23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Кеше, рух, холык турында
● Агач беленә җимешеннән, адәм — кыланмышыннан.
● Башта холык тап, аннан гыйлем.
● Иркенлек турылыкта, күркәмлек холыкта.
● Ишәкнең иярен алыштырып кына холкын алыштыралмассың.
● Кешене беләсең килсә, холкына кара, баланы беләсең килсә, уенына кара.
● Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
● Күп исле гөлләр арасында бер иссез гөл исле булган, күп иссез гөл арасында бер исле гөл иссез калган.
● Күркәм кием — тән зиннәте, күркәм холык — җан зиннәте.
● Күркәм холык — изге юлдаш.
● Үзе җайлының авызы майлы.
● Үзең ятык булсаң, эчкәнең катык булыр. Үзең кыек булсаң, эчкәнең сыек булыр.
● Һәркемгә үз холыгы яхшы күренер.
● Чәчәкнең матурлыгы берни түгел, хуш исе булмаса.
● Яхшы холык дошманыңны дус итә.
Әдәп, оят, намуслылык
● Адәмне адәм иткән әдәп.
● Адәмнең ояты битендә.
● Акылның кадере әдәп белән, куәтнең кадере сәләт белән.
● Бар барын ашар, оятсыз гарен ашар.
● Битенә ыштыр каплаган ояла белмәс.
● Битсез бүркен басмас.
● Вөҗдансыз кеше үзәксез агач кебек, үзлегеннән аварга тора.
● Вөҗданы пакъның йөзе ак.
● Гарьсезнең битенә төкергәннәр, яңгыр ява, дип торган.
● Гарьсез кеше чебен кебек: ишектән кусаң, тәрәзәдән керә.
● Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыр.
● Әдәп базарда сатылмый.
● Әдәп, әдәпнең төбе яхшы гадәт.
● Әдәпне әдәпсездән өйрәнәләр.
● Әдәп сәдәптән башлана.
● Әрле кашык алганчы, әрсез ашап туяр.
● Әрсез гарьсез булыр.
● Әрсез кулым эшләде, әрле битем оялды.
● Әрсезнең үзен кертмәгәч, этен ияртеп килгән.
● Кечесендә әдәп юк, олысында белек юк.
● Кешедән оял, үзеңнән күбрәк оял.
● Кешенең йөз суын түкмә.
● Казан карасы китәр, намус карасы китмәс.
● Казанның капкачы китсә, этнең ояты китә.
● Картлардан курык, яшьләрдән оял.
● Катыра торган таракан оятсыз булыр.
● Курыкма үлемнән, курык оятка калудан!
● Намуссыз кеше — намсыз кеше (исемсез).
● Намус үлемнән көчле.
● Намусыңны яшьтән үк сакла.
● Оялган тик тормас (уңайсызлануыннан).
● Оялмаган боермаганны ашаган.
● Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр.
● Оятка калудан да авыр җәрәхәт юк.
● Оятлы кызарыр, оятсыз агарыр.
● Оятлы тартынган, оятсыз "бу миннән курыкты" дигән.
● Оятның теше булмаса да кимерә.
● Оят өлеше табада калыр.
● Оятсызга өч күмәч.
● Оятсызның бите барабан каешы.
● Оятсызның бите — киездер ите.
● Оятсызның яңагына чапсаң да кызармый.
● Ояты барның вөҗданы бар.
● Торна оятын оятлап, ябалак урманга качкан, ди.
● Үгет-нәсихәт бездән, әдәп белү үзеңнән.
● Үз битен аямаган кеше битен чиядәй кылыр.
● Үз намусың сакламаган, кешенекен сакламас.
● Үз намусың үз кулыңда.
● Яңа чагында киемеңне сакла, яшь чагында исемеңне сакла.
Рәхим-шәфкатьлек
● Агач хәтта үзен кисеп торган кешегә дә күләгә бирә.
● Кечегә шәфкать ит, узаманга (командир, капитан) хөрмәт ит.
● Куян елаганга карап, аучының күңеле йомшармас.
● Миһербанлык йөрәктән, миһербансызлык беләктән.
● Рәхимсез атын кыйнар.
● Рәхимсез кешедән рәхимле эт яхшы.
● Сикергәнне аяма, егылганны ая.
● Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс.
● Яралы кошка таш атмыйлар.
● Син бүрене аясаң, бүре сине талар.
● Рәхимле бүре рәхимсез кешенең баласын асраган.
● Мөгрәп килгән сыерның мөгезен сугып сындырма.
Үпкәчәнлек һәм хәтер калу
● Авызың үпкәдә булса, кулың тоткада булсын.
● Күңелең калса, көлкегә бор.
● Күңел кере әйтсәң бетәр, күлмәк кере юсаң бетәр.
● Кары китсә дә, бозы китми.
● Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.
● Куян тауга үпкәләгән, тауның исендә дә юк.
● Суга салсаң, су күтәрмәс.
● Сугудан төртү яман.
● Сынык бөтен булмас.
● Уен сүзне күтәрә бел.
● Уты сүнсә дә кисәве кала.
● Үзе абынган үзенә үпкәләр.
● Үпкәләгән өлешеннән коры калыр.
● Үпкәләсәң песи үпкәсен ашатырлар.
● Үпкәләсәң, үкен дә кайт.
● Үпкәне ачу белән, утны бензин белән баса алмассың.
● Үпкәчәнлек иркәлек галәмәте.
● Үпкәчәннең үпкәсе үсәр.
● Һавада болыт, син аны оныт.
● Чәпчемә, түгелерсең.
● Чын яхшының ачуы булса да, үпкәсе булмас.
● Шимбердө чыпта сугалар Әпкәли дә Юкәли, Әпкәлиенә сүз әйтсәң, Юкәлие үпкәли.
● Яман кеше кинәчел.
Ачу һәм дуамаллык
● Акылың булса, ачу саклама.
● Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.
● Ач күп ашар, ачулы күп сөйләр.
● Ачу арты ачыну.
● Ачу йоту — тау йоту.
● Ачу килгәндә аю да кечек хәтле генә күренә.
● Ачу килсә, акыл китәр.
● Ачулыга дәшмәсөң, ачуы кырын китәр.
● Ачулы кешегә песи койрыгын күтәреп йөрсә дә ярамый.
● Ачулы кеше җилкәсендә су ташыйлар.
● Ачулының күзенә түгәрәк әйбер дүрт кырлы булып күренә имеш.
● Ачуны башта кис.
● Ачу алдан, аклы — арттан.
● Ачуның башы юләрлек, ахыры үкенеп үләрлек.
● Ачуның даруы — дәшми калу.
● Ачу саклама, намус сакла.
● Ачу телдән ачыла, дәшмәү белән басыла, тар холыклы кеше шул: ачуы килде — асыла.
● Ат ачуын тәртәдән.
● Ачучанны ачуландырып серен алалар.
● Ачуың килсә, борыныңны тешлә.
● Ачуың килсә, йөзгә кадәр сана.
● Ачуың килсә, суык су эч.
● Ачуың килсә, утыр, утырган булсаң, ят.
● Ачуыңны йот.
● Аюны җиңгән ярты ир, ачуын җиңгән бөтен ир.
● Берең кызу булса, берең сабыр булсын.
● Бер кирпечкә абынган өчен бөтен урамны сүккән.
● Бер борча өчен юрган ярмыйлар.
● Бүгенге ачуны таңга саклама.
● Дөя дулап күккә менмәс.
● Зәһәр кеше тиз картая.
● Иске ачу истән чыксын.
● Каты явым тиз туктар.
● Көчсезнең ачуы көчле.
● Кече казан ташучан, кече кеше ачучан.
● Синең ачуың — минем кара аякчуым.
● Ташыма, ташыган су да кайта.
● Таракан дулап мич башын җимерә алмый.
● Утка пычак тыкма.
● Ташыган түгелер, шашкан көенер.
● Тешләнмә, тешең бетәр.
● Үгез чөя-чөя дә өстенә чүп өя.
● Холыксызның ачуы танау очында.
● Ярсу кеше ярашкан су кебек.
Эреләнү, масаю
● Борынын чөйгән абынмый калмас.
● Борыныңны бик күтәрмә, агач башына эләкмәсен.
● Кәрлә кеше биек ишектән иелеп керер.
● Күперенү күркәгә килешә.
● Күтәрмә борыныңны, әзәрләр муеныңны.
● Кабарынсаң, чәпчерсең. Камыр булсаң, күпчерсең.
● Сабын куыгы тиз шартлый.
● Түбәң күккә тисә дә, аягың җирдә булыр.
● Тәкә күпме генә сикерсә дә җиргә төшәр.
● Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал.
Мактану, алдан шапырыну
● Алдан кычкырган кәккүкнең башы таз булыр.
● Буш мичкә шаңгыравык була.
● Буш тегермән җилсез дә әйләнә.
● Ишәк колагы белән мактана.
● Кысыр тавык күп кытаклый.
● Күлне яндырмасам да, суын чыжлатам! (Бушка шапырыну).
● Күп шыбырдама, коелырсың!
● Мактанма; ат дип сыерга атланма.
● Мактанма, каз, һөнәрең аз.
● Мактанчык бүредән курыкмаган, тычканнан коты очкан.
● Мактанчыкның арты ачык, авызына коры кашык.
● Мамык бик җиңел бит ул, мин аның кырык потын берьюлы күтәрәм, — дип әйтте ди бер мактанчык.
● Сүздә мактанма, эштә мактан.
● Тумаган тайның атланып билен сындырма.
● Усак агачы шарт та порт.
● Эт үз койрыгын үзе күтәрмәсә, аны кем күтәрә?
Көнләшү
● Ач эткә аш бирсәң, тук эт шыншый.
● Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый имеш.
● Йөзем йөземгә карап карая, ди.
● Кеше кулындагы калач зур күренә.
● Көнче булган кешедә канәгать булмас.
● Көнче көлмәс, хөсетле тынмас.
● Көнче көне көенеч.
● Көнчел кеше — минчел кеше.
● Көнченең күңелен ят бәхете яндыра.
● Көнченең күңеле тар булыр.
● Көчсезлек көнчелек тудыра, көчлелек ярыш тудыра.
● Күрше тавыгы күркә булып күренә.
● Хөсет кеше үзе кылалмый, кылган кешене күрәлмый (хөсет кеше — көнчелегеннән каныгучы).
Үз сүзлелек, үҗәтлек, кире беткәнлек
● Алдыннан килсәң сөзә, артыннан килсәң тибә.
● Аяз-аяз көннәрдә алма җыя Котбетдин; Явым-явым көннәрдә Печән җыя Котбетдин.
● Аяклыга юл бирмәс, авызлыга сүз бирмәс.
● Бакасы аяга, кысласы артка тарткан, аяк-куллары карышып каткан.
● Бүре бәйләүгә күнмәс, дуңгыз әйдәүгә килмәс.
● Әйткән саен мыркылдый, баскан саек шыркылдый.
● Әйтмәсәң белмәс, дәшсәң килмәс.
● Иренчәккә чигенчәк тап булыр.
● Ишәк алга тарта,койрыгы артка тарта.
● Ишәк койрыгы үсми, кире дә чүкми.
● Ишәк игә килмәс.
● Ишәк ишәклегенә барыр.
● Йөгәнне тискәре элмә, урынсызга түңкәрелмә.
● Кәкренең күләгәсе дә кәкре.
● Кире беткән кирегә сукалар.
● Кире беткән капка бар өстеннән койма аркылы чыгар.
● Кире кирегә саплар.
● Кире киткән — киртә сүткән.
● Кире киткән — кысла булган.
● Кире киткәннең сакалы киңгердегеннән чыга, ди.
● Кире киткән үрдәк күлгә арты белән чумар.
● Күргәнне киреләгән җиңгән, ди.
● Күңелләре киренең туннары тире, туннары тиренең йоннары кире.
● Каршы агачка каты чөй.
● Каршы адәм уен бозар, тинтәк адәм җыен бозар.
● Карышканның карыны ач.
● Кырысланган эт кырын карап йөгерер.
● Кырык кеше бер якка, кырын кеше бер якка.
● Кырын кеше кырыгында таз була, ди.
● Синеке дөрес, су үргә таба ага...
● Син сөйлисең Пирегә, Пире сөйли кирегә.
● Син тартасың табакка, ул тарта (башын) тагаракка.
● Стенага аткан борчак кире кайтыр да үзеңә бәрелер.
● Тешләшкән атның артыннан үт, тибешкәннең алдыннан үт.
● Тыңлаусызны җибәрсәң, тыңлый-тыңлый үзең барырсың.
● Үҗәт белән юләр бер.
● Үҗәт күзен бирсә дә, сүзен бирмәс.
● Үҗәтнеке. бер элгәре, биш кире.
● Үҗәтнең үз сиксәйе сиксән, кешенеке йөз алтмыш.
● Үзе тискәренең йөзе тискәре.
● Үзсүзле — үгез күзле.
● Үзсүзле үз сүзен өскә чыгарам дип аста калыр.
● Чөгем-чөгем дигән саен чөгем кире сикерә.
● Юл куйган ярпайган, карышкан картайган.
● Юньсезне табынга тартсаң, табакны түнтәрер.
● Этнең башын табакка салсаң, тәгәрәп төшәр.
● Эт эткә, эт койрыкка кушар.
● Этнең койрыгын турайталмассың.
● Этнең чапканын да, юртканын да белмәссең.
Нәфес, азгынлык
● Адәм җәй булса кышны тели, кыш булса җәйне тели.
● Аръяк яр һәрвакыт ямьлерәк күренә.
● Йөземне аша, бакчасын сорама.
● Кеше кулындагыга ымсынган, үз кулындагысы ычкынган.
● Кәбестәне сакларга кәҗәгә тапшырмыйлар.
● Нәфесеңә хуҗа бул!
● Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куар.
● Нәфес ни теләми, холык җибәрми.
● Сәбәп сәбәптән узмый, нәфес гадәттән узмый.
● Этнең акылсызы коймакка нәфсен сузар.
● Эт янында сөяк ятмас.
Эш үткәч үкенү
● Балыкның ауга эләккәч акылы башына килә.
● Иртәгә үкенерлек эшне бүген эшләмә.
● Тауга менгәч сусавыңнан ни файда?
● Терсәкне бик тешләр идең дә җитми.
● Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, ела!
● Эч бер дә юкка пошмый.
● Эш үткәч үкенүдә ни файда.
Хәйлә һәм хәйләкәрлек
● Булма син төлке, булырсың көлке.
● Көч җитмәсә хәйлә бар.
● Күпме хәйләкәр булса да, төлкенең тиресе кеше өстендә.
● Син төлке булсаң, мин койрыгы.
● Сүз хәйләсен белмәгән үзенә сүз китерә, көч хәйләсен белмәгән үзенә көч китерә.
● Хәйлә аю тота.
● Хәйләгә каршы хәйлә бар, китмәнгә каршы кәйлә бар.
● Хәйләкәр бер хәйләдән котылам дип икенчесенә батар.
● Хәйләкәрдә таракан аягы.
● Хәйләкәрдән йомырка алсаң, эчендә сарысы булмас.
● Хәйләкәр төлке койрыгыннан эләгә.
● Хәйләкәр төлкене хәйләсез эт тотар.
● Хәйләле эштә хәер юк.
● Хәйләсез батыр тиз үләр.
● Хәйләсез дөнья файдасыз.
Астыртынлык
● Агачтагы яшерен ут кабынмыйча күренми.
● Аңгармаган җирдән төлке чыгар.
● Көл астында ут торыр.
● Астыртын эт өрми тешләр.
● Мыштым мәче күбрәк май ашый.
● Песи сөтне күз йомып ашагач, үзен беркем дә күрми дип уйлый.
● Тымызык елга көймәне алып китәр.
● Тымызык күлдә корт уйный.
Иркәлек, кыланчыклык, нәзбереклек, вакчыллык, холыксызлык
● Аю ботына чуан чыккан, ялый-ялый җаны чыккан.
● Бер карасаң үрәле, икенче карасаң шүрәле.
● Еракта кешнәшер, якында тибешер.
● Әле сиңа куян ите, ярамаган каз ите.
● Иркенлек бозар, катылык төзәр.
● Иркә барда клоун кирәкми.
● Иркәгә ай эссе, көн суык.
● Иркә кайда — юләр анда.
● Иркәлек — кеше булу юлында киртәлек.
● Иркәнең эше бетмәс, назлының буе җитмәс.
● Кил, кил, дисәң, назы килер, килмә дисәң, үзе килер.
● Кыланчыкның кыланышы кырга сыймас.
● Маймыл нихәтле шыксыз булса, шулхәтле кыланчык булыр.
● Әйрән ачы, сөт төче, салма бирсәң камыр, бәрәңге бирсәң тамыр.
● Начар холык өчен акыллыны юләр диләр.
● Песием, песием дигәнче, перес булып китә.
● Талымлы дуңгызны ашату кыен.
● Тарга тар дөнья, киңгә киң дөнья.
● Тәртәңне зиректән каерма, тиз сынар.
● Чебен тимәс — чер итәр, тукмак тисә тик торыр.