|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2014 Җәмгыять
Әллә ахырзаман җитәме?Россия - дөньяда иң зур мәйданга ия булган ил. Аның җирлегендә табигатьтә булган бар төр файдалы казылмалар бар. Табигый ресурслар буенча безнең ил белән бер ил дә ярыша алмый. Нефть белән газны гына алыйк: аларның күләмен исәптә тотканда, бүген безнең халык дөньядагы иң бай халык булырга тиеш шикелле. Ә чынбарлыкта исә Россиянең бүгенге икътисади хәле һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Кызганычка каршы, бу өлкәдә мактанырлык урын юк шул. Башка илләр белән чагыштырганда, халыкның көнкүреше түбән дәрәҗәдә. Көнбатыш Европада бүген халыкның 75%ны урта сыйныфны тәшкил итә. Бу исә икътисади үсешне дәлили торган мисал. Түбән сыйныф15%ны тәшкил итүне Европа илләре социологиясе кешенең тырыш булмавы белән бәйли. Югары сыйныф исә Европада бары 10% кешене берләштерсә, бездә бу сан 20%ны тәшкил итә. Шулай булгач, безнең илдә бай кешеләр саны барлык илләрне дә узып китте дигән сүз була. Ә урта сыйныф исә 55% булгач, 25% кеше иң түбән сыйныфка керә дигән сүз. Мондый хәлнең иң төп сәбәбе коррупция. Билгеле, массакүләм-мәгълүмат чараларына игътибар итсәк, көн саен миллиард¬лаган акча урлаулары турында ишетәбез. Кайчагында аптырап та каласың: радио-телевидение дикторлары бүгенге көнне мондый хәлне инде табигый күренеш сыман игълан итә. Ә төптәнрәк уйлап карасаң, бу бит коточкыч хәл. Ул урланган акчага күпме мәктәпләр, спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары төзергә булыр иде, халыкның социаль хәлен яхшыртуга юнәлдереп, эш урыннары булдырып, армияне, полицияне яңа корылмалар белән тәэмин итеп булыр иде. Илдә акча җитмәү төрле авыр фаҗигаләргә китерә. Инде халык хәзер самолетка утырырга курка, чөнки күп самолетның очарлык потенциалы юк. Аларның күптән инде срогы чыккан. Казандагы фаҗигане генә алсак та, ирексездән күзләр яшьләнә. Гаиләләргә бирелгән 2 миллион сум акча кеше гомерен кайтара алмый бит. Ә “Булгария” теплоходы һәлакәте бөтен Россияне тетрәтте. Акча җитмәү бөтен коммуналь хуҗалыкны таркатты: юллар начар, теләсә кайда торба шартлый. Ә шул вакытта бөтен җирдә дә урта гасырдагы замок¬ларны хәтерләткән коттедж¬лар калкып чыга. Гади халык коммуналь чыгымнарны түләргә тырышса да, аларның күбесе тиешле җиргә барып җитми, кайдадыр югала.
Гөлфия МӘРДАНОВА |
Иң күп укылган
|