поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
12.05.2014 Мәдәният

Айрат Сибагатуллин: Мактаулы исем аванс буларак бирелми

Укучыларыбыз игътибарына Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин белән уздырган әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.

- “Авыл клублары төзү” Президент программасы буенча гамәлгә ашырылган Мәдәният йортларының язмышы нинди хәлдә? Авыл халкы ул сәхнәләрдә профессиональ артистлар чыгышын күрә алачакмы?

- Авылларда халык мәдәнияте саклана, кыйммәтле мирасыбыз буыннан-буынга авыллар аша тапшырыла килә. Авыл клублары төзү программасына без зур өметләр баглыйбыз. Авылларны саклап калу өчен мәктәп, клуб, фельдшерлык-акушерлык пунктлары кебек социаль әһәмияткә ия объектларның эшләп торуы зарур – шуңа да Президент программасы нигезендә салынган ул клублар күпфункцияле итеп проектланган һәм барысы да замана таләпләренә җавап бирә. Татарстан Президенты ярдәме белән бүгенге көндә республиканың һәр районында 92 күпфункцияле үзәк салынды. Быел республиканың 47 авылында шундый ук үзәкләр төзеп тапшырылачак.

Клубларны төзеп кую бер эш булса, аны авыл халкы өчен чын мәгънәсендә мәдәни үзәк итү буенча да киң колачлы эш алып барыла. Мәсәлән, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры яңа төзелгән яки төзекләндерелгән авыл клубларында утызлап спектакль уйнады. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле республиканың яңа клублары буенча турне үткәрде. Алар концертлар белән бергә клубларда мастер-класслар да үткәрде. 2013 елның көзендә яңа клубларда халык иҗат коллективлары чыгыш ясады. Әкренләп безнең бөтен мәдәният учреждениеләре авыл клубларында чыгыш ясаячак.

- Тамашачыларга югары профессиональ җырчылар концертларын якынайту максатында, филармониянең концерт-эстрада бүлеген торгызу кирәкмиме икән?


- Филармониянең музыкаль-әдәби лекторий бүлеге музыканың төрле юнәлешләрен, шул исәптән, эстраданы да колачлый. Филармония тарафыннан профессиональ сәнгатьне халыкка якынайту максатыннан зур эш башкарыла. Ә эстраданы сыйфатлырак итү өчен конкурслар аша талантлы җырчыларны табып, аларга ярдәм итү максатка ярашлырак, минемчә. Әлбәттә, эстраданың репертуарын яхшырту буенча да эшләнәсе эшләребез байтак әле.

- Айрат әфәнде, Татарстан симфоник оркестры концертларыннан торган җыентыклар сатуда юк. Аларны җитештерү өчен сыйфатлы музыка яздыру студияләре дә юк Татарстанда. Киләчәктә бу мәсьәләне ничек хәл итәргә уйлыйсыз?


- Республикабызда шәхси тавыш яздыру студияләре бар, ә симфоник оркестрларны яздыра алырлык зур студияләр алар бөтен дөньяда артык күп түгел. Андый студияне җиһазлап кую безгә кирәкме икән? Беренчедән, техника хәзер бик тиз искерә. Икенчедән, андый студия тоту үзен акламый, кирәк булганда белгечләрне чакыртып яздырырга мөмкин һәм без шулай эшлибез дә.

Ә Татарстан симфоник оркестрының җыентыкларына килгәндә, алар бар һәм сатуга да чыгарыла. Оркестрның концертларына килүчеләр дискларны шунда ук символик бәягә сатып ала алалар. Оркестр гастрольләргә барганда да тамашачыларга дискларын тәкъдим итә. Тагын шуны да әйтергә мөмкин: аудиоязмалар оркестрның рәсми сайтына (“Дискография” бүлеге) кертелгән. Аларны һәр теләгән кеше бушлай тыңлый ала. Быел Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының концерты яздырылып, “Mezzo” телеканалында күрсәтелде.

- Татарстан Мәдәният министрлыгының “Татарстан - Яңа Гасыр” телевизион каналын үз канат астына алырга теләге юкмы? Анда хәзер эстрада җырчылары гына күрсәтелә, сезнең карамакка күчерсәләр, бәлкем, әдәбият-сәнгатьнең башка төрләренә дә урын табылыр иде...


- Мәдәният министрлыгы “Татарстан - Яңа гасыр” телевизион каналы белән актив хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, “Татар моңы” халыкара фестивален без бергәләп оештырабыз. Бөтен җитди проектларыбыз алар белән берлектә тормышка ашырыла. Белгечләребез мәдәният-сәнгать тапшыруларында актив катнаша. “Яңа гасыр” телеканалында министрлык заказы белән төшерелә торган “ДК” тапшыруы да чыга.

- Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе халык арасында каршылыклы фикерләр тудыра. Мәдәният елында премияне “Тукайның үзенә бирү”, ягъни таркау хәлдә яткан музеен төзекләндерүгә тоту яхшырак булмасмы икән?

- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатларны махсус комиссия сайлый, лауреатларны да комиссия билгеләп, Президентка тәкъдим итә. Министрлыкның вазифасы – оештыру эшләре, ягъни без заявкаларны кабул итеп, документлар әзерлибез. Минемчә, кемнең премиягә лаеклы, кемнең лаексыз икәнлеген сез дә, без дә түгел, ә бары тик вакыт кына әйтә ала. Кемдер премияне иртәрәк алган дип саныйсыз икән, бәлки ул “аванс” белән алынган премиясенә лаеклы бөек әсәрне соңрак иҗат итәр.

Тукай музеена килгәндә, чыннан да, бина авария хәлендә. Музей бинасын төзекләндерү буенча Мәдәният министрлыгының еллык коллегиясендә дә сүз булды. Республика Милли музее белән берлектә сметалары әзерләнгән инде. Анда шактый зур суммада акча кирәк, һәрхәлдә, сез әйткән юл белән – лауреатлар акчасына гына төзекләндереп булмас иде. Шунысын да өстәп әйтә алам – Милли музей Тукайның әдәби музееның яңа экспозициясенең фәнни концепциясен дә әзерләде. Иң яхшы эскиз проекты өчен ачык конкурс та үткәрелде. Конкурска 11 проект тәкъдим ителде. Жюри Е.Г.Голубцов җитәкчелегендәге рәссамнар иҗади төркеменең эшен, рәссам-проектировщик Б.А.Гыйльфанов проектын, КГАСУның интерьер кафедрасы студентлары эшен (җитәкчеләре - Л.М.Кулеева һәм Е.В.Чебинева) аерып алды. Әмма әлегә бер проект та расланмаган.

- Казан театр училищесы иске бинада урнашкан. Читтән килгән студентларга тулай торагы да юк, уку шартлары да канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый. Шактый гына талантлар тәрбияләгән уку йортының киләчәген ничегрәк фаразлыйсыз?


- Әйе, республикада шактый мәдәният учреждениеләре төзекләндерүгә мохтаҗ. Аеручы тарихи-мәдәни мирас объектларында урнашканнарына зур игътибар сорала. Сез әйткән Казан театр училищесы да тарихи бинада урнашкан. Үзегез дә күреп торасыз, мәдәният учакларына республика җитәкчелеге игътибарсыз дия алмыйбыз. Балалар өчен нинди затлы “Әкият” сарае салып куйдык. Тинчурин театры бинасы төзекләндерелде, быел Качалов рус драма театры яңартылган бинада эшли башлар дип өметләнәбез. Хәзер Чаллы татар дәүләт драма театрына яңа бина төзү турында сүз бара. Мәдәният министрлыгының еллык коллегиясендә Татарстан Милли китапханәсе өчен китап саклау бинасы төзү турында сүз булды, урын сайлау, смета-проект документлары буенча актив эш башланды.

- Айрат әфәнде, җырчыларга мактаулы исемнәр бирелгәндә, нинди критерийлардан чыгып эш ителә? Араларында бер атна да бюджетта эшләмәгән башкаручылар очрый. Аларның профессиональ әзерлеге күздә тотыламы? Атказанган исемгә дәгъва кылучыларга социаль проектларда катнашуны мәҗбүр итүгә ничек карыйсыз?


- Татарстан Президентының 2011 елның 27 декабрендәге 875 номерлы “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы үтенечнамәләрне карау хакында”гы Указы нигезендә дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы үтенечләр оешмаларның хезмәт коллективларында, эшләмәгән очракта җәмәгать берләшмәләрендә кузгатыла. Бүләкләүгә тәкъдим итү өчен кандидатуралар һәм аларга характеристикалар коллектив җыелышында яисә җәмәгать берләшмәсенең сайлау органы тарафыннан карала һәм раслана, бүләкләү кәгазендә шул хакта язып куела. Бүләкләү кәгазьләре Татарстан Республикасы муниципаль районына тапшырыла. “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән Татарстан Республикасы мактаулы исеменә тәкъдим ителүченең мәдәният өлкәсендә эш стажы 10 елдан да ким булмаска тиеш. Үтенечнамә кузгатылганда тәкъдим ителүченең иҗат ителгән әсәрләре, афиша концертларында һәм спектакльләрдәге башкарылган төп партияләре, иҗат эшчәнлеге турында массакүләм мәгълүмат чараларында басылган бәяләмәләр, гастроль эшчәнлеге булуы мөһим. Соравыгызның икенче өлешенә шуны гына әйтә алам – әгәр алар мактаулы исемгә лаек булганнар икән – димәк, исемгә лаек булырлык эш башкарганнар. Исем эш эшләсен өчен аванс буларак бирелми.

- Айрат әфәнде, Мәдәният елында Татарстанның иҗади берлекләренә финанс ярдәме артачакмы?


- Иҗат берлекләре һәм алар эшенең сыйфаты турында Мәдәният министрлыгының еллык коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әйтеп узган иде. Без аларның активрак эшләвен таләп итәбез. Финансларга килгәндә, иҗат берлеге – иҗтимагый оешма, аларга акчаны без түгел, республика хөкүмәте бирә. Былтыр ел азагында берлекләргә өстәмә акча бүленгәнен әйтә алам. Дәүләттән бирелгән субсидия, беренче чиратта, аларның бинасын карап, тәртиптә тотуга юнәлтелә.

- Татарстанда яшь композиторлар үстерү мәсьәләсе ни дәрәҗәдә? Республикада авылларда урнашкан ничә музыка мәктәбе бар? Аларның торышы ни хәлдә?


- Композитор – “берәмтекләп санала торган кадерле товар”, аны күпләп әзерләп булмый. Татарстанда яшь композиторлар бар, алар уңышлы иҗат итә. Мәсәлән, яшь композитор Эльмира Галимова Муса Җәлил премиясенә лаек булды. Эльмир Низамов та иҗаты белән сөендереп тора.

Ә музыка мәктәпләренә килгәндә, республика буенча 104 сәнгать мәктәбе бар. Аларда музыка мәктәбе дә, рәсем сәнгате дә һ.б. укытыла. Бары тик музыка укыту юнәлешендә генә эшләүчеләрен алсак, алар – 43. Сәнгать мәктәпләренең 15 - авыл җирлегендә. Биналарының торышы төрлесенең төрлечә – Мөслимдә, Алексеевскида, Сабада балалар бөтен уңайлыклар тудырылган мәктәпләрдә укысалар, Теләче, Югары Осланда хәл ителәсе мәсьәләләр бар. Мәктәпләрне финанслау тулысынча муниципалитет карамагында. Кызганыч, бөтен районнар да балаларның музыкаль белем алу мөмкинлеген өстенлекле юнәлеш итеп куймый. Министрлык сәнгать мәктәпләренә методик яктан ярдәм итә, укытучыларга аттестация уздыра. Сәнгать мәктәпләре ел саен Мәдәният министрлыгының грантларын ала, укучылары конкурсларда катнаша. Мөмкин булган кадәр аларның читкә чыгып чыгыш ясауларын, кайбер конкурсларын финансларга тырышабыз.

- Опера һәм балет театры үзебезнең милли яшь башкаручыларны үстерми. Киләчәктә бу аяныч нәтиҗәләргә китермәсме?


- Сезнең белән килешмәс идем. Альбина Шаһиморатова, Михаил Казаковлар Казанда укыган җырчылар, алар театр солистлары һәм спектакльләрдә катнаша. Театр солистлары арасында Владимир Васильев, Артур Исламов, Гөлнара Гатина кебек үз егет-кызларыбыз байтак. Алар театрда куелган спектакльләрдә үз тавышларына туры килгән партияләрне башкара, труппа белән гастрольләргә йөри. Балет труппасында да үз биючеләребез байтак. Яңа ел алдыннан хореография училищесы белән берлектә “Щелкунчик» кебек берәр балет куелу, тамашаның тулы залларда үтүе тәэмин ителү, миңа калса, театрның үз киләчәген кайгыртып башкарылган эше.

- Айрат әфәнде, профессиональ татар җырчыларын сайлап, Ленин исемендәге Мәдәният йорты базасында милли репертуарны куярдай Татар музыкаль театры ачуга ничек карыйсыз? Кадрлар җитәрлек бит...


- Музыкаль театрны өр-яңадан төзүгә караганда, аны әзер театр базасында ачып җибәрү максатка яраклырак. Шуңа да Мәдәният министрлыгы музыкаль театр ачу өчен берничә мәдәният учреждениесе вариантын караган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов К.Тинчурин исемендәге театр базасында музыкаль театр ачу тәкъдимен куәтләде. 2013 елның 19 июлендә бу хакта республика Министрлар Кабинетының карары да чыкты. Хәзер театр бу юнәлештә актив эш алып бара. Алар инде кечерәк кенә оркестр да тупладылар. Оркестрның иҗатын “Сүнгән йолдызлар”, “Чипполино” кебек спектакльләрдә күргәнсездер. Музыкаль театрның үз труппасы да булачак, спектакльләр, әлбәттә, театр труппасының җырчы артистлары белән берлектә куелачак.

Сезнең үзәктән бераз читтәрәк урнашкан мәдәният йортларын җанландыру турындагы фикерегез бик актуаль. Әлеге мәдәният йортларын кызыклы мәдәни чаралар белән тулыландырып торырга кирәк. “Идел-йорт” халык театрлары фестивале спектакльләрен нәкъ менә үзәктән читтәрәк урнашкан мәдәният үзәкләрендә күрсәтәбез дә инде.

- Яшь кадрларны Мәскәүгә, чит илләргә стажировкага җибәрү проектлары каралмыймы?


- Мәдәният министрлыгының социокультура һәм сәнгать тармагы белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты бар. Кадрларның белемен күтәрү белән алар шөгыльләнә - Мәскәүдән дә, чит илләрдән дә педагоглар чакыртып, укулар үткәрәләр. Миңа калса, кадрларны читтә укытуга караганда, үзебезгә педагоглар чакыру максатка яраклырак, чөнки безнең юллама белән читтә укыган кадрларыбыз республикага әйләнеп кайтамы әле ул? Мәдәният учреждениеләре үзләренә кирәк кадрларны Мәскәүдә яки Питерда читтән торып укыталар, стажировкаларга җибәрәләр. Андый очраклар да бар.

- Шәхсән үзегез сәнгатьнең кайсы төрен күңелегезгә якын дип саныйсыз? Министр буларак, Мәдәният елына нинди өметләр баглыйсыз?


- Мәдәният елы игълан ителгәннән бирле журналистлар миңа шушы сорауны бирәләр. Мәдәният елында без, беренче чиратта, мәдәният хезмәткәрләренең дәрәҗәсен күтәрә алырбыз дип өметләнәм, дәүләтнең мәдәни сәясәтендә идеология өлешенә басым ясыйсы, мәдәниятнең имидж һәм инвестицияләр сәясәтендә ролен ассызыклыйсы иде. Татарстанда Мәдәният елын ачу тантанасында Илдар Халиков: “Дөнья мәдәниятне коткарса, мәдәният дөньяны коткарыр”, диде. Шуңа күрә республикада Мәдәният елы булганда да, аңарчы да без шушы юнәлештә эшләдек һәм эшлибез.

- Россиядә дә Мәдәният елы уңаеннан Татарстан белән уртак проектлар булачакмы? Россия халкына милли мәдәниятебезне күрсәтә алачакбызмы?

- Татарстан белән Россия арасында уртак проектлар һәрвакыт булды һәм булачак. Милли мәдәниятебезне күрсәткән уртак проектларның икесе һәм шактый үтемлеләре дип әйтәсе килә – төбәкләрдә Татарстан Мәдәнияте көннәре һәм милли бәйрәмебез “Сабантуй”. Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү безнең күптәнге традиция. Без аны Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге белән бергә әзерлибез. Быел Татарстан көннәре август аенда уздырылачак. Хәзер актив әзерлек бара. Анда республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, халык-гамәли иҗаты һәм Татарстан рәссамнары әсәрләреннән күргәзмәләр оештырылачак, фольклорыбыз бөтен тулылыгы белән күрсәтеләчәк, кино сәнгате дә читтә калмас. Шундый ук Мәдәният көннәре быел Дагстанда һәм Ульян өлкәсендә дә үткәреләчәк. Әлеге чараларның программасы шушы төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә генә түгел, ә андагы бөтен халыкларга да кызыклы һәм файдалы булырлык итеп әзерләнәчәк. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 12.05.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»