поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.05.2014 Җәмгыять

Фаил Шәфигуллинның тууына 75 ел

Тау ягы, болгар ягы: Карашәм – тау ягы авылларының иң борынгыларыннан. Чишмәле, урманлы, болынлы, елгалы, таулы да булган бер кечкенә генә авыл инде ул хәзер.

Карашәмдә Авыл кизләве, Тукташ кизләве, Әҗәл башы кизләве, Бүре чаты, Алпут кыры, Түбән чалу, Рушша (роща) урманы, Чтапан оврагы һ.б. тарихи, табигый урыннар бик күп. Авыл күле, Гөбенә елгасын да әйтеп узыйм.

Булачак язучы, шагыйрь, юморист Фаил Шәфигуллин матур җирдә туып үсте һәм, шактый авыр юлларны узып, татар зыялысы булып өлгерде. Мең ел чамасы элек яшәгән Дүсмәт, Габделкасыйм, Габделхалик бабаларыбыз рухын иңдергән зат иде ул. Шунысы кызганыч, Фаил үзе бу бабаларыбызның барлыгын да белергә өлгермәде, һәлак булды. Әле күптән түгел «Карашәм Шәҗәрәсе» һәм Марсель Әхмәтҗановның шушы шәҗәрәгә шәрехнамә-комментарийлары дөнья күргәч кенә, белеп шакаттык! Бай тарихка ия икәнбез, ләбаса! Хәзер инде үзебезнең Биләрдән чыгуыбызны да, анда Аксак Тимер белән көрәшкән Чадаш бәк бабабызны да, Иван Грозный белән беренче булып көрәш башлаган Габделкасыйм, Габделхалик бабаларыбызны да беләбез. Фаил дә шушы токымнан, барәнҗәр ыруыннан. Бу ыру турында Ибн Фадлан да язып калдырган.

Язучының күңеле вә рухы серле була. Анысын шагыйрь үзе дә белмәскә мөмкин, әмма дә ата-бабадан килгән рух канда, күңел түрендә саклана һәм үзен бик яхшы күрсәтә дә. Фаил турында истәлек яза башлагач, туган ягым, борынгы бабаларым, Фаилнең әтисе, әнисе, 2013 елның маенда вафат булган абыйсы Шәүкәтләр искә төште. Аларның бишпочмаклы матур йортлары күз алдыма килде. Без бу йортта бик еш очраша идек...

Фаилне мин кечкенәдән беләм. Аларда уенчыклар күп иде, мин шулар белән уйнарга керә идем. Ул чакта әле Хафиз абый – әтиләре дә исән иде. Әмма ул, суык тиеп, бик тиз үлеп китте. Без ул вакытта кечкенәләр идек әле. Әмма Фаилнең әтисез калганын шәйләдек, кызгандык. Үсә төшкәч, еш кына аның абыйсы Шәүкәткә ияреп, урманга чикләвек, каен, кура җиләге җыярга йөри идек. Алпут кырына җир җиләге җыярга бара идек. Авылны чыккач та бик матур елга ага. Суы чиста, рәхәтләнеп коенабыз. Ни кызганыч, ул елгалар да кипте инде: Фаил су коенырга алай артык ыргылып тормый иде. Урман, яшел болынны ярата ул. Урманы да алар өеннән үк күренеп тора. Фаил үзе генә дә йөри. Берәр уйдык тапса, шауламый, мул итеп җыя да әнисе Гыйлем апага алып кайта, абыйсын сыйлый. Үзе генә булганда, күрше бакчасына кереп, кыяр-кишер белән дә туклана. Ипи юк иде бит инде. Җәй җиттеме, капчык-капчык какы, кузгалак, кычыткан вә алабутаны атлар кебек ашадык бит. Көз көннәрендә чикләвек, имән әкәләсе кебек әйберләрдән дә баш тартмыйбыз. Нигәдер ул елларда бәрәңге начар була иде. Вак кына сары бәрәңгеләр. Әти-әниләр ничек кенә җайлаганнардыр – барыбыз да үстек. Гыйлем апа да берүзе ике егет үстерде. Ничек авыр булганын үзе генә белгәндер инде мәрхүмә. Менә шушы вакытларда без – Фаил, абыйсы һәм мин – бик дус булып, өчәү безнең алма бакчасын саклыйбыз. Кичен клубтан кайтабыз да бакчадагы шалашка кереп чәй эчәбез, сөт, катык белән дә сыйланабыз. Безнең бит әти бар! Аз булса да, ризык пәйда була башлады. Әтиебез фронттан кайткач, бигрәк тә ул районда эшли башлагач. Әниебез Шәмсекамәр дә аларны бик ярата иде. Безгә барын да әзерләп куя. Алманың инде иң тәмлесен генә шатыр-шотыр китерәбез. Тешләребез – яшь бүренеке кебек! Ул елларда безнең бик сөтле сыерыбыз бар иде. Сөт, катык, каймак, эремчек мулдан. Без – «охранниклар» – бик тиз йокыга китәбез. Ә иртән, уянып китсәк, Фаил юк. Гел шулай. Ул инде алмалар җыеп, Гыйлем апаны сыйларга китеп өлгергән була. Без моңа бары тик шатлана гына идек инде. «Безнең малай барына да өлгерә», – дия торган иде абыйсы Шәүкәт. Бу турыда әле вафаты алдыннан гына Шәүкәт дустым бер шигырендә:

Бер авылда туып, бергә үстек,
Мәктәп сукмакларын
бергә таптадык.
Җәйге кичтә шалаш ясап,
Алма бакчаларын сакладык, – дип язган иде. Нинди күңелле заманнар булган икән, әй! Тамак ач булса да, бик көр күңелле малайлар идек без. Байлыкка исебез китмәде – өмет белән яшәдек. Бөтен халык шулай эшләде, яшәде. Ата-ана балалар киләчәгенә өмет белән карады.

***

ХХ гасырның илленче еллары башында безнең авылда электр юк иде әле. Кино күрсәтү – зур вакыйга. Кино килде, дигән хәбәр таралуга ук, клуб тирәсенә җыелабыз. Беренче булып бала-чага килә инде. Зурлар – колхоз эшендә. Клубта ут бирә торган двигатель бар. Киномеханик башта шушы моторны җибәреп карый. Мотор эшли. Димәк, кино булачак! Белдерү дә эленеп куела. Безнең бер генә кайгы – кайдан акча табарга?! Югыйсә, биш кенә тиен бит инде, ә акча юк. Фаил монда да Фаил булып кала! Ул көндезен үк клубтагы мич эченә кереп ята да, кино башлангач кына чыгып, халык арасына «чума». Сәхнә астында качып җаен табучылар да бар. ...Берзаманны пытырдап эшли генә башлаган двигатель ярты юлда туктап кала. Озак маташканнан соң, механик егет: «Кино иртәгә булачак», – дип халыкны тарата. Менә шулай итеп, атналар буе бер киноны карыйбыз. Ә безгә – бала-чагага кызык! Механик тирәсендә буталабыз, авыл механизаторлары да шушы мотор тирәсенә җыелып, киңәш биреп торалар. Әмма двигатель, пыр-пыр килә дә, бераз эшләгәч, туктап кала...

Алтмышынчы елларда безгә дә электр уты керде. Заманалар үзгәрә торды, Фаил дә үсә, ныгая. Кинолар да була башлады. Әйе, акрын гына үсеп, төрлебез төрле якка тарала башладык.

Балачагында Фаил үзе уйчан, үзе – мәзәк остасы иде. Хыялыйлыгы, үзенчәлекле фикере белән – башка. Кешеләргә артык кушылмыйча, моңсуланыбрак йөри иде кебек. Әйе, аның зур зәңгәр күзләрендә – күбрәк моңсулык, үзе әйтмешли, «бик сагындым, тургаем» дип язларны, кошларны ярату ята иде.

...Фаил, укуын дәвам итә алмыйча, төрле эшләрдә эшли башлады. Авыл малайларына бермә-бер авыр иде шул. Бигрәк тә шәһәргә килеп урнашу бик кыен иде. Тулай торакларда, фатирларда, күченә-күченә, торып азапландык. Фаил дә шуннан башлады, шулай яшәде. Ул башта, Яшел Үзән шәһәрендә эшләп, Казанга йөри иде. Яшь чагы иде шул. Барына да түзде. Шул ук вакытта ул әдәби түгәрәккә йөрергә дә өлгерә.

Абыйсы Шәүкәт исә, армиядән соң туп-туры диңгезчеләр мәктәбендә укып, диңгезче булып китте. Озак кына югалып торганнан соң, туган якка еш кайта башлады. Әле хәзер дә безнең кибетләрдә булмаган искиткеч тәмле чәйләр, хәтта япон күчтәнәчләре дә алып кайтты. Посылкалар да җибәреп торды. Яшел Үзәнгә Фаилнең әнисе Гыйлем апа янына баргач, ул мине Шәүкәт җибәргән куертылган сөт, тәмле чәй белән сыйлаган иде. «Фаилем дә кайтып-китеп йөри, Аллага шөкер!» – ди иде ул вакытта.

1956 елда мин, унынчыны бетереп, хәрби училищега киттем һәм инде шуннан соң Фаил белән өч-дүрт еллар чамасы күрешмәдек тә кебек. Ул да эштә, мин дә – студент. Вакыт юк иде.

Яшел Үзәндә заводта эшләп, кичке мәктәпкә дә йөреп, Фаил ун сыйныфны тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керде. «Тырышкан – ташка кадак каккан! – ди. – Безнең малай да кадак какты бит», – дип, Гыйлем апа сөенеченнән көлә иде. «Менә, зур язучы булгач, нигезебезне саклап, матур йорт салырбыз, улым, Фаилкәем!» – дия торган иде әнисе.

Шулай да, икебез дә бер юлдан йөри башлагач, тәки очраштык бит. Ул журналистика факультетына кергән икән, мин исә – тарих-филология факультетында укытып йөрим. Очраштык. Жора атлы бер әдәбият укытучысы моңа бераз бәйләнгән. Туктале, мәйтәм, моңа сүз кушып карыйм әле. Жора бик озак итеп аңлата башлагач: «Син бит аның язган әсәрләрен үзең дә белмисең, – дим. – Ул – зур татар язучысы бит, ә син аннан чит ил язучыларын белүне генә таләп итәсең», – дигән идем аңа. «Ярый, аңладым», – диде бу. Соңрак белдем, Фаилне шактый гына йөгерткән булып чыкты. Башка андый хәлләр булмады. Егет, матур гына укуын тәмамлап, төрле редакцияләрдә эшли башлады. Үзен талантлы публицист һәм гаҗәеп кыю язучы итеп күрсәтте. Мин аның көлкеле язмаларын әле дә рәхәтләнеп, кабат-кабат алып укыйм. Бигрәк тә ул «Чаян» журналында эшләгәндә еш очраша идек. Балачакның кызык вә бәхетле мизгелләрен искә алабыз. Эштән кайтышлый, «Чаян» журналы редакциясенә киләм дә, Фаил янына керәм. Ул исә шатланып каршы ала. «Менә, бәләкәй генә китабым чыккан иде, сиңа бүләк итәм», – ди. Мин шатланып алам, аңа мактау сүзләре яудырам. Гыйлем апаны сорашам, абыйсы Шәүкәт белән кызыксынам. «Әни үзе генә калды. Кайтып йөрим», – ди. Аннары абыйсы турында сөйләп китә:

– Абый әле генә Африкадан кайткан иде. Инде Япониягә китеп бара бит, Рәмзи, – ди. – Авызы ерык, күзләре уйный: менә бит безнең Карашәм малайлары нинди, дип әйтә кебек. – Да-а, малай, – ди. Тәки үзенекен итте бит, бармаган иле калмады инде», – ди.

– Син үзең дә Казанның нәкъ уртасында иң кызыклы «Чаян» журналында утырасың бит! – дим. Ул башын аска ия, күзләрен яшерә. Уңайсызлана. Безнең малайлар мактау­га күнекмәгән, киресенчә, әрләгәнне ярата. Әрләгәндә дә бөркет кебек ул, керфекләрен дә селкетми Фаил... бары тик... көлә. Тагы нидер сыза, яза. Тукай әйтмешли, колагы яхшы ишетә, күзе шәп күрә!

Җитмешенче елларда, хәләл җе­фетем авырып торса да, Фаил берничә мәртәбә безгә килеп кунып китте. Чәй эчеп, ашап, әз генә мәй дә кабып, шактый гәпләшеп утырган идек. Бигрәк тә минем Люция белән фикерләре якын иде. Алар гаилә турында, балалар, тормыш турында сөйләшә. Ул бик соң ятып, иртә тора иде. Без торганчы инде ул торган да нәрсәдер язып утыра, эшли. Төннәр буе сөйләшеп чыга идек.

– Хәтерлисеңме, Фаил, ничек итеп без авылдан качып китәргә йөргән идек?! – дим. Ул көлә:

– Абыйның бер хыялы иде инде...

– Качарбыз дип, йомыркалар, сохарилар да җыйган идегез, – дим.

– Әйе, – Фаил җитдиләнә. – Бер качып та карадык, әмма Кайбычтан тотып алып кайттылар да шуннан соң «сүнә» башладык. Абый башкачарак фикер йөртеп, безнең диңгезчеләр мәктәбенә керүне теләде, – ди.

Фаил авылдан китүгә каршы булды. Ул авылны, әнисен бик ярата иде. Аның иң зур хыялы – яңа йорт җиткерү иде. Үзенең «Карашәм» дигән шигырендә ул: «Синдә калган истәлекләрне, гомер буе сагынып сөйләрлек...» – дип моңсулана. Туган авыл аның өчен йөрәккә көч һәм дәрт бирә торган, гомер буе сагынып сөйләрлек урын иде...

Хур күрмибез кайда барсак та,
Йөрәккә дәрт бирә бер аһәң.
Җилләр чыга, куба давыллар,
Сүнми барыбер, сүнми, яна шәм.
Дәртләндереп, җанны яктыртып
Торучы син, син ул, Карашәм.

Җиденче сыйныфны бетергәч, ул, трактористка укып, авылда җир сөрде, ә соңрак исә, Владивосток якларына барып, балык та тотып карады, әмма акчасын гына аңа артык түләмәделәр. Янә авылга кайтып, Гыйлем апа янына сыенды. Гыйлем апа үзе дә көчле юморист иде. Нәрсә, улым, байый алмадың инде, әйдә, исән кайттың әле ярый, – дия иде. Чыннан да, аның язмаларында океан штормнары турында язганнарын укысаң, Гыйлем абыстайның әйткәннәре – бик тә урынлы. Менә шушы чорда инде аның авыл кешеләренә, авылның билгеле тауларына, чатларына багышланган язмалары туды. Аның урман каравылчысы «Лекандр»ы гына да ни тора! Без аннан куркып йөргән чакта ул матур итеп урман каравылчысының образын тудырган икән.

Мин үзем Фаилнең юмористик хикәяләрен кабат-кабат, көлә-көлә укыйм. Хәләл җефетем Люция:

– Нәрсә көлеп утырасың? – ди.

– Фаилнең китабын укыйм. Менә син дә тыңлап кара әле, – дим. Инде бергәләшеп көләбез. Шаян, әмма моңсу Фаил һаман арабызда кебек. Без аны юксынабыз, бик еш искә алабыз. Авыл халкы аны «Карашәм күгендәге йолдыз» дип атый. Ул – Татарстаныбыз күгендәге йолдыз, дип тә өстим.

***

...Иң соңгы күрешүебез Татарстан урамында булды. Мин бер очрашуга бара идем, ә ул эштән кайтып килә. Яңа фатир алган икән. Миңа шуны күрсәтәсе килеп кунакка чакырды, әмма мин керә алмадым. Махсус килермен, Фаил, дигән идем... Әмма шушы очрашудан соң мин инде аны, ни кызганыч, бүтән күрмәдем. Ул вафат булды... Кайтып керү белән хатыным Люция:

– Рәмзи, кайгылы хәбәр бар бит, – ди.

– Нәрсә булды? – дим.

– Фаил вафат булган бит, – ди.

Аптырап киттем. Тиз генә Фаилнең квартирасына килдем. Гыйлем апа елап утыра.

– Үтерделәр балакаемны, – ди. Мин аны юата алмаячагымны аңлап, сүзсез катып калдым, ни әйтергә дә белмәдем. Фаил тере кебек ята... Ул бер дә мәеткә охшамаган. Әллә нинди бик күңелсез караңгы көн иде. Җил исә, тузан тузган, салкын... Татарстан урамыннан татар зиратына атлыйбыз. Язучылар, журналистлар, дуслары, танышлары килгән. Күп сөйләшмиләр. Фаилне урнаштырып, кире кайтыр юлга чыккач, тагын Нәсих дустым исемә килде. Карале, дим, теге вакытта аның белән татар ашларына барган булсам, Фаилне күргән булыр идем, бәлкем әле минем белән булса, ул исән дә булыр иде, дим. Сораша торгач, Фаилнең ул көнне Татар ашлары йортында булуын белдем. Кем белә, бәлкем икебез дә һәлак булган булыр идек. Әшәке еллар иде бит. Фаилгә саклану да җитмәгәндер. Хыялый, туры сүзле авыл малае барына да ышанып яшәде. Ул елларда татар зыялылары күпме газап чикте, күпмесе Фаил кебек һәлак булды. Яңадан-яңа үрләргә күтәрелергә омтылган Фаилнең юлын кара көчләр кисте. Шунысы аяныч: үзенең талантын тулы көченә ачып, ниятләрен тормышка ашырырга өлгерә алмыйча, вакытсыз һәлак булды ул...

Килер бер заман, зыялыларыбызга зыян салучылар, мыскыллаучылар, ахыр чиктә, аларны һәлак итүчеләр дә ачылыр, нәфрәт белән искә алыныр, дип өметләнәм. Килер бер заман... Менә шулвакытта Карашәм күгендә йолдыз булып балкучы Фаилнең серле вафаты да халкыбызга билгеле булыр.



Ак хыяллар артыннан – җилдәй җитез матайда



Абыйсы Шәүкәт диңгез сәфәреннән кайткач.1980 нче еллар



«Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, язучы Мәгъсум Хуҗин белән.1980 нче еллар


Рәмзи ВӘЛИЕВ
Безнең мирас
№ 5 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»