15.05.2014 Сәясәт
“Ачу”дан качу кирәк
Бер мөслимәнең: “Эх, шушы телне... Тагын кирәкмәгән сүз әйттем, тагын юк-барга сүз көрәштердем. Сабыр итәргә тиешлегемне беләм бит, югыйсә. Әллә авызга таш тутырып йөрисе инде?!” – дигән сүзләре уйландырды. Юкка гына әйтми ул аны, мөселман башкаларның рәнҗетүенә түзәргә, аларны гафу итәргә, ачуын тыярга тиешлеген аңлаганга күрә әйтә.
Әмма киңәшне бирүе генә җиңел, тотуы авыр дигәндәй, шушы белемнәрен көндәлек гамәлгә кертә алмыйча гаҗизләнә. Иманның яртысы булып саналган сабырлыкны тотып тору бик авыр шул. Ачуың чыкса, китә бара ул. Ә китмәсен өчен нишләргә? Ачу чыкканда үзеңне ничек тотарга?
Ислам өйрәтүләренә мөрәҗәгать итәр алдыннан, кайбер психологлар фикерен беләсе иде. “Ачуны эчтә калдырырга ярамый. Аның тышка “бәреп” чыгуы кирәк. Шул рәвешле кеше ачуыннан котыла, ул аның күңелен борчып тормый”, – ди алар. Гомумән, психологлар әйтүенчә, ачуны эчтә саклау кешегә зыян сала. Ә динебез аны тышка чыгарырга кушмый, киресенчә, мөселман ярсуын басарга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Күпләрне җиңүче көчле түгел, ачуланганда үзенә хуҗа булучы көчле”, – дигән. Бер кеше Мөхәммәд (с.г.в.)нән: “Кайсы гамәл иң яхшысы?” – дип сорагач, ул аңа: “Булдыра алсаң, ачуланмаудан гыйбарәт булган күркәм әхлак”, – дип җавап биргән. Тагын бер хәдистә болай диелә: “Бөтен нәрсәгә караганда да мин бәндәмнең ачуын басканын яратам, чөнки Аллаһы ризалыгы өчен ачуын тыйган вакытта Аллаһы аның җанын иман белән тутыра”.
Әйдәгез, ике фикерне чагыштырып та карыйк әле. Ачу ул “бомба” кебек бит. Әгәр тел ярдәмендә тышка бәреп чыгып “шартласа”, тирә-юньдәгеләргә зыян салуы бар. Ул кешегә рухи һәм әхлакый гына түгел, физик зарар да китерергә мөмкин. Ә динебез өйрәткәнчә, ачу дигән “бомба”ны саперлар сыман “зарарсызландырырга” өйрәнсәк, беркемгә дә зыяны тими. Хәтта әйләнә-тирәдәгеләр күңелебез ярсуын сизми дә кала. Әле ачуыбызны Аллаһ ризалыгы өчен тыйсак, Раббыбыз җаныбызны иман белән тутырачак.
Шунысын да әйтергә кирәк: динебез ачуны ике төргә бүлә: беренчесе – шелтәгә лаек (яки кеше үзе өчен үч алырга тели), икенчесе – Аллаһ ризалыгы өчен ачулану. Беренчесеннән котылу юлын эзлибез, чөнки ачуы килгән кешенең йөзе үзгәрә, каны кайный, теленнән бозык, хәтта көфер сүзләр дә чыга. Төрле тәртипсезлекләр дә эшләп ташларга мөмкин. Шуңа күрә ачуга хуҗа була белмәүнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген уйлап, аны вакытында тыю хәерле. Ә икенчесе, киресенчә, мактаулы эш санала. Мөселман бер очракта яки дингә зарар сала торган гамәлләр күргәндә, битарафлык күрсәтмәскә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в) беркайчан да ачуланмаган, бары тик Аллаһның тыюлары бозылганда гына ачуы чыга торган булган.
Хисләребез безгә хуҗа булганчы, без аларга хуҗа булырга өйрәнсәк, балаларыбызны да өйрәтә алсак иде. Ачу – ул тумыштан килә торган сыйфат, кеше өчен бер сынау да. Иң мөһиме: күңелдә ярала башлауга ук, ачуны юкка чыгарырга тиешлегебезне аңлау яки аннан качу кирәк. Шулай итеп, адәм баласы үзенең ярсу хисләре белән көрәшергә өйрәнә, тора-бара, бу гамәле гадәткә керә, холкы төзәлә.
Хәдисләр
Ачу белән ничек көрәшеп була соң?
• “Берәрегез басып торганда ачуланса, утырсын; ачуы басылмаса, ятсын” яки гәүдә торышын үзгәртергә кирәк. Мөмкинлек булса, ул урыннан читкәрәк китү дә файдалы булыр иде.
• “Әгәр берәрегезнең ачуы чыкса, эндәшмәсен”. Чөнки ачуын тагын да арттыра торган сүзләр ишетүе, шулай ук соңыннан үкенәчәк сүзләр әйтеп ташлавы бар.
• “Дөреслектә, ачу – ул адәм баласының йөрәгендә янучы утлы күмер”. Утны су белән сүндерү җиңел, шуңа юыну, тәһарәт алу кирәк. Тәһарәт алганда кеше Аллаһны искә ала һәм су белән дә, Аллаһны зекер итү белән дә күңелендәге ярсуны баса.