23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Сабырлык, тизлек, ашыгу, вакыт, форсат
Ашыгыч-акрын хәрәкәт, сабырлык
● Аптырамый ашык, юлың булыр ачык.
● Ашыгу — ахмаклык, кичегү — үшәнлек.
● Ашыккан, ашка пешкән, йөгергән суга төшкән.
● Ашыккан ашка төшкән, авызы калҗага пешкән.
● Ашыккан бер эшне ике эшләр.
● Ашыккан акча янчыгын алам дип тәмәке янчыгын алып чыгып киткән.
● Ашыкканнан акыл сорама.
● Ашыккан соңга кала.
● Изге эштә ашыгу хәерле.
● Калтыраган калыр, йөгергән алыр.
● Сабыр төбе сары алтын, саргайган җитәр моратка, ашыккан калыр оятка.
● Тиз чапкан тиз арыр, тиз янган тиз сүнәр.
● Үзең кабалансаң, атың да абына.
● Чапкан узар, яткан калыр.
Абыну-сөртенү, хаталык, ялгышлык
● Абынган сөртенгәннән көлгән.
● Бата торган кеше еланга да тотына.
● Бер абынган чокырга ике абынмыйлар.
● Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, берәү үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә.
● Бер хата ун хатадан саклый.
● Суга баткан саламга ябышыр.
● Таеп егылган таянып торыр.
● Хаталык миннән, кичермәк синнән.
● Хатаңны әйтүчене атаң дип бел!
● Хатасын танымаган тагын шул хатага төшәр.
● Ялгышмасам үрнәк булсын, ялгышсам гыйбрәт булсын.
● Ялгышын таныган кеше икенче ялгышмас.
● Үзе егылган җыламас.
Алдан күреп эш итү, сак хәрәкәт, тәдбирлелек
● Агай, алдан сагай.
● Алдындагы чүлмәккә карап, аяк астындагы түмгәккә абынма.
● Аяк астына караган кеше базга очмас.
● Боздан чыксаң, алдан чык, судан чыксаң, арттан чык.
● Бүген "иртәгә" дигәнеңне иртәгә "бүген" дип сөйләрсең.
● Ике тишек тишкән тычкан һәлак булмый.
● Кергәнче чыгар җиреңне кара.
● Кеше түгел, иртәгесен ишәк тә кайгырта.
● Кай җирем кычытасын белсәм, алдан кашынып куяр идем.
● Төпсез каекка утырма, төтен бавына тотынма.
Вакыт-форсатны кулдан җибәрмәү
● Берәү карап калды, берәү атып алды.
● Бер кичеккән эш илле елга кичегер.
● Бер югалган вакыт яңадан кайтмас.
● Биш иртәгәдән бер бүген кыйбат.
● Бүген эшләнәсе эшне иртәгә калдырма.
● Вакыт акча, кадерен белмәсәң кача.
● Вакыт — акча, кулда барда кадере юк.
● Вакыт акча түгел, сдачасы кайтмый.
● Вакытны бушка уздырган кеше ахмак.
● Кайчан бер минуты дөньядан кыйбат.
● Куян алданрак ычкынса, эт куып җитә алмый.
● Һәр нәрсә үз вакытында яхшы икәнне әтәч тә белә. Һәр таңның киче бар, һәр көннең үз эше бар.
● Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый.