12.05.2014 Җәмгыять
Бозык тел сәнгатькә юлдаш түгел
1 июльдән әдәбият һәм матбугатта, спектакль һәм кинофильмнарда сүгенү сүзләре кулланган өчен штраф түләтәчәкләр. 5 майда Россия Президенты Владимир Путин ямьсез сүзләрне мәгълүмат чараларында, әдәби әсәрләрдә куллануны тыючы канунга кул куйды.
Соңгы вакытта хәсис сүзләр кулланып аралашулар артканнан-арта бара, гәрчә, сүгенү - карак, сәрхүш һәм җилбәзәкләр теле дип әйтергә яратсак та. Кайбер рус галимнәре сүгенү татар-монгол изүе заманыннан ук килә дип тәкърарларга яратса да, бу бик үк дөреслеккә килеп бетми. Бу күренеш борынгы мәҗүси руслардан калган икәнен дә галимнәребез язып чыкты. Шулай да, тарихи фактларга таянганда, Россиядә ямьсез сүзләр куллану Петр I заманында гади халык арасында киң колач алганын күрербез. Бөек октябрь инкыйлабыннан соң сәясәт җитәкчеләре авызына да килеп керә башлый нәҗес сүзләр. Ә инде үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, Россиянең зыялылары да фикерен сүгенү аша җиткерергә хирысланып китә. Тик шулай да, иң күп сүгенүче милләт булып руслар түгел - венгр халкы санала икән.
Сүгенү ярдәмендә бушаналар, ял итәләр дисәләр дә, психологлар раславынча, бары тик көчсезләр генә сүгенә. Мәктәпләрдә әдәби сөйләм нормалары, матур сөйләү турында бик еш сүз куертыла. Шуңа да карамастан, урамда, транспорт, гаилә, хәтта телевидениедә (Россия каналлары күздә тотыла) «сүгенү культурсы» тамыр җәя башлаганын чамалау кыен түгел.
Хәтерләсәгез, Татарстанның йөзек кашы булган Г.Камал театрында куелган спектакльләрдә дә (әйтик, Зөлфәт Хәким әсәрләрендә) андый гыйбарәләрне ишетергә туры килгәләде. Кайда- кайда, ә менә театр сәхнәсендә сүгенүне күңел кабул итми шул.
Мәскәүнең данлыклы театр тәнкыйтьчесе, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор Анна Степанова спектакльдә образлар авызыннан яңгыраган сүгенү сүзләрен тамашачыга вакыйганы күзаллау өчен менә дигән чара дип бәяли. Рус мохитендә тәрбияләнгән профессорның һәм сәнгать кешесенең мондый фикердә булуы гаҗәп түгел анысы. Ә менә үзебезнең иҗат әһелләре “пычрак авызлар” турында нәрсә диләр соң?
Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты:
Мин сүгенүне тормышта бөтенләй яратмыйм. Сәхнәдән, бигрәк тә, инде. Кеше буларак та сүгенүгә караганда, тәнемә суксалар җиңелрәк кабул итәр идем. Урамда йөргәндә яшьләрнең сүгенүләрен ишетсәм дә, шунда ук туктатып кисәтү ясап үтәм. Сүгенү мине яшьтән үк бик рәнҗетә. Безнең Фәрит (Бикчәнтәев – Камал театры режиссеры – М.К) биш яшькә кадәр авылда үсте. Әтисе аны үз туганнарына җибәрә иде. Берзаман 5 яшендәге бала тәрәзәдән көтү кайтканын күреп алган да «Анаңны... көтү кайта!” - дип әйтеп куйган. Ә татар кешесенең русча сүгенүе инде бернинди калыпка да сыя торган нәрсә түгел.
Нияз Игъламов, Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире:
Сәхнәдә сүгенү мәсьәләсе, беренче чиратта, әсәрдән тора. Тамашачыга, образны сүрәтләргә, ачыкларга булыша икән, димәк, ул кирәк. Ләкин милли театрларда аны чамалап куллану зарур. Илгиз Зәйниев язган «Күсе һөҗүме»ндә сүгенүләрсез булмый. «Кишер басуы»нда бәлки кирәкмидәдер. Ә «Җүләрләр йорты»нда норматив түгел лексиканы нормаль күренеш дип саныйм, чөнки җүләрләр образын биререргә кирәк бит! Бу образлар аша драматургия безне тасвирлап күрсәтә инде. Без бит тормышта сүгенәбез. Театр үсештә булырга тиеш. Ә классик әсәрләрдә сүгенү сүзләре юк.
Татар эстрадасында хәлләр бөтенләй дә утырып еларлык. Халыкка ошыйм дипме, әйтә беләм дипме, безнең артистлар “тетмәсен тетә” сүгенүнең... Күпләр өчен үрнәк булган (һәрхәлдә, булырга тиешле!) йолдызларның янында басып торасы килми башлый.
Артист тамашачыга иярергә түгел, аны үзе артыннан ияртергә тиеш, дигән Рәшит Ваһапов. Сәхнә ул – изге урын. Сәхнә ул – мөнбәр. Безнең сәнгать әһелләребез сәхнә биеклегендә калса иде!
Хәер, телне чистартырга хәзер яңа кабул ителгән канун булышырга тиеш. Законны үтәмәүче кешеләргә 2 000 сумнан 3 000 сумга кадәр, вазифалы затларга 5 000 сумнан 20 000 сумга кадәр, юридик затлар өчен исә 20 000 сумнан алып 200 000 сумга кадәр штраф каралган.