поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.03.2009 Мәдәният

ГЕННАДИЙ МАКАРОВ: “ФОЛЬКЛОРЫБЫЗ БАЙ”

Геннадий Макаров татар сәнгатен үстерүгә, фоль­клорны саклап калуга зур өлеш керткән кеше. Аның хезмәте бәяләп бетергесез. Борынгы милли уен коралларын барлап, үз куллары белән ясаган ул. Аның уен кораллары ТРның Милли музеенда, Санкт-Петербургта саклана. Әлмәт музыка училищесына, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына, А.Алиш исемендәге балалар үзәгенә милли уен коралларын бүләк ит­кән. Моңа өстәп Геннадий Макаров татар мөнә­җәтләрен, бәетләрен барлап халыкка җиткергән шәхес. Мөселман рухи мирасын керәшен татары күтәрә, бөртекләп, җентекләп җыя, татар фольклоры дип җанын бирә.

– Геннадий абый, татар музыкаль фольклоры никадәр өйрәнелгән?

 

– Фольклор – бик киң төшенчә. Бу өлкәдә филологлар өстенлек итә. Шу­­ңа да киң катлам халык фоль­клорга тел байлыгы, авыз иҗаты итеп карый. Безнең музыкаль җәүһәрлә­ребез дә тел белән бәйле. Му­зыкаль фольклорны өй­рән­гәндә белгечкә берьюлы тел һәм музыка сәнгате остасы булырга туры килә. Бездә телчеләр, әдәбиятчылар шактый, музыка белгечләре дә аз түгел. Ә берьюлы музыканы да, телне дә белүчеләр бармак белән санарлык. Шу­ңа күрә безнең бу өлкә шактый аксый.

 

Өйрәнүчеләр юк түгел һәм без алар белән горурланабыз. Илгә, дөнь­я­га танылган музыкаль фоль­­клор буенча белгеч Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Земфира Сәйдә­шева, Наилә Әлмиевалар бар. Мәхмүт ага Нигъмәт­җанов эшчәнлегенең кыйммәте шунда: ул төрле татар диалектлары барлыгын дөнь­­­яга күрсәтте. Аңа кадәр Александр Ключеров, Җәү­дәт Фәйзиләр фольклорны өйрәнде, Казан татарлары фоль­клоры дигән атама бирелде. Ә Мәхмүт Нигъмәт­җанов төр­ле төбәкләргә йө­реп, Урал, Себер, керәшен­нәр ту­рында саллы материалларны казып чыгарды. Татар фольклорының чикләре киңәйде.

 

Соңгы вакытта Әстерхан татарлары тарафыннан музыкаль мирас буенча диссертация якланды. Шушы елларда мишәрләр фоль­клоры да өйрәнелеп, фәнни хезмәт язылды. Болар барысы да фәнни эшләр. Бу бик ки­рәк.

 

Ләкин башка зур проблема – ул фольклорны “тере” килеш саклау. Дәүләт моны игътибардан читтә калдыра дип әйтеп булмый, нидер эш­лә­нә, әмма барыбер кулга алырлык, зурлап сөй­ләр­лек масштаблы проектлар юк. Безнең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле бар. Ул фольклор мирасыбызны саклау һәм үстерүгә көч кертергә тиеш. Ләкин анда да проблемалар җитәрлек. Ком­­позиторлар “чи” халык көй­­ләрен кеше тыңларлык итеп матурлап камилләштерергә тырыша. Башкалардан, Европадан калышмас өчен, бер тавышка җырлый торган җырларны өч тавыш­ка башкаралар. Нигә бозарга?! Каш ясыйбыз дип, күз чыгарабыз бит. Тагын да матуррак  яңгырар дип, яңа төс­­мерләр өстәп, борынгы җыр­­ның асылын югалтабыз. Барлык көйләр­дән дә “Тәф­тиләү” ясыйлар. Бу милли тра­­дицион җыр сән­­гатен саклауга түгел, күб­рәк мә­дәниятне үстерү төшенчәсенә туры киләдер. Чын классик, халык җырын башкару сәнгате турында уйламыйбыз.

 

Айдар Фәй­зрах­манов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле бар. Ул да булдыра алганча тырыша. Ләкин аларның чыгышларын караганда да шак­­тый сорау туа. Бу фоль­к­лор әсәрләрен төрләндерүме, матурлаумы яисә халыкка якын булсын дип аны эстрада оркестрына кушып башкарумы?! Республикада үзешчән фольклор коллективлар да бар. Ләкин аларның күпчелеге йә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен кабатлый, йә Айдар Фәйзрахмановларга охшарга тырыша. Аулак өйләр ясый, солдат озату көйләрен башкара, каз өмәсе композициясен эшли. Ләкин алар да 1950-1960 елларда популяр булган җырларны сузалар, гармунга җырлыйлар һәм шуның белән вәс­сәлам. Шушымы инде безнең борынгы мирас?!

 

Татарлар аңлый, “Әйе, фольклорны өйрәнү, саклау бик кирәк, коллектив, ан­самбль­ләрне булдыру, һичшиксез, мөһим” дип уйлый. Лә­кин шуның ише буш сүз сөй­ләүдән ары китә алмыйбыз. Менә шул ук Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә фольклорчы-консультант кебек бер штат берәмлеге дә юк. Айдар Фәй­зрахманов коллективында да шулай ук. Мондый белгечләр булмый торып, ничек фольклорны дөрес саклап калу турында сүз алып барырга мөмкин?!

 

– Сез озак еллар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләдегез. Бү­ген музыкаль фольклор буенча экспедицияләр оеш­ты­рыламы?

 

– Институтта 25 елга якын эшләдем, хәзер киттем. Анда барысы да тел белгечләре, шуңа да музыкаль мираска игътибар җитеп бетми. Гыйльми советка бер генә музыка белгече дә кертелмәде. Эш­ләгән чорымда 7 меңгә якын көй тупланды, алар иске маг­­нитофон тасмаларында. Хәзерге көндә складларда кибеп, корып яталар. Һаман дискларга күчерелмәде. Ул – милләтнең музыкаль ге­но­­фонды. Үзен хөрмәт иткән милләт генофондына шулкадәр битараф була алмый. Каян килә шундый игътибарсызлык?! Күпме көч салынган бит аларны табуга, туплауга! Мин киткәч, ин­с­титут­та экспедицияләр гомумән уздырылмас дип куркам.

 

Бәлки, драматик рәвештә сөйлимдер, ләкин башкарылган эш, тырышлык са­лын­ган хезмәт берсенә дә кирәкми дигән нәтиҗә ясыйм да, күңел төшә. Ә бит әле  күп­ме эшләнелмәгән?! Хәер, бездәге керәшен фоль­­­к­­­лоры ничек тә булса ишетелә, чөн­ки үзләре тырыша, үҗәт­ләнә. Ә менә мишәр җырлары бик сирәк яңгырый. Этник төр­кем­нәрнең сәхнәгә бөтен­ләй чыкканы юк. Ә чын мишәр көйләре шулкадәр матур, искиткеч бай ул. Безнең халык себер, әстерхан татарларының үзенчәлекле җырларын белми диярлек. Әстерханда думбрачылар, кушавазларны башкаручылар әле шушы елларда гына үлеп бетте. Шулай да, бераз магнитофон тасмалары бар. Без мон­­да Арча белән Сарман көйләрен саклыйк дип чәбә­ләнәбез, ә тегеләр бө­тенләй игътибардан читтә кала. Боларның барысының да югалып бетүе Казан намусында булачак. Монда Мәс­кәү гаепле түгел.

 

– Узган елның октя­брендә Ульян өлкәсенең Ку­латкы җирендә I Бөтенрусия татар фольклор фес­тивале үтте. Шактый күп коллектив җыелган иде.

 

– Бу бик зур чара булды. Фестиваль караңгылыкка бер яктылык алып керде. Шунысы куанычлы: бернинди синтезатор булмады, халык ансыз да яшәргә мөм­кин икән дип, чын традицион башкаруны сакларга ди­гән фикерләрен ныгытып таралышты. Шуңа да вәз­гы­ять­­нең яхшы якка борылыш алу­ына өметебез зур. Мине генә түгел, барысын да шаккатырган ансамбль – Сверд­­­ловск өлкә­се Красноуфимскидан “Сардария” коллективы. Алар­ны бүген­нән үк дөнья­күләм фестивальләргә җи­бәр­сәң дә, оят түгел, беренчелекне яулап кайтачаклар. Мордовиядә уңай үзгә­реш­ләр бар. “Умыр­зая” ансам­бле кыз елау йоласын күр­сәт­те, җыр­ларны үз якларына хас булган үзенчәлек белән башкардылар. Баян да кушмыйча, үз тавышлары белән әсир иттеләр. Шунысы кызганыч, этник катлам бетеп бара. Менә гомуммилли һәм җирле фольклор  бар. Ае­рым төбәкләргә ге­нә хас бул­ган фольклор үзен­чәлек­ләрен саклап каласы иде безгә.

 

Чарада тагын бер ошамаган як булды. Мәсә­лән, ми­шәр егетләре “Карур­ман”­ны башкардылар. Алар барыбер  Илһам Шакировны уздыра алмаячак. Шуңа да ник җырларга? Ә үзләренең шулкадәр матур көй­ләре күп, ни­гә шуларны халыкка җиткер­мәскә?! Мишәрләрнең көйләү манерасы, ысулы да үзгә бит, менә шуны саклап калырга кирәк. Байлыгыбыз тагын да киңрәк, тулырак булыр иде.

 

– Башка милләтләр, халыклар белән чагыштырганда, безнең мирас ни хәлдә?

 

– Күп халыклар үз­ләре­нең көчле этник ансамбльләрен оештырды. Себер халыклары, күрше фин-угор милләтләрендә ул югары куелган. Башкортлар да бу өлкәдә алда бара. Телевидениеләрен карасаң, сокланасың да, көнләшәсең дә. Ни­чәмә-ничә коллектив алар­да, концертлар тапшырыла, фольклор турында фильмнар төшерелә. Ә без моның белән әлегә мактана алмыйбыз.

 

Уйласаң, татарда да йолалар шактый, аларны менә дигән итеп халыкка җиткерергә була. Шул ук ма­ри, чуваш, удмуртлар төрле музыка коралларын барлап, чыгышлар ясыйлар. Гөслә­ләрен кайтара алдылар, ә аларның бу уен коралында оста уйнаучылары күптән үлеп бетте. Татарда исә андый талантлар, шөкер, бар әле. Балтач, Арча якларында гөсләдә уйный белүче әбиләр исән. Әмма ләкин бу уен коралы бездә юк. Гөс­ләдә уйнарга өйрәтүче музыка мәктәбен дә табып бул­мый. Бүген аны урыс милли уен коралы итеп кенә беләләр.

 

Тальян гармунын ясаучы фабрика да бетерелде. Сә­бәбе? Алучы юк, ди­ләр. Уйлап карагыз, Башкор­тос­танда курай дәресе бө­тен мәктәптә дә бар, һәр авылда диярлек курайчылар коллективы. Курай сыйныфы булмый карасын, музыка мәктәбен ябып куячаклар. Әгәр дә тальян  гармуны клас­сы буенча белем бирү булмаса, ябабыз, дисә­ләр, бездә дә шундук музыка мәктәпләре тальянны сатып алыр иде. Ул әллә ни кыйм­мәт түгел бит. Болар ба­­рысы да бер-берсенә шул­кадәр бәйлән­гән. Әгәр уйланып эш­ләнсә, музыка мәк­тәбе дә тальянлы булыр, фабрика да эшсез утырмас, милли традицияләр дә сакланыр иде. Дәү­ләт тарафыннан кон­трольдә торырга тиеш нәр­сәләр бит бу.

 

– Сез борынгы милли уен коралларын барлап, үзегез эшлә­гән, уйный да белгән кеше. Алар белән кызыксынучылар бармы?

 

– Коллекциядә думбра, гөслә, тамбур, ногай курае, бәрмә һ.б. уен кораллары бар. Курайны Казанда да, авылларда да ясыйлар. Думбрада уйнаган берничә кешене беләм. Студентлар арасында да кызыксынучылар бар. Безгә, һичшиксез, бер остаханә булдырырга ки­­­рәк. Республика буенча бөтен музыка мәктәплә­рен­дә борынгы милли уен кораллары белән таныштыру, уйнарга өйрәтү дәресләре булырга тиеш. Мәҗбүр ит­кәндә милли уен коралларына ихтыяҗ да туар. Ә энтузиастлар белән генә ерак китеп булмаячак.

 

– Безнең “Сорнай” фольклор ансамбле бар, бик үзенчәлекле, кызыклы коллектив. Борынгы уен коралларында уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Лә­кин алар бердәнбер. Ни өчен андый ансамбльләр юк?! Борынгы уен коралларында уйнаучыларны табу авырмы? Әллә уен кораллары булмаганга оешмыйлармы? Яисә ихтыяҗ юк­мы?

 

– Ихтыяҗ бар. “Сорнай”ны туплап тотучы Ренат Гыйләҗевка исемнәр бирел­мәсә дә, ул милли каһарман. Халыкка борынгы уен коралларын чыгарды. Күптөр­ле уен коралларыбыз бар, алар турында укыйбыз, беләбез, ләкин шуннан ары китмибез. Тагын бер хәрәкәт булырга тиеш. Кара әле, бу уен коралын ясап, уйнарга мөмкин бит дип фикерләп эш итәргә кирәк. Моның өчен эчке кир­тәләр бар. Аларда уйный башларга кирәк. Үзем шулай башладым. Ләкин мин генә барысына да өл­гер­­мим. Кораллар җитешми, аларда уйнарга өйрәтү, укыту куелмаган, программалар юк.

 

– Чит илдә бүген популяр музыкадан туеп, этномузыка белән җенләнәләр. Безгә кайчан килеп җитәр икән?

 

– Безгә дә килер ул, исләренә төшәр, ләкин аңа кадәр бар нәрсәне югалтып бетермәсәк ярар иде дип телим. Хөкүмәтебез карары белән керәшен дәүләт ансамбле оешты. Тупланган материал шактый күп, шуңа бер генә түгел, әллә ничә ансамбльгә җитәрлек. Лә­кин җыелышкач, каршылыклар барлыкка килде. Кирәкме ул халыкчан итеп җырлау дигән сорау туды. Кем тыңласын, кемгә кирәк искечә башкару, диләр? Эстрадага якын булырга омтылалар. Болай да сәхнә поп-музыка белән тулган. Керәшеннәр ансамбле белән чит ил кешеләре кызыксына, аларга югары бәя бирә. Ә безнекеләр үзләренең стереотипларыннан арына алмыйча, аны “авыл культурасы” дип бәяли. Синтезаторга кушылып җырлауны өстенрәк кү­рә.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 06.03.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»