23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Ил, туган җир, ватан
● Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.
● Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр.
● Ата-бабам торган җир, кендек каным тамган җир.
● Атаң да җир, анаң да җир.
● Ат туйган җиренә, ир туган иленә тартыр.
● Аягы яман түрне болгар, авызы яман илне болгар.
● Бердә түгел, илдә көч.
● Береккән ил бозылмас.
● Бер төкерсә, бер була, ил төкерсә, күл була.
● Болгар йорты — Идел йорт, идел эче — имин йорт.
● Ватанга хезмәт — үзеңә хезмәт.
● Дусыннан аерылган җиде ел җылар, иленнән аерылган гомер буе җылар.
● Җирсез-йортсыз ил булмый, ашсыз-сусыз көн булмый.
● Җир-су дигән җирсендерә, йөрәкләрне җилкендерә.
● Җир-суы бар җирен сөйләр, ил-йорты бар илен сөйләр, Ил-йорты юк ниен сөйләр?
● Җир тартмаса, су тарта.
● Зәңгәр бака үз сазын танымас.
● Идел буе бәрәкәтле җир.
● Идел кичми ил булмый.
● Ил аткан таш ерак китә.
● Ил ачуы — яман ачу.
● Ил белән этәргәч, тау күчкән.
● Илгә таянган — Идел кичәр.
● Ил гамен җиңгән ир ил агасы булыр.
● Илдә булса иренгә тия.
● Илдә булса үлмәссең, илсез көнең күрмәссең.
● Илдә илле төрле кеше була.
● Илдә йөргән ил таныр, кырда йөргән җир таныр.
● Илдән берәр җеп җыйсаң да, ятимгә бер күлмәк була.
● Иле иркеннең көне иркен.
● Илен белмәгән игелексез, халкын белмәгән холыксыз, нәселен белмәгән нәсәпсез.
● Илен белмәгән әләкче булган.
● Илен белмәгән тиле.
● Иле ныкның биле нык.
● Иленнән аерылган — канаты каерылган.
● Ил илдән калса, иргә намус.
● Ил иле белән, бака күле белән.
● Ил ил белән, тегермәне җил белән.
● Ил илнең ит туравы башка.
● Ил — илнең көзгесе.
● Ил иргә, ир илгә таяна.
● Ил йоласыз булмас.
● Ил көче — Идел көче.
● Ил күрү — бурыч.
● Илле елда ил яңарыр.
● Илнең яме иле белән, Ватан яме җире белән.
● Ил купса, Идел кубар, авыл купса, давыл кубар.
● Ил намусы — ир намусы.
● Илнең утына ян, бозына — туң!
● Илсез кеше — телсез сандугач.
● Ил теле им булыр.
● Ил телен алмаган имгәккә калыр.
● Ил эче алтын бишек.
● Ил яхшылыкны онытмас.
● Ипле кеше иленнән китми!
● Иренчәк йорт ил булмас, ил булса да гөл булмас.
● Ир кадере ил белән.
● Ирләр киңәше ил корган.
● Күлдә йөргән коңгыр каз чүл кадерен белмидер; Чүлдә йөргән дуадак күл кадерен белмидер.
● Кичә йомыркадан чыкты, бүген кабыгыннан җирәнә!
● Исең барда ил таны, көчең барда җир таны!
● Көтү ташлаган куйны бүре алыр.
● Кайтыр юлга чыккач, ат та елдамлана.
● Качын китсәң дә чәчеп кит, кайтуыңа аш булыр.
● Качыр әйткән: әти-әниемне сора, фамилиямне сорама.
● Кардәш җыелса, кавем булыр, сыер җыелса, савым булыр.
● Очырырга җил көчле, узышырга ил көчле.
● Оясыз сандугач сайрамый.
● Сыерчык диңгез артына китсә дә үз туган оясына кайта.
● Таянма билеңә, таян илеңә.
● Ташлама илеңне, кан басар күзеңне.
● Туган җиргә туың (ту — байрак) тек.
● Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас.
● Туган илең — туган анаң.
● Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
● Туган илнең эте дә якын.
● Туган туфракка баскан эз суынмый.
● Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.
● Халык йорты — туган ил.
● Халык көе еракка ишетелер.
● Халык көче таш яра.
● Халык картаймый.
● Халыкка ошаса, тәкмәч ат!
● Халыкка хыянәт — Ватанга хыянәт.
● Һәр халыкның бер холкы бар.
● Үзем өчен туганмын, илем өчен үләрмен.
● Үз илем — алтын бишек, кеше иле — үтә тишек.
● Үз илем үземә кадерле.
● Үз илең гөлстан, кеше иле гүрстан.
● Үз халкыңны үз итсәң, ят халыкка кол булмассың.
● Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.
● Үлсәң дә туган җиреңә ябыш.
● Фәлән җирдә файда бар, үз җиреңдәй кайда бар?
● Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.
● Һәр илнең үз йоласы.
● Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын.
● Чит җирнең читен минутлары күп була.
● Чит җирдә мал да җирси.
● Чит илнең карчыгасы — үз илеңнең каргасы.
● Читтә йөргән тарыгыр, туган илен сагыныр.
● Чыпчык та "чытырманым!" дигән.
● Чыпчык чыбыгым, ди, карга каеным, ди.
● Эт тә үз йортын белә.
● Этнең тамагы кайда туйса, иле шунда.
● Эт ыруын танымас.
● Йә халыкка ияр, йә халыкны иярт!