• 21.09-22.09 Театраль солянка. Филармония. 18:30
  • 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 20 Сентябрь Кристиан Ансалди
  • 20 Сентябрь Заһит Хәбибуллин (1910-1983)
  • 20 Сентябрь Рим Гыйльфан
  • 20 Сентябрь Лилия Нуретдинова
  • 20 Сентябрь Валерий Власов
  • 21 Сентябрь Тәбриз Яруллин
  • 21 Сентябрь Гүзәл Гайнуллина
  • 21 Сентябрь Сәйфи Кудаш (1894-1993)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • Авиатөзелеш районы. Шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңге сатам 175 кг, (4 капчык) 15 сумнан. Тел: 89172968491 Марат.
  • Казанда метро Аметьево янында 4 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ бер кыз эзлибез. Бэясе 5200+кварплата. Телефон 89179389041 (ватсапка языгыз)
  • Казан Совет районында зур булме 18 кв.м. Балконы бар ремонт ясалган. Садик кибетлэр остановка якында гына 89509469991
  • Казан Яна кер юу машинасын (СЛАВДА) 4кг юа ценнтрафугалы сатам 3000 сумга или 200кг бэрэнгегэ алыштырабыз. т.89872219128
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. Казан. WhatsApp: 89872147611
  • Кама-Тамагы, Антоновка авылында жир участогы сатыла, тулы 22 сот, аерым 11 сот. Каршыда кул. тел.89274173595.
  • Казан Зур рамкада көзге сатыла 89655808912
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738 (Кайбыч)
  • Казанда озак вакыт тору өчен бер бүлмәле фатир эзлим. WhatsApp: 89874072271.

 

 

 
Архив
 

12.05.2014 Милләт

Без тарихта эзлебез!

29 апрельдә “Халыклар дуслыгы йорты”нда “Удмуртия татарлары: тарихы, традицияләре, бүгенгесе” дигән регионара фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Удмуртиянең төрле шәһәр һәм районнарыннан, Әгерҗе районыннан милләтебез тарихы белән кызыксынучы 100дән артык кеше катнашты.

Әлеге конференция Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән бәйгедә “Яңарыш” газетасы җиңү яулап алган гранд хисабына, республикада беренче тапкыр үткәрелде. Бу эшне Удмуртия милли сәясәт министрлыгы, Удмуртия тарих, тел һәм әдәбият институты, укытучыларның белемен күтәрү институты, милли оешмалар һәм “Яңарыш” газетасы редакциясе күмәк көч белән башкарып чыктылар.

Конференциягә әзерлек берничә ай алдан ук башланып, кызу темплар белән барды. Дистәләгән фәнни эшләр каралды. Галим, педагогия фәннәре кандидаты Гөлфидә Мәрданова мондый конференция уздыру теләге белән күптән янып йөри, тик матди мөмкинлекләр булмавы гына эшне тоткарлый. Проектлар язу мөмкинлеге тугач, әлеге эшкә “Яңарыш” газетасы редакциясе белән берлектә алыналар. “20нче гасыр ахырларында без шуңа охшаш бер конференция уздырдык, ул бик әйбәт булып чыккан иде. Әлеге идеяне дә шуннан алдым. Моңа кадәр Удмуртия татарларының тарихы тиешенчә яктыртылган дип әйтмәс идем. Шуның өчен без бу эшкә Казан һәм үзебезнең җирле галимнәрне дә тарттык”, - диде ул. Конференциянең киләчәк өчен никадәрле мөһим булуына Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова да басым ясады. “Һәрбер кеше үзенең тамырларын, тарихын белергә тиеш. Шуннан соң гына киләчәкне төзергә мөмкин. Әлеге конференция - алга таба планнар корырга зур этәргеч. Шундый чара уздырырга мөмкинлек биргәннәре өчен Татарстан мәдәният министрлыгына, Удмуртия милли сәясәт министрлыгына бик зур рәхмәт әйтәбез”, - диде ул.

Казаннан килгән дәрәҗәле кунакларның да әйтер фикерләре шактый иде. Танылган академик, галим Мирфатыйх Зәкиев озак еллар Удмуртия татарлары тарихы белән кызыксынган, берничә фәнни эш тә язган. Аеруча бисермән татарлары тарихын ныклап өйрәнгән ул. Конференциядә удмуртлар белән татарлар арасындагы этно-генетик мөнәсәбәтләр турында сөйләде. “Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез белән горурланам. Биредә бик акыллы, үз гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен яхшы белүче, саклаучы халкым яши. Бирегә чыгыш ясарга чакыргач та, шатланып килдем. Минемчә, әлеге конференциянең кайтавазы әле бик озак еллар яңгырар”, - дип, үз кичерешләре белән уртаклашты һәм биредәге татарларның һәрвакытта төп халык булуына басым ясады Мирфатыйх ага. Удмуртия татарларының бердәмлеге турында Милли сәясәт министры вазифасын башкаручы Лариса Буранова да әйтеп үтте: “Республикада шундый зур, тирән мәгънәгә ия чыгышларга бай конференциянең узуы, биредә яшәүче татарларның актив, үз милләтләренә тугры булуларын, дәрәҗәләрен күрсәтә. Сез моның белән горурлана аласыз”.

Пленар утырыштан соң конференциядә катнашучылар 3 секциягә бүленеп эшләделәр. Һәр бүлектә дистәдән артык чыгышлар яңгырады. Темалар төрле иде: Удмуртия татарларының этник һәм конфессиональара бәйләнешләре, милли-мәдәни мирасы, сөйләм теле үзенчәлекләре, дин һәм башкалар. Тарихи материаллар аша Удмуртиядә яшәүче татарларның роле билгеләнеп, мәдәният үсеше, традицияләре өйрәнелде. Телне һәм милләтебезне саклап калырга кирәклегенә басым ясалды. Һәр чыгышта да ниндидер яңалык, кызыклы фикерләр яңгырады. Кистемнән Илмир хәзрәт Касимов Балезино районындагы татар авылларына нигез салучыларны белү өчен махсус шәҗәрә төзеп, кызыклы мәгълүмат туплаган. “Бүгенге көндә исә күпләр тарихи-фәнни эзләнү эшләре алып баралар, үз тамырларын өйрәнәләр. Димәк, әлеге чара күпләргә этәргеч булды”, - диде Илмир хәзрәт. Конференциядә яшьләрнең һәм мәктәп укучыларының да катнашуы аеруча сөенечле.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, конференциягә әзерлек вакытында республикада яшәүче күп кенә галимнәрнең татарлар тарихы белән кызыксынып, төрле фәнни эшләр язганы ачыклана. Тик моңа кадәр бу эшләр белән теләгән һәркем таныша алмый. Конференциядә яңгыраган чыгышларның күпчелеген туплаган “Удмуртия татарлары: тарихы, традицияләре, бүгенгесе” дигән җыентык тарихыбыз белән кызыксынучылар өчен зур бүләк булгандыр. Ә тарихи эзләнүләрдә беренче адымнарын гына ясаучы яшьләрнең эшләре белән алга таба “Яңарыш” газетасы битләрендә таныша алачаксыз. Шулай ук “Минем Удмуртия” телеканалында чыгып килүче “Безнең вакыт”, “Күңелле кыңгырау” татар тапшырулары авторы Фәнзилә Салихова конференция өчен махсус “Удмуртия татарлары” дигән фильм әзерләде. Чыгышларда милли-мәдәни тормышның тарихи битләре барланса, бәйрәм барышында фойеда бүгенгесе чагылыш тапты. Кунакларны шәһәребездә эшләүче “Бәхет”, “Асылъяр”, “Шатлык”, “Гүзәл” ансамбльләре җыр-бию белән каршы алдылар.

Болар барысы да әлеге чараның әһәмияте дә, нәтиҗәсе дә күпкырлы булуын күрсәтә. Мондый конференция беренчесе булса да, соңгысы булмасын иде дигән теләктә калыйк.




 

Эльвира ХУҖИНА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments