• 21.09-22.09 Театраль солянка. Филармония. 18:30
  • 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Сентябрь Анастасия Колесова
  • 19 Сентябрь Нури Арсланов (1912-1991)
  • 19 Сентябрь Юрий Гвоздь
  • 19 Сентябрь Сергей Рыжиков
  • 19 Сентябрь Сәлимә Әминова
  • 20 Сентябрь Рим Гыйльфан
  • 20 Сентябрь Валерий Власов
  • 20 Сентябрь Заһит Хәбибуллин (1910-1983)
  • 20 Сентябрь Кристиан Ансалди
  • 20 Сентябрь Лилия Нуретдинова
  • Казанда метро Аметьево янында 4 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ бер кыз эзлибез. Бэясе 5200+кварплата. Телефон 89179389041 (ватсапка языгыз)
  • Казан Совет районында зур булме 18 кв.м. Балконы бар ремонт ясалган. Садик кибетлэр остановка якында гына 89509469991
  • Казан Яна кер юу машинасын (СЛАВДА) 4кг юа ценнтрафугалы сатам 3000 сумга или 200кг бэрэнгегэ алыштырабыз. т.89872219128
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. Казан. WhatsApp: 89872147611
  • Кама-Тамагы, Антоновка авылында жир участогы сатыла, тулы 22 сот, аерым 11 сот. Каршыда кул. тел.89274173595.
  • Казан Зур рамкада көзге сатыла 89655808912
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738 (Кайбыч)
  • Казанда озак вакыт тору өчен бер бүлмәле фатир эзлим. WhatsApp: 89874072271.
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. 89270352070, 89274180780

 

 

 
Архив
 

29.05.2014 Милләт

Милләтебез язмышы – хатын-кыз кулында

15 - 17 майда Казан шәһәрендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып узды. Өч көн буе дәвам иткән форумда Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең татарлар күпләп яшәгән барлык регионнарыннан 500гә якын делегатлар катнаштылар. Моннан тыш, 19 чит илдән татар тормышында актив кайнаган 90 делегат килгән иде.

Әлеге форум кысаларында узган чаралар татар хатын-кызларына гаиләдә үз бурычларын искәртү, балалар тәрбияләгәндә милли кануннарыбызга таянып эш итү юнәлешендә килеп туган кыенлыкларны уртага салып сөйләшү, аларны хәл итү юлларын эзләүгә юнәлтелде. Ә мәсьәләләр күпкырлы: тел, мәдәният, милли ризыклар да, киенү, тәрбия һәм гыйлем бирү.

Боларның барсын да форум барышында якыннанрак күзаллау мөмкин иде. Мәркәзебезнең урта белем бирү йортлары белән танышуны гына алыйк. Фатыйха Әитова исемендәге 12нче кызлар, 2нче татар гимназиясе, 4нче кызлар интернат-гимназиясе, сәләтле балалар өчен 2нче һәм сәләтле малайлар өчен 7нче гимназияләрдә туплаган мәгълүматлар, тәҗрибәле укытучылар, балаларның үзләре белән очрашу бик әһәмиятле булды. Әлеге уку йортлары Россиянең һәм дөньяның барлык төбәкләреннән укучылар кабул итә, яшәгән төбәгендә татарча белем алу мөмкинлеге булмаганда, ата-ана үз баласын 7нче сыйныфтан әлеге уку йортларына бирә ала. Тәрбия һәм гыйлем бирү ысуллары, алшартлар, заманча техниканы күреп, сокланмый мөмкин түгел иде.

Үзен татар итеп тойган татар хатын-кызының шулай ук татар милли киеме дә булырга тиеш. Киенү зәвыгы милли хәзинәләребезнең бер өлешен тәшкил итә. Шуңа форумга килер алдыннан ук оештыручылар делегатларга милли киемнәрдән килергә кирәклеген хәбәр итте. 500гә якын делегатның күпчелеге татар күлмәкләрендә, милли калфакта булуын күрү чыннан да бик күңелле булды. Милли киемнәр тегү, орнаментлар коллекцияләү белән шөгыльләнүчеләр, мәдәни юнәлештә эшләүчеләр күңеленә хуш килгән милли кием күрү белән фотосурәткә төшереп алырга ашыкты. Моннан тыш, милли киемнәр, милли ризыклар, кул белән эшләнгән җиһазлар, картиналар, уен кораллары күргәзмәсе дә оештырылды. Һәркем үзен кызыксындырган юнәлеш буенча чараларда катнаша алды. Татарча китап-журналлар, газеталар сату нокталары яныннан да кеше өзелмәде.

Беренче көн

Форумның беренче көнендә барлык делегатларга Галиәсгар Камал исемендәге театрда Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен күрсәттеләр. Әлеге тамашада Сталин чорында халкыбыз кичергән коточкыч күренешләр тасвирлана. Әйе, ул елларда динебез, мәдәниятебез зур югалтулар кичерә. Йөзләгән, меңләгән татар зыялылары, әдәбиятчылары, фән вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм дин әһелләре юк ителәләр, ә аларның хезмәтләре тыела. Үзләрен аямыйча халкыбызга хезмәт иткән бу шәхесләрнең исемнәре, эшләре һәм фаҗигале язмышлары бүген тарихта гына кала бирә. Әлеге әсәрнең авторы бүгенге буын бу вакыйгаларны хәтерләсен, аннан үзенә сабак алсын, зур кыенлыклар белән дә саклап калынган йолаларыбызны, телебезне, динебезне бүген тыныч, ирекле тормышта башка халык йолалары белән алыштырмасын өчен кисәтү ясый. Әсәрдә тормыштан алынган чынбарлык вакыйгалар, шәхесләр гәүдәләнгән.

Мөхлисә Бубый - беренче татар мөгаллимәләренең берсе, Россиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый. Ул бөтен гомерен татар халкын мәгърифәтле итүгә, алдынгы караш тәрбияләүгә багышлый. Әмма Сталинның кансыз сәясәте бу фидакарь шәхесне дә аямый. НКВД төрмәләрендә җәзаланса да, атылуга хөкем ителсә дә, халкына һәм диненә хыянәт итми ул. Кансыз тикшерүчеләрне кызганырга, сатлык дусларын кичерергә үзендә көч таба, аяусыз сәясәт адаштырган бу җаннарны Аллаһка мөрәҗәгать итәргә һәм бары тик аннан гына ярдәм сорарга өнди. Соңгы сәгатенә кадәр Мөхлисә Бубый үзенең рухи көченә һәм какшамас иманына таяна. Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары әлеге вакыйгаларны сәхнәләштергәндә тамашачылар тыела алмыйча елап утырды. Әсәр бик тетрәндерде безне. Ә иң мөһиме, минемчә, бу мизгелләрдә милләтебезне, димәк, үз-үзебезне саклап калуда, һәрберебез үзебездән нинди өлеш кертүебез, гаиләдә миллилекне саклап калуда хатын-кызның роле, бүгенге тормышыбыз турында уйланды.

Икенче көн


Форумның икенче көнендә Галиәсгар Камал исемендәге театр бинасында иң актуаль милли мәcьәләләрне уртага салып сөйләшүгә, докладлар тыңлауга корылган пленар утырыш булды. Форумда катнашучыларны сәламләргә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гиматдинов һ.б. килде.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге Бөтендөнья форумының нәтиҗәләре көттермәячәге турында ышаныч белдерде. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” дип аталган депутат-хатын-кызлар берләшмәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы эшләве турында сөйләде. “Парламентта гаилә, ана булу, аналарның хокукларын яклау, туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу мәсьәләләре даими игътибар үзәгендә. Бу юнәлешләргә җитди игътибар бирелә, тиешле республика программалары кабул ителде һәм чынга ашырыла. Хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары дәүләт хакимияте органнары белән берлектә куелган максатларны хәл итүдә зур уңышларга ирешәчәк”, - дип сөйләде ул һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укып үтте.

Удмуртиядән форумда 9 делегат катнашты. Алар Можга шәһәреннән Милли-мәдәни автономия активистлары Фәридә Аникина, Люция Галиева, Ижаудан, К. Герд исемендәге музей хез¬мәткәре Резеда Әхмәтвәлиева, журналистлар Хәмидә Гайфуллина, Фәнзилә Салихова, УР “Халыклар дуслыгы йорты”нда милли һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенең әйдәүче методисты Алия Абдуллина, Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре Рәфилә Рәсүлева, УР Социаль педагогия көллияте татар теле укытучысы Вәсилә Хәкимова иде. Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан Вәсилә Хәкимовага Удмуртиядәге милли эшләрдә актив катнашканы өчен Мактау хаты тапшырылганда үзебезнекеләр өчен горурлык хисләре туды.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова дөньякүләм форумда әлеге иҗтимагый оешма алдында бик күп хәл ителәсе мәсьәләләр торуы, шуларның иң мөһиме һәм аянычлысы - катнаш никахлар мәсьәләсе икәнлеген ассызык¬лады. Аның сүзләренчә, көн кадагына кагылган әлеге проблемадан арыну өчен “Ак калфак” оешмасы кысаларында димчелек йоласын үстерү бик урынлы. Ул форумда катнашучыларны телне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне сакларга, балалар тәрбияләгәндә һәрвакыт уяу булырга өндәде. Кадрия Идрисова шулай ук татар милли киемнәре популярлаштырылырга, рәссам¬нарның татар халкының гореф-гадәтләрен тасвирлаган картиналары күргәзмәләрен оештырырга кирәклеген ассызыклады. Шулай ук хатын-кыз, балалар тәрбияләү мәсьәләләрен чагылдырган телевизион тапшырулар ешрак күрсәтелсен иде, дигән теләктә калды.

Бирегә җыелган хатын-кызлар үзләрен борчыган мәсьәләләр турында саф татар телендә фикер алыштылар, үзләре яшәгән төбәкләрдә телне, милли гореф-гадәтләрне саклап калу өчен нинди эш алып барылуы хакында сөйләп үттеләр.

Бөтендөнья Татар хатын-кызлары Пленар утырыш тәмамланганда яңгыраган чыгышлар, тәкъдимнәр, күтәрелгән проблемаларны күздә тотып резолюция кабул ителде. Бу көнне Галиәсгар Камал исемендәге театр бинасында узган “Сөембикә” журналының 100 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә танылган җырчылар, “Казан” бию ансамбленең зәвыклы биюләре белән үрелеп барды. Әлеге чарада “Сөембикә” журналының узган юлы, тарихи вакыйгалар чагылыш тапты. Бу иҗади кичә ерак-еракларда милли моңга, җырларыбызга, әдәбиятыбызга сусап яшәүче татарлар өчен, аеруча, күңелләренә сихәт, рухи азык булгандыр.

Гомумән, форум төрле илләрдән, регионнардан җыелган татар хатын-кызларын якыннан таныштырды, дуслаштырды, бер-берсе белән аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен чикләр ачты.

 

Элмира НИГЪМӘТҖАН
Яңарыш
№ 22 |
Яңарыш печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№3 (878233) / 01.06.2014 22:32:11

Хәтер кичәсе

Бүген БТИҮнең президиум әгъзәләре һәм татар зыялылары, Камалетдинов Юныс Гарафутдин улына багышлап Казан шәһәрендә Хәтер кичәсен үткәрделәр. Юныс абый – Бөтентатар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе булды. Ул күп еллар Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) җитәкләде. Татар дәүләтчелеген торгызуда аның өлеше һичшиксез зур иде. 1990 елда кабул ителгән «Татарстан дәүләт суверенитеты турында» Декларация, 1992 елгы бәйсезлек турындагы референдум, 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе – бу бөек тарихи вакыйгаларда ул актив катнашты. Бөтентатар иҗтимагый үзәге җитәкчесе буларак, Татарстан бәйсезлеге өчен армый-талмый көрәште, татар дәүләтчелегенә, мәгарифенә, теленә һөҗүмгә каршы торды, үзен кыю, акыллы сәясәтче дип күрсәтте. Татар милли хәрәкәтенең мөфтие Айрат Шакиров (Гөмәр хәзрәт Батырша) кичәне изге китабыбыз Көръән сүзләре белән ачып җибәрде, милли азатлык көрәшендә шаһид булганнарга багышлап дога кылды, чыгышын мондый сүзләр белән тәмамлады: “татар милләте бары тик Ислам дине белән генә исән калачак, зур җиңүләргә ирешәчәк”. Татар халкының каһарман уллары һәм кызлары, үз тормышларын куркыныч астына куеп, үз ирекләрен чикләп, үз-үзләрен җәлләмичә, татар милләтенең киләчәге өчен, дәүләтчелеге өчен үзләрен аямыйча көрәштеләр. Без аларны беркайчан да онытмабыз!
Чаллы ТИҮе рәисе - Рәфис Кашапов

№2 (878117) / 30.05.2014 11:32:06

бикә сөен.

Аерым кешеләрнеке булганы кебек кавемнәрнең дә язмышлары бар дип уйлыйк!

Бу күренешләрне сәясәтме дип, әллә инде сәясәттә буласы килүме дип, ничек аңларга? Укучыга калдырыйкмы, ул ачыкласын? Әллә укытучыгамы? Кыскасы "сезләр"гәгенәме әллә? "Дини"ләрчә әйткәндә. Шәхсән минем өчен сез дип әйтү дә күпчелекне аңлата кебек.

Сәясәт, хатын кызларыбыз, бер караганда, сезне бик кызыксындырмый да кебек. Кызыксындырса да, кем ничегрәк киенгән яки чишенгән, шулай гына шикелле. Атеистик сәвит системы барыбызга да, бигрәк тә, хатын-кызларыбызга чиксезләп, биргән иректән соң.. ? Динен дә юньләп аңламый калган, кавем булып оешып та "бетә алмаган татар?", кызганычка каршы, бүген бер сүз белән әйткәндә, г(к)омикус советикус.

Күзегезне ачыбрак карагыз, әнә, гейвропа белән гейвразия арасы чигендә яшәүче, чәч толымын башына матур итеп урый, ә хәзер әнә, әле бер(Әнҗилә, ирләрчәрәк киенгән фәрештә, ягъни), әле икенчесе нишләптер чатанлап чыкканнарга. Гафу?! Карагыз кара! Миңа калса уйнап кына да йөрмиләр кебек. Ни өчен, диген син ә, ни өчен? Сөйкемле х-кызларыбыз, көзгегә караган кебек карагыз әле, шуларга!

Кемнәр артыннан, кай юнәлештәрәк узышасыгыз килә сезнең? Җиттее, сабантуелары!! Сулы чиләк күтәрепме, әллә күкәйле кашык кабыпмы йөгерешәсегез килә инде сезнең? Бүген генә түгел, бүгенгесе көндә, бүгенгедән чыгып сөйләшсәк. Гафу үтенәм, әллә чамалап та карыйсыгыз килмиме? Ә нәрсәне диген әле син?!

Минем карашта, шәхсән, хатыннар күтәрергә тиешле йөк бөтенләй башка. Ничек Аллаһ Тәгалә яраткан шулай тиешле дип уйлыйм мин. Һәм ул йөк, "авыр" булса да, менә дигән! Хөмәтле тек хөрмәтле. Тәбигыйләр, "естествознающие"ләр, бигрәк тә беләләр булса кирәк. Дөрес итеп күтәргәндә, вәжни белеп сүлим, чатанламый Адәм баласы. Штангист булмаса да.

Украинада яшәүчеләр, барысы да булмаса да, ни өчендер беркадәр пошаманда бүген? Шул исәптән х-кызлары да. Ә ни өчен? Сурияне(Русия түгел) әйтеп тә тормыйбыз. Ерак ул, имеш.

Сугыш ул аяусыз. Хәрби дип тә яки җир сөрүче дип тә тормый. Әдәм баласы ни аңа, хайван ни, барыбер. Ир-хатын, бала-чага, әби-сәби, "барыбер аңа". Ни гаҗәп, бабайларга да исе китми аның. Кеше кешене аермый торган хәлгә төшкәндә.

Әле бу бүгенге дөнья һәм андагы хәлләр генә. Ә алда..? Алдагысын Аллаһ кына белә, дип сөйләргә яратабыз. Анысы шулай. Анда шик юк.

Шик юк Аллаһта! Сүбхәнә Аллаһи вә ӘлхәмдүлилЛәһи Әл-Газ(д)ыйми! Ул!

Ә баш белән йөрәкне, йөрәк белән башны, ни өчен яратты икән соң Ул аларны безгә? Башны ашау һәм эчү, ә йөрәкне кан куу өчен генәме? Җырлау һәм көлү өчен генәме, алар? Ни жәлли, 60-70 ел гомер болай гына, уен-көлке, кәеф-сафа өчен генә?

Югыйсәк, дөресрәк итеп уйлаганда, һәрбер гомер, яшәүнең азагы ни белән тәмамлана, беләбез дә кебек? Югыйсәк.

Инде башлана да башлаган, сабаантуйдырганнары белән сезне. Гафу һәм тагын кат-кат гафу. И.Сусанин түгел. Сезнең өчен!

№1 (878067) / 29.05.2014 15:50:30

Нинди Фатыйх Аитов булсын,тозэтегез хатаны!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments