26.05.2014 Җәмгыять
Социаль ипотека шәһәр читендә “төпләнә”
Социаль ипотека программасы тиздән яңадан тулы куәтенә эшли башлаячак. Ниһаять, Залесный бистәсендәге “Салават күпере” микрорайоны төзелә башлау турында игълан ителде. Биредәге 400 гектар җирдә 50 мең кеше өчен социаль торак сафка бастырылачак.
Соңгы елларда Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырылган социаль ипотека программасы бөтенләй туктатыла дигән сүзләр күп булды.
Республикабыз районнарында ул шактый гына уңышлы эшләп килсә, Казанда бу башлангыч инде күптәннән зур кыенлыклар белән очраша.
Уңайлы фатирны 6 ел көтәсе
Соңгы өч елда башкалабызда торакка мохтаҗ бюджет хезмәткәрләре белән килешүләр бөтенләй төзелми башлады. Кешеләрдән документлар кабул ителә, әмма алар төп чиратка бастырылмый. Моны социаль торак төзелеше өчен урын булмау белән аңлаттылар.
Оксана һәм Андрей Самарцевлар гаиләсе инде күптәннән зур фатир турында хыяллана. Бүген алар Казан читендәге микрорайоннарның берсендә кечкенә генә бер бүлмәле фатирда яши.
- Кызыбыз үзенә аерым бүлмә турында хыяллана. Әле икенче бала да алып кайтырга исәбебез бар иде. Әмма кысан торак шартлары аркасында бу планнарны кичектереп торырга туры килә, - дип сөйли Оксана.
Уртача керемле күп гаиләләр кебек үк Оксана һәм Андрейның коммерцияле бәядән торак сатып алырга акчалары юк. Ипотекага фатир алсаң исә, гаилә кереме ашауга гайредән җитмичә, ипотека кредиты каплауга китеп барачак. Шуңа да аларга социаль ипотека программасы – торак шартлары яхшырту өчен бердәнбер мөмкинлек.
- Документларны кабул итеп алганга менә тиздән өч ел була инде. Килешү исә әле һаман да төзелмәгән. Димәк, акча сала да алмыйбыз. Дәүләт торак фондына шалтырата-шалтырата гаҗиз булдык, ачуланышып туйдык инде. Анда эшләүчеләрнең исә җаваплары бер: нәрсәдер ошамый икән, сезне көтәргә бер кеше дә ирексезләми, документларыгызны алыгыз. Сездән башка да чиратта торучылар күп, дип кырт кисәләр, - ди Андрей.
Самарцевлар гаиләсе кебекләр чыннан да бик күп бит. Төп чиратта бүген 2 меңгә якын кеше торса, өч ел элек төзелә башлаган аерым исемлектә 6 меңләп кеше исәпләнә. Әле бит тагын да начаррак шартларда изаланучылар бар. Социаль ипотека форумында аралашучыларны мөрәҗәгать итсәк, 16-18 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә 4-5 кеше яшәүчеләр дә бар бит.
Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин килешүләр төзү шушы көннәрдә яңадан башланачак дип вәгъдә итте. Әмма оешманың “кайнар линия”сендә июнь-август айларына кадәр көтәргә туры киләчәк дип җавап бирәләр. Әле бит килешү төзедең дә, фатир алдың дигән сүз түгел. Чиратта кимендә тагын 2-3 ел торасы бар. Кыскасы, фатир көтүчеләрнең түземлеге генә җитсен.
Социаль ипотека үзгәрә тора
Республикабызда социаль ипотека программасы 2005 елда тормышка ашырыла башлады. Ул чордан бирле бөтен республика буенча 100 меңгә якын кеше торак шартларын яхшырту бәхетенә иреште. Шуларның өчтән бере фатирларны Казаннан алды. Әмма 9 ел элек башлангыч алган программа белән бүген гамәлдә булганы арасында җир һәм күк аермасы бар.
Беренчеләр рәтендә квартир алган кешеләр өчен әлеге программа чын-чынлап бүләк булды. Ул чакта әле меңләгән документ җыеп азапланасы да, еллар буе үзеңә тиешле торакны көтәсе дә юк иде. Өстәвенә, квадрат метр бәясе дә 14 мең сум дәрәҗәсендә булды.
Бүген исә бу программа танымаслык булып үзгәрде. Хәзер инде җиңел генә торак алырмын димә. Программада катнашу шартлары ел саен диярлек кырыслана – хәзер хәтта гаилә әгъзаларың милеген дә тикшерә башладылар. Башта өем-өем документлар тапшырасың, аннары берничә ел дәвамында чиратка бастыруны көтәсең. Исәпкә куелгач та, 2-3 елдан соң гына үз квартирыңны алуга ирешәсең.
Әмма, әйткәнебезчә, социаль ипотекага чиратка басырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта гына бара. Коммерцияле торакның бәясе квадрат метр өчен 40-45 меңнән башлана. Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгәннәренең бәясе соңгы 9 елда икеләтә артса да, шактый арзанракка төшә. Социаль ипотека фатирларының квадрат метры бүген 29-33 мең сумнан тәкъдим ителә.
“Салават күпере” 50 мең кешене бәхетле итәчәк
Әйткәнебезчә, күптән түгел яңа микрорайон төзелешенә беренче таш салынды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Тәлгать Абдуллин “Салават күпере” микрорайоны проектына старт бирде.
Ни генә дисәң дә, казанлыларның күңелендә якындагы елларда үз торак шартлары проблемаларын хәл итә алачагына өмет чаткысы кабынды. Җитәкчеләребез сүзләренчә, биредәге 400 гектар мәйданда 1,4 миллион квадрат метр торак сафка быстырылачак. Димәк, 50 мең кешегә фатирлы булу бәхете елмаячак.
“Салават күпере” проекты турында сөйләшүләр 2010 елда ук башланган иде инде. Ул чакта 100 мең кешене сыендырырлык азкатлы йортлар төзү турында сөйләделәр. Әмма тора-бара планнар бераз үзгәргән. Төзелеш башланасы мәйданда бина салырга ярамаган җирләр булуы ачыкланган. Азкатлы йортлар төзүдән дә баш тартырга булганнар. Микрорайон 18 катлы йортлардан торачак.
Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, быел 4 квартал төзелеше башлана. “Бу эшне 2015 елда төгәлләргә планлаштырабыз. Киләсе елның октябрендә үк тагын 4 квартал төзелеше старт алачак”, - дип белдерде ул.
Микрорайонда социаль инфраструктура булдыру мәсьәләсен дә күз уңыннан ычкындырмаганнар. Биредә 14 балалар бакчасы, 6 мәктәп, поликлиника һәм ашыгыч ярдәм станциясе, аерым янгын сүндерү часте төзү ниятләнә.