23.05.2014 Мәдәният
Балалар әдәбияты кытлык кичерә... (ФОТО)
“Әни, мин ул китапханәгә бүтән бармыйм!” - дип кайтты беркөнне тугыз яшьлек улым. Сәбәбен дә шунда ук ярып салды - китапханәче апа “Гулливер маҗаралары”н үзенә эзләргә кушкан икән. Ә бала таба алмаган да, якындарак яткан татарча китапны (авторын әйтмим) алып кайткан...
- Менә әйбәт булган! Татарча укы, син татар малае бит, - дип күңелен күрмәкче булдым.
- Бу китапны укырга кызык түгел! Укып карадым инде, - дип кырт кисте улыбыз.
Уйлана, эзләнә калсаң, чыннан да, 9-12 яшьтәгеләр өчен маҗараларга бай, фантастик әсәрләр, татарның тарихи геройларының бала чагын чагылдырган, популяр телдә язылган китаплар юк икән бит. Һәрхәлдә, минем күзгә чалынганы юк аларның (сезгә очраган булса, кайдан алырга мөмкин икәнен хәбәр итә күрегез).
Татарстанның 300дән артык язучысы бар. Ә менә балалар аудиториясенә тәгаенләнгән тарихи шәхесләребезнең бала чагын чагылдырган бер генә китап та күренгәне юк. Чура батыр, Батырша, Бәхтияр Канкаев, Якуп Чанышевлар, Мәхмүт Гәрәев кебек генералларыбыз, җәлилчеләр, Советлар Союзы каһарманнарыныкы да шәп булыр иде. 8-9 яшьлек малай кемгәдер охшарга, иярергә тели бит. Димәк, матур үрнәк кирәк! Тарих төпкеллегендә “казыну” катлаулырак булса, Минтимер Шәймиевның бала чакта нинди булганлыгын язсалар да кызыклы чыгар иде бит. Валерий Воскобойниковның “Жизнь замечательных детей” китабын нәниләр генә түгел, без - өлкәннәр дә йотлыгып укыйбыз. Балалар аудиториясенә җиңел-җилпе карарга ярамый. Чөнки нәкъ менә кече мәктәп яшеннән генә аларны китапка авызландырырга мөмкин.
Гадел Кутуйның кайчандыр нәшер ителгән “Рөстәм маҗаралары”, Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы” , Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуары” инде саргаеп беткән. Инде булмаса шуларны яңадан нәшер итсеннәр иде. Татар язучыларының яңа, кызыклы әсәрләргә теше үтмәсә, бәлкем, русларныкын тәрҗемә кылырга кирәктер?
Г.Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулланың балалар әдәбиятына кагылышлы фикерләре белән танышып узыйк: “Балалар әдәбияты катлаулы мәсьәлә. Чөнки бүген - бала, иртәгә - гражданини дигән сүз. Шуңа күрә әдәбият өлкәсендә балалар әдәбияты бик мөһим. Ләкин аңа тиешле игътибар бирелми сыман. Бигрәк тә газета журналлар мәсьәләсе мине борчый. Күптән түгел генә Төркиядән кайттым, анда язучылар белән очрашу булды. Төрле редакцияләр белән таныштырдылар. Төркиядә балалар өчен чыга торган бер журналның тиражы 60 мең. Журналда рәсемнәргә игътибар зур, балалар дөньяны күз белән кабул итә бит. Ләкин текстлар да кертергә кирәк. Баланы текстларны үзләштерә белергә өйрәтергә кирәк. Төркиядә балаларны әдәбиятка авызландыру өчен төрле формалар уйлап тапканнар. Журнал белән балаларга бүләкләр җибәрү, мәсәлән. Бездә әлегә андый алымнар кулланылмый. Мин үземнән беләм, әдәбиятка мәхәббәт балалар әдәбиятыннан башлана. Бездә андый журналлар чыкмаса да. «Яшь ленинчы», «Ялкын»ны яратып укып үстек. Хәзер замана балаларына төрле алымнар аша тәэсир итү сорала. Балалар әдәбиятына күбрәк язучыларны җәлеп итәргә кирәк, кимчелекне шунда күрәм мин. Балалар өчен берничә балалар язучысы гына язарга тиеш түгел. Ул һәр язучының изге бурычы, дип саныйм. Берничә кеше генә балалар матбугатын булдырырга тиеш түгел. Күбрәк кеше җәлеп ителсә - әйбәтрәк, һәркемнең үз үслеге, зәвыгы бар. Төрлелек һәрвакыт кирәк. Ул очракта сайлап алу мөмкинлеге дә булыр иде”.
Резидә Гобәева-Зәйниева шагыйрә: “Баланың тәүге мәртәбә кулына алган китабы аның күңелендә, гомумән, китапка карата мәхәббәт, кызыксыну уята алырга тиеш. Китапның игътибарны җәлеп итәрлек дәрәҗәдә бизәлгән булуы да, сыйфатлы кәгазьдә бастырылуы да мөһим. Андагы рәсемнәрнең үк тәрбияви мәгънәгә ия булуы шарт. Эчтәлеге хакында әйтеп торасы да юк. Татар әдәбиятендә балалар өчен язылган шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр бар, аларны дөрес һәм сыйфатлы итеп тәкъдим итә алуда гынадыр хикмәт. Ә, гомумән алганда, китап баланың акылын, аңын, фикерләү дәрәҗәсен һәм фантазиясен үстерергә тиеш дип саныйм. Китапны укыган вакытта бала үзен махсус тәрбияләүләрен сизмичә, үзе кызыксынып кабул итәргә, мавыгырга тиеш. Киләчәктә фэнтези жанрына ихтыяҗ күбрәк булыр кебек», – дип саный.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан исә, татарлар балалар әдәбиятына кытлык кичерми, дигән фикердә. “Әдәби әсәр балага яки өлкән кешегә дип язылмый. Балаларга яраклы урыннарын сайлап алып, әдәбият дәреслекләренә кертелә. Балалар өчен аерым китаплар итеп чыгарырга була. Балалар өчен әсәрләр юк дигән проблема икеле. Балалар өчен иҗат итү бара”, - ди татар язучылары лидеры Рафис әфәнде.
Балалар әдәбияты буенча докторлык диссертациясе яклаган галимә Ләйлә Минһаҗеваның фикерләре белән дә танышып үтик: “Балалар әдәбиятында, 8-12 яшьлекләр нисбәтендә генә түгел, гомумән, проблема шактый зур. XIX йөзнең икенче яртысыннан формалаша башлаган татар балалар әдәбиятының ХХ гасыр дәвамындагы үсеш-үзгәрешләрен карап-тикшереп чыктым, ХХI гасыр башы әдәбиятын да өйрәнәбез. Балалар әдәбияты тирәсендә проблема һәрвакыт булган. Маҗаралы, фантастик әсәрләрнең булмавы - ул бүген генә килеп туган мәсьәлә түгел. Балалар өчен язучыларыбыз да шактый һәм, әйтергә кирәк, талантлы язучыларыбыз да бар. Әмма китап кибетенә керсәм, хәтта мин дә белмәгән, балалар өчен китап чыгарган яңа исемнәр белән очрашам. Алып укый башласаң, еш кына әсәрләрнең рәте-башы юклыгын күрәсең. Балалар матбугатында басылган 60-70 процент әсәрләрне бала өчен бүген кызыксыз дип саныйм. Шуны әйтә алам: балалар рухын белеп, аңлап язылган әсәрләр бала өчен генә түгел, өлкәннәргә дә кызыклы була”.
Татарстан Язучылар берлеге юбилее бичкәсенә бер кашык дегет кебегрәк килеп чыкты инде бу язма.