поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.05.2014 Матбугат

«Сөембикә» журналының 100 еллык юбилееннан ФОТОрепортаж

«Сөембикә» журналының 100 еллык юбилее 16 майда тантаналы бәйрәм кичәсе булып Г. Камал исемендәге театрда узды. Елмаюлар, җырлар, чәчәкләр, ихлас сүзләр... Шыгрым тулы зал редакция ветераннарын, журнал авторларын һәм хезмәткәрләрен, II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучыларны, юбилярны котларга килгән мәртәбәле кунакларны бергә җыйган иде.

Юбилей тантанасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде журнал тарихына күз салып, аның татар хатын-кызларын – милләт аналарын һәрьяклап тәрбияләүдәге роленә тукталып, хатын-кызларыбызның татар телендә нәшер ителүче бердәнбер басмасы булган «Сөембикә» журналын югары бәяләде, иҗади уңышлар теләде. Парламент җитәкчесе Фәрит Хәйрулла улы Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дә котлавын ирештерде. Аннары ул редакция журналистларына хөкүмәт бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм итү фонды рәисе Нурия Һашимова редакциягә сертификат тапшырды. «Алмаз-холдинг» зәркән эшләнмәләр оешмасының генераль директоры Фәрит Гомәров «Сөембикә» хезмәткәрләренең һәркайсына көмеш бизәнү әйберләре өләште. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров котлау сүзендә Сөембикә исемен йөртүче хатын-кызлар журналын чын мәгънәсендә милләтебезнең йөзек кашы дип атады.

Милләт файдасына зур эшләр башкарган хатын-кызларга көмеш беләзек тапшыру – редакциянең «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә башкара торган гамәле – Тантананың матур бер мизгеле иде. Журналист Филисә Хәкимова, Финляндиядә яшәүче милләтпәрвәр Хәмидә Чайдам, «Сөембикә варислары» фестиваль-проектының авторы җырчы Гөлзадә Сафиуллина «Сөембикә беләзеге» иясе булдылар.

«Журналның 100 еллык юбилее – ул гасырга бер туры килә торган олы бәйрәм. «Сөембикә» тарихының бер гасырлык томын ябып, яңа битен ачабыз. «Сөембикә» исемен кире кайтарганда басмабыз милләт аналары тәрбияләүне максат итеп ала. Без дә бу максаттан тайпылмыйбыз», – ди журналның баш мөхәррире Ләйсән Юнысова.

Әйе, гасыр бәйрәме булып күңелләргә уелып калды «Сөембикә» юбилее. Җырчылар Венера Ганиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Закиров, Алинә Шәрипҗанова, Азат Нургалиев, Базарбай Бикчәнтәев, Казакъстаннан Майра Мөхәммәт кызы, Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» ансамбле, «Казан» бию һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре чыгышы йөзьяшәр япь-яшь «Сөембикә» кичәсен тагын да ямьләде.

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Фото # 27

Фото # 28

Фото # 29

Фото # 30

Фото # 31

Фото # 32

Фото # 33


Газинур ХАФИЗОВ фотолары
Матбугат.ру
№ --- | 24.05.2014
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»