23.05.2014 Мәгариф
БДИда камералар гаделлекне арттырырмы? (Cораштыру)
Киләсе атнадан Бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Күпләрнең тынычлыгын алган БДИ ел саен эчтәлек ягыннан гына түгел, аны тапшыру кагыйдәләре буенча да катлаулана бара. Агымдагы ел да искәрмә түгел.
Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын иң элек имтихан тапшыру пунктына металл эзләгеч җайланма ярдәмендә тикшереп кертәчәкләр. Алар республиканың 101 имтихан тапшыру пунктында урнаштырылачак. Һәр пунктта видеокамера эшләячәк. БДИ тапшыру пунктларының 35ендә исә имтихан оnline режимда узачак, ягъни аны теләгән кеше карый алачак. Имтихан барышын Рособрнадзор, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм җирле вәкилләр күзәтәчәк. Ничек уйлыйсыз, яңа кагыйдәләр БДИда гаделлекне арттырырмы?
Данил Мостафин, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары:
– Быел Татарстанда 20,4 мең укучы Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Барлык имтихан тапшыру пунктларында металл эзләгеч җайланмалар торачак. Хәзерге вакытта аларны урнаштыру, монтаж һәм тикшереп карау эшләре бара. Имтихан тапшыручы укучы иң элек металл эзләгеч җайланма кысасы аша үтә. Сигнал була калса, полиция хезмәткәрләре аннан үзе белән булган металл җайланмаларны чыгарып салуны сораячак. Укучы күрсәтүдән баш тартса, имтиханга кертелми. Бу очракта аны беркем дә өстәмә тикшереп тормаячак. Видеокамералар имтихан тапшыручыга да, аларны күзәтүчеләргә дә комачау итми. Шул рәвешле имтихан гадел шартларда узачак.
Марат Лотфуллин, мәгариф белгече:
– Бу кагыйдәләрнең, һичшиксез, файдасы булыр. Имтиханнарның гадел шартларда узуы белем сыйфатын күтәрүдә зур роль уйный. Ләкин, миңа калса, бу гына җитми. Имтиханнарны уздыру вәкаләтен Мәгариф министрлыгыннан алырга кирәк. Әйтик, машина йөртү таныклыгын алу өчен мәктәпләрдә укытсалар да, укучы бит имтиханны башка җирдә тапшыра. Монда да шул ук хәл. Министрлык үзе укыта, үзе үк имтихан да ала. Алай ярамый. Моның өчен махсус орган булырга тиеш. Мәктәп укучысы – ул инде ике айдан эшкә урнаша алырлык кеше. Шуңа күрә ул мондый кагыйдәләр алдында югалып калыр дип тә куркасы юк. Быелгы имтихан гаделрәк шартларда үтәр дип саныйм. Гадел шартларда үтсен өчен, мораль якны да җайга салып, җәмгыятьнең карашын үзгәртергә кирәк.
Римма Гатина, “Мәгариф” журналы хезмәткәре:
– Бу кагыйдәләрнең асылы укучы имтиханда күчермәсен өчен эшләнә дип аңлатыла. Шуңа да бу таләпләрне кирәк дип саныйм. Кешенең табигатендә үк ниндидер йомшаклык бар. “Эшләмә” диюеңә карамастан, аның эшләп тә куюы бар. Мондый конкрет кагыйдәләр булганда исә кешенең башка чарасы юк. Укучы имтиханга үзе белән телефон алып керә икән, димәк, аның ниндидер уе бар. Видеокамералар да кирәк. Ник дигәндә, елның елында БДИ буенча җәнҗаллар бик еш чыгып тора. Камера яздырганнарны инде кире кагып булмый. Бу материал, имтихан нәтиҗәләре белән риза булмыйча, апелляциягә биргән ата-анага дәлилләү өчен дә кирәк булачак. Шуңа бу кагыйдәләрне артык кырыс димәс идем. Быелгы БДИ гадел шартларда узар дип ышанасы килә.
Гөлсәһирә Гыйниятуллина, Казан шәһәренең 155 нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Әлеге кагыйдәләрне кабул итә алмыйм. Аларны керткәнгә карап кына бернинди үзгәреш тә булмаячак. Моңа кадәр ничек күчерсәләр, быел да, алдагы елларда да шулай күчерәчәкләр. Хәзер балаларның күбесе Интернетка куелган материаллардан җавапны алдан ук белеп бара. Бер генә мисал: минем бер укучым бишенче сыйныфтан бирле “өчле”гә укыды, ә БДИны “бишле”гә язып чыкты. Монда нинди гаделлек турында сүз булырга мөмкин? Мин, гомумән, БДИга каршы. Укучы үз белемен комиссия алдында һәм вузда күрсәтергә тиеш.
Гүзәл Инсапова, Баулы районы Кызыл Яр урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:
– Мәҗбүри фәннәрдән тыш, җәмгыять белеме, рус әдәбиятыннан имтихан тапшырачакмын. Бик дулкынланам. Яңа кагыйдәләр бик куркыта. Миңа калса, ул укучы кичергән стрессны тагын да көчәйтәчәк. Икенче яктан караганда, мондый катгый таләпләр кирәк тә кебек. Чөнки кемдер имтиханны “шпора”дан күчереп биреп чыкса, икенче берәү аны бернинди чыганаклардан файдаланмыйча тапшыра. Бу күренеш имтиханны үз тырышлыгы белән ерып чыккан укучы күңеленә тия, билгеле.