|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2014 Җәмгыять
Саклыйк, яклыйк балаларны!Бер танышым “Мин дүртенче сыйныфта укыганда кукуруз басуында каргалар кудым,” - ди. Мин үзем кечкенә чакта чеби сакладым, аларны явыз тилгәннән якладым. Бу бик җаваплы эшемдә ярдәмчем ата каз иде. Әз генә куркыныч янаса да, ыслап, канатларын җәеп һөҗүмгә ташлана. Тилгән генә түгел бер песи дә, эт тә якын килә алмый. Хәтта ашарга салырга килгәндә, үземне дә йомшак җиремнән чеметеп алырга күп сорамый иде ата казыбыз. “Әти-әни”ләренең шундый кайгыртуын тоеп үскән чебиләр нигә исән-сау булмасын да, нигә тәгәрәшеп үсмәсен?! Еллар узган, гомерләр үткән саен балачактагы ата казлар, ана казлар еш искә төшә, уйландыра. Сакланмаган, якланмаган, ташланган балаларның артканнан - арта баруы сискәндерә. Күңел: “Киек кош, җанварларда булган җаваплылык, тугрылык хисе нигә адәм балаларында юк соң?” - дип өзгәләнә, әрни. Бүген инде чыбык тотып, сап-сары томшыклы чебиләрне түгел, рәнҗетелгән, кимсетелгән, ташланган, кыйналган сабыйларны яклыйсы килә. Иң беренче чиратта, юньсез әти-әниләрдән, әлбәттә. Бер генә сабый да дөньяга начар холыклы, шакшы күңелле булып тумый. Кулларыбызга ачылыр-ачылмас язгы бөредәй саф, чиста, керсез, илаһи җаннарны кабул итеп алабыз. Кызлар бар да яхшы, начар киленнәр каян килә? - дигәндәй, начар бала ничек үсә соң? Балалар - гөлләребез, - дибез. Бик дөрес, ничек сугарабыз, ничек тәрбия кылабыз, гөлләребез дә шулай үсә, чәчәк ата яки сула, гарипләнә. Гаиләдә тәрбиянең нигезе салына. Алтыдагы алтмышка, диләр бит. Әгәр әхлакый яктан гарип бала үстерәбез икән, балалар бакчасы, мәктәп кенә бу бөкрене турайта алмаячак. Балачакта алган күнекмәләр, гадәт, мәхәббәт, нәфрәт адәм баласын гомер буе озата бара. Бала күп очракта үзенең ни өчен шундый хәлгә төшүен дә аңламый. “Нигә мин шундый мәрхәмәтсез, аңламыйм, ни өчендер гел сугышасым, кемнедер кыйныйсым килә. Кечкенә чакта әти песи баласын баганага бәреп үтерә иде, шул күз алдымда тора.”
Әлфирә НИЗАМОВА |
Иң күп укылган
|