23.05.2014 Мәдәният
«Удаган кызлар» спектаклен карау өчен өч сәбәп (ФОТО)
3 июньдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә “Нәүрүз” форумы кысаларында – күктән иңдерелгән шаман кызлар хакында “Удаган кызлар” спектакль-олонхосы. Искәртеп үтәбез, III Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү форум-фестивале 2014 елның 2-8 июнендә Казанда үтәчәк.
Н.Абрамовның «Удаган кызлар» Якут Театр Олонхо спектаклен карау өчен өч сәбәп бар.
Беренчедән, бу спектакль - легендар якут актрисасы һәм җырчысы, Россиянең халык артисткасы, “Нәүрүз” фестиваленең даими кунагы Степанида Борисованың режиссер буларак куйган беренче эше.
Икенчедән, «Удаган кызлар» - спектакль-олонхо. Олонхо – ЮНЕСКО тарафыннан сөйләм шедевры һәм халыкның материаль булмаган мирасы итеп танылган якутларның борынгы эпик сәнгать төре. «Удаган кызлар» - олонхо поэма-эпос үрнәге. Шуңа да спектакльдә бер генә сүз дә яңгырамый. Әмма Олонхо, үзенчәлекле шигъри ритмга корылган олонхо текстларын җырлау һәм укудан – тойуктан башка мөмкин түгел. Театр Олонхо остасы, сәхнә хәрәкәте белән җырны кабатланмас дәрәҗәдә берләштерә алу үзенчәлегенә ия кеше - әлбәтта, Степанида Борисова. Спектакльдә аның укучыларын бутау мөмкин түгел. Алар Тойукны матур, якты һәм үзенчәлекле итеп башкарулары белән аерылып торалар.
Өченчедән, «Удаган кызлар» - сихер сәлатенә ия хатын-кызлар хакындагы спектакль. Удаган - шаманнар һәм көрәшчеләр. Алар шаман-ирләргә караганда югарырак дәрәҗәдәге көчкә һәм сәләткә ия дип саналалар. Ышануларга караганда, удаганкалар өч дөньяда яшиләр: Күктә, Җирдә һәм Җир астында. Шунысы кызык, Күктә шаман-ирләр юк, күк кызлары гына... Степанида Борисова спектаклендәге искитмәле удаган-кызлар гади хатын-кызларга әйләнеп, мәхәббәт ялкынында янырга, ана булу бәхетенә ирешергә телиләр...
Спектакль 16 яшьтән башлап тамашачылар өчен.
«Удаган кызлар» спектакль-олонхосы 3 июньдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал театрының зур сәхнәсендә.
Искәртеп үтәбез, Төрки халыкларның III “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы 2-8 июньдә Казанда үтә. Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы (Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы ярдәме белән), Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, “ТӨРКСОЙ” халыкара төрки мәдәният оешмасы.
1
2
3
4
5