• 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
  • 02.03-03.03 "Казан" бию ансамбле концерты. Г.Камал театры. 19.00
  • 03.03 Айдар Габдиновның юбилей концерты. Филармония. 18.30
  • 05.03 "Микулай" спектакле. Кариев театры 18.30
  • 12.03-13.03 "Карурман" спектакле премьерасы. Тинчурин театры
  • 18.03 Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе. Камал театры. 19.00
  • 26.03 Казан шәһәр филармония концерты. 18:30
  • 09.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Поющие сердца"(Р.Асаев, Н.Коновалов, Г.Имамиева, А.Шәрипҗанова) Филармония. 18.30
  • 14.04 "Безнең җыр". Филармония. 18.30
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Рөстәм Закиров, Эльвира Хәйруллина, Вәис Бәйрәмов)
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Р.Закиров, Э.Хәйруллина, В.Бәйрәмов, А.Вәлиуллина, А.Хәсән
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 25 Февраль Райнур Әгъләметдинов
  • 25 Февраль Дилә Мөхәррәмова
  • 25 Февраль Люция Галләмова
  • 25 Февраль Әнәс Тумашев
  • 26 Февраль Ганс Сәйфуллин
  • 26 Февраль Гөлзада Бәйрәмова
  • 27 Февраль Гайнан Кормаш (1919-1944)
  • 27 Февраль Зәйнәп Солошина
  • 27 Февраль Динияр Биләлетдинов
  • 27 Февраль Шәриф Камал (1884-1942)
  • Сдается 3-х комнатная квартира, по адресу проспект Ибрагимова 45 кв.84 на длительный срок.В шаговой доступности находятся остановки общест. транспорта. В квартире чисто,уютно. Имеется все для проживания- холодильник, стир. машина, мебель. Не дорого 17 тысяч рублей. Не риэлтор. 8 937 585 91 72
  • Сдается однокомнатная квартира в Салават купере (пр.Шакирова, 13). 30 кв.м. Есть: гарнитур, двуспальная кровать. Привезём шкаф стиралку и холодильник. 8 тыс+счёт-фактура. 89050257974 собственник.
  • Казан, Дементьев ур., 31 йорт адресы буенча коммуналь фатирда уңайлыклары булган бер бүлмә "сдавать"ителә. Аена 7,5 мең сум. Собственник. 89519056330
  • Нарат агачыннан мунча бурасы сатыла. Комплектлап биру момкинлеге дэ бар. Балтач р-ны. тел . 89083357408.
  • Казань шэхэре. Новоселья урамы з булмэленен залына керергэ телэучелэр юкмы. 1 марттан. 89277896680
  • Мтз 82 тракторына алгы мост Хэм ЗУР кабина сатып алам тел 89274931646
  • Казан шәһәре Портовая урамында 2 бүлмәле квартира 49 кв.м. озак вакытка сдавать ителә. Туалет, душевая кабина үзендә. 4 квартирага бер кухня. Речной порт тукталышыннан 2 км ераклыкта. Бәясе 13000 квартплата белән бергә. 89272439077.
  • Арча районы Татар Кәдрәге авылында 2 катлы йорт сатыла.170 кв.м, 20 сутый җир.Йортта газ, су, санузел, пластик тәрәзләр, биметалл радиаторлар.Яхшы мунча, гараж, хуҗалык корылмалары бер түбә астында.Аерым гараж да бар. Җиләк-җимеш агачлары, куаклары, чәчәкләр утыртылган бакча, бетонланган бакча юллары,су сибү өчен зур бак бар.Шәһәр ыгы- зыгысынган туйган, өлкән яшьтә табигать кочагында яшәргә хыялланган пенсионерларга да, яшь гаиләгә дә менә дигән вариант. 2км да мәктәп, балалар бакчасы бар, 8км Арча шәһәренә, 800 м тимер юлга.Казанга бик якын, автобус йөреп тора.Ашыгыгыз.Тел.89600832277.
  • Авыл кукэе сатам. Казанга алып килу момкинлегебез бар. Тел: +7 937 525-51-46
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)

 

 
Архив
 

               

14.05.2014 Дин

«Башта дөяңне бәйләп куй, аннары Аллаһыга тапшыр»

Россия президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил БАБИЧ Диния нәзарәтләре рәисләре белән Самарада киңәшмә уздырды

Мондый киңәшмәләр елына ике тапкыр округның төрле регионнарында уздырылып тора. Менә Самарага да чират җитте. Ә бер ел элек Уфада уздырылган киңәшмә аеруча нәтиҗәле булган иде. Беренчедән, ул Диния нәзарәте оештырылуга 225 ел тулуга багышланган булып, бик купшы итеп уздырылды, икенчедән, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да катнашып, күп конструктив идеяләр эшләп чыгарылган иде. Хәтерләсәгез, бу турыда “Бердәмлек” тә язып чыккан иде әле.

Самарадагы утырышны ачып, Михаил Бабич шушы бер ел эчендә эшләнгән эшләргә уңай бәя бирде:

- Бик күп мәсьәләләр буенча уртак фикергә килеп, аларны тормышка ашыруга ирештек. Уфада уздырылган киңәшмә алдыннан бик зур аналитик эш үткәрелеп, ил җитәкчесе белән ислам мәгариф системасын булдыру турында киңәш тоткан идек. Элек бездә андый система беркайчан да булмаган иде бит.

Нәтиҗәдә ислам мәгариф системасы эшләнде һәм 2014 елның 1 апрелендә президент хозурына куелды. Әлегә документ хөкүмәт органнарында тикшерелә. Анда да эшләнеп беткәч, президент аңа кул куярга тиеш.

Ислам мәгариф системасына нәрсә керә соң? Әлбәттә, беренче баскычта мәдрәсәләр тора. Алар Идел буе федераль округында егерме берәү. Икенче баскычта - Уфа һәм Казан ислам университетларында бирелә торган югары белем. Анда студентлар ислам фәлсәфәсен генә түгел, күп кенә дөньяви фәннәрне дә өйрәнәләр. Ә имамнарның квалификациясен күтәрү эше шушы системаның өченче баскычын тәшкил итә.

Уфада президент уздырган киңәшмәдән соң имамнарның квалификациясен күтәрү эше башланып киткән. 2013 елда 200 имам белемен яңарткан булса, быел аларның саны 700гә җитәчәк. Ә 2015 елда инде бөтен имамнар да эш урыннарына укып кайтачаклар.

Бу программа бик уңышлы итеп эшләнгән, дип искәртеп үтте президентның тулы вәкаләтле вәкиле. Дини һәм дөньяви белем алу белән беррәттән юридик фән нигезләре бирелә, радикал ислам вәкилләре белән ничек эшләргә кирәклеге аңлатыла.

Ә иң югары ислам белемен Изге Болгар җирендә өйрәнергә мөмкин булачак. Бу тәкъдим белән Минтимер Шәймиев чыккан, һәм Болгар музей-тыюлыгында югары ислам институты булдырып, галим-исламчылар әзерләү кирәклеге турыда әйткән. Бу Россиягә чит илләрдән килүче һәм үзләре белән радикал ислам теориясен дә алып килүче мөгаллимнәргә чик куярга тиеш. Идел буенда гомер-гомергә ислам традицион булып килде, һәм бу шулай калыр да.

- 2020 елга кадәр мәдрәсәләргә укымышлы 300 мөгаллим, институтларга 100ләп ислам фәлсәфәчеләре кайтачак. Бу безнең уртак эшебез, һәм болар барысы да Тәлгать хәзрәт Сафа Таҗетдиннән чыккан тәкъдимнәр. - диде Михаил Бабич, бу теманы тәмамлап. - Шулай ук мөселман яшьләре оешмаларын булдыру өстендә дә эшне башларга кирәк. Алар белән бергә дини бәйрәмнәр, лагерьлар оештырырга, социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында дини-агарту эшләре алып барырга кирәк.

Шулай ук президент вәкиле хаҗ гамәлен оештырганда туроператорларны карабрак сайлау, Диния нәзарәтләре эчендәге конфликтларны зурга җибәрмәү һәм тышка чыгармау, имамнарга мигрантлар белән эшләгәндә уяу булып, андый-мондый хәл күзәтелә башласа, эчке эшләр органнарына хәбәр итү кирәклеге турында сөйләде.

Өлкә губернаторы Николай Меркушкинга сүз бирелгәч, ул киңәшмәне сәламләп, Самара өлкәсендә мондый зур ислам дин әһелләре җыелышының моңа кадәр булмавын билгеләп үтте.

- Безнең өлкәдә 157 төрле милләт халкы яши һәм гасырлар дәвамында алар арасында дуслык хөкем сөрә. Өлкәбездә бик күп милли иҗтимагый оешмалар эшләп килә. Татарларныкы да байтак. Күптән түгел алар белән очрашып, шәһәрдә икенче татар мәктәбе ачу, Җәмигъ мәчете йортында дини-мәдәни үзәк төзү турында сөйләштек һәм мин аларга булдыра алган хәтле ярдәм итәргә вәгъдә иттем. Өлкә хөкүмәтенең һәм региональ Диния нәзарәтенең уртак эшләре барыбызга да файдага булыр. Мин моңа ышанам, - диде губернатор.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин:

- Илебезнең көчле булу шарты бер - илдә яшәүче төрле милләт кешеләре Ватан берлеген танырга тиеш - дип халыклар дуслыгы темасын дәвам итте. - Безнең милли аерымлыкларыбыз мәңгелеккә калыр, бәлки. Бу Россия халкының тулы хокукы. Ләкин милләтләр төрлелеге бертөрле сәясәт, бертөрле икътисад алып барырга комачауламый. Менә шушы бетмәс-төкәнмәс кыйммәтләр тирәсендә уртак дәүләтебезне төзергә тиеш тә без.

Хөкүмәт һәм дини оешмалар бергә эшләп, илдә тынычлык урнаштырырга сәләтле. Тик “башта дөяңне бәйләп куй, аннары Аллага тапшыр”, - дип әйткән бит пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с). Шуңа күрә җәмгыятьне берләштерү өстендә бертуктамый эшләргә кирәк.

Шуның белән утырыш тәмамланды, дип әйтә алмыйбыз. Ул дәвам итте, тик ябык ишекләр артында. Соңыннан гына мөфтиләр дә, округ һәм өлкә җитәкчелеге дә журналистларның сорауларына җавап бирделәр.



Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№15 (877256) / 17.05.2014 11:47:38

///бу кадәрле "төгәл" намаз вакытларының нигә кирәге бар икән?
ахшам намазыннан башка,намазларның вакытлары якынча исәпләнә бит!
элекеге китапларда намаз вакытларын билгеләү ысуллары язылган.////


әгәр дә икенде намазы 17.01дә дип түгел

якынча 16.56-17.01 тирәсендә керә дип
язылырга тиеш иде микән аңлап бетермәдем.

мәсәлән Бүген иртәнге намаз 03:11 дә керә кояш 04:56 да чыга. Син шушы вакытта укырга тиешле. төп -төгәл 03.11 дә түгел.

өйлә намазы зәвәлдән кояш бераз авышканнан алып икенде намазына кадәр, икенде намазы ахшам намазына кадәр, ахшам намазы ястү намазына кадәр, ястү намазы төннең яртысына (иртәнге намазга кадәр дип тә әйтәләр) кадәр.


//башка урында андый төгәллек кирәктер дә,әмма намаз уку кешегә уңайсызлык тудырырга тиеш түгел.///

киресенчә бу календарлар кешегә уйайлы булсын дип эшләнә. мәсәлән хәзер кеше кояшка карап йөрми сәгәткә карап йөри. телефонда да комп-тада сәгәт.Шәһәр җирлегендә, биек йортлар булганда.Болытлы көннәр була. Ә болай карыйсың да намаз вакыты кергәнме юкмы икәнен беләсең.

Вакыт-намазның тышындагы фарызы


Намазның шартлары, ягъни тышындагы фарызлары сигезәү:
1. وضؤ вудү’ — тәһарәтле булу;
2. طهرات بدن таһәрәт бәдән – тән пакь булу;
3. طهرات ثوب таһәрәт сәүб – киеме пакь булу;
4. طهرات مكان таһәрәт мәкән – намазлыгы пакь булу;
5. ستر عورت сәтр гаүрәт – гаурәт җирләре капланган булу;
6. دخول وقت духуль уакт – намазның вакыты керү;
7. استقبال قبلة истикъбәл кыйблә – кыйблага каршы карау;
8. نيت بالقلب ниййәт бил-кальб – күңел белән намазны ният кылу.

Бу темага бер әңгәмә.

http://xn----7sbaabatrryck8dtb2d.xn--p1ai/tt/node/495

№14 (877254) / 17.05.2014 11:21:13

Психоаналитик ,

№13 (877243) / 17.05.2014 08:21:36

№12 Диннән кәсеп ясаучыларга намаз уку вакытының төгәллеге мөхим, ә ИХЛАСЛЫК мөхим түгел. Секундка кадәр төгәллек белән регламент юк икән, кешене динсезлектә упрекать итеп булмый бит. Упрекать итә-итә, ул кеше үзен виновный саный башлый. Ә үзен синең каршыда виновный санаучы белән манипулировать итеп була.

№12 (877241) / 17.05.2014 06:12:05

RIM,бу кадәрле "төгәл" намаз вакытларының нигә кирәге бар икән?
ахшам намазыннан башка,намазларның вакытлары якынча исәпләнә бит!
элекеге китапларда намаз вакытларын билгеләү ысуллары язылган.

башка урында андый төгәллек кирәктер дә,әмма намаз уку кешегә уңайсызлык тудырырга тиеш түгел. элек электән,борынгы заманнарда, кешеләрдә мондый төгәллек булмаган. бары намаз ихлас(!) күңел белән укылган!!!
миңа калса намаз уку вакытының төгәллеге мөхим(пределах)түгел,ә ИХЛАСЛЫК мөхим!!!
мне тааак ка_тся.

№11 (877210) / 16.05.2014 21:45:27

гузэл, намаз вакытлары монда.


http://www.time-namaz.ru/19_kazan_vremy_namaza.html

яңадан карагач кына телефондагы намаз программасына туры килә башлады. Айфон я андроидлы телефон булса плэймаркет аша куеп була.

№10 (877105) / 15.05.2014 11:06:55

Затокрымнашняшмяш

№9 (877099) / 15.05.2014 09:51:34

баш киеме кигәннәрнең гаебе нидә? Ни бу җәмгыда, ни җомга намазында хакыйкатьне сөйли алмауларында.

баш киеме кимәгәннәрнең гаебе нидә? акыллы башларын күрсәтәсе килүдә.

№8 (877097) / 15.05.2014 09:27:44

Таҗетдин - клоун!!!

Болар кембелән идәрә итәләр соң???

Миңа калса, боларның бердәнбер эше - бюджет иргән акчаны бүлгәләү...

Вәт рәхәт эш, ә? дия яздым. Ул акчаларны бүлгәләү өчен шартлаулар бара.

Лутчы баш белән кешегә файда китереп эшлибез акчаны. Ашарга җитә.

№7 (877096) / 15.05.2014 07:57:36

Ошбу хәлләрнең ике максаты бар. Беренчесе, диннәргә булышабыз дигән нигездә, дин әһелләренең эшчәнлеген контрольдә тоту. Икенче максат,милләт телләрен, милләтләрне, милләтләрнең дәүләтчелеген бетереп, Бүленмәс, бөек "русияннар" дәүләте төзүне тормышка ашырган вакытта, дин әһелләре халыкларны тынычландыру өстендә эшләп, Путинга булышчылар булырга тиешләр.

№6 (877095) / 15.05.2014 07:32:20

намаз вакытлары узгэрде дигэн бер хэбэр куренеп алган иде, ничэдэ булды сон инде анын вакытлары? хет бер коннен янача вакытын белсэк, калган коннэрне чамалап булыр иде

№5 (877090) / 15.05.2014 04:57:38

Кигәвен, СССРдан бирле шулай килә. иөфтиләр белән обком идәрә итте. яңалык юк. һаман искечә. гәҗәпләнергә урын юк.

Т.Т.ны син сайлап кудыңмы? юк куймадың!
кем куйган, шуңа хезмәт итә.

сине дә бит иптәшләр суды башлыгы итеп, нәчәлникләрең,халыктан "сайлатканнар" иде. рабочии халыкны синең кул белән бастырып тордылар. берәр карак нәчәлниккә каршы бер эш караганың булдымы? юк. вак тиәк началникләр турында әйтмим.

синең "куллар" белән,үзең дә шулар өммәтеннән булган,рабочии классны җәберләдең. Гарееч итеп үсендерделәр. башлыкларың синнән көлеп йөрделәр...


уйлый белү,анализлау сәләте дә булырга тиеш бит әле. дөньяны ак белән карага бүлергә кирәкми. дөньяда төсләр бихисап...

№4 (877084) / 14.05.2014 23:25:15

Менэ Меркушкин кебек кеше президент булса,хэрбер халык узенен миллэте белэн горурланып яшэр иде.

№3 (877082) / 14.05.2014 22:25:02


Диния нәзарәтләре белән, мәсәлән, Тәлгать Таҗетдин идарә итәргә тиешле идеме?
Постой, паровоз.
Дин белән кем идарә итәргә тиеш иде? Тәлгать Таҗтдинмы, Михаил Бабичмы: Татарстанда, татарда, мөселманда?

№2 (877071) / 14.05.2014 20:13:52

Сланцевый газны барлыкка китерү ысулы турында язмагансың.Белсәң сүләмәс идең.

№1 (877069) / 14.05.2014 18:39:26

Алабута ашы тәмле.
Алабута ал -- көрән.
Чәчләремнең агаруын,
Путиннан гына күрәм.

Иптәшләр, товаришлар, чиновнмклар белән беда бит бүген. Эшче көчендәге кешеләргә караганда, чиновниклар саны Рәсәйдә 6 -- 7 тапкыр артык. Коммуна чорында да, бүгенге Путин чорында да Рәсәй халыклары дәүләт барлыкка китерүче була алмадылар. Бары тик партиянең, партияләрнең сәяси омтылышларын тормышка ашыру өчен генә файдаланылды, сайлаулардан, сайлауларга дигән шикелле инде.Бу дәлил, патриотизм барлыкка китерүче дәлил була алмый. Ике кукайлы, бөрешеп беткән бер керәнне яшәү минимумы кәрҗинәсе дә, патриотизм чыганагы була алмый. Патриотизмны сразу шиңдерә. Рәсәй халклары өчен, Путин иҗат иткән помойка тормышы да, патриотизм чыганагы түгел. Шулай булгач, каян килә Рәсәй халыкларына патриотизм? Бөтен беда шунда, безнең СМИ төрләре, язучылар, шагыйрләр, җурналистлар ялганнардан төзелгән, патриотизм иҗат итәләр.Кешеләр СМИ төрләрен карый, тыңлый, укый. Шулай итеп яганнардан төзелгән патриотизм, Рәсәй халыкларыннан патриотлар ясый. Бу ышанычлы патриотизм түгел.Мондый патриотизмның вакыты бик кыска.
Патриотизм барлыкка килә шул чагында, әгәрдә сайлап куелган президентлар, Госдума, Госсовет депутатлары, хөкүмәт җитәкчеләре рәсәй халыкларының тормыш -- көнкүрешләрен бик яхшы якка үзгәртү өстендә эшләсәләр, әгәр дә Рәсәй халыкларын хокуклар, ирекләр, иҗат иреге белән тәкмин итсәләр.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR