23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Эш, хезмәт, ялкаулык
● Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.
● Авыр йөк беләк өстендә, авыр эш йөрәк өстендә.
● Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.
● Авырып торам димә, авырлыгымнан торалмыйм диген.
● Авырып торам димә, иренеп торам диген.
● Агай олы, мин зур, атка печән кем салыр?
● Агач җимеше белән, адәм эше белән.
● Адәм аш ашыйм дигәнче, әрәм тамак ишектән керер.
● Аз сөйлә дә күп эшлә.
● Акыл башта түгел, эштә.
● Акыллы кеше шул булыр: Кулындагын алдырмас; Кеше саен тукталып, Юк сүз тыңлап каңгырмас; Барыннан да бере шул: Бүгенге эшен таңга калдырмас.
● Акылың булса, бер көн алдан хәрәкәт ит.
● Аннан-моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең.
● Атына күрә чанасы, максатына күрә чарасы.
● Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.
● Аш дигәндә — җан фәрман, эш дигәндә — юк дәрман.
● Барын да беләм дигән берни дә белмәс.
● Баскан эзеңне белеп бас, алды-артыңны күреп бас!
● Башлаган эшне ташлама.
● Башлый белсәң бетерә бел.
● Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.
● Белмичә тырышу максатка сирәк илтә.
● Бер эшлә, берәгәйле эшлә.
● Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык.
● Берәү кашыгын ясый, берәү шул кашык белән ашый.
● Бетми калган эш — үле туган чебеш.
● Болай утырып эш чыкмас, кәнфит ашап теш чыкмас.
● Буйда түгел, солда. (Сол — сәләт, ысул.)
● Булыр-булмас эшне алдан шаулап йөрергә кирәкмәс.
● Вәли үз эшендә, гали үз эшендә.
● Бу көнге эшен иртәгә калдырган кешенең эше һич бетмәс.
● Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.
● Әйтмәсен кеше, әйтеп торсын эше.
● Әйттереп эшләгән — ялчы булыр, Әйттерми эшләгән — хуҗа булыр. Әйтеп тә эшләмәгән — күсәк; Әйткәннең киресен эшләгән — ишәк.
● Зур эштә даның чыкса да даның калыр.
● Идел кичми ил булмас, эш белмәгән ир булмас.
● Иренгәннең иренен эт ялаган.
● Иренмәсәң оста булырсың.
● Иренчәк ике эшләр.
● Ир мактаныр, корал эшләр.
● Иртәгәге эшеңне бүген эшлә.
● Иренмәгән иртәгәге эшен бүген бетергән.
● Иртәгенең үз эше бар.
● Йоклаган көлке алыр, йокламаган төлке алыр.
● Йокы — ялкауның бәлеше.
● Кем башлаган, шул бетерергә тиеш.
● Кеше асыл, кеше асыл, асылында эше асыл.
● Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була.
● Кешенең сүзе эшеннән аерылмасын.
● Кеше сүзе күп булыр, алдыңа кара да эшең белән бул.
● Кеше яраткан эшен яхшы эшли.
● Кәҗә суюның да рәте бар.
● Кич башласаң кичегә.
● Көн эшләргә, төн йокларга.
● Күктә — кош, суда — балык, тота белсәң аша.
● Көч белемдә, белем коралда.
● Көчең булса, эшкә җик, эшкә җикмәсәң кадалып кит!
● Көче җитмәгән зур күтәрер.
● Күмәк күл тау түнтәрә.
● Күмәк эш күңелле эш.
● Күндәм кабат әйттермәс.
● Күтәрә белмәгән күп күтәрер.
● Калган эшкә кар ява.
● Карама яшенә, кара эшенә.
● Карама тешкә, кара эшкә.
● Коралда кырык кешенең көче бар.
● Комнан аркан ишеп күлне күккә асып булмый.
● Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап.
● Кул белән эшлисең, башың белән җавап бирәсең.
● Кулыңнан килмәгән эшкә тотынма.
● Кушканны эт эшләр, үзе белеп адәм эшләр.
● Кыймылдаган тау ашар.
● Кырын ятып әвен сугып булмый.
● Корал кемнеке — заман шуныкы.
● Меңне сөйләгәннән берне эшләп күрсәтү мең кат артыграк.
● Мич башында җиләк пешми, чалкан ятып шалкан үсми.
● Мөмкинне һәркем эшли, мөмкин түгелне үткен эшли.
● Остадан шәкерт узар.
● Оста дөнья тоткасы.
● Останың кулы бии.
● Оста эшеннән билгеле.
● Очланмаган эштән шайтан көлгән.
● Очы юк җеп булмас. Төгәлләнмәс эш булмас.
● Очы юк эш — төбе юк чүмеч.
● Өйрәнгән белгән, өйрәнмәгән -бөлгән.
● Өлгергән эш өлгеле.
● — Син нишлисең? — Тик торам; — Ә син? — Мин аңа булышам.
● Сине эш җиңмәсен, син эшне җиң!
● Син ялкауга эш өйрәтсәң, ул сиңа акыл өйрәтер.
● Суга алмаган зур күтәрер.
● Сүз башка, эш башка.
● Сүзең белән эшең бер булсын.
● Сүз кирәкми, эш кирәк.
● Сәләтсез сәнәк сындырыр, көчсез көрәк сындырыр.
● Сыер сөте белән, кеше эше белән...
● Тел белән урган уракка бил авыртмый.
● Теләсәң күмәч, тутырма, мич башында утырма.
● Тере кеше ач булмас.
● Тик йөрү туйдыра.
● Тик торган тиле булган.
● Тик торганчы каткан туныңны уа тор.
● Тиктормаста бәла бар.
● Тик торсаң сөяк тутыга.
● Тик яткан үләксә булган.
● Тик ятсаң, кабыргаң каеш булыр.
● Тик ятарга кабердә өлгерерсең.
● Төнге эштән көндезге эш көлгән.
● Тырыш аста калмас, Аста калса да бер өскә чыгар.
● Тырышкан тамчы таш тишкән.
● Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер.
● Тырышу бушка китмәс.
● Тәвәккәл тау ега.
● Уйламыйча башлама, башладыңмы — ташлама!
● Уйна да көл, эшләргә дә бел.
● Эшкә вакыт, уенга сәгать.
● Уйчы уй уйлаганчы, тәвәккәл судан үтеп китәр.
● Ун бармак белән тотынмаган эш ун елга калыр.
● Уңган кеше авызы белән кош тота, арты белән йон тетә.
● Уңган кеше кулына туфрак учласа да алтын итә.
● Уңган кеше уяну белән сикереп торыр.
● Утырган җирдән утын кисмиләр.
● Ут янмый төтен булмас, ярты эш бөтен булмас.
● Үзе кылалмый, кылган кешене күрәлмый.
● Үз эшеңә иренмә, кеше эшенә тыгылма.
● Үз эшеңә үзең җавап бир.
● Хезмәте барның хөрмәте бар.
● Хезмәт — кеше канаты, канатлы бул, канатлы!
● Хезмәт төбе — хәзинә.
● Хәлеңә карап эш күр, борыныңа карап төчкер!
● Хәрәкәттә бәрәкәт.
● Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй. Һәрбер әгъзаң хезмәт итсен, һичбер буш тормасын!
● Һәрбер эшнең вакыты бар.
● Һәрбер эшнең җае бар, ботканың да мае бар.
● Һәркем үз эшен үзе белә.
● Һәр көннең үз эше бар.
● Һөнәре бар — терек, һөнәре юк — тере үлек.
● Һөнәре бар үргә йөзәр.
● Һөнәрнең аламасы да урлашудан яхшы.
● Һөнәрсез һөнәр тапкан, тәмәкесен урап капкан.
● Чабатасын ясаган, киндерә тагасы калгач ташлаган.
● Чикләвек ватмасаң, төшен ашый алмассың.
● Чынлап тотынсаң, һәр эшне дә җиңеп була.
● Читтән карап торуга һәрбер эш ансат.
● Элек мин йоклармын, син каравылларсың, аннан син каравылларсың, мин йоклармын.
● Элек җиңелен эшләсәң, соңыннан авыры кала.
● Элек эшлә, аннан сөйләрсең.
● Эш беләктә түгел, йөрәктә.
● Эш белән вакыт тиз үтә.
● Эш белмичә акыл белмәссең.
● Эше барның көче бар.
● Эш бетми җан тынмый.
● Эшеңнең авырын алга куй, җиңелен артка куй.
● Эш кешене кеше итәр.
● Эш беткәч уйнарга ярый.
● Эше юк эт сугарыр.
● Эше юк эш чыгарыр, каш ясыйм дип күз чыгарыр.
● Эшен белгән кешегә алтындыр ла бу дөнья, Эшен белмәгән кешегә Ялкындыр ла бу дөнья.
● Эш — кешенең көзгесе.
● Эш кешене ныгытыр.
● Эшкә киткән көч икелә кайтыр.
● Эш каты булса да, тырышкач йомшый.
● Эшкә булса — уф табаным, ашка булса — китер табагым.
● Эшкә ялкау, сабакка аңкау (аңгыра).
● Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.
● Эшле кеше эш арттырыр, эшсез кеше эш калдырыр.
● Эшленең кулы тынмас ,телчәннең теле тынмас.
● Эшләгәнең илеңә яхшы, өйрәнгәнең үзеңә яхшы.
● Эшләгән тимер тутыкмый.
● Эшләгән туңмас, эшләмәгән уңмас.
● Эшлә дигәндә эшләмәсәң, эшләмә дигәндә эшләрсең.
● Эшләмәгән кешедән күкәй салган тавык яхшы.
● Эшләп ашасаң тәмле булыр.
● Эшләнеп бетмәгән эшнең бәясе тишекле бер тиен.
● Эшләсәң эш каршы тормый.
● Эшне башлаганда ахырын уйла. Эшне башлаганчы, бетермә!
● Эшне башлама, башласаң ташлама.
● Эшне бер башлап җибәрү генә, аннары үзе китә.
● Эшнең тәме ахырында.
● Эшнең боткасы тәмле.
● Эш сөйсәң үз анаң, сөймәсәң — үги анаң.
● Эшне эшләп чыксаң эш, эшләнмәсә оятыңа көч.
● Эшне үзем башладым, бетерешергә кил, абзый.
● Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт.
● Эшсез кеше — акмас су.
● Эшсез килеп эшленең эшен калдырыр.
● Эшсезлектән эч пошкан.
● Эш сөйгәнне ил сөйгән.
● Эшсезнең көне узмый, эшлегә көн җитми.
● Эшсез таз күпер башында ат өркетер.
● Эшсез эткә станса юк.
● Эш сөймәсне ил сөймәс.
● Эштә булса батырлык — шунда була матурлык.
● Эштә сүзгә мавыкма.
● Эш тукмагы — аш.
● Эш үзе өйрәтә.
● Эш үтермәс.
● Эшчән кеше — имәндәй, ялкау кеше — яфрактай.
● Эш эшкә өйрәтә.
● Юнен тапкан айга очар, юньсез тигез җирдә абынып үләр.
● Юньсез итеген майлар, итеге итәген майлар.
● Юньсез кеше — уҗым бозавы.
● Ялкау, ач ишекне, — Кисәү агачы алып бир! — Ялкау, ашарга тор, — Ашыйсы килә дә чәйнисе бар. Йомырка ашыйсыңмы? Әрчегәнме соң?
● Ялкау бер эш эшли белә — чалкан ятып мышный белә.
● Ялкау әйткән: — Бүгенгә ял итим, иртәгә ныклап эшләрмен. Тырыш әйткән: — Бүген тырышып эшлим дә иртәгә ял итәрмен.
● Ялкау кешенең җилкәсе чокыр булыр.
● Ялкауның кулы куеныннан чыкмас.
● Ялкауның көн дә башы авырта.
● Ялкауның ялы биш көн.
● Ялкау чаттан чатка барган: бер сәяхәт итим әле, дигән.
● Ялкауның эшкә бик барасы килә дә, иртә торасы бар шул.
● Ялкау ята белмәс, ятса тора белмәс.
● Ялкау яткан җирдән кеше өйрәтер. Ялкау: — Уф, арытты ла, Нәрсә, эш эшләдеңме? Юк, абый эшли, мин арыйм.
● Ялкау ятып эшли, утырып йоклый.
● Ялкау яткан җирдән әвен суга.
● Ярты эш йөзгә оят.
● Ярык кайда — җил шунда, ялкау кайда — тел шунда.
● Яратмаган эш авыр була.