поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.03.2009 Мәдәният

ИЛҺАМ ШАКИРОВ: ҖЫРЧЫ УЛ СПОРТЧЫ КЕБЕК

Республикабызда "Татарстан республикасы алдында куйган хезмәтләре өчен" ордены булдырылды. Ул татар сәнгатенә, мәдәниятенә, мәгариф, спорт һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә саллы өлеш керткән шәхесләребезгә бирелә. Әлеге исемлектә танылган сәнгать әһелләре, фән белгечләре, спортчылар бар. Орден ияләре белән газетабызда якыннанрак таныштыру максатыннан рубрика ачып җибәрергә булдык. Бу бүләкне иң беренче Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Илһам Шакировка тапшырдылар.

Ике ай инде легендар җырчы Илһам Шакиров белән сөйләшергә җай чыкмый. Йә гастрольгә китеп бара, яки көтмәгәндә генә берәр очрашуга чакырып алалар. Бу табигый, әлбәттә. Ниһаять, туган көнендә очрашырга сөйләштек. Ел саен гомер бәй­рәмендә җырчының концертын оештырган Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе быел да үз репертуарында иде. Дө­ресен әйтим, Илһам абый белән икәүдән-икәү генә гәпләшүебез беренче тапкыр гына әле. Берникадәр каушата да. Җитмәсә, җырчы телефоннан: "Сорауларың әзерме, ык-мык килмәсәң генә сөйләшәм", – дип катгый таләпләр куйды. Курыккан эш хәерле була, диләр бит, сөйләшү вакытында җырчының гади, шаян, җор сүзле булуы мине "Илһам дөньясы"на бик тиз бөтереп алып кереп китте.

 

Быел Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам ага Шакировка 74 яшь тулды. Дөрес, бу түгәрәк дата түгел. Әмма легендар җырчының ел саен үткәрелә торган һәр туган көне безгә юбилей кебек. Ул – буыннар җырчысы, татар халкының рухи тормышында, мәдәнияте һәм сәнгатендә тулы бер дәверне тәшкил итүче шәхес.

 

Илһам Шакировның сандугачлары тирәккә басып сайрый торган илаһи Сарман төбәгеннән булуын һәркем белә. Бу җырның популяр булып китүендә, һичшиксез, җырчының өлеше бик зур.

 

Сандугачлар кунып кайда сайрый?

Сарман буйларында, тирәктә...

 

Димәк, моң иясенең тамырлары кайдан килеп чыгуын эзләп баш ватасы юк. Ә без – моңсу, сагышлы җырларга мөкиббән киткән халык. Моңлы булуның, сагышлы җырлар белән татар дөньясына танылуның тагын бер сәбәбе бар. Бу ачы хәсрәт җырчының бәгыреннән саркып чыга. Алты баланың иң кечесе булган Илһамга тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Ул әтисен хәтерләми, чөнки аңа ике яшь вакытта ук Гыйльметдин абзыйны, "халык дошманы" дигән исем тагып, сөргенгә сөрәләр. Сугыш чорын, ачлык елларының авырлыгын үз җилкәсендә татырга туры килә аңа. Шуңадыр, күрәсең, "Герман көе", "Кара урман аша", "Иске карурман", "Көзге ачы җилләрдә" кебек сагышлы җырлар Илһам Шакиров башкаруында гына яңгырый, фәкать аның җырлары кебек халык хәтеренә уелып калган.

 

Илһам абый белән сөйләшеп утыруы рәхәт. Сәнгать дөньясына да, шул исәптән сәяси вакыйгаларга да ул битараф кеше түгел. Аның дөньяга үзенә генә хас карашы, үз фикере бар. Күпләр аны ике уку йорты тәмамлавы белән аңлатырга тырыша. Дөрес, бер нота да белмәгән гади авыл егетенең иң элек Казанның музыка училищесында, аннан соң консерваториядә укуын югары бәяләргә кирәктер. Әмма Илһам абый авыл мәктәбендә үк инде үткен фикерле булуы белән сыйныфташларыннан аерылып тора. Димәк, бу да Ходайдан бирелгән бүләк. Нәкъ менә җырчыга иңдерелгән моң кебек!

 

– Илһам абый, бүгенге җыр дөньясында җырчының иҗат баскычы төрле. Күпләр бер генә тапкыр янып ала да сүнә. Сез – буыннар җырчысы. Кайчандыр Сезнең сихри тавыш турында Гомәр Бәширов, Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким, Мостай Кәримнәр язып калдырган булса, бүгенге буын әдипләре дә шул ук фикерне куәтли. Дөрес, тавыш – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк. Әмма тавышны саклый да белергә кирәк. Ни өчен татарның җыр дөньясында җырчылар буыннар җырчысы булып китә алмый? Ә алар арасында хәйран гына моңлы җырчылар да бар бит...

 

– Үзе исән вакытта ук сүнгән җырчылар шактый күп ул. Димәк, алар халык күңеленә кереп бетмәгән, аның мәхәб­бәтен яулый алмаган дигән сүз. Әгәр кешедә тумыштан чын моң булса, әлеге җырчы тиз сүнә алмый. Безнең вафат булган җырчыларыбыз бар. Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһаповлар моңын ишетеп үскән буын аларны онытмый инде. Җырчыны еллар дәвамында саклап килүнең теле дә, фәне дә юк, аңа бары тик халыкчанлык кына кирәк. Татарга гына хас булган моңны беркайда укытып та, аны нотага төшереп тә булмый. Ул – Аллаһы Тәгалә аһәңе! Кайбер җырчыларның тавышы көчле була, әмма ул тамашачының йөрәгенә ятып бетмәскә мөмкин. Һәр җырчының үзенә генә хас тавыш буявы, тембры бар бит. Әгәр аның тавышы халыкчан икән, әлеге җырчы халык хәтерендә озак еллар яши.

 

– Бәлки бүгенге эстрада җырчыларының тавышы озын гомерле булмавы профессиональ әзерлекләре аксаудан да килә торгандыр. Сез бит танылган композитор Мансур Мозаффаров кул астында тәрбияләнгән артист, ул хәтта махсус сезнең өчен җыр да язган. Бүген музыка уку йортларындагы мөгаллимнәргә мондый ук таләпчәнлек хас түгел кебек.

 

– Бер генә мөгаллим дә, бу егет яки кыз вакытлыча гына җырласын, дип белем бирми торгандыр дип уйлыйм. Мансур Мозаффаров сольфеджио укытучысы иде. Ә мине музыка уку йортында да, консерваториядә дә вокал дәресләреннән Елена Алексан-дровна Абросимова укытты. Аның классында бик талантлы кешеләр бар иде. Та-ләпчәнлек ул иң беренче чиратта башкаручының үзеннән тора. Югары нотадан алыйм, кешене шаккатырыйм, дип кирәгеннән артык акырып, тавышларыннан бөтенләй колак кагучылар да булды. Монда сак һәм акыл белән эш итәргә кирәк. Җырчы ул спортчы кебек. Һәрвакыт үз өстендә эшләргә, күнегүләр ясап торырга, үзенең организмын формада сакларга тиеш. Шул вакытта гына җырчының гомере озын була. Безнең бит бернинди музыка уку йорты тәмамламаган танылган җырчыларыбыз да бар иде. Ходайдан бирелгән халыкчан тавышларын саклап тоту, күнегүләр ясау бәрабәренә алар үзләренең тавышларын югалтмадылар. Димәк, бу фәкать үзеңнән тора.

 

– Сезнең турындагы язмаларны укыганда, бер музыка белгеченең мондый сүзләренә тап булдым. Анда: "Ә, Шакиров! Композитор көйләрен дә халыкныкы кебек җырлый ич ул", – диелгән иде. Бу, күрәсең, классик әсәр­ләрне башкарганда бирелгән бәядер, дип аңладым.

 

– Җырны классик һәм халыкчанга аерырга ярамый. Әгәр халык җырларын бик зур профессиональ осталык белән башкарсаң, алар да классик булып китә. Композиторлар язганда ук җыр классик әсәргә әверелми. Классик җыр нәрсә соң ул? Икенче төрле әйтсәк, бик яхшы дигәнне аң­лата ич инде. Композитор язган әсәрләр бер юлдан, ә халыкчан җырлар икенче юлдан бара алмый. Үзе рус милләтеннән булса да, татар көйләре иҗат иткән Александр Ключаревны гына алыйк. Ул һәрвакыт татар милләтенә нинди җыр кирәклеген сиземләде, нинди аһәң кирәк икәнен белеп язды. Шуңа күрә Ключаревның җырлары һәр башкаручыга тәңгәл килә иде. Ул иҗат иткән җырлар милли асылыбызга туры килә торган әсәрләр булып кереп калды.

 

– Илһам абый, безнең халкыбызның күпме җырлары җырланмаган килеш тузан җыеп, архивларда сакланып ята. Сезнең иҗат баскычыгызда да нотага салынмаган, кулдан-кулга күчеп җырланган җырлар шактый булган бит. Димәк, композиторларны халыкка таныту җырчыдан да тора. Әйтик, Сара Садыйкованы да күп еллар композитор буларак танымаска тырыштылар...

 

– Сара апаны композиторлар факультетын тәмамламаган дип читкә кагарга маташтылар. Ләкин талант ул – аккан су кебек. Үзе юл ярып барса, аны тыя алмыйсың. Дөрес, Сара Садыйкова бернинди дә композиторлык һөнәрен үзләштермәгән. Ләкин халыкчан аһәңе белән тамашачының мәхәббәтен яулый алды. Бу иҗат кешесе өчен бик мөһим. Аннан соң аның музыкасы әллә каян таныла иде. Димәк, бу – композиторның йөзе. Һәм ул халыкчан иҗаты белән җырчыларны да җәлеп итте һәм аның җырлары халыкка да тиз таралып өлгерде.

 

– Бер танылган җырчы: "Илһамны чибәр булганы өчен гомер буе сәхнә түрендә йөрт­теләр", – дигән сүз әйткән иде. Иҗат гомерегездә андый көн­дәшләр шактый булгандыр, мөгаен. Аларга каршы ничек көрәштегез?

 

– Әйткән сүзләрнең һәммәсенә дә колак сала башласаң, иҗаттан бөтенләй туктарга кирәк. Алар гайбәт сата торсын, син эшеңдә бул! Мин гомер буе шулай иҗат иттем. Безнең тамашачыга гына күренмичә, радиодан гына җырлаучы танылган җырчыбыз Гөлсем Сөләйманова бар иде. Аннан радиодан тыңлап кына легенда ясадылар. Кайчагында җырлыйм дигән булып, кирәгеннән артык бормалар ясап, халык җырларын бозучылар да булды. Кемдер акыл өйрәтеп, җырчыга моң сеңдереп булмый. Хәтта аның карашы да моңлы булырга тиеш.

 

– Илһам абый, Сез эстрада җырчысы булсагыз да, репертуарыгызда бөтен дөнья музыка сәнгатендә урын алган җәүһәрләр бар. Гендельнең "Ксеркс", Рахманиновның "Сирень", Гуноның "Фауст" операларыннан арияләр башкарасыз. Заманында татар опера сәнгатенә китәргә дигән уегыз булмадымы?

 

– Имеш, Рахманинов, Бетховен, Чайковский әсәрләре – классик, безнең "Кара урман", "Тәфтиләү"ләр классик түгел. Халык җырларын нәкъ менә классик итеп җырлый белергә кирәк. Без санап киткән композиторларның да яхшы җырлар арасында начары булырга мөмкин. Кайвакытта бөтенләй онытылган, бер тапкыр да ишетелмәгән җырларны башкарасың, халыкка бик тиз таралып өлгерә. Бу, асылда, классик. Ә консерваториядә укыганда татар опера сәнгатенә китәргә мөмкинлек тә булгандыр бәлки, әмма минем амплуаны тоемлап, студент вакытта ук инде филармониягә билгеләп куйганнар иде.

 

– Халкыбызның озын җырлары бар. "Кара урман", "Гөлҗамал", "Сибелә чәчәк", "Бөдрә тал", "Тәфтиләү", "Әллүки"... Сез – бу җырларны җиренә җиткереп, йөрәгегез аша уздырып башкаручы җырчы. Дөрес, аларны башкалар да җырлый. Әмма күп очракта бозып җырлыйлар, кемнеңдер диапазоны җитми. Әлеге озын көйләрне нота буенча өйрәнеп булмый, әлбәттә. Шулай да аларның башкару сере бармы?

 

– Халыкның борынгы көйләрен башкарырга бернинди дә уку йортында өйрәтмиләр. Җырчының күңеленә салынган моңы булырга тиеш. Шул вакытта гына ул аны тыңлаучыга җиткерә, йөрәгенә үтеп керә ала. Озын җырларны бозып җырлаучылар чыннан да күп. Ә башкару осталыгына, бормаларга вузларда укытырга те­ләсәләр дә барып чыкмас иде. Татар көй­ләренең мөһим үзенчәлеге бар: халыкчан җырчы һөнәренә өйрәтеп булмый. Аның орлыгы җырчының үзендә булырга тиеш.

 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 40-41 | 06.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»