|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2009 Бәйрәм
ҺӘРВАКЫТ ONLINE БУЛЫП КАЛЫГЫЗ, РИМЗИЛ АБЫЙ!Танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевка 60 яшь тулды. Юбилей! Римзил абый “Матбугат.ру”ның якын дусты һәм сайтыбызга һәрдаим теләктәшлек итеп килүче кеше. Паспорты буенча ул 60 яшьлек аксакал булса да, күңеле белән ул һәрвакыт яшь. Аның “Одноклассники” һәм “Вконтакте”дагы битләре һәрвакыт “online” булып яна. Римзил абый, интернетта да, тормышта да, гаиләгездә дә, татар дөньясында да һәрвакыт online булып калыгыз! Котлыйбыз Сезне!
P.S. Җомга көнге “Ватаным Татарстан”да Римзил Вәлиев турында кызыклы язманы укырга онытмагыз.
admin |
Иң күп укылган
|