поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.05.2014 Мәдәният

Камышлыда Әнвәр Давыдовның 95 еллыгына багышланган чаралар уздырылды

Самара төбәгендә профессиональ дәрәҗәдә иҗат иткән татар шагыйрьләре, язучылары күп түгел - Зыя Ярмәки, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров... Шуларның соңгысыннан кала барсы да Камышлыдан чыкканнар. Ә Әнвәр Давыдов - араларында аерым бер урын алып торучы шагыйрьләрнең берсе.

Камышлыда туып-үсеп, биредә белем алып, илебезнең төрле почмакларында хезмәт итеп, Бөек Ватан сугышы кырларында явыз дошманга каршы көрәшеп, җиңү яулап, күкрәгенә орден-медальләр тагып сугышчан дусты, яраткан хатыны – Нинасы белән бергә туган ягына яңадан әйләнеп кайткан яшь шагыйрь китаплары басылып чыкканнан соң, киң танылу алып татар башкаласына эшкә чакырыла.

Тик нинди генә югары дәрәҗәләргә күтәрелсә дә, Казанда атаклы татар шагыйрьләренең берсе булып китсә дә, ул туган Камышлы авылын беркайчан да онытмады, һәрвакыт аның белән тыгыз элемтәдә яшәде.

Бик иртә, 49 яшендә дөньядан китеп барган Әнвәр Давыдов әле үзе исән чагында йөзләгән шигырьләр, егермеләп поэма иҗат итеп, татар һәм рус телләрендә егермедән артык китап бастырып чыгарырга өлгерә. Аның моңа кадәр булган татар әдәбиятына, татар шигъриятенә кабатланмас үзенчәлекле үзгәрешләр кертеп язылган шигырьләре әле дә укучылар тарафыннан яратып укыла.

Шагыйрьнең 95 яшьлеген билгеләп үтү өчен Камышлыга килгән Казан кунаклары - кызы Алсу, аның ире Вәсил, оныгы Илдар Абдульяновлар, туганнан туган энесе Альберт Нарбеков, Самарадан өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте ветераны Азат Надиров, “Бердәмлек” һәм “Сәлам” газеталары мөхәррирләре Рәфгать Әһлиуллин, Фәрит Шириязданов белән район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның очрашуы вакытында сүз күбрәк нәкъ шул Әнвәр Давыдовның бай, кабатланмас иҗаты һәм аның зур тәрбияви көчкә ия булуы турында барды да инде.

Камышлы ягында гомер-гомергә игенчелек, мал үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. Туган җир, туган туфрак темасы, әлбәттә, шагыйрьнең беренче шигырьләрендә үк зур чагылыш тапкан. Әнвәр Давыдовның әле 1949 елда язылган “Солдат турында баллада” шигырен очрашуда катнашучыларның күбесе белә, исендә тота икән. Аның берничә юлын Альберт Ибраһим улы яттан укып та күрсәтте:

- Юк, энекәш, - диде
Әптерәш, -
Монда бодай үсмәс. Үсмәс!
Туфрак ярлы. Балчык көйгән,
Гранит кебек каты һәр кәс.
Солдатның буш җиңенә
карап:
- Үсмәс! – дип өстәде тагын.
Тешен кысып, солдат ярсып,
Карап чыкты тирә ягын.
Һәм бригада калды кырда
Дуслашып яз таңы белән.
Җиңүне алар үлчәделәр
Карыш белән, адым белән.
Алтын булып, байлык булып,
Әверелде монда һәр кәс.
- Әйе, энекәш, - диде
Әптерәш, -
Солдат даны үлмәс. Үлмәс!

Хәзерге вакытта да Камышлы игенчеләре нәкъ шул әфәтле сугыштан соң шагыйрь үзенең шигырендә тасвирлаган хисләр эчендә яналар. Сөрелмичә, ташландык хәлдә яткан кырларны сөреп, чәчеп яңадан иген үстерә башларга кирәк. Бу турыда район башлыгы да искә төшереп үтте. Әнә Россия президенты да, өлкә губернаторы да җиргә, игенче хезмәтенә йөз белән борылырга вакыт җиткәнлеген белдерделәр. Димәк, шагыйрь әйткәнчә: “Игенче даны үлмәс. Үлмәс!” - дияргә өмет юк түгел икән әле. Югыйсә, авыл җирлегендә җирне халыкка кайтарабыз дигән булып, аны бөтенләй эштән биздергәннәр, ирек бирәбез дип, соңгы хокукларыннан да яздырганнар иде бит инде. Ә шагыйрь әле цензура хөкем сөргән елларда язганча: “Ирек үзе янып бетте самогон төтенендә...” Бу авыр чорда күрәзәлек күрсәтеп шундый шигырь язу үзе бер батырлык түгелме?

Очрашуда Әнвәр Давыдовның, башка якташ язучылар һәм шагыйрьләребезнең иҗатын укучыга киң таныту өчен интернетта Википедия сәхифәсенә, татар электрон китапханәсе битләренә урнаштыру кирәклеге турында да фикерләр әйтелде. Районның мәдәният, спорт, туристлык итү һәм яшьләр сәясәте үзәге җитәкчесе Раилә Сафина боларны тормышка ашыру буенча инде эш алып барылуын белдерде.

Татарча беренче “Әлифба” авторы Сәләй Вагыйзов туган Байтуган авылында аның йорт-музеен ачу, Камышлы авылы һәм районына багышланган китап чыгару өстендә дә эшлиләр икән. Бу, әлбәттә, бик кирәкле һәм изге гамәлләр. Китапта Әнвәр Давыдов кебек талантлы якташларыбыз – әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләребез исемнәренә дә лаеклы урын табылыр һәм бәяләнер дип ышанасы килә.

Районда Әнвәр Давыдовның исемен мәңгеләштерү буенча да эш алып барыла. Хәзерге көндә Камышлыда район Мәдәният йорты аның исемен йөртә, Әнвәр Давыдов урамы да бар. Ә менә бүген шушы урамда ул туып-үскән йортка юбилейга кайткан кунаклар, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашында истәлек тактасы да куелды. Аның авторы – Башкортостан скульпторы Рамил Шәфигуллин.

Чарада катнашучыларның көчле алкышлары астында Камышлы мәктәбе укучысы Альберт Хәлимов белән Казан кунагы – шагыйрьнең оныгы Илдар Абдульянов истәлек тактасына капланган җәймәне төшерүгә: “1919 - 1952 елларда шушы йортта танылган шагыйрь Әнвәр Мортаза улы Давыдов яшәгән” дип язылган юлларны укыйбыз. Тактага шулай ук китап һәм каләм сурәтләре төшерелгән.

Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Раилә Сафинаның әйтүенчә, скульптор әле шагыйрьнең бюстын да ясарга вәгъдә биргән икән.

Тантанада чыгыш ясаучылар, шагыйрьне балачактан якыннан белгән, Давыдовларның гаилә дусты, озак еллар укытучы, районның мәгариф бүлегендә һәм авыл администрациясендә җитәкче урыннарда эшләгән, Камышлы районының мактаулы гражданины Фәрит Зәйнуллин, шагыйрьнең туганнан туган энесе, галим, профессор Альберт Нарбеков, кызы Алсу Абдульянова бу йортның бай тарихы, анда кайчандыр яшәгән кешеләрнең һәркайсы турында аерым-аерым сөйләп үттеләр:

- Әнвәр Давыдовның әтисе (257 ел тарихы булган Камышлы мәчетенең мәзине, манарадан азан әйткәндә, аның көчле тавышын күрше Ярмәк авылында да ишеткәннәр) Мортаза бабабыз бу йортны 1911 елда янгыннан соң кабат төзергә керешә, тик төзеп бетерә алмый, үлеп китә, - дип аңлатты Альберт әфәнде.

Биредә апалары, Мирза абыйсы белән Әнвәр үзе дә дөньяга килгән. Шуны йортка шагыйрь сугыштан хатыны Нина Прокопьевнаны да алып кайта. Ул рус милләтеннән булса да, бик матур татарча сөйләшә иде, дип искә алды барсы да. Шушы йортта бер-бер артлы өч малаен тапканнан соң, Нина ханым, ниһаять, дүртенче баласын, Алсуны да таба. Дүрт елдан соң алар Казанга күченеп китәләр, ләкин һәр елны җәйләрен бирегә кайтып торалар.

Мондый якты хатирәләр бу көнне Камышлы мәктәбендә үткәрелгән очрашуда да, район Мәдәният йортында искә алу кичәсендә дә яңгырады, шагыйрьнең күпсанлы шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды.

Бигрәк тә төрле яшьтәге мәктәп балаларының чын татарча, Әнвәр Давыдов шигырьләрен укулары куандырды. Нинди генә темаларга язмаган аларны шагыйрь: туган телгә, туган җиргә, чиста, керсез мәхәббәткә, әти-әниләргә багышлаганнары аеруча йөрәккә үтеп керәләр, күңелне җилкендерәләр. Шундыйлардан Дамир Минһаҗев, Эльвина Әхмәдуллина, Камилла Харазова, Илнур Гайфуллин, Алина Әбдерәзәкова, Гөлсинә Шәйхетдинова, Гүзәл Җәгъфәрова укыган шигырьләрне, Халидә Гыйләҗева, Алсу Шәкүрова, Наил Хәкимов, Рәйхана Мөхетдинова, Зәкия Башарова башкаруындагы җырларны аерым атап үтәсе килә.

Зыя Ярмәки, Әнвәр Давыдов, аның укучысы Рөстәм Мингалимга тиң шагыйрьләр әлегә күренмәсә дә, Камышлыда шигырь язучылар бар икән бит әле. Яшь укытучы Сирина Шәфигуллина әнә ничек матур итеп сәхнәдән үзенең Камышлыга багышланган шигырен укыды.

Камышлым, туган авылым!
Эндәшәм сиңа бүген.
Якын миңа бар нәрсәң дә:
Суларың, аяз күгең.
Синдәге алсу кояшның
Һәр нуры тәнгә дәва.
Җилләрең җанны иркәли,
Шифалы яңгыр ява.
Камышлым, газиз авылым,
Эндәшәм сиңа читтән.
Синдә тапкан бәхетемне
Беркайчан ташлап китмәм.

Әнвәр Давыдов шигъриятенә генә хас мондый юлларны без бу кичәдә “Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе Фәния Кәримова, Камышлы мәктәбе укучысы Руслан Әмиров шигырьләреннән дә ишеттек. Әгәр без татар балаларында туган телгә, шигърияткә мәхәббәт уята алсак, Камышлыдан киләчәктә дә, һичшиксез, Зыя Ярмәки, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим кебек яшь талантлы шагыйрьләр үсеп чыгачак.

Нәкъ менә шундый фикерләрне һәм уйларны очрашуларда һәм юбилей кичәсе барышында Казан кунаклары да, Самарадан килгән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте ветераны Азат Надиров та, “Сәлам” газетасы мөхәррире Фәрит Шириязданов та, Камышлы активистлары, пенсионер укытучылар Фәрит Зәйнуллин, Дилбәр Шиһапова да үз чыгышларында яңгыраттылар. Миңа төрле газеталарда эшләгән вакытларымда, бигрәк тә “Бердәмлек”тә баш мөхәррир булгач, Әнвәр Давыдовның күп юбилейларында катнашырга, анда танылган Нәби Дәүли, Роберт Миңнуллин, Мөдәррис Әгъләмов кебек татар шагыйрьләре белән очрашып, сөйләшергә насыйп булды. Шуларның берсе – 1999 елның язында якташыбызның 80 еллыгына багышланганы (анда Нина Прокопьевна да әле исән булып, Казаннан балалары, туганнары белән кайткан иде) бигрәк тә нык күңелдә уелып калган.

Быелгы юбилей чараларына Камышлыга бер генә язучы да килмәде. Моңа Татарстан Язучылар берлегенең 80 еллык юбилее һәм Казанда нәкъ шушы көннәрдә үткәрелгән Шигърият бәйрәме мөмкинлек бирмәгәндер инде. Бәлки башка сәбәпләре дә булгандыр.

Мине Әнвәр Давыдовның 80 еллыгында искә алу кичәсендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов укыган шигъри юллар тетрәндергән иде.

Тирбәләбез, бу җир безгә
бишек.
Юк, ул көймә...
Без барабыз ишеп,
Кеше кулы койган
матурлыклар
Безнең белән бара
тирбәләшеп.
Бездән соң да шулай
барачакмы?
Бу диварлар мәңге
калачакмы?
Меңләп сорау, меңләп уй кичә.
Китә алмыйм шуны белмичә.
Бездән соңгы буын кемгә
сөйләр?
Яңгырармы анда безнең
көйләр?
Кабатланачакмы шушы
кичтә
Без ант эчкән татлы бу
тәкъбирләр?
Безнең дәвам шулай
яначакмы?
Арып-талып уйга калачакмы?
Китә алмам, дөнья:
- Юк! - дисә,
Китә алмыйм шуны белмичә.

Хәзер Мөдәррис Әгъләмов та арабызда юк инде. Киләчәгебезнең нинди булачагын белеп киткәндерме, белмим. Ә менә аның Камышлыда булганнан соң мондый кичәләрнең, һичшиксез, кабатланачакларына чын-чынлап ышануына иманым камил.

Без дә бу кичәдән аларның киләчәктә дә булачагына өмет белән китәбез. Бу шигырь нәкъ безгә, якташыбыз Әнвәр Давыдовка, аның авылдашларына, бөтен татарларыбызга төбәп язылган кебек. Әгәр без шушы рухта дәвам итсәк, киләчәктә дә кабатланачак бу кичәләр, бездән соңгы буыннар да үзебезгә татарча сөйләр. Бердәмлегебез булса, татарлыгыбыз да сакланыр, шигърият тә яшәр.

Әлегә сөрелмичә яткан кырларыбызда да, Әнвәр Давыдов язганча, алтын башаклар үсеп чыгачак. Татар халкының бердәмлеге дә, якты киләчәге дә, әлбәттә, бар һәм булачак та. Танылган якташыбызның 95 яшьлек юбилей чаралары нәкъ менә шуны хакыйкатьне раслады да инде.

Альберт ХӘЛИЛОВ белән Илдар АБДУЛЬЯНОВ истәлек тактасын ачканда



Казаннан һәм Самарадан бәйрәмгә килгән кунаклар

3

4
 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 18-19 | 08.05.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»