борынгы һәм хәзерге заман татар җырлары, искиткеч биюләр, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек шигърият юллары белән төрләнгәнгә барлык яшьтәге кешеләрнең мәдәният ихтыяҗына туры килеп, тамашачыларның игътибарын җәлеп итә.

- “Ялкынлы яшьлек” нинди бүләкләргә ия булды? Шул турыда сөйләп китсәгез иде.


- 1977 елда ансамбльгә Халык исеме бирелде, 1985 елда ул Бөтенсоюз җыр, бию һәм шигърият бәйгесе лауреаты булды. Үткән елда Россия регионнарында татар милли мәдәниятен үстерүчеләргә бирелә торган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын ала алдык. Шушы 200 мең сум акча “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистларының костюмнарын яңартуга тотылды.

- Быелгы ел башында тагын бер грантка ия булгансыз, дигән шатлыклы яңалык ишеттек, ул ничек килеп чыкты? Аның акчасын нәрсәгә тотарга уйлыйсыз?

- “Ялкынлы яшьлек”нең 800нче юбилей концертына безне тәбрикләргә Казаннан зур кунаклар килгән иде. Алар арасында булган Федераль автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов, безнең концертны карагач: “Искитәрлек яхшы программа, бу елгы грантка да гариза яз”, - диде. “Ни булса, шул булыр”, - дип, аның сүзен тыңлап, гаризамны язып илттем һәм “Ялкынлы яшьлек” кабат Татарстан Мәдәният министрлыгының 230 мең сумлык грантына лаек булды.

Без бу акчаны ансамбльнең гастрольләренә тотарга булдык. Ул гастрольләр 5 айга якын вакыт эчендә өлкәбезнең Новокуйбышевск, Жигулевск, Тольятти, Сызрань шәһәрләрендә, Челно-Вершины, Шенталы, Камышлы төбәкләрендә узды. Шул концерт программасын караган милләттәшләребездән безгә әле дә рәхмәт хатлары явып тора.

- Илгиз абый, әлеге концертларның кайсысы аеруча исегездә калды?

- Әлбәттә, безне авылларда да, зур шәһәрләрдә дә бик җылы, алкышлап каршы алалар. Тик әлеге проектның Камышлы авылында үткән соңгы концертын тамашачының үтә яхшы кабул итүе безне таң калдырды!

Алты ел чамасы тәнәфестән соң, без әлеге авылны бик тә сагынып, “безне онытмаганнар микән”, дип, дулкынланып бардык. Тик юкка борчылганбыз, тамашачы безне беренче минуттан ук үз итеп, кайнар алкышларга күмде. Аның уңай энергетикасы, тиз арада сәхнәгә күчеп, артистларыбызга аеруча дәрт белән чыгыш ясарга булышты.

Иске Ярмәкнең “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин һәм бу колллективның режиссеры Әлфия Баһаутдинова, Камышлы Халык драма театры җитәкчесе Гүзәл Исламова һәм Камышлы районы Мәдәният йорты директоры Светлана Хәлимовага “Ялкынлы яшьлек» ансамбленә карата әйтелгән җылы сүзләре өчен, безнең концертны оештыруга аеруча зур өлеш керткән район мәдәният идарәсе җитәкчесе Раилә Сафинага кайнар рәхмәтләребезне белдерәбез.

- Тамашачы сезнең концертыгызны якын арада тагын күрә аламы?

- Өлкә Сабан туенда минем юбилеема багышланган яңа программа белән чыгыш ясаячакбыз, рәхим итеп карагыз!

- Илгиз абый, без дә сезне 4 июньдә булачак туган көнегез – 75 яшьлек юбилеегыз белән “Бердәмлек” газетасы укучылары исеменнән чын күңелдән тәбрик итәбез! Алдагы гомер юлларыгызны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын Сезгә. Иҗат эшегездә тагын да уңышлар теләп, безне яңа концертлар белән әле тагын күп еллар куандырып торырсыз дип ышанып калабыз.


- Рәхмәт!

Илгиз Исмәгыйль улының энергиясе әле һаман яшьләрнеке кебек янып, кайнап тора. Күзләрендә уйнаган дәрт чаткысы аны шулай үз яшенә карата күпкә яшь күрсәтә торгандыр. Ә бәлки, аның күңелендә “Ялкынлы яшьлек”нең мәңге сүнмәс ялкыны шулай яшәүгә көч биреп янадыр.
 


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ 22 | 01.06.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»