23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Киңәш-табыш
● Акылны кешедән сора, үзеңнекен тот.
● Акылсыздан киңәш сорау акылсызлык.
● Биш җүләргә киңәш иткәнче, бер акыллыга киңәш ит.
● Икәү булсаң, береңә киңәш ит, берәү булсаң, бүрегеңә киңәш ит.
● Кеше акылын ишет, Үз акылың белән эш ит.
● Киңәшле эшнең киме булмас, киңәшсезнең юне булмас.
● Мескен белән киңәшмә.
● Үзеңнән бер яшь өлкәннән акыл сора.
Ияреп эшләү һәм корыга иярү
● Ат күрдем дип аксап барма, су күрдем дип сусап барма.
● Атка иярсәң, ат булырсың, тайга иярсәң, тай булырсың.
● Ат койрыгын тоткан Идел кичкән, эт койрыгын тоткан Иделгә баткан.
● Галимнәргә иярсәң, күзең ачылыр, наданнарга иярсәң күзең чыгар.
● Ияреп эшләгән җирдә мөстәкыйльлек булмый.
● Кеше артыннан иярсәң, белеп ияр, шул вакытта иярүдән файда тияр.
● Кешедән күрмәк — күчермәк.
● Кеше көлә дип көләдер идем, кеше миннән көлә икән.
● Кеше сикерә дип сикермә, сарык булырсың.
● Кеше төчкерде — борыным кызды.
● Кеше шаккатты, мин дә шаккаттым.
● Колынга иярсәң чәчкәгә, дуңгызга иярсәң баткакка аунарсың.
● Саескан йөрүе белән йөреп, үз йөрүеңне онытма!
● Тәтәй бара, мин дә барам.